Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әлмирә Әдиятуллина: «Журналистика — ул тегеләй-болай йөрү түгел. Ул тугрылыкны ярата»

Әлмирә Әдиятуллина Илеш районы Сәеткул авылында 1938 елда туган. Ул утыз ел дәвамында хәзерге «Сөембикә» журналында эшләгән журналист.

news_top_970_100
Әлмирә Әдиятуллина: «Журналистика — ул тегеләй-болай йөрү түгел. Ул тугрылыкны ярата»

«Бәхетле гомер кичермәдем»

Әлмирә апа, үзегезне 82 яшьтә дип уйламыйсыздыр да?

Юк инде, уйламыйм да. Менә аякларым авырта әле. Сөякләрем сынды. Майның 27сендә «Ярдәм» мәчетендә егылдым. Барып төштем бит, кызым.

Авырттымы?

Юк, әлбәттә (көлә)… Сынгач, ничек авыртмасын инде?.. Әниең-әтиең бармы, балам?

Әтием генә бар, әнием юк.

Ничә яшьтә идең?

Кечкенә идем. Ә сезнең әти-әниегезнең тормышлары ничек?

Әниең авыргандыр, әй, Аллам. Тормыш булгач, төрле хәлләр була ул, кызым.

Сез үзегез бәхетле тормыш кичердегезме соң?

Юк ла инде, бәхетле гомер кичермәдем. Балачактан ук ятимә булдым. Менә хәзер кызым Миләүшәм бар. Нигә килдең, сора.

Сез гомер буе милләт өчен яшәгәнсез. Җәмгыятьтә дә актив булып, ничек шул ук вакытта гаиләдә дә самими хатын-кыз булып калырга, Әлмирә апа?

Без гаиләдә алты бала идек. Әтием колхозда эшләде. әмма ул авырый иде. Әнием тырышты, ул гына тырышты. Әти сугышка киткәч, әни үзе генә калды. Ул шул кадәрле уңган хатын булган икән.

Беркемгә карамыйча, без 2-3 яшьлек балалар бәрәңгене чистартып, аны турап, шуларны калай табаларга тезә идек. Район үзәгеннән килеп: «Гөлнәзирә апа, сезнең бәрәңгегезне бик мактыйлар. Шуны алырга килдек», — дияләр иде. Алар көн дә бездән киптерелгән бәрәңге алып китә иделәр. Без бала-чага бит инде. «Нишләтәсез ул бәрәңгеләрне?» — дип сорый идек. «Сез әле аңламыйсыз, без аны Югары Яркәйгә алып китәбез. Һәм шул бәрәңгене фронтларга тараталар», — дия иделәр. Мактау ишеткәч, рәхәт иде инде. Шулай эшләп үстек. Сугыш беткәч, әнигә шушы бәрәңгеләр өчен өч метр озынлыкта кызыл тукыма бүләк иттеләр. Әни безнең өчен үрнәк булды! Гомер эчендә шушы әйберне истә калдырырга кирәк: әни — ул гомерлек дус һәм иптәш.

Әтиегез сугыштан әйләнеп кайттымы?

Әти бераздан әйләнеп кайтты, ул инвалид иде. Аяклары, куллары эшләмәде, дер-дер килеп торган бер кулы бар иде. Ул кайтты да озак тормады, бу дөньядан китте. Әни бөтен эшләрдә алдынгы булып эшләде. Әмма моңа карамастан, әниебез нурлы, сөйкемле, чибәр хатын иде. Безнең Фәүз исемле энекәшебез туган иде. Ул чибәр иде! Берәү безгә кунакка килеп, артык сокланып, аңа күз тидерде. Шулай итеп, Фәүзне дә җирләп куйдылар. Берничә айлык чакта үлде ул. Шушы баланың көлеп ятуын һаман да хәтерлим. (Бу сүзләреннән соң Әлмирә апа үзенең бертуганнарын исенә төшерә башлады. Әмма инде хәтере аксый Әлмира апаның, төгәл кем артыннан кем барганын әйтә алмады, кызын дәште. Миләүшә апага да «Земфира» дип бутап әйтте ялгыш).

Әлмирә апа: «Кызым, миннән соң кем туган?»

Миләүшә: «Ирек абый, Әлфирә апа, Филарис абый, Рабис абый, Земфира апа».

Әлмирә апа: «Барыбыз да эшләп үстек. Земфира белән Әлфирә әле һаман да беренчелекне бирмичә, эшли. Безнең барыбызны да эшкә өйрәтеп үстерделәр. Әле аягыма басып йөри алмыйм. Әмма йөри алсам, урамга чыгып, балаларны эшкә өйрәтер идем, дип ятам. Балалар эшкә өйрәтелми бит».

Туган авылыгызга кайтканыгыз бармы?

Ике ел кайтканым юк. Нигезебез саклана, Аллаһка шөкер. Алла боерса, үзем дә терелгәч, кайтачакмын. Ниятем шул.

Мәктәпне тәмамлагач, Казанга киттегезме?

Әле башта фермада эшләдем. Берүземә илле-алтмыш сарык бирделәр. Мин җиденче класста укыйм, ә монда сарык көтәсе…

Күзләремә арпа чыккан иде, аны дәвалый алмагач, күрми башладым. Шуңа күрә мин сигезгә керә алмадым. Әмма соңыннан барыбер тырышып, ун сыйныф бетереп, Казанга килдем.

Казанда укырга кердегезме?

Казанда бер танышым юк иде. Акча кирәк дип, яшелчә базасына грузчик булып эшкә кердем. Бу 1954-1955 еллар. Хәзер укырга керергә исәп бар. Кайда нинди әзерләү курслары бар, шунда йөрдем. Бер кич дәвамында ике-өч чарада була идем. КФУда әзерлек курслары булуын белгәч, шунда керергә тәвәккәлләдем. Беренче елны кердем — немец теленнән «өчле», икенче елны да шулай ук! Нишләтергә кирәк шуны? Укыган да булам, әмма барыбер немец теленнән «өчле» куеп чыгыралар. Берсендә китапханәдә Гайнур Сәлимовна дигән ханым миңа ярдәм итәргә булды. «Менә хәзер бер абыең керә. Шуның белән сөйләшеп карарбыз әле», — ди. Минем укырга керә алмавым турында әйткәч, бу абый миңа үз урынын бирде. Шулай итеп, мин әзерлек курсларына йөри башладым. Шуннан соң менә хәзер бөтен журналистлар укыган КФУның журналистика факультетына укырга кердем. Шушы журналистика факультетын ачканнарын белгәч, бик сөенгән идем. Ә ул немец теленнән имтихан бирүләрен һаман хәтерлим.

Сез бит әле унсигезен генә тутырган кызчык, ә үзегез йөк ташучы булып эшләгәнсез. Оялмый идегезме?

Эшләгән кешегә ярый ул. Көлүчеләр дә бар иде. Миндә оялу юк иде, беркемгә дә карамый идем. Бары тик алга һәм алга! Башта «Совет мәктәбе»ндә эшләдем, соңыннан «Азат хатын»га («Сөембикә») күчтем. «Азат хатын»да утыз ел эшләдем. Соңыннан пенсиягә киттем, әмма кайдадыр эшлисе килә бит. Шулай «Ярдәм» мәчетенә килеп эләктем. Илдар хәзрәт Баязитов мине эшкә алды. Ул елларда Илдар хәзрәт яшь иде әле. 1993 еллар бу. Соңыннан Мәликә ханым килде. Әле дә аларны хөрмәт итәм. Алар көн дә миңа ашарга ризык китерәләр, рәхмәт. «Ярдәм» мәчетендә шул кадәрле акыллы халык. Баязитовта — шаккатмалы акыл. Аларның дәү әтиләре хан заманында Петербургта ислам буенча бик зур кеше булган.

Татар журналистикасында хатын-кызның образы нинди ул?

Хатын-кызның образы татарда бик әйбәт. Тырышлык, үзеңне саклау-яклау кирәк. Журналистика — ул тегеләй-болай гына йөрү түгел. Журналистика тугрыларны ярата. Алай йөрүчеләр дә, тегеләй йөрүчеләр дә күп. Безнең заманда акыллы кешеләр булды, бар һәм булачак. Сезнең заманда да булачак, Аллаһ боерса.

Хатын-кызның гаиләсе дә бар бит.

Кызым, Аллаһка шөкер, гаиләне дә алып бара алдым. Кирәк икән, чыгып киттем Себергә, кирәк икән — Көнбатышка. Бөтен җиргә өлгердем. Ирем тыңлый иде, балаларны да карый иде. Көнләшми дә иде.

Ничә ел бергә гомер иттегез сез?

Рәсих абыең белән 1968 елда өйләнешкән идек. Ул 2008 елда үлде. 50 ел була, димәк. Аны картлык, төрле авырулар алып китте.

Соң кияүгә чыктым дип уйламыйсызмы?

Юк, утызда кияүгә чыктым. Минем өчен бу соң түгел иде. Кызым, әлбәттә, яшьтән сөеп, яратылып кияүгә чыксаң, әйбәт инде. Әмма андыйлар сирәгрәк шул.

Яраттыгызмы?

Юк. Яшь чагында яратып чыгарга кирәк булган. Кеше булсын дип кенә чыгарга кирәкми, нинди анда ярату?!

Артык хискә бирелеп, ярату ялгышка илтмиме?

Анысы да бар.

Сез көчле хатын-кызмы?

Хатын-кыз тырыш ул. Ир-ат әзрәк бирешүчән.

Улыгыз үлгән, Әлмира апа… Бик авыр кичердегезме?

Хатын-кыз көчле булырга тиеш. Бу заманда хатын-кызга көчсез булырга һич ярамый. Мин гомер бакый көчле булдым. Иремнән дә көчлерәк идем. Улым китте, әйе. Үзеңне тынычландыра белергә кирәк. Аллаһка шөкер, кызым бар.

Ничек үлде ул?

Марат улымны 1988 елда югалттым. Бу хәл мине аягымнан еккан иде. Улыма егерме иде, аны ток сугып үтерде. Магнитофон белән ваннага кереп киткән булган, бичаракаем. Улым бик чибәр иде. Тагын бер әйтәм: тырышырга, тырышырга кирәк. Киткәннәр турында хәзер уйлап, йөрәк авырттырып булмый.

Миләүшә апа: «Мин абыемны үлгән килеш күрмәдем. Башкортстанга авылга кайтып киткән идем. Ул өченче август үлде. Күрәсең, абыем минем аны исән килеш истә калдыруымны теләгәндер».

Алинә Айдарова: «Миләүшә апа, сезне татар дөньясында беренче «хиппи» итеп беләләр, әйеме?»

Миләүшә апа: «Каян беләсез? Яшьлек булган инде ул. Унсигез-унтугыз яшьләр иде миңа. Хәзер мин нигә шушы субкультураны сайлавымны сезгә сөйли алмыйм. Гафу итегез, миңа уңайсыз. Әмма мин моны хатага санамыйм. Бу — бары тик минем язмышым».

«Тарихка хыянәт итәргә ярамый»

Әлмирә апа, Сез паспортка фотога төшкәндә, яулыкта төшә алу мөмкинлегенә ирешкән кеше. Бу хакта тулырак сөйли алмассызмы?

Алты суд үттек. Казанның Югары судына да бардык. Анда озын бер эскәмия бар иде. Шунда ипләп ир-атлар утыра. «Нәрсә дип утырасыз?» — дип сорадым, алар эндәшмәде. Безне Казанда кире кактылар да Мәскәүгә барырга булдык. Мәскәү судына язгач, безне чакырдылар. Иртәгә китәм дигән көнне мөселман җәмәгать эшлеклесе Валерия Прохованы искә төшердем. Без аның белән моңа кадәр таныш идек. «Валерия, Мәскәүгә барабыз», — дигәч, ул: «Килегез, көтәм», — диде. Хәзер суд башланды, сораулар бирәләр. Шунда Валерия: «Бернинди сораулар бирергә кирәкми. Сорауларны хәл итәргә кирәк», — диде. Шулай итеп, Россиянең Конститутацион судында без дөреслеккә ирештек. Мәсьәлә хәл ителгәч, бу шатлык никадәр зур булуын беребез дә аңлый алмады! Валерия рухына хәзер дога кылам, рухы шат булсын.

Сайлауларда катнаштыгызмы, Әлмирә апа?

Катнаштык, әлбәттә. Дога да кылдык.

Илештә татарлармы, башкортлармы, әллә инде татарлыгын югалткан башкортлармы? Хәзер халык санын алу да килеп җитә.

Илештә, Яркәйдә татарлар яши дип уйлыйм. Без татарча укыдык. Мин үзем дә татар! Аларны башкорт дип тә типкәлиләр, тегеләй дип тә типкәлиләр. Без типтәр булып, акыллы булып шушы хәлгә ирешкәнбез. Без татарлар булып яшәдек һәм татарлар булып яшибез! Алар үзләренең татар булуларын белсеннәр. Тарихка хыянәт итәргә ярамый. Безнең халык күкәй җыюны да үткән, сугышны да күргән. Халык санын алганда, татар дип язсыннар үзләрен. Ул халык санын алулар дөрес үтсен иде, әмма тиеш әйбер гел үтәлми шул.

Татар теленең киләчәге турында нәрсә уйлыйсыз?

Татар теле әле яшәячәк. Тегендә бутап, монда утап йөрергә кирәкми. Татар бердәм булырга тиеш. Татар татар белән гаилә корырга тиеш. Руска өйләнүләре, кияүгә чыгулары аяныч хәл. Гасырыбызда үзен милләтче итеп санаучылар бар, шулай ук санамаучылар да бар. Телевизордан да сөйләп торалар. Алга таба татар милләте татар булып калачак, Аллаһ боерса. Беребез дә руслашмаячакбыз. Аякларыма баса алсам: «Балалар, татарча гына сөйләшегез әле», — дип өйрәтер идем. Әлегә баса алмыйм.

Телевизор карыйсызмы, Әлмирә апа? Кайсы җырчыларны тыңлыйсыз?

Татарча карыйм. Хәмдүнә Тимергалиеваны яратам. Аның да язмышы әллә ни бәхетле түгел.

Бәхетле гомер кичермәдем, дисез…

Бәхетсезе дә минеке, бәхетлесе дә минеке. Хәзер биш туган калдык, алтау идек. Безнең буын озын гомерле, Аллаһка шөкер!

Яши-яши кешенең тәне, йөзе үзгәрә. Ә күзләрендәге нур барыбер саклана, әйеме?

Күзләремдәге нурым да үзгәрде инде, кызым… Язмыш үзгәртә ул. Рәхмәт, балам. Икенче сөйләшеп торырбыз.

Сөйләшкәндә, Әлмирә апаның куллары гел дерелдәп торды. Бу «тремор» дип аталган авыру икән. Әлмирә апа бик көчле хатын булып тоелды миңа. Бу интервьюга керми калган сүзләр дә булды. Аларын үземнең көндәлегемә язып куйдым. Берничә тормыш кагыйдәсен әйтте ул миңа. Һәм бик күп тапкыр: «Тырыш булырга кирәк», — дип кабатлады. Әлмирә апа гомере буе тырыш һәм көчле булган хатын-кызларның берсе. Без аңа ихластан сәламәтлек телибез.

Әлмира Лотфулла кызы Әдиятуллина, (Әлмира Сарьяз) — Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. 1938 нче елның 8 нче июлендә Башкортстан АССРның Илеш районы Сәеткол авылында туа. 1965 елда Казан дәүләт университетын тәмамлый.

«Совет мәктәбе», «Азат хатын» журналларында, «Бәйсезлек» газетасында журналист булып эшли. Татарстан Республикасы Диния нәзарәтендә матбугат эшләре җитәкчесе (1994-1998). Татар иҗтимагый үзәгенең Солдат ата-аналарын яклау комитеты рәисе. 1997 елдан «Мөслимә» журналы баш мөхәррире. Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте карамагындагы Мөселман хатын-кызлар ассоциациясе рәисе.

Татар телен һәм мәгарифен, ислам динен яклаган мәкаләләре республика басмаларында даими чыгып бара.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100