Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Үзгәреш җиле» Россия күләмендә булсын дию - кимсетү, без аны дөнья күләмендә ясадык»

«Үзгәреш җиле» фестиваленең дүртенче сезоны алдагы еллардагы иң яхшы җырларын туплаган иде. Яңа җырлар яңгырамады.

news_top_970_100
«Үзгәреш җиле» Россия күләмендә булсын дию - кимсетү, без аны дөнья күләмендә ясадык»
Салават Камалетдинов

Быелгы «Үзгәреш җиле» фестивале алдагы өч елдагы иң яхшы җырларның дайджесты булып чыкты. Өч ел эчендә җырланган 100дән артык җырдан 32 композиция сайлап алынган. Концертта 16 җырчы + 1 рэпер Ильяс Гафаров + JUKEBOX төркеме катнашты.

Бер зал билетлар сатылган, ике зур концерт иде быелгы «Үзгәреш җиле». Әмма болар барысы да Карнеги-холлның репетициясе дигән ниндидер уй калды. Һәр катнашучының хыялында якты офык булып «Карнеги-холл» күренә иде кебек. Дүрт ел дәвамында без шуңа килдекмени? Мәктәптә 11 ел укыганыңның нәтиҗәсе бер БДИ булган кебек, өч елда җырланган 100дән артык җырның нәтиҗәсе — «Карнеги-холл”мы?

  • Карнеги-холл — Нью-Йоркның концерт залы, дөньядагы иң дәрәҗәле залларның берсе.

Музыкант Айдар Гайнетдинов: «Бу сезонда алдагы елларның, оештыучылар карашынча, иң яхшы җырлары сайлап алынды. Бу — вокаль проект. Мин бирегә җырларга татар колориты кушарга, татар моңы кертергә чакырылган. Барысы да аранжировкадан тора, әмма мин хәлемнән килгән кадәр тырышам. Нью-Йоркка да җыена, визалар әзер. Татар мәдәниятен Карнеги-холлда тәкъдим итәчәкбез. Мин бөтен проектларымда татар композициясен кертергә тырышам. Дөньяда татарларны „Мясо па татарски“ рецепты һәм „Тартар“ соусы буенча гына белмәсеннәр. Татарлар алар дөньяны, хәтта Карнеги-холлны да яулап алачаклар. Бу шаярту, әлбәттә».

Үткәнгә күз салып

«Үзгәреш җиле» тарихына кереп, ләкин финалга җитми калган татар җырчылары:

— Илнар Ялалов

— Илүсә Хуҗина

— Зәринә Хәсәншина

— Камил Хәйбуллин

— Раяз Фасыйхов

— Гөлназ Солтанова

— Румия Ниязова

— Язилә Мөхәммәтова

— Ильвина

— Карина Җиһаншина

— Айгөл Гардисламова

— «Ямьле» төркеме

— Салават Миңнеханов

— Ләйсән Минһаҗева

— Мәликә

— Лилиана Ирназарова

Быелгы IV татар җыры фестивале аның генераль продюсеры Рәүфәл Мөхәммәтҗановның рояль уйнаган видеокадрыннан башланып китте. Идеянең ничек туганлыгы турында да искәртелде. Проектның Президент йөкләмәсе булганлыгы да ассызыкланды. Җанлы концерт проектының бер өлеше видеога күчкән иде. Җырчыларның җыр турындагы фикерләре яздырылып, өстәге экраннан күрсәтелгәч кенә җырчы сәхнәгә килеп чыга.

Концерт форматында соңгы тапкыр булган «Үзгәреш җиле» сәхнәсенә быел чыккан артистлар:

— Әмир Әхмәдишин

— Гөлнора Гатина

— Максуд Юлдашев

— Илгиз Шәйхразиев

— Илнар Миранов

— Алинә Шәрипҗанова

— Айдар Сөләйманов

— Лилиана Газизова

— Эльза Исламова

— Әлфия Нигъмәтуллина

— Руслан Сәйфетдинов

— Зәринә Вилданова

— Юлия Гарифуллина

— Марсель Вагыйзов

— Артур Исламов

— Ксения Коробкова

Гөлнора Гатина беренча тапкыр чыкты, Руслан Сәйфетдинов — икенче тапкыр. Калганнар — фестиваль өчен таныш йөзләр. Дөрес, фестиваль контекстында гына таныш булып, башкача татар музыка сәнгатендә бик күренмәүчеләре дә бар.

Алдагы елларда Илүсә Хуҗина җырлаган Сара Садыйкова белән Әхмәт Ерикәйнең «Көтәм сине» җырын быел Гөлнора Гатинага тапшырганнар. Раяз Фасыйхов җырлаган «Ашхабад» татар халык җырын Максуд Юлдашев белән Илгиз Шәйхразиев җырлый. Лилиана Ирназарова җырлаган «Карабай» татар халык җырын проектның вокал буенча педагогы Ксения Коробкова Алинә Шәрипҗанова белән дуэт итеп җырлау өчен үзенә алган. Хәер, дуэт кына түгел, трио — түбәтәйле рэпер булып сәхнәгә Ильяс Гафаров та чыкты.

Ә инде JUKEBOX төркеме башкарган «Ком бураны», Илгиз Шәйхразиевның Ильяс Гафаров рэбы белән башкарган «Бормалы су», Алинә Шәрипҗанованың «Гөлҗамал”ы, Илнар Мирановның «Син үлгәнче мине сагынырсың», Айдар Сөләймановның «Рәйхан”ы, Эльза Исламованың «җир йөзендә әкият бар» һәм Артур Исламовның «Урман кызы» — «Үзгәреш җиле”нең шәхси классикасы һәм яңа гасыр татар җыры тарихының якты сәхифәсе.

Равил Шәрәфиев белән Марина Ясельскаяның финалда гына булса да, проектка әйләнеп кайтуы — уңышы. Чөнки бу җырлар Равил Шәрәфиевның үзе кебек һәр татарга үз, алар затлы һәм олпат та.

Моңсыз хореография

Дөрес, биюләрнең күбесе җырлар һәм җырчылар кебек затлы түгел иде. Хореографлар җырның подстрочнигы буенча гына эш йөрткәндер, әмма катламлы татар җырлары өчен алай гына булмый шул. Проектны беренче ел башлаган «Дорога в городе» хореографлары һәм биючеләре татар мохитен заманча яңгыраш белән күбрәк туры китергән иде дип үткәнне юксынып утырырга гына кала. Кыскасы, соңгы елларда проектның хореографиясендә моң юк иде.

Энлинкригтан нәтиҗә — без татар эстрада музыкасы тарихы язабыз.


Беренче бүлекнең финалына таба сәхнә уртасына проектның музыкаль җитәкчесе Вадим Эйленкриг чыкты. «Әдрән диңгез”не легендар трубасында уйнар алдыннан ул 2 минутлык чыгыш ясады. 2 минут эчендә 4 еллык нәтиҗәне җиткерде ул.

Фестивальнең сәнгать җитәкчесе Вадим Эйленкриг: Дүрт ел элек безне шушы проектка чакырдылар. Бу безгә зур ышаныч иде. Без ышанычны аклау өчен бөтенесен дә эшләдек. Сезнең белән елга бер очрашсак, бу проект белән 365 көн яшибез. Нәтиҗәләр зур. Беренчедән, проектта катнашучыларның бик күп балалары туды. Бер балалар бакчасы төркеме булырлык. Иң мөһиме: без 100дән артык татар композициясен аранжировкаладык, яздырдык, башкардык. Миңа фестивальнең музыкаль җитәкчесе буларак аларны даими тыңлап торырга туры килә. Мин моның тарих булуын аңладым. Без монда эшләгәнне, сез ишетеп торганны әле без исән чагында ук Татарстанның музыка мәктәпләрендә өйрәнерләр дип ышанам. Тагын бер әһәмиятле момент: безне монда чакырганда татар эстрадасы Россиянекеннән начаррак булмасын дип максат куйдылар. Бу кимсетү иде. Без дөнья югарылыгындагы эстрада ясадык.

Тамашачы фикере

Җырчы һәм педагог Эльвира Розали: «Миңа «Үзгәреш җиле» фестивале бик ошый. Дүрт ел йөрим. Әмма бәхәсле момент бар. Бөтен җырлар да ошап бетми, кабул ителми. Аларда русча аранжировка диимме икән? Ул күренеп тора. Илгиз Шәйхразиевның һәм Максуд Юлдашевның бер җырын кабул итә алмадым. Кайбер җырларда сүзләре аңлашылып бетмәде. Мөгаен, яхшы бер консультант кирәк булгандыр. Әмма болар аерым җырларга гына кагыла. Нигездә, проект миңа бик ошый.

Сәхнә арты

Татарстаның атказанган артисты Вадим Эйленкриг: Мин сәхнәдә барганны дөнья югарылыгында дип бәялим. Бар дөнья буйлап эшли торган музыкантларның бу залда булуы шуны раслый. Әлбәттә, төп сынау Карнеги-холл булачак. Карнеги-холлга билетны үзең сатып алып өләшеп булмый, билетны 5 долларга сатып булмый, Бродвей буйлап үтеп барган теләсә кемне чакырып кертеп булмый. Анда билгеле бер планка бар һәм аннан да түбәнрәк хакка сата алмыйсың. Яки кеше килә, яки килми. Бирегә килүчеләр карнеги-холлның дөньяда иң төп зал икәнен беләләр. Ул Френк Синатра, Битлз һәм башкалар чыгыш ясаган зал.

Хәзер без чыгыш ясыйбыз. Без бит концертны яздырачакбыз. Бу чыгышыбыз проектның дөнья югарылыгында булуын раслау булачак. Барып чыкмый икән — чыкмый инде. Мин алга таба нәрсә буласын белмим — миңа беркем дә әйтмәде. Бу алдагы сезоннардагы иң яхшы җырлардан торган концерт. Ул барыбер ниндидер бер нәтиҗә инде. Бу бит азагы түгел, ә ниндидер чик.

Карнеги-холлда кырыс кысалар. Карнеги-холлда концерт бүлекләре бер сәгатьтән артык блуа алмый. Иртәнге әтәчләр кычкырганчы кадәр җырлаган татар традицияләрен куллана алмыйбыз. Хәер, безне аз җырлыйсыз дип гаепләүчеләр дә бар. Ә бит безнең концерт бүлекләре монда бик озын. Бүген яңгыраган һәр җыр анда яңгырарга лаеклы. Безгә шобага тотарга туры килүе мөмкин. Лотерея.

Моңның ни икәнлеген мин аңлый башладым кебек. Синең милләтең кешеләре башкалардан генетик яктан аерыла диючеләрне мәктәп программасына озатасым килә. Рус, татар, яһүд, ирланд кешесе арасында генетик аерымлыклар юк. Безнең геномыбыз бертөрле. Моң ул — тәрбия, традиция, иң мөһиме — ул мәхәббәт. Син бу мәдәниятне яратырга әзер икән, ул синдә барлыкка киләчәк. Син шушы мәдәниятне яратып аның якын итә башлыйсың икән, ул моң бар. Миндә һичшиксез бу моң бар. Чөнки миндә шушы мәдәнияткә мәхәббәт барлыкка килде. Миндә бу музыкага мәхәббәт бар. Миндә татар кешесенә карата мәхәббәт бар. Миңа татарлашып бетү өчен бары тик тел җитми. Мин хәтта сүзләрне дә аңлыйм. Әмма аларны матур әйтә белмәвемнән генә уңайсызланам. Өйрәнермен дип уйлыйм.

"Беренче елны зур тәнкыйтькә дучар булдык"

Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Венера Ганиева: Бу — «Үзгәреш җиле”нең соңгы концертлары. Киләсе елга яңа проект булачак. 17 январьда проектны Карнеги-холлда күрсәтәбез. Бу сезонда без иң яхшы җырларны, аранжировкаларны сайладык. Хореографияне үзгәрттек. Елдан-ел тамашачының кызыксынуы да арта.

Беренче елны зур тәнкыйтькә дучар булдык. Ләкин бу табигый иде. чөнки бу эш процессы. Без тәнкыйтьне тыңладык. Аларны истә тотып камилләшергә тырыштык. Төрле илләрдән җыелган җыелма оркестр татар мохитендә татар җырын, моңын аңлап шулкадәр тирәнтен кереп, татар музыкантларына әйләнде дип тә әйтергә була. Мин бу проектны бик уңышлы һәм бик кирәкле дип уйлыйм. 30-40 ел элек җырланган җырларны яңгыраттык. Алар бит хәзер гомумән җырланмый иде. Мин җырчыларыбызның халык җырларын, ретро җырларны күбрәк җырлауларын телим. Аларны онытып барабыз.

Бу проектка, Аллага, шөкер, аларга яңа аһәң, яңа сулыш бирдек. Минемчә, бер проектта гына тукталмыйча, яңа проектлар тәкъдим итү тамашачыга да кызык. Быелгы тамашага ике-өч ай алдан билетлар сатылып беткән иде. Бу тамашачы киләсе елгы проектка да зур кызыксыну белән киләчәк дип уйлыйм. Алар нинди югары дәрәҗәдәге музыка, яхшы аранжировка яңгырый. Коллектив чын профессионаллардан гына тора. Бу коллектив начар проект тәкъдим итә алмый. Җырчыларның 70 проценты минем укучыларым. Җырларын үзем тупладым, кастингларны уздырдык. Алар барысы да ышанычны акладылар. «Үзгәреш» җиле”нең дәвамы башка проект буларак дәвам итсен иде. Яңа форматтагы мюзикл шуның дәвамы инде ул.

«Үзгәреш җиле» фестивале концертын ел саен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тамаша кыла. Ул быелгы беренче концертта да бар иде. Азактан сәхнәгә чәчәкләрен дә чыгардылар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100