Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өзелгән өмет

Язмыш берәүне дә кызганмый… Язмышмы, әллә Ходай Тәгалә тарафыннан җибәрелгән сынаулармы бу… Хәзер иң мөһиме — сабырлык һәм көч табып яшәү. Айгөлнең максаты: тормыш иптәшеннән калган кадерле бүләкне — кызлары Әминәне үстерү. Үзе белән бу хәлләр булыр дип күз алдына да китермәгән Айгөл бар юанычын кызында күрә.

news_top_970_100

«Мин синең кызың өчен яхшы әти булыр идем»

Айгөл белән Русланны матур җәй айлары таныштыра. Айгөл «Сәләт» лагеренда әйдаман булып эшләгәндә, аның яныны бер егет килеп: «Лагерьда намаз уку өчен мөмкинлекләр бармы?» - дип сорый. Әле бу вакытта Айгөл яулык ябынмаган кыз була. Әмма намазларын калдырмый.

Кич белән эштән соң, билгесез бер егет Айгөлнең социаль челтәр битләрендә сеңлесе белән төшкән фотосын күреп: «Бу синең кызыңмы?» - дип сорап яза. Айгөлгә бер белмәгән кеше белән аралашу сәер тоелса да, җавапсыз калмый, «әйе» дип кенә җавап кайтара ул. Әмма соңыннан дөресен — фотодагы кызның сеңлесе булуын әйтә. Егет ышынмый. «Мин синең кызың өчен яхшы әти булыр идем», - ди. Айгөлнең ачуы килеп, егетне кара исемлеккә кертә.

Менә шушы вакыйгалар матур, әмма кыска мәхәббәт тарихының башы була. Айгөлгә мәхәббәт белдерелгән матур хатлар, бүләкләр, чәчәк бәйләмнәре килә башлый. Шундый хатларның берсендә: «Мин сине 5 сентябрьдә Назарбаев урамындагы „Солтанат“ ресторанында көтәм. 7нче өстәл», - дип язылган була.

Әле июнь генә бит, чакыру сентябрьгә. Айгөлне шул сәерсендерә. Күз ачып йомганчы явып узган яңгыр кебек, җәй айлары үтеп китә. Айгөл үз теләге белән яулык бәйли. Бу аның тормышындагы җитди адымнарның берсе була.

4 сентябрь көнне, иртәгә буласы очрашуны искә төшереп, Айгөлгә тагын хат килә: «Иртәгә көтәм. „Солтанат“. 18:00».

Айгөл курка-курка, әмма зур кызыксыну белән очрашуга китә. Ә монда аны җәйге лагерьда күреп калган: «Намаз укып буламы?» - дип сораучы теге егет көтеп утыра.

«Яулыктан да булганымны күргәч, Русланның күзләрендә очкын кабынды, миннән күзен ала алмады. Без күптәнге танышлар кебек рәхәтләнеп сөйләштек ул кичне», - дип күңелдәге матур мизгелләрен яңартты Айгөл.

Әмма Айгөл Русланны булачак ире итеп күз алдына китерми әле бу вакытта. Барысын да уенга ала. Ә Руслан артка чигенми: Айгөлгә гашыйк булып, аны игътибарына, матур сүзләренә, чәчкәләргә күмә. Ике атнадан инде ул сөйгәненә паркта матур итеп, кияүгә чыгарга тәкъдим ясый.

«Аның сүзләре йөрәккә сызып язылып куелган: „Менә күрерсең, матурым, син миңа гашыйк булачаксың“, - дигән иде ул», - дип искә ала Айгөл.

Ир-егетләр романтикага саран була. Әмма бу Руслан очрагында түгел. Руслан Айгөлне чыннан да үз мәхәббәтенә төреп, гашыйк итеп кенә калмый, чын мәгънәсендә үзен яраттыра. Айгөл белән Руслан «кайгыда да, шатлыкта да бергә булырга» дип вәгъдә биреп, ир белән хатын булып яши башлыйлар.

«Ул ниндәндер шикләнде, онкологка барырга уйлады»

Бергә булган биш ел вакыт аккан су кебек үтә дә китә. Бергә чакларның матур мизгелләре, сихри кичләре хәтерләрдә мәңге җуелмас булып уелып кала. Шушы вакыт эчендә Айгөл мәктәпкә укытучы булып эшкә урнаша. Бергә матур планнар корыла, күңелдә хыяллар бөреләнә.

Бергә тормыш корып яши башлагач, Айгөл авырга уза. Күптән көтелгән бәхет! Ике яшь гашыйк йөрәкне бу хәбәр тагын да якынайта, мәхәббәт хисләрен ныгыта.

Мәхәббәт җимешләренә куанып кына яшисе дә бит… Көннәрдән бер көнне язмыш бөтен хыялларны чәлпәрәмә китереп, вакыйгаларны икенче якка борып куя.

Айгөл Русланның аркасында 23 февраль көнне шеш күрә. Руслан аңарчы да аркасы авыртуы турында әйткән булган, әмма моңа артык игътибар бирмиләр. Ул спорт белән шөгыльләнә иде, штангалар, герләр күтәргәнгә көч килгәндер дип уйлыйлар.

Ике бәйрәм арасы булганга, чынлап торып бәйрәмнәрдән соң тикшерелергә уйлыйлар. УЗИ, МРТ үтәләр, снимок ясаталар. Тикшеренүләр 99 % гематома, ягъни шушы урында кан оешкан булуын күрсәтә. Табиблар компресс куярга киңәш итә. Әмма Руслан эчке сиземләве буенча, бернинди компресс куймый. «Ул нидәндер шикләнде, онкологка барырга уйлады», - дип искә ала Айгөл.

Табиб-онколог тагын бер кат тикшерүләр үткәргәч, 99,9 %ка алдан куелган диагнозны раслый һәм гепарин мазе сөртергә куша.

Ә вакыт туктамый, ашыга… Ун көн гепарин мазе генә сөртеп торган тән тиресе Русланны борчый башлый. Эчтән ниндидер уңайсызлык сизелә. Янәдән табибка бара. Бу юлы инде табиб та шешне суыртырга дигән карарга килә. Руслан каршы килми. Ул барлык карарларны Айгөлгә әйтеп, әмма үзе кабул итә торган ирләрдән була.

Табиб вакытны суза — берни әйтми, кинәт кенә ялга китеп бара.

Шешне суыртып алалар, 2-3 көннән Руслан хастаханәдән чыга. Озакламый эшкә дә чыга. Шеш алынса да, аның урыны авыртудан туктамый. «Башта киселгән урын булганга авыртадыр, төзәлмәгәндер дип уйладык, сабыр иттек», - дип искә ала Русланның хатыны. Шулай тагын тормышның атна-ун көне артта кала. Билгеле булганча, шешне алгач, гистологиягә җибәрәләр. Айгөл белән Руслан сабыр гына гистология нәтиҗәсен көтә. Әмма табиб шактый вакыт узуга карамастан, берни әйтми — һаман суза һәм көннәрдән бер көнне кинәт кенә ялга китеп бара. Аның урынында калган табибка, мөгаен, иң авыр эш башкарырга туры килгәндер.

«Кайтты да елады…»

Руслан нәтиҗәләрне белер өчен, хастаханәгә юл тота. Үзе генә. Менә шушы мизгел аның тормышын ике ярга бүлә. Диагноз — рак!

«Кайтты да елады… Мин аның елавын беренче тапкыр шунда күрдем. Ул шундый көчле, баһадир ир-ат иде. Аның беркайчан да болай көчсезләнгәнен күргәнем булмады. Ышанмадык. Кабат Мәскәүгә тирәнтен тикшеренүгә җибәрдек. Әмма өметләр акланмады. Диагноз шул ук килде…»

Айгөл белән Русланның, аларның әти-әниләре кичергән хисләрне сүз белән генә аңлатып бетереп булмас. Айгөлнең сүзләренә караганда, ике як әти-әниләр дә бик борчылганнар, кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышканнар.

Табибның ялгышы — ракка кислород кертергә ярамаган. Кислород кергән очракта рак күзәнәкләре тагын да тизрәк үсә башлый икән. Русланның да хәле авырая, хастаханәгә яткыралар. Монда ул химия ала башлый. Параллель рәвештә Мәскәү табиблары белән элемтәдә торалар. Әле бу вакытта да баһадир ир мондый көчле авыруга бирешергә уйламый.

«Интернеттан укыдык: мондый диагноз белән авыручыларның 7 %ы исән калырга мөмкин. Шушы 7 %ка керүчеләр арасында, һичшиксез, без дә булырга тиеш дип уйладык. Көн-төн укыдык, Ходайга ялвардык», - ди Айгөл.

«Исән генә калсын!»

Химияләр арасында Русланны хастаханәдән чыгарып алалар. Кызы Әминә һәм яраткан тормыш иптәше Айгөл - Русланның юанычы. Яңа гына дөньяга аваз салган баланың үсүен Руслан томан аша гына күргән кебек була. Авыру үзенекен итә. Кап-кара шеш тән тиресен ертып чыгарлык дәрәҗәгә җитә. Руслан 6 химия, 3 операция кичерә. Операциядән соң табиблар6 «Уң кулы эшләмәскә мөмкин», - дип әйтәләр. Әмма Айгөл белән Руслан моңа да риза: «Исән генә калсын!»

Операциядән соң шеш тышка таба үсми, ә эчкә үсә башлый. Табиблар «нур терапиясе» бирергә уйлыйлар. Әмма хәлләр тагын да катлауланып китә: Руслан хастаханәдән чыккан арада короновирус корбанына әверелә. Хәзер инде аңа бу авыруга да каршы көрәшергә көч кирәк була. Яман шешне дәвалау икенче урынга кала. Химияләр кичектерелә. Вакыт югала.

«Бу авыру да өстәлгәч, Руслан тәмам хәлсезләнде. Торып йөри алмый башлады. Соңрак химияне дару төймәләре аша ала башлады. Канун буенча, яман шеш авырулы кешеләргә бер генә төр дәвалау бушка — я химия, я „нур терапиясе“ диделәр. Без химияне үз хисабыбызга ала башладык. Химия төймәләре - 100 мең. Бу бер айлык дару. Ярдәм сорап акча җыеп карыйк мәллә, дидем — ул баш тартты. Сөннәт буенча, мондый очракта дөя сөте яки сидеге эчәргә кушыла. Мисырдан кайтартыйк, дип тә әйтеп карадым, әмма ул шуның ише нәрсәләргә, халык медицинасына ышанмады. Бары Ходайдан гына ялварасы калды», - дип сөйли Айгөл авыр кайгысын йотарга тырышып.

Руслан төймәләрне ноябрь аенда эчә башлый. Авырту көчәйгәннән көчәя, түзәр хәл калмагач, табиблар наркотикларны эшкә җигә. Короновирус авыруыннан дәваланганда метастазалар үскәннән үсә. Руслан сулый алмас дәрәҗәгә җитә. Канындагы кислород түбәнәя, кислород аппаратына тоташтырыла.

Күпме өметләр акланмый. Баһадирдай көчле Руслан бу авыруга каршы көрәшерлек егәр таба алмый үзендә. Нәни кызының иң матур чакларын да күрми, 14 декабрь көнендә якты дөнья белән хушлашып, яраткан Айгөлен калдырып китеп бара.

«Әйтеп бетергесез авыр… Аңлатып бетергесез ачы хәсрәт бу. Кызым янында көчле булырга, күз яшьләремне күрсәтмәскә тырышам. Язмышымдыр инде, шулай язылган булган», - дип сыкрый Айгөл.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100