Затлы рестораннардагы, дресс-кодлы ифтарларны тәнкыйтьләүчеләргә Нурулла хәзрәттән җавап
Соңгы елларда затлы рестораннарда уза торган ифтарлар ешаеп китте. Аларга килүчеләр өчен билгеле бер шартлар да куела – әйтик, киемнәр өчен дресс-код кертелә.
Затлы рестораннарда узган ифтарлар социаль челтәрләрдә тәнкыйтькә дә дучар ителә, әйтик, ни өчен байлар гына чакырыла, ник фәкыйрьләр чакырылмый, нигә кешеләр өчен аерым кием таләбе куела, диелә. Гомумән, бай, затлы рестораннарда ифтар уздырып, аны халыкка күрсәтү – ярый торган гамәлме, дигән сорау бирүчеләр дә бар.
«Интертат» бу сорауларны «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллинга юллады.
– Нурулла хәзрәт, затлы рестораннарда ифтарлар уза. Нигә байларны чакыралар, нигә мохтаҗларны чакырмыйлар, дигән сорау бирүчеләргә ни дияр идегез?
– Ифтарлар бөтен кеше өчен дә оештырыла.
– Затлы рестораннарда, «Корстон»нарда узган ифтарлар турында сүз бара.
– Мохтаҗларның ашарга теләкләре булса, теләсә кайсы мәчеткә бара алалар. Һәр мәчеттә ифтарлар уза, керү бушлай. Әгәр, бөтен мохтаҗны «Корстан»га чакырырга кирәк, дисәләр, алай мөмкин түгел бит инде ул. Бизнесменар арасында ифтар уздырып, танышларын чакырып, кирәкле сүзләр сөйләшәләр. Тагын кемнәрдер кайлардадыр җыелыша. Монда бернинди проблема күрмим. Бу тәнкыйть миңа аңлашылмый, дөресен генә әйткәндә.
– «Мохтаҗлар өчен оештырсыннар, байлар алар болай да бай» дигән фикер.
– Бу – көнләшеп әйтелгән тәнкыйть, бу тәнкыйтьнең нигезе, мәгънәсе юк. Ничек инде син әйтә аласың бай кешегә килеп: «Өеңә кертеп ашат әле», – дип? Ул мәҗлесне оештырган икән, кемне тели – шуны чакырган дигән сүз. Аларга тәнкыйть сүзе әйтү – тамаклары ач булудан түгел. Бу – көнләшеп әйтү, «менә җыелып яталар үзләре» дип. Менә быел мәчетләрдә ифтар уздырырга урын булмады байларга. Шул ук байлар акчаларын тотып киләләр мәчеткә ифтар уздырырга, мәчетләр әйтә: «Гафу итегез, безнең бөтен көннәр дә язылып беткән, безнең инде көйләнеп беткән». Димәк, Аллага шөкер, байлар һәр мәчеттә көйләп чыктылар. Фәкыйрьләр, ашыйсылары килсә, ашап китә алалар. Бу тәнкыйтьнең нигезе юк. Монда кеше үзенең аралашырга теләгән дустын чакыра. Ашыйсың килсә – кил мәчеткә. «Корстон»да ифтар уздырган бай, мәчеткә килеп, ифтар уздырырга түләде, син аңа бәйләнмә инде. Ул үткәрсен дуслары белән, җыелып алсын, ашасын инде тыныч кына. Сиңа түләде бит инде ул синең өчен.
– Дресс-код булырга тиешме-юкмы, дигән фикергә карата ни әйтер идегез?
– Моның дингә кагылышы юк. Бу үзләре уйлап тапкан әйбер – киемнәр бер төстә булсын, башкасы. Анысы хатын-кыз үткәргән нәрсә бит инде ул дресс-кодлар белән, мода күрсәтүләр белән, күлмәк карап. Хатын-кыз – хатын-кыз инде ул. Шундый әйбер уйлап чыгарып ята инде ул. Хатын-кызлар үткәргән әйбер бит инде ул. Моның дингә, ифтарга катнашы юк. Бу – аларның фикерләре, идеяләре диик.
– Дингә каршы да килми, дин өлешенә дә керми?
– Әйе.
– Затлы рестораннарда уздырган ифтарларны социаль челтәрләрдә күрсәтүгә каршы чыгучылар да бар. «Аллаһ ризалыгы өчен уздырсыннар, күрсәтмәсеннәр», – диюгә ничек карыйсыз?
– Бу аларның ниятләреннән тора. Без аларның күңелләренә кереп карый алмыйбыз. Ниятләре изге эшне күрсәтү икән – менә Рамазан аенда ифтар бара – теләкләре шундый булса, монда зыян юк. Әгәр үзләренең ураза тотканнарын күрсәтергә теләсәләр, савапларын киметәләр. Монда әйтеп булмый, болай итегез, тегеләй итегез, дип.
– Моны дәгъвәт дип билгеләп буламы? (Ислам динен тарату)
– Әлбәттә, дәгъвәт. Дәгъвәт шулай бара бит инде ул. Кеше – хайван кебек бит ул, көтү белән йөриләр. Әйтик, ифтарларга йөргән кешеләрне күреп, кешенең үзенең дә барасы килә башлый. Кеше шулай килә дингә, башкалардан күреп. Аңлап килми бит ул еш кына. Кеше йөри икән, мин дә киләм, дип уйлый, шулай кереп китә. Дәгъвәтнең бер өлеше дип тә карап була, монда «минусына» караганда, «плюсы» күбрәк.
– «Байлар байлыкларын күрсәтә, чыдаша алмыйлар» дигән тәнкыйть белән килешмисез алайса?
– Ничек килешәсең инде аның белән? Кеше ифтарга җыелган, ашыйлар, эчәләр. Ничек шулай әйтеп була?
Байларны тәнкыйтьләгән кешеләрнең үзләрен дә тәнкыйтьләп була. Менә киләләр мәчетләргә – пенсионерлар, олы кешеләр – ашый башлаганчы ук ризыкларны сумкаларына кул белән генә сыпырып төшерәләр. Әле үз өстәлләрендәгене генә булса – бер хәл, кеше өстәлендәгене дә шулай сыпырып-сыпырып төшерәләр. Сумка белән тутырып кайтып китәләр. Ник монысын күрмиләр ул «фәкыйрьләр»? Байларның «сыеша» алмаганнарын күрәләр, ә кеше өлешен сумкага тутырып кайтып киткәнне күрмиләр. Шуңа күрә кешенекен карарга кирәкми. Тәртип булырга тиеш. Кеше тәнкыйтьләүдән туктарга кирәк. Бу эш изге ният белән эшләнми. Бу – көнчелек, кешегә явызлык белән эшләнә торган тәнкыйть. Аның бер файдасы да юк бүгенге көндә. Син яхшы кеше икән, яхшылык эшлә, кешенең яхшылыгына куан. Матур гына яшә. Ул байлар аракы эчмиләр, хатын-кызлар чакыртып утырмыйлар. Хәләл ризык ашарга, аралашырга җыенганнар. Моны ничек тәнкыйтьләргә була – мин аңламыйм.