Танылган алып баручы Зәмирә Рәҗәпова «Исләреңә төшәрмен» дигән яңа җырын тәкъдим итте. Җырның сүзләрен Галиәхмәт Шаһи, ә көен Ризван Хәкимов иҗат иткән.
«Ниһаять, ул көн килеп җитте, җырны барлык музыкаль мәйданнарда тыңларга була. Рәхәтләнеп тыңлагыз, фикерләрегезне калдырыгыз! Рәхмәт сезгә мәхәббәтегез һәм хөрмәтегез өчен», – дип язган җырчы социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә.
«Уф, йөрәгем, дигән чакта
Җилләр булып исәрмен.
Бик ямансу чакларыңда
Исләреңә төшәрмен...»