Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өзелгән өмет (Ралина Заһидуллина)

Нинди генә язмышлар юк, килешәсезме? Кемдер бу якты дөньяга рәхәт чигеп яшәргә, ә кемдер гомере буе газап утларында янарга килә.

news_top_970_100

Безне әби-бабайлар кешенекеннән көнләшмәскә, булганына шөкер итеп яшәргә өйрәтә. Тормыштан зарланырга ярамый, җәмәгать. Әмма минем күрше өйдә яшәгән Зөлфия әби зарланмыйча булдыра алмый иде. Аның башыннан кичерелгән хәтирәләр… Бу язманы укып чыкканнан соң, «Аллага шөкер, барысы өчен дә рәхмәтлемен», - дип әйтеп куярга сүз бирегез!

Зөлфия әби һәр якшәмбе сәгать җидедә безгә җылы сөт артыннан керә иде. Таң ату белән, иң элек телефонга шалтыратып, «Ра-ли-нә, миңа сөт кирәк», — дип, керәчәге хакында хәбәр итә иде. Ни өчен шулай иртә дигәндә, беренчедән, олы кешеләр иртә ятып, иртә тора; икенчедән, аның кара мәчесен ашатасы һәм сөтле чәй ясап эчәсе бар. Без бу күренешкә ияләнгән идек. Үткән заманда язам, чөнки былтыр ул (кызлары сүзләре буенча) Мәскәүдә шикәр авырыннан үлде. Урыны оҗмахта булсын!

Шулай гадәттәгечә кергәләгәндә, ул тормышы турында сөйли иде. Әниемә зарланып алганнан соң, «җиңеләеп китте» дия торган иде. Менә ничә ел алар сөйләшүен тыңлап үскәннән соң, минем күз алдында кызганыч язмыш картинасы туды.

Зөлфия әби гомере буе мәктәптә рус теле укытучысы булып эшләгән. Колхозда эшләүче гади егеткә кияүгә чыккан. Мин ул бабайны кечкенә чакта күргәндә куркып кача идем, чөнки өч көнгә бер генә аек иде. Шул эчү аны харап итте дә инде.

Зөлфия әбинең беренче югалтуы — улы. Армия сафларында хезмәт иткәндә танк астында калып үлгән. Ана кешегә армиядән баласының көлен генә кайтарып биргәч, аның ниләр кичергәнен күз алдына китерү дә авыр. Дәүләт аңа ай саен зур күләмдә акча түли башлады. Тик акча бала югалту кайгасыннан калган күңел яраларын төзәтмәс.

Тагын ике елдан Мәскәүдә маляр булыр эшләгән кызы Ризая, баскычтан егылып төшеп, муенын сындырып, шунда ук һәлак булган. Ничек ана йөрәге түзгәндер. И, Ходаем, дошманыңа да мондый кайгыны юрамассың!

Бүгенге көндә ике кызы Мәскәүдә көн күрә. Дамирәсе уңышлы кияүгә чыгып, өч бүлмәле фатирда ике бала үстерә. Эшендә дә, гаиләсендә дә тәртип. Әмма сеңелкәше белән инде ничә еллар аралашмыйлар. Әлеге дә баягы — акча бәласе. Газиз әниләренең пенсиясен бүлә алмадылар. Дамирәнең бөтен пенсия Гөлфирә кесәсенә китеп барганына саруы кайный. «Нигә икегә бүлеп бирмисең соң аны? Бөтен сумманы аңа җибәрәсең?» — дип ризасызлык белдереп, авылга кайтмаслык булган.

Гөлфирә дә изгеләрдән түгел. Әнисенә мескенгә салышып, ничек алар авыру кызы белән газап чигәләр икәнне сөйләп, Зөлфия әбидә кызгану хисен уяткан.

— Әнә, әнкәй, Дамирәнең барысы да ал да гөл. Өч бүлмәле фатиры, эше бар. Ә минем ашарыма да акчам юк. Кызым да психик яктан сәламәт түгел. Бер бүлмәле фатирымда ремонт булса да ясатасы иде, — дип акча сораган.

Зөлфия әби, аның сүзләре буенча, Гөлфирәне ныграк үз иткән. Әни кеше нишләсен инде, бар булган акчасын аңа җибәрә торган булган. Татарстанда күп булып саналган суммма Мәскәүдә нәрсә инде ул?

