Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Үзгәреш җиле» татар җыры фестивале быел "Ветер перемен" түгел

«Үзгәреш җиле» татар җыры фестивале өченче сезон концертын тәкъдим итте.

news_top_970_100
«Үзгәреш җиле» татар җыры фестивале быел "Ветер перемен" түгел

«Үзгәреш җиле» татар җыры фестивале быел 29 татар җырына реставрация ясады – таныш җырларны яңача төреп тамашачыга тәкъдим итте. Җырчылары яңа түгел иде – барысы да таныш җырчылар. Аларның бер өлеше «Үзгәреш җиле»нә кадәр үк исемнәрен булдырып (Марсель Вагыйзов, Раяз Фасыйхов) заманча эстрада яратучы һәр татарның күңел түрендә яшәсә, икенче берләре – Артур Исламов, Илгиз Шәйхразиев, Зәринә Вилдановалар альтернативщиклар буларак яңа буын татар яшьләре исемлегендә; бер өлеше - Венера Ганиева укучылары - әлеге киң җәмәгатьчелеккә таныла алмадылар. Без инде инде шушы өченче төркемнең «Үзгәреш җиле» аша танылуын көтәбез.

Быел фестиваль тамашачыга 29 композиция тәкъдим итте. Аларны 18 татар җырчысы, 1 татар баянчысы һәм ике кунак җырчы белән бер кунак төркем башкарды. Фестивальнең репертуарын Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Венера Ганиева туплый. Бу хакта ул үзе әйткән иде. Җырлар арасында “Солдатым” (Сара Садыйкова, Мостафа Ногман) кебек онытылганнары да, “Су буеннан әнкәй кайтып килә” (Луиза Батыр-Болгари, Марсель Галиев. Айдар Фәйзрахманов репертуарында булган җыр) кебек башкаручысының тавышы белән күңелдә калганнары да бар.

«Үзгәреш җиле» татар җыры фестивале быел нибары ике концерттан тора. Фестивальне башланганнан бирле шул бер команда эшли. Музыкаль җитәкче – Вадим Эйленкриг, дирижер – Станислав Курбацкий. Вокал буенча педагоглар – Венера Ганиева, Алексей һәм Ксения Коробковлар. Генераль продюсер – Рәүфәл Мөхәммәтҗанов. Дөрес, быел режиссер Юрий Александров юк. “Сөембикә” операсын сәхнәгә чыгарып тәнкыйтьләнгән иҗат әһеленең булмавы сизелмәде.

Фестиваль - тере организм, исемендә үк “үзгәреш” сүзе булган фестивальнең үзгәреп торуы табигый. Әмма өч ел эчендә фестиваль җырчыларының “костягы” булган җырчылар бар инде. Болар – "Созвездие-Йолдызлык"та ачылып, шушы линия аша ГИТИС тәмамлаган, «Тюрквидение» фестивале аша танылган Татарстанның атказанган артисты Айдар Сөләйманов, “Татар җыры” аша танылып, башка күп фестивальләр лауреаты булган, Татарстанның атказанган артисты, өч ярым октавалы тавышлы Алинә Шәрипҗанова, шулай ук атказанган исеме алган Марсель Вагыйзов һәм Раяз Фасыйховлар, “альтернативщиклар”дан Илгиз Шәйхразиев, Зәринә Вилданова, татар альтернативасы тарихында калган һәм җыр карьерасын опера юнәлешендә дәвам иткән, эстрададан да читләшеп беткән Артур Исламов, Венера Ганиеваның укучылары – Максуд Юлдашев, Илнар Миранов, “Болгар кызлары” эстрада төркеме аша танылган Айгөл Гардисламова һәм башкалар.

"Үзгәреш җилендәге" үзгәрешләр

Быел “Үзгәреш җиле” үз хәрәкәтен Салават Миңнехановтан башка гына дәвам итәргә булган, Мәликә дә фестиваль стандартларына туры килмәгән күрәсең.

Сүз уңаеннан, былтыр без бу җырчыларның фестиваль форматы булмавы турында язган идек. Үз заманында татар эстрадасына яңалык алып килгән Мәликә бүгенге эстрадага үзгәреш кертә алмады – һәрхәлдә ул былтыр “Җидегән чишмә” җырын ача алмаган иде. Ә Салават Миңнеханов турында “Гафу ит, Салават Миңнеханов, син татар җырын Европага алып чыгардай җырчы түгел”, дип язган идек. Күрәсең, оештыручылар белән бер дулкында фикер йөрткәнбез.

