news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Замир хәзрәт Кадыйров мәрхүмнең ашларын үткәрү, садака күләме турында

«Мәет ашларын үткәрү гадәте кайдан килгән?», «Аның тәртибе нинди?» һәм 3е, 7се, 40ына бәйле башка сорауларга Лаеш районы Вороновка авылында урнашкан «Сабырлар» мәчете имам-хатыйбы Замир хәзрәт Кадыйров җавап бирде.

news_top
Замир хәзрәт Кадыйров мәрхүмнең ашларын үткәрү, садака күләме турында
Фото: © «Татар-информ», Камилә Билалова

«Өче», «җидесе» һәм «кырыгы»н татар халкының борынгыдан килгән гореф-гадәте дип кабул итәргә кирәк»

Мәет ашларын үткәрү гадәте каян килгән? Аның асылы нидә?

Бисми-л-Ләһи-р-рахмани-р-рахим. Мәет ашлары, ягъни «өче», «җидесе» һәм «кырыгы», татар халкына башка дин аша кергән.

Белгәнебезчә, мәетне җыеп, юып, җеназасын укып урнаштырганнан соң, өйдә 3 көн ризык ашалмый. Бу гадәттә тирән мәгънә ята, чөнки элек вакытта кешенең үлү сәбәбен билгеләмәгәннәр, ә кеше бозык әйбер ашап, агуланып үлгән булырга мөмкин. Шуңа күрә мәет булган өйдә 3 көн ризыкны ашау тыелган, авылларда якын-тирә күршеләре, туганнары ризык пешереп китергәннәр. Бу гадәт туганнарны, якыннарны берләштерә дә әле, әмма күп җирдә аны онытып баралар.

«Өче», «җидесе» һәм «кырыгы»н татар халкының борынгыдан килгән гореф-гадәте дип кабул итәргә кирәк. 90 нчы елларда, ислам дине торгызылып, Согуд Гарәбстанында гыйлем алып кайткан кешеләр әлеге гамәлне «бидгать» (яңалык) дип, безне тәнкыйтьләп, бәхәсләшкән чор да булды, хәзер дә дәвам итә. Ләкин Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте дә, имамнар да – барыбыз да әлеге гореф-гадәтне «бидгать» дип кабул итмибез, чөнки ислам динендә «тыелмаган һәрнәрсә рөхсәт ителә» һәм «тыелган әйбер генә тыела».

Беренчедән, без шушы мәҗлесләрдә туганнарыбызны җыеп ашатабыз, туганлык җепләрен ныгытабыз, әңгәмә корып, хәлләребезне белешәбез. Икенчедән, укый белмәгән кешеләр булмаганда, имам чакырып, Коръән укып, якыннарның рухларына дога кылабыз. Бу санап киткән әйберләрнең берсе дә ислам динендә тыелмый.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Ни өчен мәеткә дога кылу нәкъ шул 3 көндә кирәк? Бу көннәрне аның белән берәр нәрсә буламы?

Әйткәнемчә, төгәл көннәр безгә башка диненнән кереп калган, мөселманнарда ул көннәрне билгеләү юк. Әлбәттә, мәетне җеназа укып озатабыз, дога кылабыз, әмма бездә «атна кич дога кылу» дигән сүз бар. Шул кичтә мәетләр кире кайталар, һәм аларның рухлары 1 елга кадәр үзенең яшәгән җиренә кайтып та йөри, диләр. Бу мәсьәләгә кагылышлы күп материаллар, дәлилләр табарга була. Кемдер әлеге көнне мәчеткә садака китерә, кемдер үзе укый, ягъни без мәрхүмнәрне атна саен искә алабыз.

Без болай уйларга тиеш: зиярәт кылу, зиратка бару, мәет озату бик күп кешегә тәэсир итә, кеше уйланырга мәҗбүр була, «минем якын кешем китте – мин дә китәчәкмен» дип. Мәҗлесләр үткәрү Аллаһы Тәгалә каршысында биргән гомеребезнең чикле икәнлеген аңларга һәм мәңгелек тормышка әзерләнергә сәбәп була.

Белгәнемчә, кырыгынчы көнгә таба тән таркала бара, кешенең итләре сөягеннән аерыла, шуңа күрә халык арасында да «мәеткә әлеге көнне авыр була, догага мохтаҗ» дигән фикер йөри. Бу – медицина белән бәйле, әмма исламга хас түгел.

«Мәет ашлары кешенең матди хәленә карата оештырылырга тиеш»

Хәзер мәет ашларын никах ашларыннан аерып та булмый, шулай ук мул һәм купшы итеп оештырыла. Дөресме бу, әллә мәет ашларының тәртибе башкачаракмы?

Мәет ашлары кешенең матди хәленә карата оештырылырга тиеш. Мәҗлес үткәрү, бай өстәлләр әзерләү өчен, әҗәткә акча алу – дөрес түгел. Кеше чамасына карата яшәргә тиеш. «Башка кешеләр шулай зурлап үткәрәләр икән, мин дә алардан калышмыйм» дип, зурлап үткәрүне ислам хупламый. Үзең укый белсәң – үзең укы, кеше чакырырлык мөмкинлегең булмаса. Әгәр дә гаилә бюджетына зыян килмәсә һәм акчаңны кызганмасаң, зурлабрак үткәрергә дә була. Ләкин бер-беребез белән куышу дөрес түгел.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Димәк, «өче», «җидесе» һәм «кырыгы»н үткәрмәсәң дә була?

Үзең укый белмәсәң, чакыр «бабай»ны да укыт. «Менә бер чынаяк чәй, әйдә, искә алыйк әле мәрхүмнәрне, өстән төшсен», – дип әйт. Күршедә укый белә торган бабаймы, имаммы – бер кеше дә каршы килми, укый. Бернинди садака да, күчтәнәч тә кирәкми, бер утырып чәй эчү дә җитә.

«Садака ул – акча тарату гына түгел, ә бер-береңә елмаеп карау да»

«Ир-ат үлсә, ашка – ир-атларны, яки хатын-кызга – хатыннарны чакырырга кирәк» дигән әйбер юкмы?

Ул – шартлы рәвештә генә башкарыла торган әйбер. Мәсәлән, «кырыгы»на күбрәк кеше җыялар, чөнки вакыт күп үтә кешенең вафатыннан соң, аннары кайвакыт кайгы-мәшәкатьләре белән «өче», «җидесе»н оештырып бетерергә өлгерә алмыйлар.

Бу – гадәт кенә, монда бернинди дә куелган кагыйдәләр юк. Әмма кабат әйтәм, бу әйбер белән мавыгып, «күршедән уздырам» дигән фикер дөрес түгел һәм кирәкми дә.

Мәет ашларында садака таратырга ярыймы?

Садака тарату беркайчан да тыелмаган. Садака ул – акча тарату гына түгел, бер-береңә елмаеп карау да, әйбәт мөнәсәбәт тә, әбигә юл аша чыгарга булышу да – барысы да садака. Кызганычка, безнең шундый гадәт керде, мин аны үзем хуплап бетермим, 100әр сум тараталар, аннары башкалар да шуңа иярә. Күп вакытта чәй яки ниндидер куандыра торган әйбер бирәләр, моны истәлек күчтәнәче итеп кабул итәргә кирәк инде.

Кайбер очракларда, садака акчасы кирәкмәгән әйберләргә туздырылмасын өчен, бер уртак пакетка җыялар. Мин андый вакытта болай эшлим: «Бу гаиләдә авыр матди хәлдә яшәүче, инвалид яки танышларыгыз арасында ярдәм күрсәтергә кирәкле кеше юкмы?» – дип сорыйм, булса, пакеты белән җыелган акчаны шул кешегә тапшырабыз, чөнки без бер-беребезгә булышырга тиеш. Булмаса, кунакларның рөхсәте белән, җыелган акчаны мәчет кассасына тапшырам.

Ләкин садаканың мәҗбүри әйбер булмавын истән чыгармаска кирәк. Шуңа күрә садака таратуны таләп итеп кую, билгеле бер сумма кую – дөрес әйбер түгел, кеше садаканы күңеле теләп бирергә тиеш.

Фото: © «Татар-информ», архив

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар