Зифа Кадыйрова: «Татарстан Язучылар берлегенә керерлек китабым язылмаган әле»
«Интертат» хәбәрчесе, 65 яшьлек юбилее алдыннан, популяр әсәрләр авторы, язучы Зифа Кадыйровада кунакта булып кайтты.
Шәһәрдән берничә чакрым гына ераклыктагы заманча, барлык уңайлыклары булган бакча йортында яши Зифа апа. «Шәһәргә кайтасым килми, анда үз-үземә урын таба алмыйм», – ди ул. Аңлашыла да – мондый йортың була торып, шәһәр фатирында нишләп ятмак кирәк.
Зифа апаның өе кешедән өзелеп тормый. Без сөйләшкән арада гына да әллә ничә кеше хәл белеште. 45 ел буе иңне-иңгә куеп яшәгән җан дусты Вәсилә апа кереп җитте. Өчәүләшеп, хуҗабикәнең авыл тавыгыннан пешергән, өстендә өреләре йөзеп йөргән токмачлы ашын ашадык. Башкортстан якларында ашка сөттән ясалган махсус ризык салалар икән. Ул аңа үзгә бер әчкелтем тәм бирә.
Көз башы булуга карамастан, матурлыгын җуймаган бакчага сокланып йөрдек. Аннары баллап чәй эчтек, дөнья хәлләре һәм иҗат турында гәпләшеп утырдык.
«Чир чигенде, әмма беркая да китмәде»
Зифа апа, җитди авырып алдыгыз, дип беләм. Хәзер сәламәтлегегез ничек?
Начар дисәм – начар, әйбәт дисәм – әйбәт, Гөлназ. Юбилеем якынлашып килә. 65 яшемне күрер өчен, операциядән баш тарттым. Узган елның июнь аенда ук операциягә ятарга тиеш кеше идем. Табиблар мине әле хәзер дә көтәләр.
Йөрәккәме?
Әйе, йөрәкне тулысынча ачтырып операция ясатасым бар. Шикәрем көчле – «риск»ка бара алмыйм.
Күп нәрсә кәефтән дә тора. Кәеф булмау, төшенкелек чиргә китерә. Мин, Аллаһка шөкер, бүгенге көндә бар нәрсәдән дә канәгать. Шуңа күрә чир әлегә чигенде, әмма ул беркая да китмәде. Быел үземдә җиңеллек тойдым. Юбилеема барып җитеп, аны үткәреп җибәрә алсам, бик шөкер итәчәкмен.
6 октябрь көнне Уфаның «Нур» театры Чаллыда минем «Урланган яшьлек» спектаклен уйнаячак. 7се көнне Буа театры «Бәхеткә юл кайдан?» спектаклен алып килә. Октябрь, ноябрь айларында үзем дә театрлар белән гастрольләргә чыгарга җыенам. Юбилей спектакльләрен минем туган якларга алып кайтып күрсәтәчәкбез. Шуңа күрә миңа хәзер берничек тә чирләргә ярамый.
Авыру сәбәпле иҗатта да пауза булып алгандыр?
Башлаган китабым тәмамланмаган килеш калды, шунысы аяныч. Юбилеема чыгарырмын, дип ниятләгән идем. Әмма бу миннән генә тормый. Китап чыгару өчен ныклы саулык кирәк. Язган вакытта еламыйча, борчылмыйча язып булмый. Илһамның кайчан киләсен дә белмисең. Май аеннан бирле кулга каләм алган юк. Мин болай да даими китап өстендә утырмыйм – басылып эшләгән көннәр дә, айга 2 генә юл язып куйган вакытларым да була.
Аннан, мин – беренче чиратта әни кеше, нәнәй кеше. Көндәлек тормыш, хатын-кыз тормышы белән кайнап яшим. Пешерәсең, юасың-җыясың, ялларга оныклар, балалар килә. Атна башыннан алар килүгә әзерләнә башлыйсың. «Мин язучы, миңа эшләргә кирәк», – дип, эшне алгы планга куймыйм. Балалар минем кайсы вакытта язганны да белми, чөнки күргәннәре юк.
Көндәлек эшләр белән шөгыльләнгәндә әсәр турында уйлап йөрисезме?
Баш ял итми, ул гел эшләп тора. Тагын бер нәрсә авыр – ул да булса, укучы алдында җаваплылык хисе тою. Әнием исән чагында: «И балам, сине халык көтә бит», – дип әйтә торган иде. Аның шул сүзе ничә еллар узганнан соң да колагымда яңгырап тора. Әнием вафаты алдыннан 20 көн комада булды. Аңа кадәр инсульт булып 8 ай ятты, гәүдәсенең ярты ягы хәрәкәтләнмәде. Минем 60 яшьлек юбилеем алдыннан: «Көннәр матур вакытта китеп барсам әйбәт булыр иде. Җыелышып җирләр идегез дә, синең юбилееңа комачауламас идем», – дип бик еш кабатлады. «Әни, нигә ашыгасың?» – дигәч, һәрвакыт: «Сине халык көтә бит», – дияр иде (күз яшьләрен сөртә). Шушы «халык көтә» дигән әйбер җаваплылык хисе бирә.
Кемдер «син язучы түгел» ди инде миңа. Мин үземне язучы дип санамыйм да. Язу ул – минем күңел халәте. Эчемә җыелганны укучыма да җиткерәсем килә.
Замана тудырган сораулар җавап эзләргә мәҗбүр итә. Бүгенге көнне алсак, шушы махсус операция проблемалары гына да шулхәтле күпкырлы. Алар әле тагын да өстәлә торачак.
Карт булмасак та, без – инде 3 сугыш үткән буын. Безнең яшьлеккә Әфган сугышы туры килде, минем балалар үскәндә, Чечня сугышы килеп җитте. Хәзер оныкларыбыз Украина сугышын күрә… Һәр 20 ел саен без сугыш күреп торабыз. Менә шул вакытта кешенең характеры ничек үзгәрә, дөнья ничек үзгәрә? Бик тирәнгә кермичә генә, берәр әсәремдә әлеге сорауларга ачыклык кертәсем килә.
Безнең буын – үткәнне сагынып яшәүче буын ул. Элек тормыш физик яктан авыр булса да, киләчәккә өмет бар иде. Без бүген килеп терәлдек. Бөтен нәрсәне машина эшли, тик бернигә күңел үсми. Кешеләрнең бер-берсе белән аралашуы бетте, барыбыз да телефоннарга текәлгәнбез. Күрше белән күрше күрешеп сөйләшми, кеше мал асрамый, басу-кырлар бер файдасыз ята…. Көндәлек тормыш үз кануннарын булдырды. Җир шары тизрәк әйләнә башлаган кебек, без хәзерге тормышка ияреп җитешә алмыйбыз.
Моның берәр чишелеше күренәме?
Ил күләмендә чишелеше күренми бит. Элек без «дөнья алга бара» дип яшәдек. Ә хәзер халыкны атом бомбасы, биологик корал кебек әйберләр белән куркытып тоталар. Күпләр шул курку нәтиҗәсендә дингә якыная. Дөрес, араларында модага ияреп килгәннәре дә очрый…
«Беркемгә дә үпкәм юк»
Зифа апа, сез – китапларыгызны чират торып алсалар да, әсәрләрегез театр сәхнәләреннән төшмәсә дә, каләмдәшләрегез тарафыннан шактый күп кыерсытуларга дучар булган язучы.
Хәзер мине таптау кимеде инде. Зур гына язучылар килеп, кул биреп исәнләшәләр. Чөнки мин нәрсә генә ишетсәм дә, берсенә дә җавап бирмәдем. Беркем белән дә бәхәскә кермәдем. «Син язучы түгел», – диләр икән, дисеннәр соң. Тукай да бөтен кешегә дә ярап бетәрлек итеп яза алмаган. Беркемгә дә үпкәм дә юк.
Нигә язучылар берлегенә кермәвем турындагы сорауны еш бирәләр миңа. Анда чакырмадылар түгел, чакырдылар мине. Чакырганда бара алмадым. Ә хәзер, яза-яза, күп нәрсәне аңлыйм. Миңа калса, Татарстан Язучылар берлегенә керерлек китабым язылмаган әле минем. Әдәбиятка соң килдем. Башланган ике әсәрем бар, аларны тәмамлагач, бәлки, уйлап карармын.
Башкортстанның Язучылар союзына да чакыралар икән сезне.
Кайда чакырсалар да, барам дип тормыйм. Килер бер көн, кая да булса алырлар.
Сез татар язучысымы соң?
Мин үземнең туган телемдә язам. Башкортстанның Урал аръягында туып үскән кеше мин. Безнең авылның үзенчәлекле теле бар. Татарча укыдык без, ләкин чиста татар телендә сөйләшмибез. Син шул телне беләсең, башкасын белмисең. Менә шул туган телемдә язам, әсәрләремә мөхәррирләр аз гына юнәлеш биреп җибәрә.
Китапларымны руслар да бик күп сорый. Ләкин хәзерге көндә тәрҗемәче табуы бик кыен, икенчедән, бу – бик кыйммәт бәяләнә торган хезмәт.
Сез ничек уйлыйсыз, бүген язучыларга игътибар җитәме?
Миңа җитә, калганнар өчен җавап бирә алмыйм. Мин алар арбасында түгел, минем үземә бер арба.
«Халыкны китапсыз тотмаска тырышам»
Зифа апа, беренче китапларыгыз чыккан мәлдә, татар әдәбиятында Зифа Кадыйрова шаукымы булды. Сез телләрдән төшмәдегез. Бу шаукым уздымы, ничек саныйсыз?
Ул шаукым әле дә бара. Уфадагы һәм Казандагы китап кибетләрендә минем үземнең киштәм бар. Нәшрияттан алып, Казанны чыгып җиткәнче үк 3-4 мең данә китабымны таратып бетерәм. Соңгы ике китабым 2 ай эчендә 10 мең данә сатылды. Аларның тулысынча сатылып беткәнен дә көтмибез – чыгара торабыз. Нәшриятлар минем белән бик теләп эшли, чөнки финанс ягыннан тоткарлыклар юк. Театрлар, гастрольләр белән чыкканда, минем китапларны алып китә. Очрашуларга барганда үзем дә, зур шәһәрдә буламы ул очрашу, кечкенә авылдамы, китапларымны төяп алып барам.
Бик зур чыгымнар сорый торган эш китап чыгару. Акча ничек җиткерәсез?
Баштагы чорларда бик кыен булды. Иң авыры – кем белән һәм ничек эшләргә белмәү. Син бит урам чатына чыгып басып: «Китап чыгарасы идем, кая барыйм?» – дип тора алмыйсың.
Китапны чыгарыр алдыннан тулаем бөтен бәясен түләргә кирәк. Кредит аласың, ул кредитларга бөтен гаиләңне утыртасың… Ә инде 1-2 елдан китапларым үзләренә үзләре акча эшли башлады.
Мин халыкны китапсыз тотмаска тырышам. Быел 2 китабымны яңадан чыгардык. Тик менә бәяләр генә үскәннән-үсә бара. Коронавирус чорыннан соң бәяләр әллә 4 тапкыр артты. Китапның хакын арттырмас өчен, юкарак кәгазьгә күчәргә мәҗбүр булдык.
«Соңгы арада бушлык тоям»
Элек сез кулдан яза идегез. Компьютерны өйрәнә алдыгызмы?
Өченче китабымны кулдан яза башладым да, җыярга өйрәнеп, компьютерда төгәлләдем. Әмма аның бер кызык ягы бар – кәгазьгә синең бөтен энергияң салына. Кайчандыр кул белән язганны компьютерда яза башлагач, моның нәрсәсе җитми соң, дип аптырадым. Шул ук сүзләр, югыйсә, ләкин өстеннән каймагын җыеп алган сөт кебек.
Мин китап күп укыган кеше булмасам да, укыганда почмакка сеңеп, үзалдына бер дөньяга чумып укуны кулай күрәм. Укып чыкканнан соң бик озак яшим ул китап белән. Соңгы тапкыр Фәрит Яхинның «Умырзая» романы белән шулай булды. Ахыр чиктә түзмәдем, үзенә шалтыратып, бөтен борчыган сорауларыма җавап алдым.
Аннан соң башкорт телендә «Халкым әүлияләре» дигән бер китап укыдым. Хәзер менә Аллаһы Тәгалә тарафыннан илаһи зур көч-кодрәткә ия булган бөек шәхес – Мөҗәвир хәзрәтнең каберенә барасым килә. Ул шулхәтле матур кеше итеп тасвирлана анда, мин аңа гашыйк, дияр идем хәтта. Изге кеше булгач, халык аның кабер өстендәге балчыгын тырмап бетергән. Шуннан соң берәү килеп, кабер өстен бетонлап киткән. Минем исә шул зират тирәсенә күп итеп чәчәк орлыклары сибеп чыгасым килә. Утыртсаң, аны таптап бетерәчәкләр, күп булып, кыргый чәчәк булып үссен иде ул чәчәкләр.
Соңгы вакытта миңа укырга кирәкми, дип тә уйлый башладым. Мин болай матур итеп яза алмыйм дип, үзең язган әйбергә якын да киләсе килми. Башка китаплардагы матур җөмләләрне күрү – ул «соблазн». Шуннан син ни – үзең яза, ни кешенекен кабатлый алмыйсың.
Индивидуаль булып калырга, әсәреңдә төп хис-тойгыларны җиткерергә кирәк. Әсәрнең чишелеше уңай булу да мөһим минем өчен. Берәүнең тормышы турында яздым да, әсәрнең ахырын позитив рухта тәмамладым. Укып чыкканнан соң, бу кеше минем янга килеп: «Шулай гына аңлашып булса икән ул», – ди. Нигә булмый соң ул? Бу бит – синең тормыш, син исән кеше бит. Үлгән кеше генә бернәрсә дә эшли алмый. Озаккарак сузган саен проблема зурая бара. Бүген гафу үтен, проблемаң чишеләчәк. Азактан ул әйбер, сине кимерә-кимерә, чиргә әйләнә.
Минем елый алмаган кешеләрне күргәнем бар. Ул да, зурая-зурая, менә мондагы шешкә әверелә. Чирләвең белән якыннарыңа да бәла буласың. Гел кайгырып яшәүнең бердәнбер нәтиҗәсе шул.
Сезнең әсәрләрне укыгач сорау туа – кеше шуның кадәр сынауларны күтәрә аламы? Бер образ – ул җыелма язмышлармы, әллә бары тик бер кеше язмышымы?
Әсәр төрле геройлардан җыела. Бер герой – бер кеше язмышы. Мин ул кешенең язмышы турында төп сюжетны гына беләм бит. Ә инде аның көндәлек тормышын, характерын сурәтләү – рәссам, язучы эше. Акылың, фантазияң күпмегә җитә.
Баштагы мәлләрдә мин яза башлый идем дә, шул геройлар тормышына кереп киткәнемне үзем дә сизми кала идем. Елый-елый язам, шешенеп бетәм. Аннан өстәлнең икенче ягына чыгып утырам, язганымны укучы буларак укый башлыйм. Кайвакыт әсәр шулай бара – аның көләрлек бер генә урыны да булмый. Тормыш болай гына бармый бит инде, дип, ачуым да чыга.
«Көтеп узган гомер»ны яза башлаган вакытта мин бер нәрсәне аңладым: бу вазифаны миңа Аллаһы Тәгалә җибәргән. Мин балачакта хыялланырга ярата идем бит. Ат яки машина утырта күрмәсен, миңа мәктәптән 7 чакрым араны җәяү, хыяллана-хыяллана кайтырга кирәк. Аллаһы Тәгалә: «Җәфалана идеңме хыялларың белән, мә, алга таба да җәфалан», – дип әйткән сыман булды.
Сюжетлар алар әсәргә шап итеп килеп керә дә яшәп китә. Син аларны әсәреңнән куып чыгара да, үзгәртә дә алмыйсың. «Язмыш сынавы»н язган вакытта борып алып кереп китте мине, сындырырга теләде. Вакыйгалар бөтенләй мин уйлаганча бармады. Бу болай булырга тиеш түгел бит инде, дип тартышасың, әмма артыннан иярәсең. Язылып беткәч, үзеңә үзең «нәрсә әйтергә теләдем мин моның белән?» дип сорау бирәсең. Шуңа җавап табуы да гади эш түгел.
Сезнең китаплар күбрәк хатын-кызлар турында. Аларны укыган хатын-кызлар нинди фикергә килергә тиеш соң? Сез нәрсә пропагандалыйсыз?
Сабырлык һәм зирәклек. Хәзерге яшьләргә зирәклек җитми. Минем өчен бу тормышта беренче урында гаиләне саклау, балаларны ятим итмәү темасы тора. Хәзерге яшьләр пыр тузып талаша, һәрберсе үзе турында гына уйлый, ә балаларны уйлаучы юк.
Бала иртән уянганда әтисен дә, әнисен дә күреп, елмаеп уянырга тиеш. Ичмасам, хатын-кыз уйлансын иде бу хакта. Хәзер ирләр юк дәрәҗәсендә, аларны әнә 20 ел саен сугыш кыра, калганнары да, авырлыкларга түзә алмыйча, эчкечелеккә биреләләр. Ир балаларны тәрбияләргә акыллы, каты куллы әтиләр җитми. Алар хәзер дефицит.
Язасы килеп тә, төбенә төшеп җитә алмам, дигән темаларыгыз бармы, Зифа апа?
Башлаган әйберләрем бар, күбесенә белем җитеп бетми. Кайберләре чишелешләрен, үз сәгатьләрен көтеп яталар. «Көтеп узган гомер»не мин, мәсәлән, 2 ел яздым. Ә чишелеш ул уйламаган җирдән килеп керә һәм синең тормышыңа сынау белән килә….
Мин, укыганда, бик начар укыдым. Уку ул – кара урман иде минем өчен. Мин гомер буе хыял дигезендә яшәдем. Ниндидер сюжетлар, вакыйгалар гел башымда кайный иде. Әмма соңгы арада миндә ниндидер бушлык. Элекке дәрәҗәдә хыялланып, үзалдыма сөйләнеп йөри алмыйм. Син ул хыяллар белән яшисең, шулай ук газапланасың, шулай ук шатланасың. Ләкин менә монда (күкрәгенә күрсәтә) чиксезлек түгел икән.
Әсәрләрне язганда, Аллаһы Тәгалә юлыма кирәкле кешеләрне үзе җибәреп торды. «Язмыш сынавы»н яза башлаган вакытта, миңа Таһир белән Әлфиянең мәхәббәте турында сөйләделәр. Базардан кайтып киләм – универсам кырыендагы фонтан янында, тезелешеп, исерекләр утыра. Алар тулы бер сюжет булып килеп керде әсәремә.
«Бәхеткә юл кайдан?»ны язган вакытта, мин әле авыр эштә эшли идем. Эшкә барганда карап торам – коелардан кап-кара булып кешеләр чыга. Элек бит йортсызлар подвалларга кереп йоклый ала иде. Ә хәзер бөтен җир ябык, аларның хәтта подъездның баскычы астында йоклау мөмкинлеге дә юк. Халык хәзер чүплекләргә күченде. Әнә Тогаевода – алар өчен бөтен шартлар (Тогаево – Чаллы чүплеге урнашкан урын – Интертет). Хәзерге заманда кешегә бернәрсә дә кызганыч түгел. Җиһаз булсынмы ул, кием булсынмы, ризыкны тонналап ташлый. Эчкән, йорт-җирсез кешегә чүплектә идиллия. Аларның аннан кайтасылары да килми. Монда кайтып, көндәлек тормышның проблемаларны чишәсе килми аларның. Кием-салым җитәрлек, үзләренә лачугалар төзиләр, ашарга эшләп табасы юк. Кайтканнары да кире китеп бара. Ә монда фатир өчен түләргә, кредитын ябарга, балаларны укытырга кирәк – көндәлек тормышта мең төрле проблема.
Эчемдә бушлык тоям, дидегез. Язучы буларак, бу – сезне куркытамы?
Мин аны аңлый алмыйм әле. Әллә ялкаулык, әллә артык тук булу ул. Ниндидер битарафлык барлыкка килде. Бушлык рәхәт әйбер түгел. Ул мине борчый, миңа бит утырып эшләргә кирәк, халык әсәрләр көтә. Ә мин эшли алмыйм, көн буе ашарга әзерлим, бакчада чокынам. Ә кирәкме ул миңа? Ул эшләргә син күңел бушлыгын тутыру өчен чыгып тотынасың.
Сезнең әсәрләр тормышын үзгәртергә ярдәм иткән кешеләр бармы, Зифа апа? Рәхмәт сүзләре еш ишетәсезме?
Быел яз көне Башкортстанга кайткач, бер ир-ат килеп керде. «Зифа апа, мине хәтерлисезме? Мин моннан 10 ел элек сезне күреп, китабыгызны укуым турында әйттем. Сез шулвакыт: «Укып үзеңә нинди мәнфәгать алдың?» – дип сорадыгыз. Сез шул сорауны биргәннән соң китапны тагын бер кат укып чыктым. Мин яман тәртипсез идем. Хатыным, түзә алмыйча, 2 балабызны алып, мине ташлап чыгып китте. Мин аларны кире алып кайттым, бүгенге көндә мин – 4 бала атасы, бик бәхетле кеше. Сезнең кайтканыгызны ишетеп, җавап бирергә, рәхмәт әйтергә килдем», – диде.
«Зифа апа, сез миңа 2 баламны ятим итмәскә, гаиләмне саклап калырга ярдәм иттегез», – дип, бер популяр артистның да әйткәне бар. Андый хатлар интернеттан да күп килә.
«Үземне тануларын бер дә теләмәс идем»
Зифа апа, сез менә гап-гади кеше булып яшәдегез-яшәдегез дә, популяр шәхескә әверелдегез. Өегездән дә кеше өзелеп тормый икән. Мондый тормыш сезне ялыктырмыймы?
Кешедән өзелмисез, дигәндә, мин – шундый тормышка ияләшкән кеше. Без үскәндә, өебез юл буенда иде. 3 фатирлы ферма йортында тордык. Башта уртада яшәдек, аннан 2 бүлмәле колхоз йортына чыктык. Кайда гына яшәсәк тә, әни өй янына бакча ясап, аның уртасына мич чыгарыр иде. Ул көне буе шунда чәй кайнатып, аш пешерер, ап-ак итеп кер юар, аларны матур итеп тезеп эләр иде. Ул вакытта беркемдә бернәрсә юк. Ә безнең бакча бар, анда яшелчәләр үсә, чәчкәләр үсә….
