
Татар эстрадасы җырчысы Зәринә Хәсәншина үз сәхифәсендә авыл тормышын шактый еш күрсәтә. Аның язылучылары да җырчының гаиләсе белән төшкән видеоларын көтеп кенә тора.
Зәринә әнисе Фәнисә ханым белән бакчада йөри. Әнисе баклажаннарга су сибә, ә Зәринә язылучылары өчен кызыклы контент әзерли.
– Әнигә «әби» дигәннәр дә, әни шуңа бик борчыла. Ярар инде, әни. Берәр кайчан әби буласың бар бит инде.
Миңа да Сабантуйларда барысы да «Зәринә апа» диләр, миннән олырак күренгән кешеләр дә. «Нинди апай булыйм мин», – дигән идем бер егеткә. «Апа, миңа 26 яшь кенә», – диде. Миңа да 30 яшь кенә, димәдем инде...
«Балакаем», – дип җөпләп куя әнисе.