Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күрше төбәктә 20 ел элек улын үзе үтереп, «Жди меня» аша эзләп йөргән хатын хөкем ителде

news_top_970_100
Күрше төбәктә 20 ел элек улын үзе үтереп, «Жди меня» аша эзләп йөргән хатын хөкем ителде
https://surb.sledcom.ru/

3 ноябрьдә Башкортстанның Баймак районы суды 52 яшьлек хатынга карата хөкем карары чыгарды. Ул почта ташучы булып эшләгән. 20 ел чамасы элек бу хатын 11 яшьлек улын үтергән, мәетен яшергән һәм җинаятен шул чактан бирле яшереп йөргән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Хатын бу җинаятен бергә яши торган ире таләбе буенча кылуын сөйли. Имеш, аның яңа ире чит кеше баласын тәрбияләргә теләмәгән.

Суд барышында Г. исемле бу хатын елый, улын бик иртә табуын, баланың үз атасы ярдәм итмәвен сөйли. Аннары Г. яңа ир таба һәм өенә алып кайта. Г. сүзләренчә, яңа ире беренче көннән үк үги улын яратмый, баланы әбисе белән бабасына бирергә тәкъдим итә. Аларның уртак балалары туа, олы бала кирәк булмый. Аннары ир хатынына яный, баланы юк итәсең яки китәм, дип куркыта.

2001 елда Г. 11 яшьлек улын, себерке җыярга дип, урманга алып бара һәм халат бавы белән буып үтерә, мәетне җиргә күмеп куя. Шуннан соң әни кеше баласы югалуын игълан итә. Кайгыга баткан ана рәвешен китереп, баланың фотосын таратып йөри, Мәскәүгә «Жди меня» тапшыруына кадәр барып җитә. Тапшыруда улын исән килеш күрергә өметләнүен сөйли.

2017 елда гөмбә җыючылар Сибай урманында кеше сөякләре таба. ДНК аның Г.ның баласы булуын ачыклый. Ләкин үтерүчене 5 елдан соң гына ачыклыйлар. Полиграфта тикшергәч, Г. качып йөреп аруын, баласын үзе үтерүен сөйли.

Суд карары буенча, Г.ны 12 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр. Үтерергә котыртуда гаепләнүче ир-атны, дәлилләр җитмәү сәбәпле, аклаганнар, диелә хәбәрдә.

  • 20 ел элек, яңа иренә ярар өчен, Башкортстан хатыны 11 яшьлек улын урманда буып үтергән, дип язган идек.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100