Җырчы Зәринә Хәсәншина белән тагын бер күңелсез хәл булган. Аңа юлда йөрү кагыйдәсен бозган өчен штраф түләргә туры киләчәк.
Күптән түгел генә аны бер әби «белемсез» дип шелтәләгән иде инде.
Соңыннан җырчы әбинең ни өчен бәйләнгәнен аңлавы турында да хәбәр итте: «Әллә нинди законнар бар икән. «Белемсез» дип шуңа әйткән икән ул. Кыскасы, ишегалдында машинаны 5 минуттан артык җылытырга ярамый икән. Югыйсә штраф салына. Минем машинага кереп утырганыма берәр минут үткән микән», – дип сөйләде Зәринә Хәсәншина.
Бүген җырчы җәяүлеләр кичүендә юл бирмәгән. Кабат әби «гаепле».
«Яңа көн, минем тормышымда яңа әбиләр барлыкка килә. Бүген бер әби аркасында миңа штраф салдылар. Рәхмәт! Мин күреп торам, ул әби чыга башлады, бик өлкән. Әле чыга гына башлады, әле анда 50 машина уза ала иде. Юк икән шул. Җәяүлеләр кичүенә аяк баскан икән инде, йөртүче үткәрергә тиеш, дип аңлатты полиция хезмәткәре. Бернәрсә әйтеп булмый инде – шундый закон. Ул – шундый озын юл кичүе әле», – дип канәгатьсезлек белдерә җырчы.