news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Зәмирә Рәҗәпова: «Илсөя Бәдретдинованыкы матуррак булган»

news_top
Зәмирә Рәҗәпова:  «Илсөя Бәдретдинованыкы матуррак булган»
"Татар-информ" архивы

Танылган журналист Зәмирә Рәҗәпова яңа йортын күрсәтте. Ул йортта эчке эшләр башлаган вакытын һәм әзер булган бүлмәләрнең видеосын куйган.

«Күпме, азмы – белмим. Бу – безнең беренче йорт. Безгә аны беркем салып бирмәде, без барысын да үзебез эшләдек. Макс белән икебезнең әниләре генә бар, алар  икесе дә – пенсионерлар. Аларның ярдәменнән башка без бизнес алып бара алмас идек. Күпбалалы гаилә белән бизнесны бергә алып бару – катлаулы, әмма безнең әниләр белән мөмкин эш», – дип язган журналист.

«Бу йорт тулысынча  билгеле компаниядә эшләү акчасына төзелде», – дип хәбәр итә ул. Зәмирә Рәҗәпова ире белән «челтәрле бизнес»та «кайный».

«Ах булган бу», – дип бәя биргән Илсөя Бәдретдинова.

«Ах» түгел әле, аңа кадәр бик күп эшлисе бар әле. Рәхмәт! Синең баскычыңны социаль челтәрдә күреп, Илсөянеке матуррак булган, дип уйлап куйдым», – дип язган Зәмирә Рәҗәпова.

«Ә мин синең баскычыңа кызыктым», – дип язган җырчы.

«Әкияттәге кебек. Шул йортта түгәрәк өстәлләр алдында шатлык-бәхет белән яшәргә насыйп булсын», «Тигезлектә, муллыкта яшәргә язсын», – дип теләгән видеоны караучылар.

 

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 29 март 2023
    Исемсез
    Бер сорау борчый. Каян шул чаклы куп акча урладылар микэн бу авыл кешелэре ?
  • 26 март 2023
    Исемсез
    БУ КУРСЭТУ КЕМГЭ КИРЭК ИНДЕ
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар