Җырчы Зәринә Хәсәншина җәй буе хыялланган хыялын тормышка ашырган. Ул кырда комбайнчы образында фотосессия ясаган.
Комбайннар белән фотога төшәсем килә, дип, җәе буе дустым Ильмирның башын катырдым. Ярый әле мин хыялыйны аңлый торган дусларым бар. Кепка белән итекләр (өр-яңа, астында бәясе дә бар – 11 сум) – Ләйсән ападан, күлмәк белән комбинезон – әтинеке, – дип сөйләгән Зәринә социаль челтәрдә сторисларында.
Фотолар астында ул: «Арышыңны урыйм», – дип язып куйган.
Җырчының чираттагы искиткеч атмосфералы фотосессиясе виртуаль дусларына нык ошаган.
«О-о-ох шәп», «Бик матур фотолар, Зәринә», «Ушны аласың инде», «Каян табасың син бу идеяләрне?», «Үләм сезнең фантазиядән», «Җырчы булмасаң, я фотограф, я модель булыр идең син», «Бу фотоларны тизрәк берәр журналда бастырырга кирәк», «Фильмнардагы кебек», «Теләсә нинди образда гүзәлләрнең гүзәле син, Зәринә», – дип комментарийлар калдырганнар социаль челтәрдә утыручылар.
«Мондый комбайнчы кырга чыкса, быел уңыш җыелмас түлке», – дип шаяртучы да булган.
Фотолар: Зшринә Хәсәншинаның шәхси аккаунтыннан