Зәмирә Рәҗәпова: «Мондый хәлгә калмас өчен, никахка кадәр «тәртипле» булырга кирәк...»
Зәмирә Рәҗәпова социаль челтәрләрдә үзенең язылучылары белән актив аралаша. Шушы көннәрдә алып баручы, соңгы вакытта үзен җырчы буларак та сынаучы Зәмирәгә үзенең башка җырчыларга охшарга тырышуы турында комментарий килеп төшкән.
«Мине еш кына кем беләндер чагыштыралар. Я, кемнән дә булса үрнәк алырга кушалар… Җәмәгать, мин үзем булып калсам ярамыймы? Бөтен кеше дә бер төсле булса, бер төрле киенсә, җырласа, яшәсә – күңелсез булыр иде. Сез санаган җырчыларны яратам, хөрмәт итәм, тик охшарга тырышканым юк. Чөнки бу – мөмкин түгел. Миңа Аллаһы Тәгалә Зөлфирәнеке кебек тавыш, Ландышныкы кебек фигура бирмәгән. Хәзер нишлибез инде?» – дип җавап язып калдырган бу кешегә Зәмирә.
Үзенең фигурасына бәйләнеп, төрле тузга язмаган сүзләр язып ятучыларны да, фотолары белән сториска чыгарып фаш иткән ул.
Һәм… тагын бер кызык сорау биргәннәр экраннар йолдызына.
«Әгәр дә, сезнең оныгыгыз бар, ДНК ясатыйк әле, дип мөрәҗәгать итсәләр, нишләр идегез?» – дип сораганнар аннан.
«Кем кирәк дип саный – ясата инде. Ә андый хәлгә калмас өчен, никахка кадәр «тәртипле» булырга кирәк. Сафлык һәрвакыт модада, хәтта XXI гасырда да», – дип яза Зәмирә.

