Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Журналистларга тиеш премия һәм көрәштән киткән Фәрит Салихов турында

Танылган көрәш журналисты Фәрит Салихов көрәштән китә. Төп сәбәп – көрәштәге гаделсезлек. Аны иң соңгы чиккә җиткергән нәрсә – ел саен Муса Җәлил турнирында бүләкләнергә тиешле журналистлар исемлегендә булмавы. Көрәштә гаделлек бармы? Ел саен бирелүче премиягә журналистлар исемлеген кем әзерли? Исемлек тә гаделме?

news_top_970_100
Журналистларга тиеш премия һәм көрәштән киткән Фәрит Салихов турында

Көрәш дөньясы көннән-көн тараеп, йомылып килүче өлкәгә әверелеп бара. Анда бар да ябык. Шул ук көрәшчеләр көрәшә, шул ук хөкемдарлар хөкем итә, шул ук җитәкчеләр келәмнең аргы ягына тезеп куелган урындыкларга тезелешеп утырып, җитәкчелек итә. Сорауларны да үзара гына хәл итәләр, үзара урыннарны бүлешәләр дә, шул түгәрәктә булганнарны үзара бүләкләп тә куялар дигән фикер туа көрәш ярышларында. «Көрәш бетә!», «Көрәшнең киләчәге юк!» дип тәкрарлаучыларга, алар: «Көрәшне күтәрәбез!», «Көрәшне үстерү өчен тырышабыз!» дия-дия җайлап утырган урыннарыннан кузгалырга уйламыйлар да кебек. Үзләренә бәлки алай тоелмыйдыр да инде ул, читән читеннән карап торган кешегә, мәсәлән, миңа бу шулай. Безнең ише читтән карап торучылар күп, алар да килешер әле бәлки. Ә бәлки килешмәс тә. Авызга су кабу да чыгу юлы булып санала хәзер.

Журналист Фәрит Салихов менә бу системага каршы чыкты. Дөрес, каршы чыгуы бераз үзенчәлекле — ул көрәш дөньясыннан бөтенләй китүен хәбәр итте.

«Ниндидер эштән китәсең икән, димәк, хезмәтеңнең нәтиҗәсе барып чыкмаган. Нидер эшлисең, ә аның нәтиҗәсе юк һәм син инде ташларга тиеш буласың әлеге эшне. Нәтиҗә булмауның сәбәпләре төрлечә булырга мөмкин. Синең кулдан эш килмәскә, хуплаучы булмаска, синең генә көчең җитмәскә, аяк чалучылар булырга мөмкин. Минем очракта кулдан эш килмәде дип әйтә алмыйм — хуплау булмады, аяк чалучылар күп булды» — диде ул «Интертат»ка биргән интервьюсында.

Нәтиҗә дигәне — ел саен «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган Муса Җәлил исемендәге турнирда премия бирелергә тиешле журналистлар исемлегендә үзенең булмавы.

Исемлек турында кыскача

Муса Җәлил турниры - Татарстан күләмендә оештырылучы иң дәрәҗәле турнирларның берсе. Анда ел дәвамында югары нәтиҗәләр күрсәткән көрәшчеләрне, тренерларны, хөкемдарларны, журналистларны бүләклиләр. Көрәш федерациясенең президиум утырышыннан соң быел премиягә кемнәр лаек булуы билгеле булды.

Журналистлар арасында бу премиягә «Шәһри Казан» газетасы баш мөхәррире Радик Сабиров, «Татарстан яшьләре» газетасы баш мөхәррире Атлас Гафиятов, «Ватаным Татарстан» газетасы баш мөхәррир урынбасары Илнар Хөснуллин, «Ялкын» журналы баш мөхәррире Илназ Фазуллин, ТНВда «Батырлар» тапшыруы алып баручысы Алмаз Гафиятов, ТНВда «Татарлар» тапшыруы кысаларында көрәшчеләр рубрикасын алып баручы Гөлия Садыйкова һәм озак еллар көрәш турында язган Илдус Илдарханов лаек дип табылды.

Шулай ук, татарча көрәшне үстерүдә уңышлары өчен «Массакүләм мәгълүмат чараларында татар көрәшен регионнардан чагылдырган актив журналист» номинациясендә Балтачтан Нурзәдә Сәмигуллина, Теләчедән Фәнил Нигъмәтҗанов, Мамадыштан Эльмира Миңнекаева, Зәйдән Рәзимә Кашапова, Әлмәттән Рәмилә Хәмидуллина, Түбән Камадан Виктор Шадрин, Апастан Гүзәл Хилавиева бүләкләнәчәк.

Бу, әлбәттә, бик күңелле вә кирәкле эш. Бернәрсәне дә матбугаттан башка югары дәрәҗәгә җиткереп булмый. Иң дәрәҗәле турнирда тәти диплом белән ак конверт алучыларга таш ату да түгел бу, дөрес аңлагыз. Тик бер тик бар: әлеге рәтләргә керергә теләүче, тырышучы кайбер журналистлар моны ничек итеп эшләргә икәнен белми. Ә кайберләре күрәләтә торып читтә кала. Көрәш дөньясы шулкадәр ябык, андый конкурс, бүләкләү барлыгы турында күп кенә журналистлар белми дә. Фәрит Салихов биргән интервьюдан соң да күпләрнең күзләре шартлар дәрәҗәгә җиткәнче кабартылган шар формасына керде. Журналистларның бу хакта бер кәлимә сүз дә белмәүләре дөресме ул? Кемгә дә булса нинди дә булса премия бирелүе турында ярты ел алдан кычкырырга яратуыбызны да яшереп булмый ич.

Җитәкчеләрдән, көрәшче һәм көрәш журналистларыннан Фәрит Салиховның бу адымына һәм премиягә карашларын тупладык.

Равил Хәйруллин Фәрит Салихов турында: «Көрәштә нәрсә эшләгән соң әле ул?»

Татарстан көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллиннан журналистларны сайлап алу принцибын һәм Фәрит Салиховның көрәштән китәргә карар кылуына карата фикерен белештек.

— Бер матбугат чарасыннан икешәр кешене бүләкләмибез бит — шундый принцип бар. Радик Сабиров та көрәш турында аннан әз язмый бит (Фәрит Салихов та, Радик Сабиров та «Шәһри Казан»ныкылар — автор). Радикны алыргамы, аны алыргамы дип сөйләштек. Ну Радик күбрәк тә, төгәлрәк тә яза дип беләм.

Районнарда эшләүче журналистлар үзләренең материалларын тапшыра. Материал нигезендә җиде кеше сайлап алына. Ә монда без үзебез дә кемнәрнең эшләгәнен, кемнәрнең эшләмәгәнен күреп торабыз. Татарстан матбугатында көрәш турында Атлас Гафиятов гел язып тора, Фазуллин да гел көрәштә.

Көрәшне үстерүдә журналистларның өлеше зур дип әйтә аласызмы?

— Сиңа бер генә мисал китерим әле. Былтыр пандемия аркасында Сабантуйлар булмыйча калды. Сабантуй беренче чиратта халык бәйрәме, безнең календарьдагы ярышлар түгел. Фәрит: «Көрәшләр дә булмады, федерация дә эшләмәде, ул сарыкларны батырларга таратасы гына иде», — дип, мин аңламаган җөмләләр белән язып чыкты. Шул хәтле үк негатив түгел бит инде.

Татарстан буенча рөхсәт булган булса, ул Сабантуйлар булыр, кемнәрдер батыр калган булыр иде. Приказга кул куелмаган, Роспотребнадзор ише органнар да бар. Ни өчен ул федерацияне сүгәргә тиеш соң әле? Нинди хакы бар аның? Алайса тотсын иде дә, үз авылында Сабантуй оештырсын иде. Сабантуйларны без оештырмыйбыз бит. Планга кергән, Спорт министрлыгы белән килешенгән ярышларны гына уздырырга тырышабыз.

Көрәшкә бер килгән кеше: «Мин китәм инде», — дип, байраклар күтәреп, барабаннар кагып йөрми инде. Безнең аның белән бу турыда бернинди дә сөйләшү булганы юк. Минем белән киңәшләшеп, уртага куеп сөйләшкәне дә юк. Мин кайсы-берсе негатив язмаларны чыкканнан соң гына беләм. Белмим инде. Вак карашлы кешеләрнең вак хәрәкәтләре. Көрәштән китә икән! Көрәштә нәрсә эшләгән соң әле ул? Мин аның килгән җирен дә белмим, чыгып киткән җирен дә белмим, — диде Равил Хәйруллин. 

«Бик әйбәт булган»

Спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов исә: «Журналистларга игътибар көрәштә генә түгел, башка спорт төрләрендә дә җитми торгандыр инде ул. Премия дип, «гомер буе шуңа эшләгән идем, булмады» дигән сыман килеп чыккан. Фәритне башка елларны билгеләп үткән булганнардыр, быел булмаса, — дип кенә әйтеп үтте.

Көрәшче Раил Нургалиев исә бу сорауга үз фикерен болайрак итеп белдерде:

— Бик әйбәт булган, күптән вакыт. Үзенең теләге бит: китәсе килсә, китсен, китәсе килмәсә, юк. Димәк, үзе шулай теләгән. Китте ни ул, китмәде ни — миңа барыбер. Аңа карап миңа бернәрсә дә булмый, аңлыйсыңмы? — дип сөйләде танылган көрәшче.

Журналист Атлас Гафиятов: «Бүләкне сорап алмыйлар»

Исемлектә булган «Татарстан яшьләре» газетасы баш мөхәррире Атлас Гафиятовтан да бу хакта фикерен белештек.

— Бүләкне сорап алмыйлар. Ул бик зур эш эшләгән кешемени соң? Кеше турында бәлки алай дияргә ярамыйдыр да. Мин аның иҗатын начар беләм, дөресен генә әйткәндә. Алай дип, гомумән, әйтергә ярамый. Эшне күрмәгәннәр икән, димәк, күрмәгәннәр, тыныч кына эшләргә кирәк. «Минем эшнең нәтиҗәсен күрмәделәр». Нәрсә эшли соң ул? Егерме китап чыгарганмы ул? Илдус абый Илдарханов әйтсә, бер хәл булыр иде. Мин аны аңламадым.

— Журналистлар исемлеге чыкты. Анда эләккән кешеләрнең барысы да лаек дип уйлыйсызмы?

— Мин ул исемлекне әле күрмәдем дә, кемнәр бар икәнлеген дә белмим. Үземнең бармы-юкмы икәнлегемне дә белмим хәтта.

— Сез анда бар.

— Шулаймы? Ну эшлибез бит инде кулдан килгәнчә. Керткәннәр икән — лаек дип санаганнардыр. Фәритне белмим. Узган елларны алгалады бит инде ул. Быел лаек түгел дигәннәрдер, бәлки. Аның күпме, нәрсә эшләгәнен белмим бит.

Миңа тугыз район журналистларының язмаларын бирделәр. Эшләрнең күләме, сыйфаты буенча билгеләп, беренче, икенче, өченче, дүртенче дип язып тапшырдым. Казанныкыларның исемлеген федерация чыгарган булырга тиеш. Мин районнар арасында яңа исем күрдем — Мамадыштан Эльмира Миңнекаева. Менә аның материаллары әйбәт, моңа кадәр премия алганы юк иде әле.

Быел бөтенләй сәер елды булды бит әле. Ярышларның күбесе үтмәде дә. Мәсәлән, мин, мактанып әйтүем түгел, көрәш турында да, көрәшчеләр турында да яздым. Кая соң, Фәритнең берәр көрәшче турында язган әйберсе бармы? Көрәш ярышлары турында яза торгандыр инде бәлки. Рим Синякаевка алтмыш яшь тулды — яздым. Киләсе санда да чыгачак зур-зур язмалар. Көрәшченең кем, каян булуы турында зур итеп язарга кирәк дип уйлыйм инде мин.

Интервью алган Рәмис Латыйповның да максатын аңламыйм. Хәзер монда Фәрит кенә түгел, ул да гаепле килеп чыга. Пычрак әйбер. Федерацияне гаепли, ул гына хаклы булып кала. Алай гына булмый бит ул. Кемнәрдер керергә, кемнәрдер кермәскә тиеш икәнен ул гына хәл итә алмый бит. Язсын иде, киләсе елга бирерләр иде. Мәсәлән, миңа бирделәр ни ул премияне, бирмәделәр ни, мин барыбер үз эшемне эшлим бит. Ул да шулай эшләсен.

«Мин китәм», - дип үзен кимсетә. Ну кит! Бүтән нәрсә яз. Мин аны азакка хәтле укып бетерә алмадым, чөнки пычрак әйбер ул. Язар алдыннан уйларга кирәк. Моның максатын аңламадым мин. Сорап алмыйлар бүләкне! Мәсәлән, минем бернәрсәне дә сорап алганым юк. Бирмиләр икән, гаҗәпләнмәскә кирәк. Эшлә әйбәтрәк, бирерләр. Яшь бит әле ул. Алланың кашка тәкәсемени соң ул? Башка кешедән күбрәк, әйбәтрәк язамыни соң ул? Мин алай димәс идем. Бәлки ялгышамдыр да, — дип сөйләде Атлас Гафиятов.

Журналист Радик Сабиров: «Руска көрәш кирәкми, татарның үзенә генә кирәк»

«Шәһри Казан» газетасы баш мөхәррире, спорт журналисты Радик Сабиров:

— Китмәстер. Кайнар баштан әйтелгән сүзләр генәдер бу. Илнар Хөснуллин кычкырды ни китәм дип, Радик Сабиров кычкырды ни китәм дип, шуннан нәрсә була? Эшне яраткач, аңа кереп киткәч, барыбер шунсыз булмый инде. Теләсәң дә, теләмәсәң дә. Монда бераз гына үпкәләү элементы бар сыман. Шуның аркасында гына дип уйлыйм.

— Сез президиум утырышында катнаштыгыз түгелме соң? Ничек сайлап алалар анда җиңүчеләрне?

— Президиум утырышында район журналистлары турында гына булды сүз.

— Фәрит Салихов: «Көрәштәге гаделсезлек аркасында китәм», — диде. Көрәш гаделме соң безнең?

— Гаделсезлек, гомумән, тормышта була торган хәл. Күреп торабыз: спортның башка төрләрендә дә бар ул. Бөтен җирдә тавыш чыга, бөтен җирдә сүз кузгатыла. Хөкемдарларның эшен гаделсез дип карарга була, көрәшчеләрнең үзара сөйләшүләре дә гаделсезлек. Бәлки Марат Готыф улы белән дә уртага салып сөйләшергә кирәктер. Шәхсән мин: «Безнең федерация эшләми», - дип әйтә алмыйм. Аннан килеп, федерация башында Марат Әхмәтов тора. Аның җитәкчелек итүенә барыбыз да шатлана, «әле ярый ул бар» дип торабыз. Ә башкаручылар эшен нәкъ менә ул сайлаган команда башкара. Димәк, әгәр дә федерация башлыгы үз командасыннан канәгать булмаса, эшләмәсә, ул аларны эшләтер идеме?

2002 елларда федерациягә үзем бардым. Журналистлар белән эшли, аларны ярышларга чакыра башладык. Русча пресс-релизлар язып утырган булдым инде: килмәделәр. Һаман шул кешеләр йөрде. Бүген безнең буын йөри. Аннары сезнең буын йөри башлар.

Бармак белән санарлык журналистлар бар. Чөнки көрәшне күп кеше аңлап бетерми. Рус журналистлары язып карады инде. Руска кирәкми көрәш, татарның үзенә генә кирәк. Шуңа шул ук кешеләр белән үзара гына сөйләшеп утырабыз инде.

— Сез иң яхшылары дип табылган исемлек белән килешәсезме?

— Фәритнең: «Ике кешене сызып куяр идем», — дигән сүзләрен укыдык та, уйланып калдык. Кемнәр турында әйтә ул? Мин уйлап куйдым, «миндер» дип. Илнар Хөснуллин да «мин» дип уйлагандыр. Хәзер һәрбер кешедә сорау туды. Илдус абый Илдарханов гомере буе көрәш турында язган журналист булгач, аны хөрмәт итеп кертәләр исемлеккә.

Миннән торса, мин өч кенә кеше куяр идем. Берсе — син, берсе — Гөлия Садыйкова, берсе — мин. Бу минем фикер. Үземне әллә кем дип санамыйм. Сыйфат ягы бәлки аксыйдыр да, тик күләм буенча — әйе. Мин үзенә күрә матбугат ролен дә үтимдер бәлки.

Әйе, чыннан да федерациядә матбугат хезмәте кирәк. Тик федерация безнең иҗтимагый оешма, анда акчаның ничек кергәнен мин беләм. Федерация президенты Марат Готыф улы республиканың иң дәрәҗәле җитәкчеләренең берсе, тик ул да бизнесмен түгел. Ул очракта финансларны күтәреп булыр иде. Тик безнең көрәштә финансларны күтәрергә кирәк микән? Бу очракта Фәрит белән килешәм: акча белән бозып бетермәдек микән әле без. Кайбер спорт төрләрендә диплом белән медальдән башка әйбер бирмиләр, — диде Радик Сабиров.

«Манзара» җитәкчесе Айдар Шәймәрданов: «Фәритнең көрәштән китүенә мин каршы»

«Манзара» спорт-музыкаль премиясе җитәкчесе, спорт журналисты Айдар Шәймәрданов:

— Фәритне сүгәргә дә, якларга да хакым юк, беренчедән. Бүгенге очракка карап фикер йөртсәк, кешене ошату-ошатмауга карап бүлергә ярамый дип саныйм. Нәкъ менә эшен бәяләргә кирәктер: аналитик язамы ул, тәнкыйтьлиме ул, мактыймы. Әгәр дә син аңа җавап бирергә әзер түгел икән, бу Фәрит көчсез дигән сүз түгел. Кемнәр аннан тәнкыйть ишеткән — бу очракта алар көчсез була. Димәк, аның тәнкыйтенә яки мактавына аларның җавабы юк.

Гаделсезлек дигәндә, ул кешенең холкына да карый торгандыр. Минем берүземнең дистәләгән федерация кешесенә каршы торып көрәшкәнем бар. Тик мин китмәдем, киресенчә, мин яхшырак эшләп, «Манзара» белән аларга җавап кайтардым. Иҗат кешеләре нечкәрәк күңелле була. Кешенең холкыннан да тора инде бу. Тик мин башкачарак тәрбияләнгән. Таш белән атсалар, аш белән генә атып ятмыйм, таш та җибәрәм.

Фәритнең көрәштән китүенә мин каршы. Чөнки бүгенге көндә ул көрәшне белеп, төбен аңлап яза торган журналистларның берсе. Аналитик язмалар әзерләүче, көрәшнең төбенә хәтле төшеп язучы ике кеше бар: берсе — Фәрит Салихов, икенчесе — Энҗе Габдуллина. Мин моны аермачык итеп әйтәм. Ә калганнар «репортажник-филологлар».

Федерация вәкилләре белән күптән түгел генә: «Бер-беребезгә тимибез», — дип кул кысыштык. Алар нинди принципларга таянып төзегәннәр икән соң исемлекне? Мондый бәхәсләр тумасын өчен, ачыклык кертергә кирәктер. Мин әлеге журналистларның эшчәнлеген тикшермәдем, миңа китереп бирмәделәр, — диде Айдар Шәймәрданов.

Шагыйрь Равил Фәйзуллин: «Журналист үзе дә көрәшче, профессиясе шуны таләп итә»

Шагыйрь Равил Фәйзуллин да кечкенә чакта көрәшкә омтылып үскән, яшь чакта көрәш ярышларын калдырмаган аксакалабыз. «Фәрит Салихов гаделлек булмау аркасында көрәш турында язудан туктаячагын белдерде. Сезнең моңа карашыгыз нинди?» — дигән сорауга да җавапны шигырь юллары белән башлады. 

— Заманында «Көрәшчеләр» дигән поэма язган идем. Анда мондый юллар бар:

«Бөтен планета буйлап вакансия —

Көрәшчеләр кирәк!

Көрәшчеләр!

Беләклеләр җитә!

Йөрәклеләр кирәк!

Куәтлеләр кирәк!

Теләклеләр кирәк!

Көрәшчеләр кирәк!

Көрәшчеләр!»

Адәм баласы туудан башлап көрәшә башлый. Яңа туган бала кычкырып аваз сала, ул да көрәшнең бер формасы, ул да нәрсәдер даулый бит. Адәм баласы нинди өлкәдә генә эшләсә дә, ул туганнан алып, үлгәнчегә кадәр көрәшче.

Журналистның көрәшче булуы профессиясе белән үк бәйле — ул гаделлек өчен көрәшүче. Көрәш — ул раслау, кемне дә булса җиңү, үзеңнекен исбатлау. Журналистка көрәшче булырга Ходай үзе язган, профессиясе шуны таләп итә. Фәрит туган «көрәштәге гаделсезлекләр аркасында көрәш турында язудан туктыйм» дигән. Бардыр, юктыр димим, анда да барысы да идеаль түгелдер. Гаделсезлекләр бар икән, ул шул гаделсезлекләрне бетерер өчен тагын да ныграк эшләргә тиеш дип уйлыйм.

Көрәшне яратам. Балачакта көрәшергә омтылып йөрдем. Безнең әти авыл хуҗалыгы рәисе иде. Мин егылырга курка идем. Ексалар, әтигә минем өчен кыен булыр дип, үземнең сабый акылым белән көрәшмәдем, кызганыч. Яшьрәк чакта бер генә зур турнирны да калдырмый идем. Хәзер дә көрәшкә омтылышым бик зур. Көрәш безнең асылыбыз.

Аннары безгә һәр нәрсә өчен көрәшергә туры килә. Мин дә күпмедер дәрәҗәдә көрәшче. Мин дә әдәбиятта туган телебез өчен, аның чисталыгы өчен көрәшмәсәм, тагын кем көрәшер? Тугансың икән, син көрәшергә тиеш. Журналист икәнсең, гаделлекне раслау өчен бөтен көчеңне куярга тиеш дип саныйм. Үпкәләүләр журналист эше түгел дип исәплим, — дип сөйләде Равил Фәйзуллин.

  Журналист Алсу Исмәгыйлева: «Татар көрәше — кечкенә ябык тусовка»

Социаль челтәрләрдә журналист Алсу Исмәгыйлева калдырган комментарий күпләрне тетрәндереп, ә бәлки айнытып та җибәрә торган.

— Татар көрәше хәзер — кечкенә ябык тусовка. Үзләренең берәүгә дә кирәге булмагач, үзләренә дә берәү дә кирәкми. Иң күп язган журналист та кирәкми булып чыккан. Ләкин аңларга кирәк, бу мәңге дәвам итмәячәк. Шундый чиккә җитәргә мөмкин — фаш итү бомба кебек шартлар, көрәшне генә түгел, милләтне дә пычратырга мөмкин, — дип яза Алсу Исмәгыйлева.

Тәнкыйть - кәнфит түгел...

«Көрәш — ул безнең асылыбыз» дип сөйләргә, батырларны күккә чөяргә яратсак та, тәнкыйтьне кабул итми көрәш дөньясы. Тәнкыйть кәнфит түгел түгеллеккә, тик бәддога укып, көрәштән читләшүдән генә файда булыр микән? Фәрит Салиховны җиңел юл сайлауда гаеплиләр, икенче яктан карасаң, көрәш дөньясы үзе халыктан читләшмәсә, бу проблемалар да килеп чыкмас иде кебек. Читләшә, читләрне якын җибәрми, авыр сүз кабул итми, тәти сүзләр генә ишетеп, үз дөньяңда гына изрәп йөрүдән нәтиҗә булачакмы соң? Минемчә, юк.

Табигатьтә тигәнәкнең ике төрле чагы була. Берсе коры тигәнәк, икенчесе — юеш. Юеш тигәнәк киемгә шулхәтле берегергә тырыша, тик ахыр чиктә чын күңелдән бу эштән ваз кичә. Юеш тигәнәк ул коры тигәнәк кебек мәңгелеккә эләгеп калмый. Төшеп калган җиреннән алып, кесәгә салып куйсаң гына. Шул җиргә мәтәлеп төшеп калган юеш тигәнәкне гаеплиләр: «Син бит юеш, син бит берекмәдең, син бит төшеп калдың, җибәрмәскә идең» яки «аяк киеменә кереп калып, үз чиратыңны тыныч кына көтеп утырырга идең, син кем булдың, нигә төшеп калдым дип яу чабасың» диләр. Юеш тигәнәк авыррак та була бит әле, җилгә дә аны очыртып йөрүе авыррак бирелә. Ә гаеп кемдә икәне барыбер билгесез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100