Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зәмирә Рәҗәпова: «Беркемгә дә үпкәм юк. Һәр нәрсәнең башы булган кебек азагы була»

«ТНВ» телеканалында барган «Әй, язмыш, язмыш...» тапшыруы ябылуы турында хәбәр тиз таралды. Тапшыруның алып баручысы Зәмирә Рәҗәпованың озак еллар буе эшләгән телеканалдан китүе гаҗәпләндерде. Гадәттә, без озак еллар буе бер урында эшләгән кешенең китүен башкача кабул итә алмыйбыз. «Интертат» Зәмирә Рәҗәпованың үзе белән әңгәмә корды.

news_top_970_100
Зәмирә Рәҗәпова: «Беркемгә дә үпкәм юк. Һәр нәрсәнең башы булган кебек азагы була»
Фото: Зәмирә Рәҗәпованың шәхси архивыннан

– Зәмирә, «ТНВ» телеканалында бара торган «Әй язмыш, язмыш...» тапшыруы киләсе елдан күрсәтелмәячәк, дигән хәбәр чыкты. Син моны үзең ничек кабул иттең?

– Сүзне шуннан башлыйм. «ТНВ» телеканалында 2001 елдан бирле эшлим. 22 ел эчендә шактый тапшыруларны алып бардым. Шул гомер эчендә бик күп тапшырулар ачылды һәм ябылды. Бу – була торган хәл. Телевидение сәясәтен кабул итә алмый торган яшьтән уздым инде. Ул шулай булырга тиеш. Тапшыру туйдыра башлый. Телевидениегә рейтинг һәм яңа йөзләр кирәк. Мине беркем дә алып куймады.

«Әй язмыш, язмыш...» – минем шәхси тапшыру. Аны аерым төшереп, монтажын үзебез ясый идек. 6 сезон эшләдек. 6 ел дәвамында мин рәхмәтле генә. Тамашачылар да рәхмәтле булырга тиештер, дип уйлыйм. Тапшыруның режиссеры Наилә Сабитовага аеруча да рәхмәт һәм зур ихтирам. Ул төшереләсе көнне, операторларны билгеләде. Мин кунакларны таптым. Әле ул кунаклар да табышты. Мин яздырам. Аннан соң ул аны монтажлый, эфирга бирә. Бөтен документация эшләрен Наилә апа эшләде. Эшем бик күп, вакытым юк. Минем өчен тапшыру яздыру өстәмә эш булды.

Бу тапшыруның эфирга чыгуында Наилә Сабитованың өлеше зур. Ул булмаса, бу тапшыру күптән ябылган булыр иде. Бөтен җаваплылык аның өстендә булганга бераз кыенсындым. Бу – беренчедән.

Икенчедән, «Әй язмыш, язмыш...» чыгып, 1-2 ел узгач, башка телеканалларда аның «игезәкләре» барлыкка килә башлады. Ни өчен? Чөнки тапшыруның рейтингы артты, тамашачының мәхәббәтен казанды. Күчерелмәләр артты. Бу – гадәти күренеш. Һәркемгә рейтинг кирәк һәм һәркайсының тамашачыны җәлеп итәсе килә. Тапшыруның күчермәсе чыга икән, димәк, ул яши, дигән сүз. Алып баручысы гына икенче булачак. Аннары форматы икенчерәк буладыр.

«Әй язмыш, язмыш...» тапшыруы килешү белән чыгып килә. Гыйнварда килешү төзибез икән, декабрьдә килешүнең вакыты чыга. Ел саен шулай. Декабрьдә аның вакыты чыга. Без аны озайтмыйбыз. Шул гына.

– Тамашачы мәхәббәтен югалтудан курыкмыйсыңмы?

– Тамашачы мәхәббәтен мин 21 яшьтә яуладым. Югалтырмын дип уйламыйм. Мине яраткан кебек, яңа килгән алып баручыны да, яңа тапшыруны да яратырлар. Хәзер миңа 44 яшь. Минем кыйммәтләрем башка. Ул турыда уйлап утырмыйм.

Банкетлар эшләп йөргән вакытта шундый чор булып алды – банкетлар өчен талаш, сугыш иде. Алып баручылар арасында көчле узыш... Мәсәлән, син берәр заказны алган буласың, икенче бер алып баручы заказчы белән кемнеңдер кемдере аша (мисалга, кодагыеның кодагые аша) чыгып, «Мин сезгә арзанрак ясыйм. Бүләккә җырчы алып киләм», – дип, үзенә карата. Әлбәттә, заказчы синнән баш тарта алырга мөмкин иде.

– Андый очраклар булдымы?

– Хәзер хәтерләмим дә инде. Булгалады. Берсендә бер банкет булырга тора. Аннары миңа, башка алып баручы алганнар, дип әйттеләр. Әй борчылдым! Икенче көнне Әлмәттән шалтыраталар. Бер зур җитәкченең юбилеен алып барырга кирәк. Алып баручылары әллә авырган, әллә тавышы беткән. Төгәл хәтерләмим. Мине чакырдылар. Беләсеңме, 3 тапкырга күбрәк гонорарга алып барырга киттем! Шулвакытта бер әйберне аңладым: сиңа язган ризык –синеке була. Әгәр сиңа язмаган икән – синеке булмый. Никадәр талашсаң да, сугышсаң да – ул синеке түгел. Насыйп ризык тешне сындырып керә, диләр бит? Нәкъ шулай! Үзеңне бетерергә кирәк түгел.

Димәк, телевидениедән китәргә вакытым җиткән. Ходаем, ул телевидениенең акчасы да күп түгел иде инде...

– «Матурова» бер тапшыру өчен 4000 сум акча алганыңны белгән һәм шул турыда үз битендә язган. Син карыйсыңмы аны? Күзәтәсеңме?

– «Матурова» – минем турында гел начар сүзләр язучымы ул? Мин бит аңа язылмаган.

– Юк, бу юлы мактаган. «Иң яхшы алып баручы» дип язган. Шулай ук ТНВ каналын яратуың һәм аңа рәхмәтле булуың турында да сүзләр бар.

– Кызык. Бер тапшыру өчен 4000 сум түләнгәнен каян белгән икән?.. Беренчедән, мин аның кем икәнен белмим. Хатын-кызмы, ир-атмы? Язылучыларым миңа даими рәвештә минем турында язган скриншотларны җибәреп торалар иде. Ничек әйтим инде? Яхшы сүзләр түгел. Мин ничек карыйм? Тәнкыйть адекват булырга тиеш. Ул тәнкыйть синнән профессиональрәк, бу өлкәдә синнән көчлерәк кешедән булса, аңа игътибар итәсең. Бу очракта тәнкыйть һәм хурлау. Мин – үз гомерендә бик күп гайбәт ишеткән кеше. «Матурова»га бөтенләй игътибар итмәдем.

Дөресен генә әйткәндә, билгесез кешенең сүзләренә игътибар итү – юләрлек бит ул. Әйткәнемчә, аңа язылмаган. Аның кем икәнен белсәм, бәлки, дискуссиягә кереп, тәнкыйтен кабул итәр идем. Ә менә яхшы сүзләре өчен рәхмәт. Телеканалны яратуым һәм аңа рәхмәтле булуым турында язган сүзләре дөрес.

«ТНВ» телеканалына бала килеш кенә килдем. Институтны бетереп, штаттан тыш корреспондент булып та эшләдем. Чыннан да, бөтен җанымны биреп эшләгән вакытлар. «ТНВ» телеканалын чын күңелдән яратам, хөрмәт итәм. Анда – минем бик күп дусларым, коллегаларым. Алар барысы да шунда эшли. Тапшыру эшләү – бер генә дә акча эшләү максатыннан башкарылмый. Акчаны мин башка урында эшлим. Ә минем тапшыруны җанлымы, җансызмы алып барганымны тамашачы гына әйтә ала.

Тапшыруны төшергәндә әңгәмәгә шулхәтле кереп киткәнмен. Режиссер Наилә Сабитова: «Замира, соберись. Ты уже разлеглась», – дип әйтә иде. Тапшыру төшерү барышында камера алдында икәнемне онытам. Мин матур утырам микән, матур сөйлимме икән, дөрес сорау бирәмме икән, дигән әйбер юк.

Бервакытта да сорауларны алдан әзерләмәдем. Ни өчен? Тапшыру башлана, аның агымы – бер якка, минем сораулар бөтенләй икенче якка китә. Сорауларны куя башласаң, үз агымы белән барган әйбер ничектер ватыла, җимерелә. Кунакка сорау биргәндә шушы әңгәмәдән айнып китә. Әгәр дә әзерләгән сорауларны түгел, ә әңгәмә агымында сораулар туа тора, һәм син шуларны бирәсең икән, ул үзеннән-үзе ничектер ихлас килеп чыга. Диалог барлыкка килә. Әгәр дә мин әзерләнгән дежур сорауларны бирәм икән, әңгәмәдәшемне бүлдерәм. Ә минем аны бүлдерәсем килми. «Зәмирә, озак дәшми торасың. Әйдә, сорау бир», – дип, кайчакта режиссер әйтә иде. Хәзер тапшыруыма килгән геройга тисәм, сөйләгән агымыннан уянып китәр төсле. Транска кереп киткән кунак айнып китәр дә миңа эчендәгесен сөйләмәс кебек. Кайчакта тияргә куркып утыра идем.

– Яңа тапшыруны күргәнсеңдер. Аның турында да фикерләрең?

– Яңа тапшыру буенча фикерем мондый: копия барыбер оригиналны уза алмаячак. Бу тапшырулар барысы да – «Әй язмыш, язмыш...» тан соң чыккан тапшырулар. Бәлки, яңа юнәлештә әйбер уйлап чыгарырга кирәк булгандыр. Мин бу сүзләрне, тапшыруым калсын, дигән максаттан әйтмим. Үземнең тапшыруымны яклап әйтүдән дә түгел. Тамашачы барыбер чагыштырып караячак. Мин әйбәтрәк алып бардым, ул начаррак алып бара, дип әйтмим – чагыштыру процессы булачак. Тамашачыны яңалык белән шаккатырырга кирәк. Яңа проект, яңа тапшыру булган очракта, бәлкем, отышлырак булыр иде. Җитәкчелек шулай теләгән икән, мин аларның сайлауларын хөрмәт итәм. Чөнки алар анда бик озак еллар эшли. Рейтингны тикшерәләр. Аларга шулай кирәк икән, димәк, шулай булсын. Бу – мине берничек тә кимсетми дә, рәнҗетми дә. Чөнки мин – үз-үземне тәэмин итә алырлык, тормышта үз урынымны тапкан кеше.

Минем бизнесым бар. Ул минем бик күп вакытымны ала. Гаиләм бар. Ирем, өч балам дигәндәй. Аларга да вакыт бүлеп бирергә кирәк. Кая барам инде хәзер? Ниләр эшләрмен, дип, моңаеп утырырга вакытым юк. Тапшыру күңел өчен эшләнелде. Акча эшләү, дан-дәрәҗә өчен түгел. Ул миңа, фәкать, җан азыгы өчен генә иде. Димәк, ул җан азыгын мин башка җирдән эзләячәкмен.

Тагын кабатлап әйтәм: мине алып аттылар, дигән нәрсә юк. Моннан трагедия ясарга кирәкмәс дип саныйм. Килешүне дәвам итмәделәр, һәм мин моның белән килештем. Шул гына.

– 6 ел эчендә иң истә калган тапшыру герое?

– Фарсель абый Зыятдинов гыйбрәтле язмышы белән истә калды. Кечкенә чакта үлгән кызын сөйләде. Хатынының зиратка көн саен баруын, каберенә ятып елавын әйтте. Хәзер сөйләсәм, күңелем туа. Нык истә калды. Шулай ук иң истә калганнары – Фердинанд Сәлахов, Айгөл Бариева.

– Зәмирә, ничек син барысына да өлгерәсең?

– Өлгермим мин. Ярты эшем торып кала.

– Балаларыңны кем карый?

– Балалар мәктәптә һәм бакчада. Безнең автонянябыз бар. Балаларны иртәнге 06:30да килеп алып китә. Ул аларны түгәрәкләргә, музыка мәктәпләренә йөртә. Расписание төзелгән. Аннары кич белән алып кайта.

– Рәхәт, име?

– Барыбер дә җитешеп булмый.

– Өең дә каралган бит. Ничек шулай уңган булып була ул?

– Бер караганда, бөтен нәрсәне дә чиста тоту – чир инде ул. Болай гына үтеп киткәндә, сөлге тиешенчә эленеп тормаса, мин аны рәтләп китәм. Матур итеп бөкләп куям. Андый әйберләр кечкенәдән сеңгән. Үзем әнидән күреп өйрәнгәч, шулай чиста тотам. Сеңлем дә чисталыкны ярата. Атнага 1 мәртәбә идән юучым юып китә. Вакытым булганда рәхәтләнеп, тәмләп, бөтен җирне юып чыгам. Чисталыкны һәрвакыт саклыйм.

Ире Максим, улы Аяз

– Максим белән бергә яшәвегезгә күпме булды?

– 13 ел була. Яратып, «Макысым» дип әйтәм мин аңа (елмая). Аны Аллаһы Тәгалә тарафыннан җибәрелгән язмышның бүләге дип уйлыйм. Чөнки ул миңа дус та, ир дә, мәхәббәт тә, бизнес-партнер да, балаларның атасы да. Максим күп сөйләшми ул. Күпләр мине аны басып алган, дип уйлый. Ләкин безнең Максим – бик кырыс кеше. Сукояр йолдызлыгы астында туган. Аңа тавыш күтәрергә, кычкырырга ярамый. Кайчакта сүзгә килгәндә, мин һәрвакыт үземне кулда тотам. Сүзгә килеп алган очракта да, үпкәләшү, эндәшмәү озакка сузылмый. Ул – бик әйбәт, җаваплы әти. Хәтта миңа: «Балаларга даруын бирдеңме? Эчтеме?» – дип тикшереп торырга мөмкин. Минем эшем күп. Онытып та җибәрә алам. Балалар төнлә ютәлләп уяна икән, ул беренче итеп сикереп тора, бүлмәләренә кереп карый. Камилә төнлә уянып, сөт сорый икән, ул торып, икенче каттан беренче катка төшеп, ясап алып менә. Балалар да әтиләрен бик ярата. Мин өйгә беренче килеп керүгә дә, алар : «Ә әти кайда?» – дип сорыйлар.

Улы Данил, кызы Камилә

– Зәмирә, сине барыбер «усал» диләр инде. Үзеңне усал дип уйлыйсыңмы?

– Безнең гомер буена нәсел шундый. Минем дәү әнине «усал» диделәр. Аның беркемгә дә әшәкелек ясаганы юк. Әнине дә гомер буена. «усал» диделәр. Әнине: «Земфира карашы белән үтерә», – диләр иде. Хәзер мине шулай дип йөриләр. Кызыбыз Камилә дә шундый. Ул усаллык түгел. Ниндидер кырыслык бардыр.

Мин төче кешеләрне яратмыйм. «Матурым», «җаным», «кадерлем» дип эндәшкән кешеләрне яратмыйм инде менә. Шулай дип сөйләшкән кешеләр миндә шик тудыра. Мин саклана башлыйм. Андый сүзләрне бик якын кешеләреңә генә әйтәсең. Таләпчәнлек миндә зур. «Усал» дисәләр дә, минем күңелемдә андый әшәкелек юк. Зыян ясаганым да юк. Чөнки аның өчен җавап бирәсе дә бар.

Тапшыру мәсьәләсенә йомгак итеп, беркемгә дә үпкәм юк. Һәр нәрсәнең башы булган кебек, азагы була. Бу дөньяда бернәрсә дә мәңгелек түгел.

– Тагын нинди яңалыкларың бар?

– Күргәнсеңдер, «Яра» дигән җыр яздырдым. Иптәш кызымның ире үлеп китте. Аларга багышланган җыр. Ләкин җырны мин моннан 4-5 ел элек «Нур» театрының «Туй алдыннан» дигән спектакленнән ишетеп алдым. Шунда туганым Дамирә Сәитова җырлады да, җырны яраттым. Гел көйләп йөрдем. Иптәш кызымның ире үлгәч, теге җырны яздырып бир әле, дип сорады. Мин ризалаштым. Ул җырны интернетка куйгач, бик күп матур фикерләр укыдым. 18 декабрьдә интернет мәйданчыкларда чыгарга тиеш.

Олы улыбыз Аязга фатир алдык. Балалар дип тырышабыз инде. Өченче көн генә ачкычын алдык.

– Олысын хоккейчы дип беләм.

– Әйе. Киләчәктә Аязның профессиональ хоккейчы буласы килә. Башка өлкәне күз алдына да китерми. Көн-төн гел бозлавыгында инде ул. Тиз генә мәктәпкә барып кайта да шунда кереп югала. Кече улым Данил – әтисенә, Камилә – миңа охшаган. 42 яшемдә Камиләне таптым. Үкенмим. Элеккедән калган гына фикер. Бүгенге медицина белән 40 тан соң да табып була. Менә эштән өйгә арып кайтасың. Проблемалар да булырга мөмкин. Бизнес – җиңел эш түгел. Өйгә кайтуга, алар итәккә менеп утыра, бөтен борчу-мәшәкатьләр онытыла. Минемчә, Аллаһы Тәгаләдән нәрсәдер сораганга караганда, булганына рәхмәтне күбрәк әйтсәң дөрес булыр. Тормышта булган авыр вакытлар өчен Аллаһы Тәгалә бүгенге көндә әҗерен бирә.

– Иң авыр чакларың – беренче никахың?

– Әйе. Кыенлыклар булмады түгел. Күп булды. Алар тәҗрибә, мәктәп өчен кирәк булган. Кемдер – бәхет өчен, кемдер тәҗрибә өчен бирелә, диләр бит? Бу дөньяда бөтен әйбер баланста. Тапшыруга килгән очракта да, димәк, ул шулай булырга тиеш. Ямьсезләнеп, талашып-сугышып йөрисем килми. «Ә нигә син Илшат Әминовка кермисең», – дип язалар. Язылучыларымнан бик күп хат килде. «Җитәкчелеккә хат яз», – дигәннәр. Нәрсәгә ул миңа? Мин теләмим. Минем өчен бу тормышта аннан да кадерлерәк әйберләр бар. Мин аларны әйтеп уздым. Гаиләм, ирем, балаларым, бизнесым. Урамга чыгып китмәдем. Челтәрле бизнеска кереп киткәндә: «Телевидениедә генә эшлә. Нәрсәгә кирәк ул сиңа? Без сине элек ярата идек», – дип әйтәләр иде. Хәзер шушы кешеләргә: «Сезнең сүзегезне тыңлап, телевидениедә генә утырган булсам, нишләр идем?» Утырып булмас иде, әлбәттә. Айга 4 тапшыру. Беренчедән, 16000 меңгә ничек яшәргә була?! Икенчедән, минем компаниям бар. Аннан мине беркем дә эштән чыгара алмый. Тормышка мин рәхмәтле генә. Булганы белән.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 23 декабрь 2023
    Исемсез
    Замирә шәп кеше.Телевидение өчен зур югалту. Иң эчкерсез тапшыру иде.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100