news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Журналист Әлмирә Әдиятуллина: «Хәлләр бик әйбәт түгел әле...»

«Интертат»ка интервью биргәндә дә Әлмирә Әдиятллина йөрерлек хәлдә түгел иде.

news_top
Журналист Әлмирә Әдиятуллина: «Хәлләр бик әйбәт түгел әле...»

Журналист Әлмирә Әдиятуллина янына кунакка «Ярдәм» мәчете хезмәткәрләре килгән. «Ярдәм» мәчете үзенең «Инстаграм» аккаунтында Әлмирә апа белән видео урнаштырган. Әлеге видеода Әлмирә апа үзенең кызы Миләүшә белән «Ярдәм» мәчетенә рәхмәт әйтә. 

«Тормыш юлы» акциясе кысаларында ай саен ярдәмгә мохтаҗларга азык-төлек таратыла. Моннан тыш, «Ярдәм» фонды аз керемлеләрне һәм яшәү урыны булмаганнарны кайнар ашлар белән ашатуны дәвам итә», — дип язылган постта.

Әлмирә апаның үзенә шалтыраттык. Ни кызганыч, хәлләре яхшыруга таба бармый икән. «Хәлләр әйбәт түгел, яхшырак түгел әле», — диде ул.

Видеодан күренгәнче, ул һаман да урын өстендә. «Интертат»ка интервью биргәндә дә Әлмирә апа йөрерлек хәлдә түгел иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар