Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Минем балалар дип торам, кайнанамның малае икән» – Зәмирә Рәҗәпованың ире егылган

news_top_970_100
«Минем балалар дип торам, кайнанамның малае икән» – Зәмирә Рәҗәпованың ире егылган
"Татар-информ" архивы

Танылган телетапшырулар алып баручы Зәмирә Рәҗәпова үзенең арыганлыгын мәзәк итеп сөйләп, язылучыларының кәефен күтәргән.

«Бу көннәрдә эш бик тыгыз булды. Ифтар, семинар, 2 көндә 6 тапшыру яздырдык, шул арада бакча, мәктәп, хоккей, зоом…

Кичә кич өйгә кайткач, санымны җыя алмыйча, диванда утырам. Камилә – минем итәктә, Данил янымда… Бервакыт баскычта нидер дөмбердәп барып төште. Мин автомат рәвештә Камиләне диванга утыртам, Данилны атлап чыгам, йөгерәм баскычка:

 – Кайсыгыз егылды? Данил? Камилә? Кайда сез? Астамы, өстәме?

Залдан әни миңа: «Әллә исәрләнәсең инде, балалар залда бит», – ди.

Менә бу – аруның соңгы стадиясе, җәмәгать!

Баскычта минем балалар түгел, кайнанамның малае таеп киткән икән. Фух, кот очты, минекеләр дип торам», – дип язган «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында «Әй язмыш, язмыш» тапшыруын алып баручы.

«Тыела алмыйча көләм. Вәт, шәп әйтелгән, «минекеләр дип торам»;

«Арыган күзләрем ачылып китте, «кайнанам малае» дигәч. Кайнана малае белән исән-сау яшәгез»;

«Уф үтердең, көлдереп», – дип язган халык.

Зәмирә Рәҗәпова: «Илсөя Бәдретдинованыкы матуррак булган».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100