Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зифа Кадыйрова авылдашлары: «Без Ахун телендә сөйләшәбез»

Безнең хәбәрчебез Башкортстанның алтын өстендә утырган татар авылларында булып кайтты. Аларның берсе — Ахун.

news_top_970_100
Зифа Кадыйрова авылдашлары: «Без Ахун телендә сөйләшәбез»
Рәмис Нәҗмиев

Ахун - Башкортстанның Чиләбе өлкәсе чигендә урнашкан авыл. Анда барып җитү өчен Урал тавының бормалы юллары аша үтәргә һәм шартлы рәвештә Европа һәм Азияне бүлеп торган Җаек елгасы күперен чыгарга кирәк.

Учалы районындагы типтәр-татар авылларын санамаган очракта, бу яктагы бердәнбер татар авылы бу. Ягъни заманында Учалы якларында, район үзәген дә кертеп, 14 татар авылы булган. Хәзер нигәдер бер Ахун гына рәсми рәвештә татар авылы булып санала.

Ахун — табигый байлыклар, шул исәптән, алтын өстендә утырган авыл. Аның астында җир асты хәзинәсе тулып ята, диләр. Яшертен генә алтын эзләп йөрүчеләр дә бар, ди. Әлегә без Ахунның җир өсте хәзинәсен — аның кешеләрен өйрәндек, тарихына күз салдык.

Бүгенге көндә иң популяр татар язучысы булган Зифа Кадыйрова биредә туган, Татарстан укучысына танылып килгән язучы Кәрим Кара да шушы авылдан. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театры артисты, татар егете Алмаз Әмировның туган ягы да шушында. Иң чибәр һәм затлы җырчыларыбызның берсе Нәзифә Кадыйрова да Ахун кызы. Россия киноларында төшүче чибәр татар кызы Олеся Фәттахованың да тамырлары Ахуннан.

Ахун авылының төгәл тарихы бар, ягъни кайчан кем тарафыннан нигез салынуы тәгаен билгеле. Бирегә 1780 елда беренче булып Габдулла ахун Даушев килеп утырган. Ул Алтын Урда мирзалары нәселеннән булып, Россия дәүләтенең вәкил-дипломаты рәвешендә Иран, Төркия, Әфган илләрендә, кыргыз, казах җирләрендә илче вазифасын башкарган. Шушы хезмәтләре өчен Россия хөкүмәте, ягъни Екатерина патша аны 40 мең десятина җир белән бүләкләгән.

Габдулла Даушевның кабере дә авыл уртасында, тәгаен урыны биредә үсеп торган агач төбендә дип уйланыла. Ул 1791 елда вафат булган һәм васыять итеп шунда күмелгән. «Ул урынны без җитмешенче еллардан соң гына киртәләп алдык. Тәгаен генә урыны билгеле түгел инде. Заманында „Яшәсен совет власте!“ дип өстендә уйнап та йөргәнбез. Соңрак бу хикмәтле агач бугай, кабер урынына туры килә икән дип шул урынны билгеләдек. Хәзер бу - авылның бер тарихи урыны», - ди гомере буе шушы авылда укыткан Зилия Әхмәтова. Минем өчен Ахун авылы буенча экскурсовод вазыйфасын үз өстенә алган ханым ул.

«Авыл тарихын Вәли Солтанов өйрәнеп язып калдырган. Яза-яза мәгълүмат күп җыелгач, музей ачты. Әлеге музей хәзер Учалы музееның филиалы булып санала. Вәли ага китапханәче дә булган, клубта да эшләгән. 1919 елда авыл активларын җыеп, беренче театрны куйган. Минем әни шул спектакльләрдә уйнаган. Китапханәбез хәзер Вәли Солтанов исемен йөртә», — дип дәвам итә Зилия апа.

