Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

20 ел элек яңа иренә ярар өчен, Башкортстан хатыны 11 яшьлек улын урманда буып үтергән

news_top_970_100
20 ел элек яңа иренә ярар өчен, Башкортстан хатыны 11 яшьлек улын урманда буып үтергән
https://surb.sledcom.ru/

Башкортстанда тикшерүчеләр һәм криминалистлар 20 елдан артык элек Сибай шәһәрендә югалган 11 яшьлек баланың үтерүдә шикләнелүчеләрне ачыклаган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Мәрхүм баланың анасы һәм аның белән яши торган ир-ат ике дистә елдан артык коточкыч серне саклап яши. Алар хатынның 11 яшьлек улын үтерәләр, мәетне урманга илтеп күмәләр. Шуннан бирле алар иректә яши.

Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе белешмәсе буенча, 2001 елда бу кешеләр Сибай шәһәрендә яши. Ир бергә яши торган хатынының улын яратмый, аны тәрбияләргә теләми. Ир белән хатынның уртак баласы да туа. Ир хатынны көйләп тә, куркытып та баласын үтерергә күндерә. 

Ир белән хатын коточкыч план кора. Июль аенда әни кеше улын урманга себерке җыярга дип алып чыгып китә. Алар велосипедлар белән бара. Баймак районында урманда әни кеше улын халат бавы белән буып үтерә. Бу бауны ире алдан әзерләп биреп җибәргән була. 

Аннары әни кеше улының мәетен урманда күмеп калдыра. Баланың калдыкларын 16 ел узгач кына биредә яшәүче бер ир-ат таба.

Бу хатынга хәзер 52 яшь, ул Уфада яши. Хатынны баласын үтерүдә, аның белән яши торган 62 яшьлек ир-атны җинаятькә котыртуда һәм аны башкарырга булышуда гаеплиләр.

Хатын баласын үтерүе турында тикшерүчеләргә сөйләп биргән. «Ул миңа арты белән тора иде. Мин бауны тотып артыннан килдем. Аннары сөйрәп алдым. Кайтып иремә әйттем. «Мин аны үтердем», – дидем. Ул миннән улымны «күмдеңме» дип сорады. Мин күммәгәнемне әйткәч, кулыма көрәк тоттырды, кире барып күмәргә кушты», – ди бу хатын.

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 30 апрель 2022
    Исемсез
    Шундый шакшы эдэмнэрне ничек жир кутэрэ... Явызлыкка чиклэр юк... Боларга улем жэзасы булса да жинел котылалар
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100