Менә шул бакчабызга үткән бер кеше кереп, чәй эчеп китәр иде. Өстәлендә бар нәрсәсе булыр иде әнинең. Үзе шулхәтле чиста, эшкә уңган булды.
Әнине мин 1991 елда үзем янына Чаллыга алып килдем. Ул беренче каттан фатир алды. Үткән берәү, фатирына менешли, әнигә кереп чәй эчеп менеп китә торган иде. Пирожкины өеп пешереп куя да: «Әнә шул-шул кайтып килә, кая, бирим әле», – дип, үзе кешенең каршына чыга. Шулхәтле кунакчыл булды әнием.
Үзем тормышка чыккач, бездә минем сеңлем яшәде, аннан иремнең 14 яшьлек энесен үзебезгә алдык. Мин – үземнең әниемне, әни үзенең әнисен алып килде. Үзебездә 2 бала, торуын малосемейкада торабыз.
Күршеләр белән ике арадагы ишек беркайчан бикләнмәде. Балаларның бөтен классташлары бездә булды. Малайны армиягә озатканда, өйгә 75 кеше килде. Гомер буе шулай яшәдек, «уф, ардым» дигәнем булмады. Миндә хәзер дә кем генә булмый. Күршем Вәсилә керә дә: «Син ничек чыдыйсың?» – ди. Берсе керә, икенчесе чыга, кермәгәннәре «Зифа ничек яши икән?» дип, машина белән йорт яныннан урап булса да китә.
Халык мине Зифа Кадыйрова дип белә. Миңа шушы өйдә йөри торган кыяфәттә урамга чыгарга ярамый. «Сез шул түгелме соң?» – дип, барыбер кем дә булса танып ала. Ә мин үземне тануларын бер дә теләмәс идем.
Тешне дәваларга 8 ай 2нче хастаханәгә йөрдем. Анда мине шәфкать туташлары да таный, чиратта утырганда да килеп эндәшәләр. Синең кем икәнеңне белгән табиб алдында авызыңны ачып утыруы да оят. Шуннан кызым бер шәхси клиникага яздырды. Монда мине берәү дә белми дип, әй тынычлап килеп кердем. Кабинетны атлап керүем булды, теш табибы: «О, Зифа Кадыйрова үзе килгән безгә. Нинди җилләр ташлады сезне монда?» – ди. Чыгып качарлык булдым. «Маңгайга язылганмы әллә Кадыйрова дип? Монда мине берәү дә белми дип, тынычлап килгән идем», – дип көлдем инде.
Мин хәзер дә шул ук Зифа Кадыйрова. Китап яза башлап популярлыкка ирешүем белән миндә берни дә үзгәрмәде.
«10 ел буе салган йортым 5 сәгать эчендә янып бетте»
Зифа апа, бу йорт – янган бакча йортыгыз урынында тергезелгән йортмы?
Әйе, без биредә 1988 елдан бирле торабыз. Бу участокны баштарак бакча буларак кына кулландык. Тормыш иптәшем: «Балалар үсте, фатир алу мөмкинлеге юк, әйдә, шунда йорт салып чыгабыз», – дигәч, тәвәккәлләп, йорт җиткердек. Аны 10 ел буе төзедек.
2019 елда янгын чыгып, йортым 5 сәгать эчендә янып бетте. Ул вакытта тормыш иптәшем вафат иде инде. Бернәрсәм дә калмады… Бөтен архивлар янды...
2020 елның маенда мин бу йортны яңадан күтәрә башладым. Җирсез тормышымны күз алдына китерү мөмкин түгел иде. Минем оныкларым кая барсын, дип уйладым. Ике балам шәһәрнең ике башында яши. Минем йортым – аларның кушылу, очрашу урыны. Монда оныкларым бер-берсенең туган икәнен белеп, тәгәрәшеп үсәләр.Шушы уч төбе чаклы җирем булмаса, һәр балам үз фатирында утырыр, ә мин алар арасында чабулап йөрер идем. Олы кешегә шау-шулы тормыш авыр кебек, әмма, яллар узу белән, шул сабыйларны сагына башлыйм. Аларның монда этләре, мәчеләре бар. «Нәнәй, нәрсә үсте?» – дип килеп җитәләр алар.
Яшь чакта балаларны күзәтергә вакыт юк иде безнең. Ә олыгайгач шуларның һәр хәрәкәтен, һәр сүзен үзеңә сеңдереп утырасың, ниндидер ачышлар ясыйсың икән.
Языла башлаган әсәрләрегез дә яндымы?
4-5 башланган әсәрем янды.Тик мин аларга кире кайтмадым.
Теләк булмадымы, әллә аларны кире язып булмыймы?
Кичәгене, бүген килеп, нәкъ кичәгечә итеп язып булмый. Беренче килгән фикерләр генә дөрес була. Икенче көнне аны кабатлап утырудан мәгънә юк. Янганнар икән – димәк, алар кирәк әсәрләр булмаган, дидем.
Ул вакытта сезгә ярдәм итүчеләр булдымы?
Халык миңа акча җибәрә башлады. Кайда 100, кайда 50 сум күчерәләр. Әстәгъфирулла, бу нәрсә, минәйтәм. Куркып калдым. Ул акчаларның бер тиененә дә тимичә, аерым җыеп бардым. Чөнки акчаларның иясенә ни рәхмәт әйтә алмыйм, ни кемнән килгәнен белмим. Хәер итеп кабул итәргә курыктым, барысын да бер авыру баланың счетына күчердем.
Йортны 1 ел эчендә күтәрдем. Китап чыгарасы бөтен акчаларым шунда кереп китте. Шул вакытта тукталып калган булсам, хәзер җиткерә алмаган булыр идем инде. Бурычка бата-бата булса да, үзгә бер кызулык, ачу белән күтәрдем. Эчләрен әле һаман эшлибез. Үз йортың белән яшәгәндә, төзелеш эшенең бетәсе юк.
«Каян белим бәхетсезлек ни икәнне, бәхетнең ни икәнен белмәгәч»
Зифа апа, туган якларыгыз, балачагыгыз турында сөйләгез әле.
Мин Башкортстанның Учалы районыннан. Туган авылым – Ахун авылы – Башкортстандагы иң зур авылларның берсе. Аның, ялгышмасам, 1000 хуҗалыгы, 3000 кешесе бар. Ахун – татар авылы, әмма, алдан әйткәнемчә, телләре чиста татарча түгел, типтәрчә. 1773 елда Екатерина II казачийларга җир бүлеп биргәч, безнең авылга Мөслим, Мамадыш, Казан якларыннан татарлар күчеп утырган. Авылыбыз район үзәгеннән 25 чакрым ераклыкта гына. Бездә файдалы казылмалар чыгару комбинаты бар. Авыл тирәсеннән зур-зур пластлар белән гранит таш, бакыр, алтын чыгаралар. Табигате искиткеч матур Башкортстаныбызның. Моның зыяны да бар – матур булуы, бай булуы сәбәпле, аны бөтенесе килеп чокый.
1980 елга кадәр безнең авылда башкортлар юк иде. 80нче елдан соң чикләрне ачтылармыни! Егетләр, бик күпләп, башкорт киленнәре ала башлады. Ә элек читтән килен алу булмаган. Шулай итеп авылда халык буталышып бетте. Хәзер авылда башкорт теле дә укыталар, без бары тик татарча гына укыдык. Тик балалар башкортча да, татарча да белми, бездә дә бөтен җирдәге кебек проблема – барысы да русча сөйләшә…
Сез үзегез үскән чорда татар-башкорт каршылыгын тоя идегезме?
Ул вакытта андый нәрсәләр, гомумән, юк иде. 19 яшемдә чыгып киттем мин авылдан. Башкорт кызлары белән бергә укыдык. Ул башкорт дип язылырга кушулар, мин киткәч булгандыр, бәлки, үземнең шәхсән очрашканым булмады. Хәзер дә менә бөтен башкортлар минем китапны укый. Алар бит: «Син – татар, сине укымыйбыз», – димиләр.
Әти-әниләрегез турында да әйтеп китсәгез иде.
Әти белән әни без кечкенә чакта аерылыштылар. Безне – балаларны бүлделәр. Әти холыксызрак иде инде. Тормышта мин кайбер кешене тыңлыйм да, ничек шулай тигез генә, авырлыкларсыз яши алган, дим. Минем тормыш юлы сикәлтәле булды. Әсәрләремдәге сюжетлар да күбесе үз тормышымнан алынган. Миндә хис-кичерешле материаллар шулхәтле күп. Яшәргә тырыштык, югалмадык. Ул авырлыкларны без тормыш авырлыклары дип тә санамадык ул вакытта. Каян белим бәхетсезлек ни икәнне, бәхетнең ни икәнен белмәгәч, дим мин. Чыннан да, рәхәт күреп үсмәгәнсең икән, син аны «шулай булырга тиеш» дип кабул итәсең. Туктап калмыйсың, башкалардан калышымаска тырышып яшисең.
Әти белән әни аерылышканга күрә, гомерем буе зур, ныклы гаилә төзү турында хыялландым. Балаларым чиста урын-җирләрдә йокласын, яланаяк кеше ишек төбендә йөрмәсен, дидем. Безнең чорда күбесе шулай яшәгән. Мин, үзем күргәнне балаларым күрмәсен, дип тырыштым.
Аллаһка шөкер, балалар парларыннан да уңдылар. Киявем тыныч, балаларны ярата, улым үз гаиләсе өчен үлә язып тора.
Әтиләре балаларыбызга: «Сез әниегезне чыгып киткәндә һәм кайтып кергәндә кочаклап үбәргә тиешсез», – дип әйтә торган иде. Улыма хәзер 45 яшь тула, ул килә дә мине кочаклап үбә. Кызым да шулай. Алар үзләренең балалыкларын саклап калдылар, явызланмадылар. Киленем дә «әни» дип кенә тора. Ул яктан хәзер бөтен бәхетем – балаларымда. Безгә ни кирәк тагын? Балалар борчымаса, шул тынычлыктан да рәхәт әйбер юк.
Кызым – уң кулым. Нәшрият белән бәйле бөтен эшләремне ул башкара.
Сез аңа акча түлисезме?
Акча өчен түгел, әнисе булганга ярдәм итә ул миңа. Әмма тапканым белән бүлешмичә булмый. Кирәк чакларында ярдәм итәсең инде.
Сезнең гаиләнең бәхете күбрәк сездән тордымы, Зифа апа?
Әйе, ул күбрәк хатын-кыздан тора. Гаиләбезнең какшаган мизгелләре дә булмады түгел, без бит – тере кешеләр. Авыр эштә эшләгән кеше үзеннән-үзе тупаска әверелә ул. 5 ел кондуктор булып эшләдем, анда кемне генә күрмисең. Тешеңне кысып йөрисең дә, бөтен ачуың өйдәгеләргә чыга.
Ирегез дә сабыр кеше булгандыр.
Безнең арада диалог бар иде, аңлашып яшәдек. Ул китаплар күп укыды. Минем вакытым юк иде, артык укырга яратмый да идем. Ул, күп укыган кеше буларак, нидер сөйләсә, мин аны авызымны ачып тыңлый идем. Безнең икебезгә беркайчан да күңелсез булмады. Талашсак та, дуслашсак та бергә рәхәт иде безгә.
50 яшебезне үткәч, без үзебезнең ирекле кешеләр булуыбызны тоя башладык. Балалар үсеп буй җиткән, үз тормышлары. Ә без әле гөмбәгә чыгып китәбез, әле кая. Хәзер шул вакытлар искә төшеп, икенче бертөрле итеп сагындыра. Икең бергә булганда – сез көч. Икәү булганда, сез әле балаларга да икегез хуҗа. Ялгыз калгач, балалар сиңа баш була башлый, кагыйдәләрне алар билгели.
Мин гомер буе бәхетле хатын булып яшәдем, бик матур пар идек. Китапларыма да беренче булып бәя биргән кеше ирем булды. (Зифа Кадыйрованың ире Марсель 2013 елда вафат була – «Интертат»).
Мөмкинлегегез булса, сез бүгенге тормышта нәрсәне үзгәртер идегез?
Без – гади авыл балалары – 1970-1980 елларны сагынып яшибез. Халык дус иде, көнчелек, саранлык булмады. Эш авыр булса да, күңелебез тыныч иде. Яшьлек чорында төзелештә бер-беребез белән ярыша-ярыша эшләдек. Бригада безне кешедән ким-хур булмаска, ялкау булмаска өйрәтте, тәрбияләде. Кичләрен дәррәү килеп «пятачок»ка чыгар идек. Безгә ул вакытта тәмәке дә, аракы да кирәкмәде, «пяточок»ка күңел ачар өчен чыгып йөрдек. Хәзер кеше бөтен тапкан акчасын ашау-эчүгә сарыф итеп бетерә. Яшьләргә сүз эндәшергә куркабыз, укытучыларга да почет бетте. Бар нәрсә акчага корылды, акча эшлим дип, кушаяклап чабабыз.
Азга гына булса да кире 70нче елларга кайтып яшәсәң иде, дип хыялланам.
Рәхмәт, Зифа апа, иҗат уңышлары сезгә!