Ахун теле

Халидә апа Солтановалар өенә таба юл тоттык. Бу — Ахун татарының типик йорты. Халидә апа гомере буе шушы җирдә — «Кызыл партизан» колхозында зур исемнәр алып эшләгән савымчы. Хәзер Ахун клубының актив әгъзасы икән — җырлый, халык театрында уйный.

«Татар йортының ниндидер үз рухы бар инде. Ул утырткан чәчәкләреннән ук аерылып тора. Мондагы муллык, чисталык! Күрәсеңме, барысы да актан. Ястык-мендәрләрне һаман да шулай өеп куябыз. Челтәрле пәрдәләр дә барысы да актан. Аклык-пакьлек безнең татарның нигезе инде. Халидәнең өенә генә күз сал — бер җирендә кимчелек юк. Төзек итеп дөньясын алып бара», — дип дәвам итә Зилия апа әдәби телдә.

«Сез Халидәне ничек сөйли — шулай языгыз. Халидә теле — чын матур Ахун теле. Минем телем ясалма, әдәбиләштерелгән укытучылар теле. Сезнең алда сөйли торган телем. Кызып китсәк, без Ахунча гына сөйләшәбез», — ди ул.

Ә Халидә апаның Ахунча теле болайрак: «Зур кызым Чиләбедә, икенсесе Межозерныйда, өсенсесе Себердә — матур итеп яшәйләр. Бәләкәй кызым Бурансыда яшәй. Оныкларның минем янда үскәннәре татарса белә. Хәзер „Кайтыгыз“, дисәм, „Үзебез дә авылда яшәйбез“ диләр».

«Безнең төп телебез — татар теле. Соңгы вакытта гына башкортлаштык, чөнки мәктәбебездә 10 ел башкортча укыттылар. Шул вакытта тел бераз бозылды. Без татарчаны матуррак сөйләшә идек… Әмма без башкортча укысак та, татарлыкны яулап ала алдык. Мин бөтен җирдә татарча сөйлим. Бер башкортның да, бер чарадан да куып чыгарганы юк. Элек безгә укырга китаплар да Казаннан килә иде. Хәзер татарчасын да Башкортстан үзе бастыра. Китабын да бастыра, театрын да куя — тормышыбыз хәзер башкортлар белән тигез…» - дип матур гына түгәрәкләп куйды Зилия апа.

Әмма ахунлыларның берсе аны төзәтеп: «Дәрәҗәле исем биргәндә генә башкортмы-татармы икәнне тикшерәләр инде, башкортка беренче, аннан калганын безгә», - дип әйтеп куйды.

Казачилар һәм һөнәрчеләр

Яңадан авыл тарихына әйләнеп кайтыйк. Әйткәнемчә, авылга Габдулла ахун Даушев нигез салган. Ә аның белән авылга кемнәр килгәнме? Казачилар. Хәрбиләр, ягъни. «Казачилар бу авылга ялланып килгән. Бабаебыз үзе хәрби булгач, төрле халыкларны җыйган. Монда җирле татарлар дип әйтеп булмый, барысы да килгән кешеләр. Бездә беркем дә хәерче яшәмәгән. Казачилар ат тотканнар, иген дә иккәннәр, дөньясын да көткәннәр. Бу якны каравыллап торганнар», — дип дәвам итә Зилия апа.

Аның казачиларның милли киеме булган итәге дә бар. «Минем борынгы әби-бабайларым казачи булган. Бу юбканы казачилардан калган бер хатирә итеп тектердем. Кызым: „Цегән күлмәген нимә эшләтеп саклыйсың?“ - ди. Бу чегән күлмәге түгел, совет власте дәверендә дә әле казачиларның идарә итүе бетмәгән иде. Казачилар шаулырак булганнар, тыйнаклык азрак», — ди Зилия апа.

Ягъни, башта авыл казачилар белән станица булып яшәгән дә, азактан ачылган. Башка яктан кешеләр килә башлаган. Килүчеләрдән нинди һөнәрең бар дип сораганнар. Һөнәрең бар икән — рәхим ит!

