«Жәлләсәм дә атам»: аучыларны гөнаһсыз җәнлеккә атарга нәрсә мәҗбүр итә?
Кибет киштәләре ит белән тулып торган заманда кешеләр ауга нинди максат белән йөри?
Аучыларны күпләр өнәп бетерми. Чөнки аучы ул — кораллы кеше. Ир-атлар мылтык-фәлән күтәреп йөрүче яныннан читтәрәк торуың яхшы дип уйласа, хатын-кызлар аучы артыннан юлы уңмаса иде дип, «изге» теләкләрен теләп кала.
Корал хайваннарны гына түгел, кешеләрне дә сагаерга мәҗбүр итә шул. Хуҗасы бәлки алай ук мәрхәмәтсез дә түгелдер аның, ләкин аучы янәшәсендә үз-үзеңне саклау инстинкты уяна димме?
Авылда яшәгәндә күршебез Нурания апаларга бер аучы килеп йөри башлады. Юра абый кыш көне безнең якларда аучылык иткәндә авыл кырыеннан агучы Сон елгасына төшкән. Бозлы судан көч-хәл белән чыгып, беренче очраган йортка барып кергән. Авыл халкы киң күңелле була бит ул. Нурания апаның да төнге юлчыны кызгануы куркуга караганда өстенрәк чыккан. Чәйләр-мәйләр белән сыйлаган, кундырып та чыгарган үзен.
Әлеге хәлдән соң безнең урманнарны әйләнгән вакытта Юра абый Нурания апаларга гел сугыла башлады. Мыек астыннан елмаеп сөйләшсә дә, ап-актан киенгән, аркасына көпшә аскан аучыга без һәрвакыт куркып карый идек. Башта авыл тынлыгын ярып аткан мылтык тавышы күңелне шомландыра. Кичкә таба канлы җәнлек өстерәгән аучы үзе дә кайтып керә.
Борынгы заманнарда кеше ризык юнәтү, гаиләсен, кабиләсен, ыруын тукландыру максатыннан аучылык иткән. Ауга ир-атларның иң уңганнары, иң көчлеләре йөргән. Шул рәвешле, кулына корал алып, кеше ач үлемнән һәм салкыннан котылып калган.
Ә бүген, һәр кибет киштәсе ит белән тулып торган заманда, тере җан иясенә мылтык көпшәсен төбәү нинди максаттан башкарыла соң? Аучылык бүген дә чын ир-егетләрнең җитди һөнәреме? Әллә инде, буш вакытларын кая куярга белмәгән, акча диңгезендә коенучы «мажор» балалары өчен күңел ачу чарасымы?
Әлеге язманы әзерләгәндә социаль челтәрләрдә аучыларның табышлары белән төшкән бихисап күп фотоларына юлыктым. Фотоларга лайк куючылар һәм «во» смайллары калдыручылар да җитәрлек. Сунарчыларның «мин аттым!» дигән эчтәлекле фотоларын киң интернет-аудиториягә тәкъдим итүләре әхлакый рамкаларга сыямы?
Кыргый җанварларның гомерен өзү һәм итен ашау гөнаһ саналмыймы? Динебез сунарчылыкка ничек карый?
Бу язмамда әлеге күпсанлы сорауларга җавап табарга тырыштым.
«Кондыздан тушенка, казылык ясыйм, койрыгын ыслыйм»
Наил Шаһиев — Түбән Камадан. Һөнәре буенча геодезист. Ирекле аучы. Кулына мылтык алганына өч ел.
Наил, аучылык белән ничек шөгыльләнә башладыгыз?
Бу сорауга төгәл генә җавап бирү дә кыен. Әлеге эшкә бик хирыс кеше белән танышудан башланды кебек кызыксынуым.
Ауга үзегез генә йөрисезме, компания беләнме?
Төрлечә. Мәсәлән, кондыз, бурсык ауларга, гадәттә, үзем генә йөрим. Ә тояклыларга инде төркем булып оешып чыгып китәбез. Анда үзең генә булмый. Бөтен кыргый хайваннар арасыннан өстенлекне кондызга бирәм. Аны аулау үзенчәлекле. Ниндидер бер аерым кәеф аласың.
Аучылык — сезнең өчен күңел ачу чарасымы?
Ул минем өчен үзенчәлекле хезмәт. Ит кирәк икән, теләсә-кайсы кибеткә кереп, сатып алырга була. Ә аучылык иткәндә син ул итне эшләп табасың. Аучылык әле ул килдең, капкан куйдың яки аттың да, кайтып киттең түгел. Ул җентекләп әзерләнүне сорый. Шул ук кондызны алсак, аңа ау сезоны 1 октябрьдән башлана. Ләкин син инде җәй көне җиләккә барганда, мунчага себерке әзерләгәндә үк кайсы урыннарның перспективалы, кайсыларының артык уңышлы күренмәвен билгеләп, караштырып йөрисең.
Сез Татарстан кысаларында гына аучылык итәсезме?
Нигездә, Татарстан буенча. Сирәк кенә Оренбург өлкәсенә бурсыкка баргалыйм. Бер тапкыр Киров өлкәсенә чыктым.
Табышны нишләтәсез?
Минем, аучы буларак, үз принцибым бар. Әгәр син сунарчылык итә башлагансың икән, ядрәң тигән җәнлекнең ите юкка сарыф ителергә тиеш түгел. Мин шуңа күрә көзге кыр үрдәкләрен ауламыйм. Чөнки этем юк. Эттән башка атылган үрдәкне табып алуы бик кыен. Әгәр җан иясен атканмын икән инде, мин аны тулысынча эшкәртергә дә тиеш. Бу шәхси кагыйдәләрем. Тагын шул ук кондызга әйләнеп кайтсак, бездә аның аяклары һәм эчәкләре генә үтилгә китә. Тиресен фабрикага тапшырам. Итеннән тушенка, казылык ясыйм. Таныш-белешләргә өлеш чыгарам. Койрыгын ыслыйм.
Кыргый хайваннарның итендә специфик ис һәм тәм була, диләр…
Бәлки бардыр. Мин гап-гади итеп әзерлим һәм ашыйм. Ул турыда артык уйланып торганым юк.
Гаиләгезне дә сыйлыйсыз, димәк?
Юк. Аучылык минем гаиләмне туйдыру ысулы түгел. Алар кыргый хайваннарны жәллиләр. Гаиләмдә алып кайткан табышны үземнән башка ашаучы юк.
Ауда кешене нинди куркыныч сагалап торырга мөмкин?
Иң беренчесе — компания белән эшләгәндә аучылар гап-гади куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмиләр. Махсус билгеләнгән линиядән эчкә кереп аталар. Бер-берсенә тидергән вакытлары да булгалый, диләр. Аллаһка шөкер, үземнең дус-ишләрем арасында андый бәлаләргә таручылар булганы юк.
Яраланган хайванның аучы өстенә килгән очраклары турында да беләбез. Күптән түгел бер иптәшем пошиның яралы килеш туп-туры үзенә һөҗүмгә килүен сөйләде. Хайван аучы белән араларында берничә метр калгач кына егылган. Аңа дүрт тапкыр атарга туры килгән.
Аучылык — байлар шөгыле, диләр. Үзегезнең сүзләр белән әйтсәк, бу «хезмәткә» акча күп китәме?
Аучылык — арзан шөгыль түгел. Азмы-күпме дәрәҗәдә чыгымнар сорый, шулай да күтәрмәслек зур акчалар кирәк димәс идем. Мин, мәсәлән, үземне байлар исәбенә кертмим. Мөмкинлегем бар икән — ауга йөрим. Бер генә яшибез бит, акчаны үзең белән теге дөньяга алып китеп булмый.
Ау өчен рөхсәтне күбрәк гомуми аучылык хуҗалыкларыннан алырга тырышам. Безнең Түбән Кама районында биш аучылык хуҗалыгы бар. Шуларның дүртесе — шәхси хуҗалык җирләре, берсе дәүләтнеке санала. Шәхси хуҗалыклар — бик зур башлыклар һәм җитәкчеләрнең территорияләре. Алар, сунарчылык итүгә рөхсәт бирүдән тыш, үз җирләрендәге хайваннарны кайгыртуны, баш саннарын контрольдә тотуны да үз өсләренә алалар, азык аз чорда ашаталар. Кайберләре бу эшләрне гадел башкара, ә кайберләре күз буяу белән шөгыльләнә.
Дәүләт аучылык хуҗалыгы белән шәхси хуҗалыкта ауга рөхсәт бәяләре бик нык аерыла. Мәсәлән, дәүләт хуҗалыгында кондызга аучылык итү 650 сум, шуңа өстәп баш саны өчен 60 сум салым түлисең. Ә шәхси хуҗалыкта кондызга юллама алу 2500 сумга төшәчәк. Тояклыларны карасак, шәхси хуҗалыкларда кабанга рөхсәт 10 меңнән 30 меңгә кадәр, пошига 45 меңнән 50 меңгә кадәр.
Шәхси хуҗалыклар хайваннарның баш санын яшерәләр, үз аучыларыннан тыш, башкаларга сунарчылык итәргә мөмкинлекләр ачмыйлар дигәнне ишетергә туры килде.
Татарстанда андый нәрсә белән очрашырга туры килгәне юк. Тояклыларны ауларга без күбесенчә шәхси хуҗалыкларга йөрибез. Оренбург өлкәсендә байбакка рөхсәт алу белән проблемалар булган иде. Башка өлкәдән килгән аучылар булгач, безгә юллама сатарга теләмәделәр.
«Жәлләсәм дә атам»
Ауга барганда курку хисе буламы? «Бәлки бу минем соңгы көнемдер», — дип уйлаганыгыз буламы?
Кыргый хайван белән күзгә-күз очрашу курку хисе тудырмый калмый. Ләкин үлем турындагы уйларга бирелгәнем юк.
«Аучылык» сүзе «үтерү» сүзе белән янәшә тора… Бу турыда ни әйтерсез?
Мин моны үтерүгә санамыйм. Дөрес, хайваннарның мылтыгы юк, аучы белән хайван төрле, тигез булмаган шартларда көрәшәләр дип сөйләргә яраталар. Ләкин болай дип бер тапкыр да ауда булмаган, үзе ау процессында катнашмаган кеше генә әйтә ала. Бер генә хайван да үзен атсыннар дип көпшәгә каршы чапмый. Ул төрлечә качып котылырга тырыша. Пошига ау сезоны октябрьдә башланып китә. Ә компаниянең табыш артыннан бушка өчәр ай йөргән вакытлары була. Мылтыклар корылган, ядрәләр әзер, ләкин хайван юк, юлга чыкмый. Шуңа күрә аучы җәнлекләрне салкын кан белән үтерә димәс идем. Бу — хезмәт. Безнең аучылар телендә аттым дип тә сөйләшмиләр хәтта. Таптым, алдым, эзенә төштем, диләр. Уңышлы, җиңел ау бик сирәк була ул.
Бер гөнаһсыз җан ияләренә мылтык төбәгәндә жәлләмисезме?
Жәллим, әлбәттә, барысы да кызганыч…
Алайса ник атасыз?
Жәлләсәм дә атам инде…
Аучылар аткан табышлары белән фотога төшеп, интернетка куярга яраталар икән… Кешеләрнең мондый фотоларга карата мөнәсәбәте нинди?
Әле миңа бер тапкыр да начар комментарий язганнары булмады. Шул ук интернет киңлекләрендә игътибар иткәнем булды. Бер кыз аучының табыш белән төшкән фотосы астында «газаплаучы ерткыч» дип комментарий калдыра. Икенче фотода шул ук кыз ресторанда матур итеп бизәп китерелгән поши итенең тәмле булуы турында язып, пешекчене мактый. Кешенең фикерләү сәләте тар дияргәме моны?
Әгәр сез ит ашыйсыз икән, ул сыерның кайда да булса «үтерелгән» яки суелган булуын истә тотыгыз. Теләсә нинди итне сатып алып, аны әзерләп, сез аучыларга теләктәшлек белдерәсез.
Социаль челтәрләрдәге соңгы фотогызда бик зур поши башы белән төшкәнсез. Безгә дә мактанасызмы?
Әйе, Минзәлә районында компания белән табып алдык. Шаккатмалы җиңел ау булды. Беренче загон вакытында ук кулга төште.
Интернетта «аучы этикасы» дигән төшенчәгә юлыктым. Аучыларның беркая да язылмаган этика кагыйдәләре бар икән. Аны бозган өчен штраф та, башка җәза да булмаячак. Бу иң элек әхлакый, ягъни аучының күңелендә яшәргә тиешле закон. «Ау этикасы — табигатьтә үз-үзеңне тоту нормаларының, кыргый хайваннарга карата билгеле бер шартларның үтәлеше ул» диелгән анда. Шул турыда сөйләгез әле безгә.
Бүгенге көндә бу кәгазьдәге хәрефләр генә. Бу кагыйдәләрне үтәргә кирәкле очрак килеп чыкканда, кешенең үз ихтыяҗлары һәрвакыт беренче планга чыга. Ул этиканы үтәүчеләр барлыгы ун кешедер, шуннан да артык түгел. Мәсәлән, компания белән аучылык иткән вакытта да кемнеңдер комсызлыгы, кемнеңдер яшерен хисләре, кемнеңдер бөтенләй дә ерткыч булуы ачыклана. Итне бүлгәндә гадел бүлмәүчеләр яки ялгыз аучы аткан җәнлекне алданрак барып өлгергән башка аучы күтәреп алып киткән вакытлар була. Элегрәк, бәлки, бу этика кагыйдәләре эшләгәндер. Хәзер юк. Кешеләр дә, дөньясы да үзгәрде.
«Хәзерге аучылар пошидан боланны аермый»
Валерьян Малов Мамадыш районы Владимир авылыннан, «Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәге» белгече. Мамадыш һәм Балык Бистәсе урманнарын үз эченә алучы Мишә буе тыюлыгында эшли. «Инде 30 елга якын табигать белән берлектә яшим», — ди ул үзе турында.
Валерьян Малов аучылык хуҗалыгында хайваннарның яшәү мохитен саклау, аларның үрчемен арттыру, шул ук вакытта табигый балансны да контрольдә тоту буенча зур эшләр алып барылуын сөйләде. «Ел саен безнең инспекция 1 гыйнвардан 1 мартка кадәр үзебезнең мәйданнардагы хайваннарның тыгызлыгын исәпли. Шуннан чыгып, ничәсен ауларга мөмкин булуы турында нәтиҗә чыгарыла. Моннан тыш, кыргый хайваннарга вакциналар таратабыз. Азык табу кыенлашкан чорда, аларны ашату оештырыла — печән, тоз бирәбез», — ди ул.
Мамадыш урманнарының аучылык мәйданнары иң кыйммәтледән санала. Ресурслары да күп төрле — куян, кабан, поши, төлке. Ә менә бүреләр бу якларда сирәк була икән. Валерьян Малов сүзләренчә, аларны Нократ елгасының өске ягында гына очратырга мөмкин. Ә безнең урманнарга, гадәттә, кыш айларында азык эзләп килеп чыгалар.
«Аның каравы, бездә аю бихисап. Аю - Кызыл Китапка кертелгән җәнлек. Шуңа күрә аны аулау тыела», — дип күңелен биреп сөйли Валерьян Малов. Хәтта бер мәлдә аучы белән түгел, ә хайваннар белән кызыксынучы һәм аларны саклаучы зоолог белән сөйләшәм кебек тоелды.
«Хайваннарны атуның үз вакыты бар. Җәй-яз айларында була торган үрчем чорында, баласын үстергән вакытта атмыйбыз. Чын аучыда кызгану хисе булырга тиеш. Ләкин атмыйча да булмый бит. Мәсәлән, төлкене атмыйбыз икән, котыру чире таралырга мөмкин, кабанны атмыйсың икән, Африка чумасы үрчүе бар. Чама белән 1 мең га мәйданда — 9-10 поши, 15-20 кабан йөрергә тиеш. Шуннан да артып китә икән, алар урманнарга зур зыян сала», — ди ул.
