Замир хәзрәт Кадыйров: «Фаҗига булган урыннарда кайвакыт «теге дөнья» күренеп ала»
Вороновка авылында урнашкан «Сабырлар» мәчете имам-хатыйбы Замир хәзрәт Кадыйров «Интертат» хәбәрчесенә мәетне җирләү кагыйдәләре, бәрзәх тормышы һәм мәрхүмнең төшкә керүе турында сөйләде.

«Мәет көне-сәгате белән җирләнергә тиеш»
Еш кына «мәрхүмнең туганнары кайтып җитмәде», «җирләү урынын белешеп бетермәдек» кебек сәбәпләр белән бәйләп, мәетне көнендә җирләмиләр. Бу – дөресме?
Ислам динендә бу әйбер тыелган. Мәет бүген дөнья куйды икән, аның судмедэкспертиза белән бәйле проблемалары, ягъни кинәт үлеп китү сәбәпле ярдырырга мәҗбүр булмасалар, көне-сәгате белән кояш баеганчы җирләнергә тиеш. Аны кундырып яту ислам күзлегеннән караганда дөрес түгел.
Мәсәлән, кеше көндезге 3-4 сәгатьләрдә вафат булып, кояш баеганчы барысын да әзерләп өлгермиләр икән, ул очракта мәетне өйдә кундыралар һәм икенче көнне иртүк җирлиләр.
Кайбер чыганакларда, мәетне кояш баегач та җирләргә ярый, дип әйтелә.
Кояш баегач кешене җиргә иңдерү бик үк хупланмый, әмма вазгыятькә карап эшләнергә тиеш. Мәсәлән, мәет ерак юлдан кайта, еш кына мәетне шәһәрдән авылга алып кайталар. Шәһәрдә җеназасын укып озаталар, әмма юлда бөкегә эләгү сәбәпле, кояш баеганчы кайтып өлгермиләр, ә бөтен кеше әзер, барысы да ниятләгән. Андый очракта мәетне төн кундырып, кемнеңдер йортында яткызып булмый бит инде.
Гарәп телендә «кияс» дигән термин бар, ягъни аналогия буенча фикер йөртү. Шуңа күрә уйларга, вазгыятькә карап эш итәргә кирәк. Мәетне никадәр тиз вакыт аралыгында озатабыз икән, шулкадәр хәерлерәк. Җәй көне мәет бик тиз бозыла, аны көттереп яткыруның бернинди мәгънәсе юк.
«Җан турында аз мәгълүмат бирелгән, аның белән артык кызыксынырга кирәкми»
Диндә кешене ярдыру мәсьәләсе ничек аңлатыла?
Яшь кешене вафатыннан соң ярдыру, «үтерделәр», «агуладылар» кебек сүзләр чыгуны, варислар арасында низагны булдырмау максатыннан ясала. Бу елны гына үзебездә 2 яшь кеше китеп барды, аяк өстендә тромб өзелгән. Берсенә 65 яшь иде, аңа реанимация да ясап карадылар, әмма ярдәм итә алмадылар. Андый очракта, әлбәттә, моргка алып китәләр. Моргта, аяк өстендә йөреп торган кешенең кинәт үлеп китү сәбәбен аңлату өчен, нәтиҗә чыгарырга кирәк. Каршы чыгарга безнең хакыбыз юк, чөнки сәбәбен белергә кирәк.
Шуңа күрә мондый очракларда да вазгыятькә карарга кирәк. Ә озак вакыт авырып яткан, диагнозы билгеле булган кеше дөнья куя икән, аны нәрсәгә ярдырырга?!
Диндә ярдыру тыелган, Аллаһы Тәгаләнең тәкъдиреннән без моны аңлыйбыз, әмма дәүләт эчендә яшәгәч, калган кешеләр арасында яшь кешенең кинәт кенә үлеп китүенә бәйле бәхәс чыкмасын өчен, диагноз куйдырулары хәерлерәк.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Кеше үлгәч тә барысын сизеп тора, диелә дини китапларда. Димәк, ярдырган вакыттагы авыртуны да сизә буламы?