«Безнең нәсел Мамадыш якларыннан килеп урнашканда бу авылга биш кенә ел булган. Бабаларым яңа җирләр үзләштерергә дип килгәннәр. Монда килеп җиткәнче Өрген авылында кыш чыкканнар — шәҗәрәдә шулай язылган. Юлда мәчет күреп, җомга намазына тукталганнар. Габдулла хәзрәт алардан һөнәрләрен сорашкан. Һөнәрле булгач, биредә калдырган. Элек старосталар авылга этен-бетен кертмәгән. Шуңа күрә авылларда тәртип булган. Беренче кышны землянка белән чыкканнар да өй күтәргәннәр. Авыл советы бинасы — безнең дәү бабай йорты инде», — дип сөйли авыл мөәзине Җәүдәт Әмиров.

Сүз уңаеннан, Гафури театры артисты Алмас Әмиров та шушы Мамадыш якларыннан Ахунга күчкән Әмировлар нәселеннән.

Авыл дәвачылары

Учалы ягы — Зәйнулла ишан ягы. Биредә Зәйнулла ишанда укыган кешеләр яшәгән. «Безнең авылда дәвачы бабайлар бар иде. Алар үләннәр белән дәваладылар. Берсен Кари бабай дип йөрттек, исеме — Гали Салаватов, ул авылга сугыш елларында килгән, каян килгәнен дә белмәгәннәр. Ул хәтта церебраль параличны дәвалый алган. Аны Нурмөхәммәт бабай Гафуров да төзәтә алган. Алар Зәйнулла ишан мәдрәсәсен тәмамлаганнар. Безнең авылның мөмкинлеге булган кешеләре барысы шунда барып укыган. Минем әнием дә шунда укыган. Без хәзер үзебез шул бабайлар методикасы буенча дәваланырга тырышабыз. Зәгъфран, пәйгамбәр тырнагы, әрем һәм башка дару үләннәре җыябыз», — дип сөйли Зилия апа.

Авылның тәмле бренды

Көртмәле ләвешен бары тик Ахунда гына пешерәләр. Бу брусника бәлеше була инде. Кунак килгәч, туй табынына куела торган затлы ризык. Кыз сорарга килгән кунакларга көртмәле ләвеше куймагач, хәтта хөрмәт итмиләр дип үпкәләп кайтып китүчеләр дә булган, ди заманында. Менә шундый дипломатик камыр ризыгы ул көртмәле ләвеше!

Биредә тагын геркулестан буза кайнаталар, кымызны әйткән дә юк инде. Бу як халкын тирә-якта «бәрәңге» дип атыйлар. Чөнки бәрәңгене Учалы якларында иртә язда иң элек шушы авыл халкы утырта, аларча әйтсәк, чәчә. Гомумән, бәрәңгене бу якларга Ахун халкы китергән һәм җирле халыкка аны игәргә өйрәткән.

Ахун мәчете Мәскәүгә карый

Заманында биредә өч мәхәллә һәм өч мәчет булган. Өченчесе — теге заманнарда салынган агач мәчет, анысы хәзер дә эшләп тора. Ахун мәчете совет власте елларында да эшеннән туктамаган, манарасы да киселмәгән. Мәчетне Зәйнулла ишанның улы - мөфти Габдрахман Рәсүлев саклап калган, диләр. Чөнки Ахун мәдрәсәсендә заманында Зәйнулла хәзрәт укыган булган.

«1943 елда Габдрахман хәзрәт Сталин белән очраша һәм оборонага 50 мең сум акча бирә. Шунда мәчетнең ачылуы өчен рөхсәт ала. Мәчеттә Кари бабай эшли», - дип сөйли мәчет картлары. 1943 елларда республикада нибары алты мәчет эшләгән, ди. Шуларның калганнары таштан булып, Ахунда бердәнбер агач мәчет булган. 1938 елда мәчетләр тартып алынгач, Ахун мәчете нибары биш ел эшләми торган. Мәчеттән ашлык саклый торган амбар ясаганнар, столяр цехы да, фатирлар да булган. Ә бабайлар шул вакытта эчке бер диварын гына алып, вакытлыча сакларга тутырып куйганнар. Биш елдан рөхсәт килгәч, бабайлар ялт кына төзеп куйган.

Авыл халкы мәчет төзелеше өчен янып йөргән Дәрвид хәзрәт турында сөйли. Мәдрәсәне дә ул салдырган. Әмма иртәгә мәдрәсә ачыласы дигән көнне, Гает алдыннан шул мәдрәсә эчендә җан биргән. «Изге кеше», дип нәтиҗә ясап куя мәчет картлары.

Ахун авылы мәчете, республиканың башка мәчетләреннән аермалы буларак, Уфа мөфтиятенә карамый, авыл картлары: «Безнең мәчет Мәскәүгә — Мөселманнарның үзәк диния нәзарәтенә, Тәлгать Таҗетдинга карый», - диләр. Бу элек-электән шулай булган.

Ахунда өч зират бар. Берсе коммунистлар зираты булган, чөнки почетлы урында булсыннар өчен заманында аларга аерым зират ачылган. Хәзерге коммунистларны анда җирләмиләр икән, ул зиратка авылга килеп яшәүче урыслар җирләнә башлаган.

Ахун шулай яши

Заманында Ахунда тирә-якка дан тоткан базар булган. Хәзер, әлбәттә, ул юк. Ахун халкы сату-алу эшләре белән Учалы шәһәренә һәм 100 чакрым ераклыкта гына урнашкан Магнитогорскига бара. Биредә йорт саен машина, әле бер генә дә түгел. Юлларның төзеклеге белән проблемалар бар барын.

Кайчандыр миллионер булган «Кызыл партизан» колхозы да күптән таркалган. Миллионер колхозына бирелгән кызыл әләмнәр авыл музеенда саклана. Бу авыл халкы җир җимертеп эшләгән. Биредә республикада колхоз карамагындагы беренче ял-сәламәтләндерү йорты ачылып, колхозчылар ялы да оештырылган булган. Хәзер «Ахун» ял йорты шәхси кулларда һәм бу якларга килгән туристлар өчен тыйнак кына бәяле ял итү урыны санала. Ә колхозга килгәндә, аның каралты-курасы җимерелеп беткән, колхоз җирләрен дә читләр эшкәртә. Авыл халкы тик ятмый, әлбәттә. Урам тулы көтү-көтү кәҗә йөри, кымыз кәҗәләре бу, халык кымыз ясап сата. «Хөррият китте кәҗәгә, урамда йөриләр», — дип көлә Зилия апа.

Авыл шактый бай яши. Зилия апа әйтмешли, биредә халык элек-электән начар яшәмәгән. Хәзер дә зарланып ятмый. Тыштан караганда, катлы-катлы булган иләмсез йортлар җиткерелмәсә дә, йортка суы үткәрелгән, уңайлыклар булдырылган. Авыл халкы үз хисабына янгын сүндерү машиналарын да, каравылын да тота. Мәчеткә дә садакасын биреп тора — зарланырлык түгел.

«Башта татар авылы булган бу, хәзер ундүртләп милләт яши. Татарлар, башкортлар, руслар, бер молдаванка, чечен, бер яһүд, үзбәкләр, татарлашкан казахлар бар. Учалыда безне - татар, Уфада башкорт, диләр. Казанда бөтенләй сөйләшергә куркабыз. Каныбыз татар, телләребез бозылган инде. Хәл-әхвәлләр шулайрак», — ди авыл мөәзине Җәүдәт Әмиров.

«Безне Аллаһ сыныймы, хөкүмәтме — картлар йорты бар иде, яптылар, хәзер амбулаториябезне дә ябарга җыеналар. Клуб белән мәчетне генә ябасы да, зират ишеген киң итеп ачып куясы гына калды», — дип фикерен төгәлләп куя ул.

Җәүдәт хәзрәт бераз арттыра, әлбәттә. Биредә, гомумән, ир-ат бераз хыялыйрак, хислерәк, бәлки пессимистрактыр да. Ахун ягында дөньяны гөрләтеп алып бара торган хатын-кызлар яши.

Хатын-кызларның кич утыру традицияләре дә саклаган: китапханәдә «Әхыйрәтләр» клубы эшли. Биредә ханымнар кул эше белән дә шөгыльләнә. Бу клуб хатын-кыз активының үзенә күрә бер үзәге.

Китапханәләр - авылның мәдәни тормыш үзәге. Башкортстанда бу тәгаен шулай. Авыл китапханәчесе Фәнисә Садыйкова грант отып, авыл китапханәсенә туку станоклары да кайтартып куйган. Монысы инде әбиләребезнең борынгы һөнәрен яңарту була.

«Районда: „Ахун ул — диагноз“, диләр», — ди авыл советы депутаты Рәдинә ханым Мөслимова. Ул үзе бу якның килене, башкорт кызы. Рәдинә ханым Ахун халкының ниндидер уникаль энергетикасы булуга ышана. Бу энергетика авыл янындагы уникаль миңгәрләргә һәм ташларга бәйлеме — авыл халкы анысын белми. Әлеге туристик объектлар турында аерым язылыр. Әлегә без Ахун халкы турында гына яздык.

ххх

Учалыда Татарстанны «Татария» дип атыйлар. Татарстанга чыгып китүчеләргә дә хөрмәт зур. Казанга һәм Болгарга барып кайту - мәчет тирәсендәгеләрнең хыялы булса, авылның Вәли Солтанов исемендәге китапханәсендә оешкан «Әхыйрәтләр» клубы әгъзаларының һәм клубтагы төрле ансамбль-театрларның актив әгъзалары Казанга барып, үз осталыкларын күрсәтеп кайтырга хыяллана. «Казанга килеп, буза кайнату, көртмәле ләвеше пешерү буенча мастер-класслар күрсәтә алыр идек. Безнең үзебезнең Ахун көе бар. Аны гармунда да, баянда да уйнап карыйлар — безнекечә китереп чыгара алмыйлар. Казанга килеп, барысын да күрсәтер идек», - диләр алар.

Бөтендөнья татар конгрессы белән Татарстанның мәдәни ресурс үзәге шундый чараларны оештыра ала ләбаса — бу як халкына татарлык оеткысын өстәп җибәрү булыр иде дә бит.

Бөтендөнья татар конгрессы белән Татарстан китап нәшрияты адресына бер тәнкыйть сүзе — Ахун китапханәсендә татар китаплары аз. Булганы да авылдашлары Зифа Кадыйрова басмалары һәм хәзер Кәрим Караныкын кайтарттылар. Социаль әһәмияткә ия әдәбият программасы буенча басылган китапларның 10 проценты татарлар яшәгән өлкәләргә җибәрелә түгелме? Һәрхәлдә, документлар буенча шулай. Кыскасы, хәбәр итәм: бу китапларыгыз Ахунга килеп җитмәгән. Саный башлавымны көтмичә генә Ахун китапханәсен татарча китаплар белән тәэмин итүегезне үтенәм.

Сүз уңаеннан, Учалы районында тагын 12 татар-типтәр авылы бар. Аларда да татар китаплары юк. Булсын иде!

Кыскасы, Урал таулары артында урнашкан Учалы районы һәм аның Ахун авылы — татар дөньясының матур бер өлеше. Казаннан ерак урнашса да, биредә матди яктан бәйсез җитеш татарлар яшәсә дә, рухи яктан алар «Татариягә» карый. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100