Фестиваль алып баручылар мәсьәләсендә генә эзләнүдә. “Алып баручыларга килгәндә, җыр фестивальләренең “визит карточкасы” – алып баручылар. “Татар җыры”ның да, “Татар моңы”ның да андый “визит карточкасы” бар. “Үзгәреш җиле”нең – юк”, - дип язган идек.

Беренче елны концертларны Камал театрының легендар артисты Равил Шәрәфиев белән "Созвездие-Йолдызлык" йолдызы Марина Ясельская алып барса, икенче сезонда Марина катнаша алмау сәбәпле алып баручыларны – Гөлназ Сәфәрова белән Айваз Садыровны – “Татар җыры” фестиваленнән “арендалап” торганнар иде.

Быел оештыручылар, үз командасы артистларын җентекләп өйрәнеп, Румия Ниязовага тукталганнар. Шулай итеп татар дөньясы өчен үзенчәлекле тембры булган яңа алып баручы ачылды - Румия Ниязова. Моңарчы аның алып баручы тәҗрибәсе булган, әмма ул татар дөньясы өчен кулланылмаган. Дөрес, әлегә аңа пар булырлык ир-ат табылмаган. Айвазның “арендасы” озайтылган. 

Фестиваль ул тере организм - оештыручылар эзләнүдә дип өметләнәбез. «Үзгәреш җиле» татар җыры фестиваленең үз йөзе булырлык алып баручылары табылыр. Румия табылган бит – аңа пар табасы гына калган.

Румия дигәннән, фестивальнең генераль директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов татар җырларын инглиз телендә яңгырату идеясен беренче булып Румиядә сынап карады. Румия Ниязова “Эх күңелле өмәсе” татар халык җырының бер куплетын инглиз телендә башкарды. Әмма тәэсир итмәде, вакыйга булмады. Мөгаен, татар көе татар теле белән комплекста гына бара аладыр.

Дөньяга чыга башлыйбызмы?

«Үзгәреш җиле»нең киләчәк эшчәнлеге татар җырын россиякүләм һәм халыкара мәйданга чыгару юнәлешендә алып барылачак”, - диелә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның фестиваль хәрәкәтен сәламләү сүзләрендә. Шушы максатлардан Татарстандагы һәм дөньяның татарлар яшәгән башка төбәкләрендәге җырчылар белән бергә Россиянең һәм чит илләрдәге җырчылар да чакырыла. Фестивальнең вокал буенча педагогы Ксения Коробкова икенче ел рәттан татарның озын көйләрен башкара. Былтыр итальян җырчысы Лючи Кампети “Әпипә” белән шаккатырган иде. Солистларының икесе ярымтатар җырчылары булган “Jukebox trio” төркеме дә “Ком бураны” татар халык җыры белән фестиваль вакыйгасы булганнар иде.

Быел “фестиваль вакыйгасы” дип “Accent” халыкара музыкаль төркемен атый алабыз. Төркемнең исеме акцент булып яңгыраса да, егетләр бер акцентсыз татарча чиста итеп “Каз канаты”н һәм “Әллүки”не башкардылар.

Ә менә америкалы Тай Стивенс татар җырына кереп бетә алмады. Шунлыктан бар җаваплылыкны үз өстенә алып тамашачы каршысына Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Венера Ганиева чыкты. Аның вокал буенча дәресе театральләштерелеп сәхнәдә барды. Әмма Тай яхшы музыкант булса да, начар укучы булып чыкты – татар көенә дә, татар яңгырашына да керә алмады. Венера ханымның тавышы һәм кунак җырчының сөйкемлелеге белән композицияне ерып чыктылар. Былтыргы Лючи “Әпипә”не дөнья буйлап таратадыр дигән өмет яшәсә дә, Тай моны эшләр дип ышана алмыйбыз, Венера ханымны үзе белән концертларга йөртә алмый бит инде ул. Шулай да бу артистка түләнгән гонорар акчасы бераз жәл.

Ә менә Ксения Коробковага рәхмәттән башка сүз юк – татарның озын көйләрен бөтен бормалары белән бергә башкара.

Инде Президент куйган максатларга якынаю мәсьәләсенә килгәндә, оештыручылар фестиваль концертын Мәскәүгә һәм татарлар яшәгән һәм яшәмәгән төбәкләргә йөртү максатын куймыйлар. Ә менә 2019 елда Америкага барачаклары турында хәбәр ителде. Карнеги-холлга! Әлбәттә, акчаң булса, ул Нью-Йорктаггы затлы концерт залын арендага алуның бер авырлыгы юктыр. Иң мөһиме – кем булачак аның тамашачысы. Ул Нью-Йорк өчен вакыйга була алырмы – бирсен Ходай! диик.

Халык таләбе - татар музыкантларын табыгыз!

Проектның музыкаль җитәкчесе – Татарстанның атказанган артисты исеменә ирешкән, Россиядә әле “атказанып” өлгермәгән күренекле музыкант Вадим Эйленкриг. Казанга ул үзенең джаз оркестры белән килә. Проектка Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры музыкантларыннан торган симфоник оркестр да катнаша.

Быел фестиваль концертларының рәссамы аларны бөтенләй югары күтәргән. Сәхнә югарылыгында артистлар җырлап йөрсә, музыкантлар алардан бер кеше биеклеген өскә күтәртелгән.

Татар концерты нинди генә булмасын, аның күренекле джаз музыканты оештырса да, баянсыз була алмый. Оештыручылар фестивальгә Айдар Гайнуллинны кайтарганнар. Айдарсыз “Үзгәреш җиле” тозы җитмәгән аш иде. Быел Айдар бар һәм аның “Күбәләге” – фестивальнең вакыйгасы.

Инде бер теләк – алга таба фестивальнең “айдарлары” күбрәк булсын иде. Безнең Азат Баязитов кебек саксофончыларыбыз, Ренат Бакиров кебек бас-гитаристларыбыз, Тәлгать Хәсәнов кебек курайчыларыбыз дөнья күләмендә танылган. Алга таба Вадим Эйленкриг алдына үз музыкантларыбызны тарту бурычын куясы иде.

Әнә бит, Татарстаннан читтә үскән һәм беркайчан да Татарстанда яшәмәгән, татар теле казанында кайнамаган Румия Ниязова менә дигән итеп алып барды. Бәлки текстны ятлар өйрәнгәндер, әмма аңлап өйрәнгән.

Сүз уңаеннан, Румия Ниязова бер сәхнә күлмәген бер концертта икенче тапкыр кияргә мәҗбүр булган беренче алып баручы булгандыр. Аңа җырлап кергәннән соң, икенче тапкыр шул ук сәхнә костюмын киеп чыгарга туры килде. Без җырчыларның да, алып баручыларның да өч җыр һәм биш сүз саен яңа күлмәк киюенә өйрәнгән халык. Алыгыз Ниязовага тагын бер күлмәк! Һәм тагын бер кат кабатлыйм – аның өчен башка алып баручы хатын-кызлар “сәхнәдә пар буларак кулланмаган” пар да табыгыз!

Концертны кемнәр карады?

Фестивальнең беренче көнендә Президент булмау сәбәпле, түрәләр дә артык күп түгел. Татарстанның Финанс министры Радик Гайзатуллин гына күзгә чалынды. Ә менә Президент утыра торган урында кем утырды дисез? Татарстанның халык шагыйре, “Сөембикә” операсының либертто авторы Ренат Харис, операның музыка авторы Резеда Әхиярова һәм совет Татарстанының легендар дикторы Лия Заһидуллина.

Шампан шәрабсыз мөмкинме?

Опера һәм балет театры фойесында бәйрәм рухы тудыра белә. Музыкантлар уйнап тора, күргәзмәләр ясала, шампан шәрабы бокаллап сатыла. Их менә шул соңгысы да булмаса, әйдәгез, татарлар шампан эчмәгән дип уйлап, опера тетары менеджментының шушы өлешен ике генә концерт булдырмый торыйк. Матбугаттагы төрле язмаларга караганда, фестивальнең бюджеты начар түгел дип беләбез. Бокаллап шампан сатмаганнан театр бөлми.

Бренды татарча

“Үзгәреш җиле” фестиваленең өченче концерты чыгар алдыннан гына оештыручылар фестивальнең алдагы ике сезоны җырларын аудио һәм видео форматта рәсми рәвештә социаль челтәрләргә урнаштырдылар. Тагын бер мәгълүматны искәртеп үтәбез – әлеге фестивальне рәсми рәвештә бары тик “Үзгәреш җиле” дип кенә атарга ярый. Чөнки товар билгесе нәкъ шушы исемгә генә алынган. Россиядә “Ветер перемен” дип атылган бию россиякүләм фестивале бар. Бутала күрмәсен.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100