Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Журналист Алинә Айдаровага кияүгә чыгарга тәкъдим ясаганнар

Алинә журналист буларак әңгәмәдәшеннән һәрвакыт күбрәк мәгълүмат алырга тырышса да, үзенең шәхси тормышын сөйләргә бик яратмый. Бәхет тынычлыкны ярата, ди ул. Бүген журналист кыз сөенечле хәбәре белән уртаклашты.

news_top_970_100
Журналист Алинә Айдаровага кияүгә чыгарга тәкъдим ясаганнар
Алинә Айдарова

«Беркем дә минем тормышымны белми, беркемнең дә минем урынымда булганы юк. Аллаһы Тәгаләдән ихластан үз кешемне сорадым.

Әйе, бүген янымда ышанычлы кешем бар. Аллаһыма безне таныштырганы өчен мин рәхмәтле. Тәкъдим ясавы да бик көтелмәгәндә булды.

Ул мине эштән килеп алды, дус егете белән күрешәсе бар, ди. Минем Чаллыга кайтасым бар, ул күрешү озак вакытны алыр дип кәефем төште. «Казан» гаилә үзәге янына килеп туктадык, дус егете баласы белән анда йөри имеш. Машинадан чыктым, ул миңа нидер әйтте, ә мин игътибар итмәдем, чөнки карашым белән дус егетен эзли идем.

Ул тезләнде һәм миңа йөзек сузды, мин ни сораганын да хәтерләмим. Берни аңламаганнан артым белән борылып бастым, аннан соң гына тәкъдимен кабул иттем. Безнең яндагы егетләр фотога төшерә башлады. Ул аның дуслары булып чыкты. Алар тартмадан шарлар алып бирделәр. Тартманың тышына да: «Миңа кияүгә чык», — дип язылган иде, ә мин аңа игътибар да итмәгән идем. Шуннан соң без Чаллыга кайттык һәм мин ярты юлны узгач кына, барысын да аңладым.

Ул, әле без йөрмәгәндә дә, шаяртып кына: «Өйләнәм мин сиңа», — дигән иде. Ышанмый идем, әлбәттә. Әмма бүген мин официаль рәвештә аның булачак кәләше. Һәркемгә дә тигез мәхәббәт, гаилә тынычлыгы телим», — дип сөйләде Алинә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100