Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зәринә Хәсәншина: «Инде кияүгә алырга әзерләр»

news_top_970_100
Зәринә Хәсәншина: «Инде кияүгә алырга әзерләр»
"Татар-информ" архивы

Җырчы Зәринә Хәсәншина авылга кайтты исә, социаль челтәрендә әти-әнисе белән кызыклы видеолар көт тә тор. Азакта барыбер егетләр темасы кузгатыла. Ә җырчы бигрәк уңган инде, әнисе белән печәнне дә урнаштырып куя. Әтисе видеога төшереп тора.

«Менә печән өйгән видеоны карадылар да, әни, сиңа комплимент бар: «Сине хатын итеп алырга була икән, нинди әйбәт теща – уңган хатын», – дип язалар. Бу татар егетләренә синең матурлыгың, шәп фотоларың да кирәкми. Менә шундый җен кыяфәтле эшли торган хатын булсын! Берәр матур фото, видео кертәсең – реакция юк. Печән өйгәнне кертәсең – инде кияүгә алырга әзерләр», – дип сөйли җырчы.

«Атаң шундый принцип белән сайлап алгандыр мине», – ди җырчының әнисе.

«Кызлар, күбрәк эшләгәнегезне, ашарга пешергәнегезне социаль челтәргә куегыз. Тикшерелгән лайфхак», – дип киңәш тә бирә җырчы кияү көтүчеләргә.

«Бер яктан әйбәт хатын эзләүләре әйбәт тә инде», – дип нәтиҗә язап куя Зәринә.

«Үзләре эшли микән соң алар?» – дип, уңган әни белән кыз «кияүләр» темасын ябып куйды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100