news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Зәринә Хәсәншинаны ишегалдында машина эшләтеп торган өчен шелтәләгәннәр: «Белемсез!»

news_top
Зәринә Хәсәншинаны ишегалдында машина эшләтеп торган өчен шелтәләгәннәр: «Белемсез!»
Фото: «Татар-информ»

Җырчы Зәринә Хәсәншинага ишегалдында өлкән яшьтәге хатын-кыз шелтәләгән. Бу хакта ул социаль челтәрдәге шәхси сәхифәсендә сөйли.

Бүген машинаны җылытып утырганда, бер әби шакый. «Моторны сүндер. Син ишегалдында торасың!» – ди. Мин аңлап җиткермәдем дә әле, ә ул өстәп куйды: «Белемсез!» – дип.

Өлкән буын кешесе булганга артыгын әйтеп тә булмый. «Артыгын әйтмә. Аңларга тырыш», – дисең. Әмма кайберләре кайчак артыгын кылана. Мин шунда үземнең машинаны ишегалдында нәрсәгә сүндереп торырга тиешлегемне дә аңламадым. Урамда май ае түгел, без хәзер машинаны барыбыз да баштан җылытабыз, аннан соң гына кузгалабыз», – дип сөйли ул.

Соңыннан җырчы әбинең ни өчен бәйләнгәнен аңлаган.

Әллә нинди законнар бар икән. «Белемсез» дип шуңа әйткән икән ул. Кыскасы, ишегалдында машинаны 5 минуттан артык җылытырга ярамый икән. Югыйсә штраф салына. Минем машинага кереп утырганыма берәр минут үткән микән», – дип сөйли Зәринә Хәсәншина.

Хөрмәтле укучыларыбыз, сез дә игътибарлы булыгыз. Кагыйдәләрне белеп тору һәркем өчен файдалы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар