Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зәринә Хәсәншина һаман комбайннар тирәсендә бөтерелә

news_top_970_100
Зәринә Хәсәншина һаман комбайннар тирәсендә бөтерелә
Фото: Зәринә Хәсәншинаның шәхси аккаунтыннан

Зәринә Хәсәншина «Арышыңны урыйм» дип исемләнгән яңа фотосессиясе белән социаль челтәрдә язылучыларын шаккатырып алган иде. Хәзер инде арышын урып бетергән дә, иген кырыннан горур атлап бара торган комбайнчы «булган» видео куйды. Видеоны рус эстрадасында танылган җырларның берсе «Ах, какая женщина!» җырына салган.

Видеода күренгәнчә, җырчы комбайн кабинасыннан чыга да, тешенә салам кыстырган килеш, иксез-чиксез басу кырына карап тора. Аннары ул техникадан төшә дә, итекләре белән атлап бара, шул арада егетләрнең хушын алырлык итеп күзен сирпеп куя.

«Элеккеге комбайннарда шулай киендереп, эсседә әзрәк әйләндереп алырга иде үзеңне», – дип хыялланган Рөстәм исемле ир-ат.

«Тизрәк эләктерегез инде бу комбайнчы хатын-кызны», – дип, ир-атларның йөрәген җилкендергән берәү.

Калганнар видеоны «бик шәп» дип бәяләгән.

«Комбайннар белән фотога төшәсем килә, дип, җәе буе дустым Ильмирның башын катырдым. Ярый әле мин хыялыйны аңлый торган дусларым бар. Кепка белән итекләр (өр-яңа, астында бәясе дә бар – 11 сум) – Ләйсән ападан, күлмәк белән комбинезон – әтинеке, – дип сөйләгән иде Зәринә социаль челтәрдә сторисларында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100