news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Зәмирә Рәҗәпова-Куприянова нигә Уфаны түгел, ә Казанны сайлавын әйтте

news_top
Зәмирә Рәҗәпова-Куприянова нигә Уфаны түгел, ә Казанны сайлавын әйтте
Фото: © «Татар-информ» архивы

Алып баручы Зәмирә Рәҗәпова-Куприянова социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә язылучыларының сорауларына җавап бирде.

«Ничек Казанга килеп чыктыгыз? Нигә Уфаны сайламадыгыз?» – дигән сорауга ул болай ди:

«Без балачактан Казан телевидениесен карап үстек. Татар спектакльләрендә тәрбияләндек. Минем бик тә Казанга китәсем килә иде. Узган гасырның 90 нчы еллары, болгавыр заман, әни җибәрмәде. Чаллыда апалар яши, шунда озатты. Укып чык, аннары теләсә нәрсә эшлә, диде. Чаллыда педагогика институтын бетергәч, район газетасында 2 ай эшләп, 2000 сум акча эшләдем дә килдем Казанга», – дигән.

  • Зәмирә Рәҗәпова-Куприянова – тумышы белән Үзбәкстанның Каракалпакстан Республикасыннан. 3 яшьтән әнисенең туган ягы – Башкортстанның Илеш районындагы Торачы авылында үсә. Чаллыда укуын тәмамлагач, берникадәр вакыт Илешнең иҗтимагый-сәяси «Маяк» район газетасы редакциясендә журналист булып эшләгән.

Фото: Зәмирә Рәҗәпова-Куприянованың социаль челтәрләрдәге сәхифәсеннән скриншот

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар