«Берәр байның мохтаҗларга ифтар уздырганы бармы?» – Халык дресс-кодлы ифтарны тәнкыйтьли
Рамазан аенда ифтар уздыру быел аеруча модага керде кебек тоела. Социаль челтәрләрдә бер төстә, әмма төрле фасонда киенгән гүзәл затлар фотолар белән уртаклашалар. Татарстанда алтын, аклы-каралы «Бизнес-ифтар», яшел төстәге дресс-код кертелгән «Фешн-ифтар»лар булды. Ләйсән Гыймаева шундый мәҗлесләрнең берсеннән фото белән «ВКконтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә бүлешкән. Фото астында «матуркайлар», «һәммәгез бик күркәм» дигән 2 комментарийдан кала, бик күп тәнкыйть сүзләре яуган.
Фотода ак-каралы төстәге киемнән җырчылар Ләйсән Гыймаева, Зәйнәб Фәрхетдинова, Айгөл Бариева, алып баручы Гөлназ Сәфәрова, шагыйрә Ләйлә Дәүләтова бар. Фотодан аңлашылганча, бу – «Бизнес-ифтар» булса кирәк.
Халык, беренче итеп, аларны кара төсне сайлаганнары өчен «эт итеп» сүккән, аннары ифтарларга мохтаҗлар чакырылмавына канәгатьсезлек белдергән. Әмма алар оештыручылар куйган шартка (дресс-код – кара-ак) туры китереп киенеп, кунак булып кына килгән бит. Моны игътибарга алмаганнар.
«Татар хатыннарының кара күлмәк кигәннәре миңа бер дә ошамый»;
«Коточкыч, карыйсы да килми»;
«Ләйсән җаным, ачуланма, чынлап, ниндидер авыр фотосурәт! Аңлата алмыйм (гәрчә, мин үзем дә кара төс яратам);
«Ай-яй, махсус киенгәннәрмени, әстәгъфируллаһ, кап-карадан, карарга куркыныч»;
«Мөселман киемнәре дизайнерлары кирәк сезгә, саташкансыз»;
«Берсеннән-берсе ямьсез киенгәннәр»;
«Мода дип, тагын да кара киемнәр таба алмадыгызмы, сезне үстергән әбиләрегезне оныттыгыз мәллә сез»;
«Мөселманнарда кара кием – иң соңгы урында. Беренче урында ак, аннан яшел, зәңгәр һ.б.»;
«Бик дөрес әйтәсез, кыланып та карыйлар инде. Башта чишенеп беттеләр, хәзер баштан аякка кадәр киенделәр. Безнең әни белән әбиләребезнең кигән киемнәре, башларына ап-ак яулыкларын туздырып бәйлиләр иде, карап туймассың, күлмәкләре чиста, пөхтә булыр иде. Хәзергеләр кебек җиргә сөйрәлмәгән, гадәти озынлыкта инде. Хәзер аяк табанына кадәр озынлыктагыны кияләр, ул бит җирдән сөйрәлә, чисталык-пакьлек бар микән? Миңа шуны аңлатыгыз әле» кебек комментарийлар калдырганнар «дресс-код»ны белергә дә теләмәүчеләр.
«Китте бит мода, хәзер ураза тоту – зур күренеш, бигрәк тә авыз ачу»;
«Байлар ярыштан уздыра хәзер ифтарларны, байлар өчен генә бизнес-ифтарлар. Элекке төсле мохтаҗларны ашату, сөендерү юк хәзер, «показуха» китте. Киемнәр күрсәтү, җырлы ифтарлар заманасы»;
«Бик дөрес. Ник алар үзләре кебекләрне дәшәләр ифтарга? Ник алар ифтарга мохтаҗларны чакырмый? Мактанышып, бер-берсеннән калышмаска кара күлмәкләр, фотолар, әйтерсең кешедән артык торалар, нинди артык җирләре бар? Башкалардан берни белән дә аерылмыйлар! Мактанышкан фотолар кирәк түгел. Мохтаҗларны кинәндерегез»;
«Мохтаҗларны 5 километрдан әйләнеп узалар алар. Мохтаҗларны җыеп ифтар уздырган берәр бай бармы? Дин битлеге киеп, төренеп, уранып, чикылдашып, җырлашып, өстәл артында көйгә, ритмга селкенеп, пыш-пыш колакка сөйләшеп уздыралар хәзер ифтарларны! Мин бу Казан мәчетләрендә, «Экспо»да, шундый зур ифтарларны, күп халык җыеп, күлмәк күрсәтү модасына әйләнгән ифтарларны күздә тотып әйтәм»;
«Ул вакытта безгә күрсәтеп, мактанышып, бер-берсеннән калышмаска, узышып реклама ясап тормасыннар. Алар ашый торган аш ашыйбыз, алардан ким тормыйбыз. Алла каршында һәммәбез бер, һәркемгә 2 метр урын җитә. Анда аларны хан сарайлары көтеп тормый. Алла каршында бераз башны түбән иеп яшәргә кирәк. Артык беркемне дә сикертми» дигән фикерләр белдергәннәр.
Бу сорауларны «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәткә юлладык.