Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Журналист Алинә Айдарованың туе булды

«Алинә сүгеп язмаган артистлар килә», - дип шаяртты Булат Бәйрәмов.

news_top_970_100
Журналист Алинә Айдарованың туе булды

Уникенче айның уникенче көнендә журналист Алинә Айдарованың туе булды. Алинәнең йөрәген яулаган егетнең исеме — Илназ, үзен күрсәтергә ярамый, күз тидерүегез бар.

Кунакларны Айгөл Зәйнуллина һәм Иркә Гайнемөхәммәтова музыка коралларында уйнап каршы алды. Барлык кунаклар да җыелып беткәч, гаиләне теркәү тантанасы булды. Кичәнең ул өлешен Гөлназ Сәфәрова алып барды. Кунаклар каршына Илназ чакырылды, аннан соң әтисе белән ак күлмәкле кәләш чыкты. Илназ белән Алинәнең бер-берсенә биргән вәгъдә сүзләре яңгырады, ә үзләре кулга-кул тотынышып, күзләрен йомып шушы хисне, шушы моментны һәр күзәнәкләре аша үткәреп, истә калдырырга тырыштылар. Балдаклар киелде, имзалар куелды, «ир белән хатын дип игълан итәм» сүзләре яңгырады. Ура!

Гөлназ микрофонны кичәне алып баручы Булат Бәйрәмовка тапшырды. Барлык кунаклар яшь парны котлаганнан соң, килен төшерү булды. Мендәр, бал, май, күмәч, түбәтәй, яулык — барысы да тиешенчә. Алып баручы мендәрдә сикереп карарга да киңәш итте. Алинә тыпырдап биеп тә алды инде.

Булат Бәйрәмов йолдызлар яңгыры булачагын кисәтеп куйды, «Алинә сүгеп язмаган артистлар килә», — дигән булып шаяртып та куйды әле. Сибәләп кенә китмәде ул яңгыр, коеп яуган кебек булды. Югыйсә, туй көне «Болгар радиосы» Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы белән туры килгән. «Пирамида» белән банкет залы арасында йолдызлар сукмагы салынды ул кичне.

Җырчылар турында сүз башлаганчы, кичәнең иң дулкынландыргыч моменты турында язасым килә. Менә экранда кызыл күлмәкле кап-кара күзле кечкенә кызчык җырлап йөри, янында әнисе, камера артында әтисе тавышы. Менә ул әтисе итәгенә утырып, торттагы шәмне өреп сүндерә… Аннан соң Алинә шигырь сөйләде. Башта ул әтисенә мөрәҗәгать итә: «Әти генә түгел безгә, әни булдың…», ә соңыннан әнисенә: «Әнкәй, ишетәсеңме? Сиңа дәшәм. Сизеп торам, барысын күрәсең…»

Юк, еламый мөмкин түгел иде. Чабып барып кочаклыйсы килде, тик аның янында терәк булырдай кешесе бар инде. Әти белән кыз биегән вакытта да, тиз генә тынычланып булмады, күз яшьләре ирексездән тәгәри бирде. Нәкъ Алинәчә, күңелнең иң яшерен почмакларына керде.

Ә хәзер йолдызлар яңгыры турында. Инстаграмда куйган сторисларга: «Син нинди концертта?», «Бу кадәр җырчы каян җыелган?», «Милли премиягә бардыңмы?» дигән сораулар яза башладылар.

Кемнәр чыгыш ясады соң? Кичә башында Dj Айзат Залилов, «Яңа йолдыз» проекты катнашучысы Булат Билалов һәм алып баручы үзе җырлар башкардылар. Калганнарын исемлек белән генә бирәм:

Нәфкать Нигъмәтуллин

Люция Мусина

Зәйнәб Фәрхетдинова

Эльвира Хамматова

Илмира Нәгыймова

Римма Никитина

Винарис Ильегет

Чулпан Йосыпова

Айдар Рәкыйпов

Рифат Зарипов.

Кәләш Эльвира Хамматовага кушылып үзе дә җырлады. Рифат Зарипов чәчәк букеты белән йөгереп кергәнче, Булат Бәйрәмов аны Винарис белән чагыштырып та алды әле. «Ул биш булса, бер Винарис чыга», — ди.

Чыгышларыннан соң җырчыларның һәрберсе яшь парны котлады, бәхет теләде. «Киләчәктә дә шатлык белән тулы кәсәләрдән генә бәхетегезне эчегез, мәхәббәтегез ташып торсын», — дигән теләген җиткерде Зәйнәб Фәрхетдинова.

Чулпан Йосыпова Алинә белән ике еллап дус булуларын, тик ул дуслыкның ничек башланып китүен хәтерләмәүләрен сөйләде. Рифат Зарипов Алинә белән интервьюда танышкан: «Алинә миннән интервью алырга килгән иде, ә мин үзеннән интервью алдым», — дип искә алды ул.

Туганнар котлаган арада гына ашап алырга вакыт булды диярлек. Җырчы чыккан саен, бөтен кеше, шул исәптән яшь пар да биергә чыкты. Римма Никитина: «Зажжем, мои хорошие?» — дип килеп чыккач, тагын да дәрт артты. Җырчы хәтта чишенә дә башлады, туфлиларын салып ыргытты... Туй уртасында Алинә дә кыскарак күлмәк белән кроссовки киеп чыкты, ул тагын да рәхәтләнеп биеде.

Соңыннан Динә Закирова скрипкада уйнады. Җиде сәгать үтте дә китте. Булат Бәйрәмов сүзләренчә, Алинәнең хәзер генераль директоры, баш мөхәррире, хуҗасы — барысы бер кеше — Илназ. Соңыннан яшь пар килгән кунакларга, оештыручыларга рәхмәт сүзләрен әйттеләр.

Туйда мин дә булдым, бал, чәй эчтем. Кәләш букетын тотарга чыккан идем, анысы булмады, алай да тәмле торт ашап кайттым.

Без дә яшь парга бәхет телибез! Бер-берегезнең бәхете өчен яшәгез, яшьнәгез! Сөегез, сөелегез!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100