Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зәринә Хәсәншина һәм Илгиз Зәкиевтан каз тәннәре чыгарырлык җыр

news_top_970_100
Зәринә Хәсәншина һәм Илгиз Зәкиевтан каз тәннәре чыгарырлык җыр
видеодан скриншот

Җиңү бәйрәменә багышлап, җырчы Зәринә Хәсәншина белән Татарстанның атказанган артисты Илгиз Зәкиев «Хәтерлә син, иркәм...» җырын яңартып яздырганнар.

«Күпме парлы тормышларны парсыз иткән бу сугышлар тәмамланып, илгә һәм күңелләргә тынычлык килсен иде…

Җиңү көне белән», – дип шәрехли артистлар, бу җырның бүгенге көндә аеруча да актуаль булуына басым ясап.

Тамашачы да җырга югары бәя биргән. «Каз тәннәре чыгарды. Шәп икән бу», «Искиткеч», «Күз яшьләре тула. Күңелгә үтәрлек итеп башкардыгыз», – дип язалар. Җырчыларның образларына да сокланып караганнар. Җырны тәкъдим иткән видеода Илгиз – сугышка китүче солдат, ә Зәринә – аны озатучы сөйгәне ролендә.

Җыр – Татарстанның халык артистлары Римма Ибраһимова һәм Айдар Фәйзрахмановлар репертуарыннан. Соңрак Римма Ибраһимова әлеге җырны Марат Фәйрушин белән дуэтта да башкарды.

ХӘТЕРЛӘ СИН, ИРКӘМ

Шакир Мәҗитов көе һәм сүзләре

Сызылып зәңгәр таң атты,

Кошлар канатын какты,

Сау бул, дидең син миңа

Җәйге бер таңда.

Ялгыз сандугач ул да,

Безнең кавышуны күргәч,

Өзелеп-өзелеп сайрады,

Кунып (басып) яшь талга.

Хәтерлә син, иркәм,

Аерылган таңнарны,

Һичбер вакыт сөймәм, дидең,

Башка ярларны.

Хатлар язармын, дидең,

Бик сагынырмын, дидең,

Истәлегем булсын, дип,

Ал яулык бирдең.

Ярымның бүләге, дип,

Йөрәгем ялкыны, дип,

Канлы көрәш кырында

Саклап мин йөрттем.

Хәтерлә син, иркәм,

Аерылган таңнарны,

Җиңеп кайт, дидең син миңа,

Дошман яуларны.

Дошман явын туздырып,

Кайттым илгә талпынып,

Аерылгандагы кебек,

Җәйге бер таңда.

Сандугачлар да әнә,

Безнен кавышуны күреп,

Өзелеп-өзелеп сайрыйлар,

Басып талларга.

Рәхмәт сиңа, иркәм,

Каршы алдың, иркәм,

Биргән вәгъдәңдә торгансың,

Кадерлем, иркәм.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100