Безнең тәнебез һәм җаныбыз бар, җан чыктымы, тән мәеткә әйләнә. Җан турында Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә: «Җан турында сезгә әз мәгълүмат бирелгән, аның белән кызыксынмагыз», – дип кисәтә. Чөнки җан безнең акыл белән аңлап бетерә ала торган әйбер түгел.
Кешенең җаны чыгып, тәне мәеткә әйләнгәннән соң, җан үзен үзе күреп тора, дип әйтелә. Әмма ул аңа берничек тә тәэсир итә алмый: зыян да, файда да китерә алмый, ул башка «измерениедә». Җанның авырлыгын да үлчәделәр инде.
Аның турында күп мәгълүматлар бар. Бу хакта клиник үлем кичергән кешеләр дә сөйлиләр. Әмма Коръәни Кәримдә әйтелгәнчә, моның белән артык кызыксынырга кирәкми.
«Табутта җирләнгән мәет җиргә иңә алмый һәм азапланып ята»
Мәрхүмне озатырга килүчеләр: «Соңгы тапкыр гына йөзенә карыйк инде», – дип, мәетнең йөзен ачтыралар. Алай эшләү рөхсәт ителәме?
Юк, кәфенләгәннән соң мәетне ачарга ярамый, ә кәфенләгәнче битен күрсәтергә, якын туганнарына саубуллашырга рөхсәт ителә.
Минем бер генә очрак булды: кинәт үлгән кешене «ашыгыч ярдәм» алып китте, ә моргтан инде юып һәм кәфенләп өенә кайтардылар. Ягъни кәфенләү эшендә мин дә, гаиләсе дә катнашмады, шуңа күрә «ул кешеме-юкмы» дигән шикләнүләр калмасын өчен, озатучыларның барысы да чыгып беткәч, иң якыннары – хатыны, балалары, туганнарына битен генә ачып күрсәттем. Бу – җанны тынычландыру өчен башкарыла, чөнки бүтән мәет алып кайтып җирләгән очраклар турында ишеткәнебез бар.
Ни өчен мөселманны табутта күмәргә ярамый?
Безнең тәнебез кәфенләгәч җиргә тизрәк иңә, ә кешене табутка тыгып куеп, без җиргә иңү процессын озайтабыз һәм мәетне озак вакытка азапланып ятарга мәҗбүр итәбез. Ул шул тартма эчендә таркала, күз алдына китерергә дә куркыныч.
Төрле төбәкләрдә, җирлектә ләхетне төрлечә алалар. Җир нык булган төштә ян-якка алалар һәм тактаны 45 градуска куеп, мәетне эчтә калдыралар, бу – мәеткә җиргә тизрәк иңәргә мөмкинчелек бирә. Әгәр дә комлы җир һәм ишелә икән, ләхетне аска алырга була, һәм мәетнең асты-өстенә такталарны тезәбез. Мондый очракларда – иң хәерлесе шул.
Ковид вакытында үлгән кешеләрне табут белән бирделәр, аны ачарга ярамый иде, чөнки мәетне ачып, бик күп кеше инфекцияләнгән очраклар булды. Безнең бер мөселман ковид вакытында, табиб буларак, Бангладешка эшкә киткән иде, шунда вафат булды. Аннан аны, юып һәм кәфенләп, табутта кайтардылар. Без аны ничек кайтты, шул рәвешле җирләдек. Аллаһ кабуллардан кылсын.
Һәрбер очракта вазгыятькә карарга кирәк. Таләпләр бар, әлбәттә, әмма үтәп буламы аны-юкмы әле. Мәсәлән, чит илдә үлеп кайткан кешене, хәрбиләрне табутта кайтаралар. Ул хәрбинең тәне табутка кисәкләп җыелган булырга мөмкин, андый очракта без табутны ача алмыйбыз.