Валерьян Маловны бүгенге көндә чын аучыларның бик аз калуы борчый. «Элек аучы булыр өчен егетнең армия хезмәтендә булуы төп таләп иде. Шуннан соң син тәҗрибәле сунарчы кул астында өч ел стажировка үтәсең. Ул сиңа яхшы рекомендация язып тапшырганнан соң гына законлы аучы булып эшли аласың. Ә хәзер исә теләсә кем кулына корал күтәреп урманда йөри. Бүген поши белән боланны аермаган аучылар да бик күп. Кайберәүләр ана җәнлек белән ата җәнлекне танымыйлар.
Әле корал йөртергә рөхсәтне 16 яштән бирә башлаячаклар, дип ишеттем. 16 яшьлек сабыйның кулына мылтык тоттырсыннар әле. Нәрсә булачак… Башка сыймаслык.
Бүген аучылык — байлар өчен вакыт үткәрү ул. Хәзер бөтенесен акча хәл итә. Кабатлап әйтәм — хобби түгел. Хобби булса, алар ауның нәрсә икәнен аңларга тырышырлар, нечкәлекләрен өйрәнерләр иде.
Валерьян Малов та бүгенге аучыларның ит артыннан йөрмәвен искәртте. Алай да, үзләре кабанны аулагач, бавырын кыздырып ашыйлар икән. «Машинада һәрвакыт газ плитәсе йөртәбез. Кабанны ату белән эч маенда суганлап, борычлап кыздырабыз. Йөрәге белән үпкәсен дә турап салырга була. Аның чирлеме, юкмы икәнлеге бавырның тышкы кыяфәтеннән шунда ук күренә инде. Тәҗрибәле бит без хәзер, күп йөргән», — ди ул.
«Тракторчының куян куып йөрергә вакыты юк»
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты Апас бүлекчәсендә баш белгеч Рифат Гәрәев тә тәҗрибәле аучы.
«Мин аучылык белән 1998 елдан бирле шөгыльләнәм. Анда бит җәнлек атарга түгел, ял итәргә дип барасың инде. Ничектер бушанып кайтасың, дуслар белән очрашасың.
Сунарчылык серләренә танышым - Малик абый өйрәтте. Гомер буе аучы булды ул, хәзер дә исән. Дөрес, мылтыкларын тапшырды инде. Мин Малик абый белән бик дус булдым. Ул мине дә аучылыкка үз артыннан алып кереп китте, бөтен нечкәлекләренә төшендерде.
Әй, рәхәтләнеп, бөтен урманнарны әйләнеп йөрергә яратам. Безнең урманнар аучылык ресурсларына бик бай. Безнең якларда кабанга аучылык киң таралган. Компания белән бер линия алып, җыйнаулашып аулыйлар. Гомумән, аучылар алар төркем-төркем булып берләшергә яраталар. Мәсәлән, бары тик куян белән генә кызыксынучылар була. Аларның үз коллективлары. Кайберәүләре бары тик кош-кортка гына аучылык итә. Ул куян артыннан да чабып йөрми, аны кабан да җәлеп итми. Бары тик сезон вакытында каз-үрдәк кенә аулый. Үз гомерендә бер кош та атып карамаган аучылар да була, мәсәлән, бары тик поши белән генә шөгыльләнә. Һәр төркемнең үз кызыксынулары, үз аралашу темасы була. Шуңа алар араларына башкаларны кертергә бик яратмыйлар. Кабанга аучылык итүчеләр, гадәттә, лайка токымлы этләр үрчетәләр. Бу шулай ук бөтен аучы өчен дә кызыклы түгел.
Мин үзем хәзер алай компанияләргә кушылып йөрмим. Дөресен генә әйткәндә, мине бик кушасылары да килми. Мин бит хәзер саклаучы ролендәге аучы. Безнең аучылык хуҗалыгы җирләре 94 га тәшкил итә. Шул мәйданнарда, мәсәлән, бары тик 94 кенә төлке булырга тиеш. Кайсыдыр якларда артып китүләрен хәбәр итсәләр, үзебезнең егерьлар ауга керешә.
Безнең биш егерьлык участогы бар. Аларда биш ашату урыны оештырылган. Менә тиздән кабаннарга печән кертә башлаячакбыз. Чөнки кар яту белән урманда ризык табу кыенлаша. Кыргый хайваннар өчен инде 30 тоннадан артык азык әзерләп куелган», — дип сөйли Рифат Гәрәев.
Хәзер ит өчен аучылык итүчеләр юк инде. Бүгенге аучылык — ул ял итү. Хәтта рөхсәт кәгазе дә шул исем астында бирелә. Бүгенге көндә гади халыкның, мәсәлән, авыл ир-атларының ауга йөрергә вакыты юк. Тракторчы көне буе эшләгәннән соң, ауга барып ял итәм дип йөрми бит инде. Иң яхшысы, диванга сузылып телевизор карый ул. Ауга күбесенчә хәлле кешеләр килә. Аларның аэрочаналары миллион ярымлык, машиналары аннан да артыграк, мылтыклары 300әр меңлек. Менә шуларны бер-берсенә күрсәтеп, мактанышалар. Бер-берсен уздырырга тырышалар», — ди Рифат Гәрәев.
Рифат Гәрәев аучылыкның куркыныч кәсеп булуына да басым ясады. «Аеруча төркемле ау хәтәр. Гадәттә, төркемдә ун кеше булганда бишесе ату линиясендә сакта кала, бишесе җәнлекне куарга кереп китә. Загонга кереп киткән аучыларны, кабан яки поши белән бутап, атып үтерүләре дә бар. Шуңа күрә киләсе елның 1 гыйнварыннан аучылык итү өчен таләпләр катгыйлана. Сунарчылар барысы да яктырткыч киемнән булырга тиеш. Әгәр махсус киемне кимәгән икән, ау таләпләре бозылган булып санала, аны штрафка тартырга мөмкиннәр. Андый төркемле ау вакытында һәрвакыт бер тәҗрибәле егерь катнаша. Ул бөтенесенә дә куркынычсызлык техникасына кул куйдыра, кагыйдәләрне аңлата. Шуңа да карамастан, бәхетсезлек очраклары гел булып тора», — дип сөйләде Рифат Галиев.
«Аучы чик-чама хисен онытырга тиеш түгел»
Рифат абыйның беренче тапкыр бүре белән күзгә-күз очрашуы гомерлеккә исендә калган.
«Минем яшь вакыт. Малик абый белән иртән урман буйлап барабыз. Карыйм, каршыма бер эт килә. Малик абый: Ат тизрәк, бүре бу», — ди. «Юк. бүре түгел бит, Рим абыйның лайкасы бу», — дим. Ул вакытта умарталыкта Рим исемле абый эшли иде. «Бүре бит, ат инде», — ди Малик абый. Мин һаман сүз көрәштерәм.
Атмадым. Борылып карасам… Безнең арттан тагын бер бүре бара икән… Шулай итеп, бүреләр безгә, без аларга тимәдек. Тыныч кына кырыебыздан узып, урман эченә кереп югалдылар. Бүре башлап кешегә үзе һөҗүм итми. Бик ач вакытын туры китермәсәң, әлбәттә. Ә менә этләрне өнәмиләр алар. Аучыларның этләрен ботарлап ташлаганнары турында күп ишеткән булды.
Хәзер браконьерлар бик күп. Техника бик көчле, махсуслашкан. Кайвакыт техника белән куып, җәнлекләрне тулы гаиләләре белән юкка чыгарган очракларга тап булабыз. Шулар белән көрәшергә тырышабыз инде. Аучы чик-чама хисен онытырга тиеш түгел. Минем үземнең балалары белән килеп чыккан җәнлеккә атарга беркайчан да кулым күтәрелми. Чын сунарчы әнкә дуңгызны, әнкә пошины атмый.
«Безнең миссия — кешелекне экологик һәм әхлакый кризистан чыгару»
Әлеге язманы әзерләгәндә илебездә күпләгән, аучылыкка каршы төрле ысуллар белән көрәшүче «антиаучы» берләшмәләре бар икәнлеген ачыкладым. «ВИТА» хайваннарның хокукларын яклау үзәге үзен әлеге хәрәкәтнең флагманы дип саный. Үзәкнең президенты Ирина Новожилова сүзләренчә, моннан 26 ел элек оешкан «ВИТА» үзәгендә аучылыкка каршы бик күп проектлар эшләп килә. «Аларны төрле акцияләр, фильмнар, мәкаләләр, китаплар, социаль реклама, тикшерү, карикатуралар бәйгесе, күргәзмәләр һәм башка күп төрле форматларда күрергә мөмкин», — ди ул.
Ирина Новожилова фикеренчә, «аучылык» белән «гуманлык» сүзләре берничек тә янәшә тора алмый һәм гуманлы «үтерү», гомумән, була алмый.
Әлеге үзәк кеше белән кыргый хайваннарның үзара мөнәсәбәтләренең яңа моделен формалаштыру, хайваннарны ит, тире, фәнни мәгълүматлар алу яки тәҗрибәләр өчен аулауны туктату идеясен тормышка ашыру максаты белән барлыкка килгән. «Кешелек бүген табигатьтән чамадан тыш файдалану һәм елына 70 млрд тан артык тере җан ияләрен юкка чыгару белән бәйле рәвештә килеп туган экологик һәм әхлакый кризиста яши. Безнең миссия — аны шул кризистан чыгару», — дип аңлата Новожилова.
Шулай ук Россиядә аучылар яралагач, исән калган, яки башка факторлар йогынтысында табигатьтә яшәү мөмкинлеге булмаган хайваннарга ярдәм итүче оешмалар да җитәрлек. Танылган орнитолог, бик күп фәнни мәкаләләр авторы, «Ромашка» кыргый хайваннарны тернәкләндерү үзәге белгече Алексей Мурашов әйтүенчә, бүгенге көндә илдә, приютларны да кертеп, 50гә якын шундый оешма эшләп килә.
«Болар барысы да шәхси яки волонтерлык үзәкләре. Алар хуҗаларының акчалары һәм битараф булмаган кешеләрдән зур булмаган матди ярдәм хисабына яшәп килә. Хайваннарга ярдәм итү — бик чыгымлы эш һәм ул бернинди керем кертүне дә күздә тотмый. Шуңа да илебездә кыргый хайваннарны тернәкләндерү буенча бер генә дәүләт үзәге дә юк. Дәүләт шәхси үзәкләргә дә ярдәм итәргә ашыкмый. Эшләргә комачауламасалар да рәхмәт әйтерсең әле», — ди Мурашов.
Алексей Мурашов аучылык турындагы фикерләре белән дә уртаклашты. «Иң беренче чиратта, аучы белән кулланучыны бутарга кирәкми. Әгәр кеше кыргый хайванга мәҗбүри рәвештә, туклану максаты белән аучылык итсә, аны моның өчен гаепләргә ярамый. Аеруча бу Ерак Төньякта яшәүче кешеләргә кагыла. Шул кырыс тормыш шартларында аудан башка яшәү мөмкин түгел. Кызганыч, хәзер бездә кулына мылтык күтәргән һәркемне, шул исәптән хайваннарны күңел ачу өчен атучыларны да аучы дип санарга гадәтләнгәннәр. Аларның кайберәүләре аткан җәнлегенә якын да килеп карамый, яралы килеш урман уртасында үләксәгә әйләнергә ташлап калдыра. Шулай ук тукландыру мәйданчыкларында яки вольерларда кулга ияләшкән хайваннарга ау оештыручыларны да аучы дип атап булмый.
Ә инде тиреләре яки чучело ясау өчен Кызыл Китапка кертелгән хайваннарны аулаучыларны аерым бер категориягә кертер идем.
Кызганыч, соңгы вакытта чын аучылар саны азайганнан-азая бара һәм аларның күбесе, болай да аз калып баручы табигать кошлары һәм җәнлекләрен аулауның мәгънәсез шөгыль икәнлеген аңлап, коралларын куйдылар.
Мин үзем дә 45 ел стажы булган аучы. Тик күптәннән коралны кыргый хайваннарны үтерү өчен түгел, ә яклау өчен кулланам.
Ау берничек тә гуманлы була алмый. Бәлки аучылык коралларының барысы арасыннан оптик прицеллы корал белән атуны азмы-күпме кешелекле ау дип атарга буладыр. Ләкин анысы да бик төгәл аучы кулында булырга тиеш. Хайван тилмереп үлсә — бу бик зур гөнаһ.
Безнең үзәк кыргый хайваннарны табигатьтә яшәргә әзерләү, өйрәтү һәм иреккә җибәрү белән шөгыльләнә. Хайваннарның бер өлеше безгә очраклы гына килеп эләгә, бу барыннан да элек әниләреннән аерылып калган кош һәм җәнлекләрнең ятим балалары яки хәлсезләнгән, авыру хайваннар. Җитди имгәнгән хайваннарны без кабул итмибез, чөнки безнең үзәк дәвалау белән шөгыльләнми. Квалификацияле ветеринария табиблары белән хезмәттәшлек итәбез. Тагын безнең үзәк кыргый хайваннар үрчетү белән дә шөгыльләнә. Безгә килеп эләккән хайваннарның бер өлешенең инде алга таба иректә яшәү мөмкинлеге булмый. Алар бездә тиешенчә карала, тукландырыла, үрчи. Безнең тарафтан өйрәтелгән, кыргый табигатьтә яшәргә әзер балалары соңрак иреккә җибәрелә. Бу бик дулкынландыргыч мизгел», — ди Алексей Мурашов.
Аучылык турында Ислам нәрсә сөйли?
Аучылык белән шөгыльләнүгә Ислам дине ничек карый? Мөселман кешесенә кыргый җанварларның гомерен өзү һәм итен ашау гөнаһ саналмыймы? Бу турыда Казанның «Туган авылым» мәчетенең имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин аңлатты.
«Ислам динендә аучылык дигән төшенчә бар. Хайваннарны төрле ысуллар белән, ягъни атып алып та, капкыннар куеп аулау да Аллаһы Тәгалә тарафыннан рөхсәт ителә.
Аучылар арасында чамадан артык кыланучылар була. Аучылык кагыйдәләрен белеп, аларны үтәп кенә эш итәргә кирәк. Беркайчан да ерткычлык кылырга, хайванны азаплап үтерергә ярамый. Аулап табылган җан иясенең ите исраф ителмәскә тиеш. Хайванны атып, урман эчендә калдырып китү — исраф итү дип санала. Бу бик зур гөнаһ була. Аулаган вакытта «Бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим. Аллаһу әкбәр» дип әйтеп атарга кирәк.
Ислам дине буенча, аучылык иткәндә этләр кулланырга ярый. Син килеп җиткәнче, аткан хайваныңны эт үтерергә өлгерә икән, ул да хәләл була. Аны ашарга рөхсәт ителә. Ислам дине ерткычланган йорт хайваннарын да ауларга рөхсәт итә. Мәсәлән, кайбер йорт хайваннары чыгып китәләр дә кулга килмиләр, кыргыйланалар. Бу очракта аларны да атып алырга ярый, диелә.
Ләкин уйнап-шаярып хайваннарның гомерен өзү бик зур гөнаһ санала. Мәсәлән, син дөрес атуда ниндидер күнекмәләр үткәрәсең икән, ул очракта тере җан ияләрен кулланырга ярамый.
Мөселманнарга бары тик ерткыч булмаган, ягъни үлән белән тукланучы хайваннарны гына ашау рөхсәт ителә. Безнең җирлектә болар болан, поши, куян, кыр кәҗәсе булырга мөмкин. Кешеләр арасында аю ашаучылар бик күп очрый. Аю, безнең очракта, шулай ук ерткыч җанварга керә. Төлкеләрне дә ашарга ярамый. Үлән белән тукланса да, мөселманнарга кабан дуңгызы хәрәм булып санала», — дип сөйләде Нурулла хәзрәт.