Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фәрит Салихов көрәштән китә: «Пычраклык, әшнәлек, гаделсезлек мәҗбүр итте»

Журналист үзенең көрәш белән саубуллашуы турында язган.

news_top_970_100
Фәрит Салихов көрәштән китә: «Пычраклык, әшнәлек, гаделсезлек мәҗбүр итте»
https://www.instagram.com/salihfm777/

Көрәш темасын яктыртучы журналист Фәрит Салихов үзенең көрәштән китүен хәбәр итте. Бу хакта ул инстаграмда язган.

«Мин көрәштән китәм… Дөрес, сөлгене кадакка элгәнгә дистә еллаптыр инде. Бу юлы көрәш дөньясы ишеген тулысынча ябарга булдым.

Мәҗбүр иттеләр. Андагы пычраклык, әшнәлек, гаделсезлек мәҗбүр итте. Нидер тамырдан үзгәрми торып, мине ул төпкә сөйрәүче баткаклык тирәсендә күрмәссез. Нәрсә мәҗбүр итүен тәфсилләп язармын әле. Бәлки гадел җыр башкаручы берәр хезмәттәшемә сөйләрмен.

Тешне кысып көрәшкәндә җиңеп булганын келәмдә исбатлаган бар иде, әмма тормышта гаделсез системага каршы барганда теш кысу да ярдәм итми.

Көрәшче дуслар белән хушлашмыйм, көрәш белән генә саубуллашам!» — дигән ул.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100