— Кызым кайткан иде, ремонт тиздән бетәчәк икән. Акча җибәрмәсәм дә була аннары, — дип сөйли иде әби. Ничә ел буе. Җиңел кереп барган акчадан котыласы киләмени инде ул? Гөлфирә шулай ярты ел саен әнисенең башын әйләндергән.

Елдан-ел Зөлфия әбинең сәламәтлеге какшый башлады. Шикәр авыруы аны аяктан екты. Башта әкренләп таякка таянып йөрсә, соңрак йомышын үтәргә дә чыгу проблема иде. Сөтне дә иртән мин кертә башладым. Шикәр авыруы белән интексә дә, баллы әйбер ашамыйча булдыра алмый иде. Өч литрлы банкалы балны әйләндереп куя да, шуннан кашык белән ашый иде. Зарары хакында сөйләү — стенага нәрсәдер аңлату сыман кабул ителде.

Зөлфия әби һәр очраган кешегә: «Мине карыйсыңмы? Пенсиямнең биш меңен сиңа бирер идем», — дип әйтә иде. Әмма кемнең көннәрен авыру карчык белән уздырасы килсен инде?

Авыл халкы түзмәде. Ничә ел әнисенә аяк басмаган кызларының номерын табып, барысын да аңлатып, Дамирәгә әнисен үзләре янына алырга кушты. Дамирә аны алып китәргә мәҗбүр булды.

Бер ай да үтмәде, Зөлфия әби кире әйләнеп кайтты. Бу хакта мин аның сөт сорап шалтыратканыннан белдем. Банкамны пакетка салып, аңа юл тоттым.

— Ра-ли-нә, хәлләрең ничек? — дип, ул мине каршы алды. Карап торышка ул сихәтләнеп киткән сыман тоелды.

— Әйбәт, күрше тәтәй, кайттыгыз дамыни инде?

— Җитәр, җитәр… ашамаган дару калмады инде. Өстәвенә, анда тавыш. Үз өемдә ятасым килә. Бик сагындым, — диде.

— Ә монда сезне кем караячак соң?

— Бар ышаныч Гөлфирәдә. Ул кайтып алса гына китәм. Алайса Дамирә телефоннан да аның белән сөйләштермәде.

Ни өчен Гөлфирәгә карата аерым мәхәббәт икәнен авылда беркем дә аңламый иде. Билгеле, Зөлфия әби авылны сагынып түгел, ә Дамирә аны икенче кызы белән сөйләштермәгән өчен кайткан.

Зөлфия әбинең хәле ике атнадан тагын начарайды. Мәскәүдә дарулар эчеп, дөрес тукланып торганнан соң савыккан иде.

Көннәрдән бер көнне шундый хәбәр таралды: авылга Гөлфирә кайткан! Әнисен алырга килгән, диделәр. Зөлфия әби үзен кош тоткан сыман хис иткән. Хәзер барысы да яхшы булачак!

Бер айдан соң

Мин Казаннан укудан кайттым. Әнием белән мәтрүшкәле чәй әчәргә утырдык. Шулай дөнья хәлләре турында серләшеп алгач:

— Зөлфия әбинең хәлләре ничек соң? — дип сорадым.

— Мин сиңа әйтмәдеммени? Күмделәр бит инде аны. Мәскәүдә, — дигәч, тамагыма зур төер утырды. Авыр булып китте.

— Мәскәүдә? Аны Гөлфирә апа алып киткән иде бит, әйеме?

Авылда төрле сүзләр йөри. Беренчесе - ул шикәр авыруыннан дөнья куйган. Икенчесе минем өчен коточкыч хәбәр булып яңгырады. Әмма ул хакта теләсә кайда сөйләнеп йөрергә ярамый иде. Янәсе, Зөлфия әби Гөлфирәнең фатирында булган галәмәтне күреп, хурланган. Ничә еллар буе өметләр баглап җибәрелгән пенсия акчасы ремонтка тотылмаган. Идәндәге шешәләрнең исәбе-хисабы юк. Шул вакыт буе Гөлфирә эчүчелек белән шөгыльләнгән. Моны күтәрә алмыйча, Зөлфия әби тәрәзәдән сикергән, диләр. Ә туган ягына «шикәр авыруыннан үлде» дигән хәбәр биргәннәр.

Дөреслек кайда икәнне бер Ходай гына белә. Бу дөньяда нинди генә язмышлар юк. «Аллага шөкер, барысы өчен дә рәхмәтлемен», - дип әйтеп куярга онытмагыз. Әниләребезне рәнҗетмик.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100