Мөселман зиратына кергәч, кабер ташына беркетелгән фотолар, веноклар, балалар күмелгән каберләр өстендә уенчыклар да күрергә мөмкин. Рөхсәт ителәме бу?
Юк, исламда андый әйберләр тыелган. Бу – башка конфессияләрдән үрнәк алып эшләнелә, аларга охшарга тырышу, ә безнең динебездә андый гамәлләр тыела. Шуңа күрә без халыкка аңлатырга тиеш.
Әгәр дә кабер ташына фотосурәт урнаштырылган икән, аны алмаштырырга кирәкме?
Акча түләп фото белән кабер ташы ясалган, матур итеп мәрхүмнең исеме язылган икән, аны ватып, яңа чыгымнар ясап торуның мәгънәсе юк. Андый очракта мин болай киңәш итәм: шушы фото урынына Коръәни Кәримнән аять язылган материал беркетеп, томалап куйсалар, өсләреннән төшә.
«Мәетне җирләгәннән соң, күпләр кабер янында калырга курка»
Кешене кабергә салгач бәрзәх тормышы башлана. Андагы тормыш нинди була ул? Аят һәм хәдисләрдә ул ничек аңлатыла?
Кеше җирләнеп, озатырга килүчеләр 40 адымга киткәннән соң, Мөнкир белән Нәнкир исемле ике фәрештә килә. Алар сорау ала башлыйлар: «Динең нинди?», «Аллаһың кем?», «Пәйгамбәрең кем?» дигән сорауларга кеше җавап бирергә тиеш. Дин тотып яшәгән һәм намазлы кеше шушы сорауларга җавап бирә алырлык дәрәҗәдә булса, фәрештәләр аңа җәннәттәге урынын ачарлар, һәм ул шуны күреп ятар, диелә.
Дин тотмаган, намаз укымаган, уң белән сулны аермаган кеше, әлбәттә, әлеге сорауларга җавап бирә алмый. Андый кешегә фәрештәләр тәмугтагы урынын күрсәтерләр, һәм ул дөнья беткәнчегә кадәр шуны күреп ятыр, дип әйтелә.
Сорау алу бар. Кайвакыт мәрхүмнең туганнары дин әһелләреннән кабер янында калырга сорыйлар. «Җирнең асты өстенә әйләнгән сыман, шулкадәр дәрәҗәдә куркыныч», – дип сөйләгән иде шәхсән үземә кабер янында калган имам. Анда калган кеше ишетә тавышларны һәм кешенең җавап бирә алу-алмавын аңлый. Күпчелек кеше анда калырга курка.
Бәрзәх тормышы бар, шуңа күрә без исән кешеләрне, кисәтү максатыннан, җавап бирәсе буласын аңлатып, намазга басарга, дингә килергә, иманлы булырга чакырырга тиешбез. Иманлы кеше дә, имансызы да үлә, әмма мәңгелек тормышта диндә булган кешенең генә өмете бар. Коръәни Кәримдә Аллаһы Тәгалә: «Сезгә җибәрелмәделәрмени кисәтүчеләр?» – дип сорый тәмуг юлы буенча киткән кешеләрдән. «Җибәрелде безгә кисәтүчеләр, әмма без аларның дәлилләренә ышанмадык», – дип җавап бирерләр.
Зират яныннан узганда мәрхүмнәргә сәлам бирергә кушалар. Алар безнең сәламне ишетәләрме? Яки туганнары, якыннарының дога кылулары, елаганнары аларга барып җитәме?
Мәетләр, кабер янына килеп, басып торганны белерләр, диелә. Бу – Пәйгамбәребездән салләллаһу галәйһи вә сәлләмнән килгән дәлилләр.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Шундый дәлилләрдән соң ничек инанмыйсың инде...»
Татар халкында мәрхүм булган кешенең төшкә керүенә зур игътибар бирелә. Ул моңсу булса, «дога җитмидер» дибез, ачык йөз белән һәм күңелле рәвештә керсә, «хәлләре әйбәттер» дип шатланабыз. Андый төшләргә ышану дөресме, әллә бу – баш миенең эшчәнлеге нәтиҗәсеме? Һәм мәрхүм төшкә кергән очракта нишләргә кирәк?
Йосыф галәйһиссәлам – Мисыр дәүләтен ачлыктан коткарган пәйгамбәр. Ул, анда барып, ил башлыгы күргән төшне аңлатып бирә.
«Җиде тук һәм җиде ябык сыерны, аннан соң җиде туп-тулы башакны һәм буш башакларны күрдем», – ди ил башлыгы. Ул әлеге төшне күрәзәчеләренә чишәргә куша, әмма, алар чишә алмагач, Йосыф килә. Ул төшнең мәгънәсен аңлата, ә Мисыр башлыгы аның сүзен тыңлый. 7 ел дәвам иткән туклык вакытында алар ашлыкны җыештырып куялар, һәм 7 ел дәвам иткән ачлык вакытында, шушы ризыклар белән тукланып, исән калалар.
Аллаһы Тәгалә бу киләчәкне Мисыр башлыгының төшенә кертә. Монардан нинди нәтиҗә ясыйбыз: әгәр дә әлеге хәл Коръәндә бар, тарихка кереп калган икән, без аңарга ышанырга тиеш. Димәк, төш бар, һәм без төшләрне кияс буенча аңлата алабыз.
Мәетләр яхшы һәм начар рәвештә күренергә мөмкин: яхшы икән, ул канәгать, начаррак керде икән, аңа дога җитми, чөнки дөнья куйгач кешегә догадан башка бернәрсә дә кирәкми, башка бернәрсә дә барып җитми.
Мәсәлән, Бангладешта үлгән табибның мәет ашларын туганнары монда үткәрделәр. Кырыгын мин алып бардым. Малаена да, хатынына да бер үк төш кергән.
«Өйгә исән килеш кайтып төште. «Йортны әйбәт тотасыз, барысы да тәртиптә», – дип әйтте. Канәгать иде. Без: «Өйгә кер, өстәлләрдәге ризыклардан авыз ит», – дип чакырдык, әмма кермәде. «Мин тук, ресторанда ашаган кебек торам», – дип әйтте», – дип сөйләде миңа якыннары. Димәк, аңа дога барып тора, Кырыгына кадәр көн саен үзем «Йәсин» белән «Тәбәрәк» сүрәләрен укып торган идем.
Андый дәлилләрне бик күп китерергә була. Минем үземә яшь чакта бер мәет кергән иде. Төшемдә мәет исән кеше булып килеп чыкты: «Кире кайтканда ипи алып кайт әле», – дип, акча бирде. Иртә белән бу төшне имамга сөйләдем: «Дога сорый, дога барып җитмәгән», – ди. Бер мәчеткә кереп садака бирдем, әмма дежур кеше акчаны тартмага салырга бирмәде: «Шушында калдыр, үзем тапшырырмын», – ди. Икенче көнне мәрхүм кабат төшкә керде: «Ипи алып кайтмадың бит», – ди. Теге дежур салмаган булып чыга (хәзрәт моны искә алганда елады – авт.иск.).
Ничек менә шундый дәлилләрдән соң инанмыйсың инде...
«Өрәк күрдем», – дип сөйлиләр. Чыннан да, мәрхүм өрәк кыяфәтендә кайтырга мөмкинме?
Әйткәнемчә, безгә күренми торган «теге дөнья» бар. Менә экран күрсәтергә һәм күрсәтмәскә мөмкин. Шуның кебек фаҗига булган урыннарда кайвакыт «теге дөнья» күренеп ала. Ниндидер мизгел вакытында өрәкләр күренеп алырга мөмкин. Бу – төрле факторларга бәйле, монда психологик факторлар да бар.

«Сабырлар» мәчете
Фото: © «Татар-информ», Камилә Билалова