Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Журналист Фәрит Салихов: «Татарстанда көрәшчеләр калмаган икән бит»

Көрәш темасын яктыртучы Фәрит Салихов инстаграмга көрәш турында үз фикерләрен язган.

news_top_970_100
Журналист Фәрит Салихов: «Татарстанда көрәшчеләр калмаган икән бит»
Рамил Гали

«Сабан туенда булып килдем. Көрәшчеләр калмаган икән бит! Татарстанда 15 мең кеше көрәш белән шөгыльләнә, дибез. Һәр районның 15 авылында бер үк көндә Сабан туе уза дисәк тә, авыл саен кимендә 25 көрәшче (игътибар: шөгыльләнә торган!) мәйданга чыгарга тиеш. Мин күрмәдем!

Тагын бер гаҗәп әйбер: көрәшергә кеше юк, ә шул ук вакытта әти-әнисе бер үк районнан чыккан үсмер көрәшчене шул район Сабан туена көрәшкә кертмәгәннәр! Ул бала кайда бил алышырга тиеш? Һәм мондый очраклар кабатланып килә.

Сабан туеның йөзек кашы булган көрәше дә бетеп бара! Ә без дөньяга чыгарыйк, дибез. Халык зары бу!

Җәмәгать! Көрәш өчен җанатабыз икән, түрәләр белән бәлеш ашасак та, халыкка да кушылып җырлыйк әле! Мин беренче куплетын башкардым! Бәлеш ашамасагыз, җырлаганда сулыш алуы иркенрәк», — дигән үткен телле Фәрит.

Пост астында берничә комментарий да бар.

«Көрәш - катлаулы спорт төре. Теләсә кайсы егетнең йөрәге дә, көче дә җитми. Шуңа бәлеш ашаучылар күбрәктер инде», — дигән берсе.

Икенчесе тагын да кызыграк әйбер язган. "Фәрит абый, әле көрәшеп алган тәкәнең яртысын сорыйлар. Чит авылга бил алышырга керткән өчен. Әле бу да чик булмады. Бүтән авылда яртысын түгел, бөтене белән талап алдылар. Янәсе, иганәчеләрне сыйларга, шашлык кыздырырга. кит моннан, хәзер көрәшче авыл күрке түгел, шут гороховый», — дигән.

  • Фәрит Салихов көрәштән китә: «Пычраклык, әшнәлек, гаделсезлек мәҗбүр итте»
  • Фәрит Салихов көрәш журналистикасыннан китә: «Хуплау булмады, аяк чалучылар күп иде»

Фәрит Салиховның туган авылындагы Сабан туеннан соң куйган «Батыр асты» дигән язмасы да игътибарны җәлеп итә.

«Батыр асты. Көрәшеп караганнар бу төшенчәнең асылын да, кәефне ни дәрәҗәдә кыруын да яхшы аңлар. Быел шундый хисләрне 7нче тапкыр кичердем. 40ка җиткәч кәеф кырылмый икән, сөендерә генә. Үз авылыңда 55, 60 һәм, ниһаять, 70 килолы гәүдәң белән 90-100, хәтта 120 килолы пәһлеваннарга 7 тапкыр каршы чыгып карау үзе бер батырлыктыр. Батыр асты калсаң да», — дип язган Фәрит.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100