Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Заманча дәрес, яки Бөек Француз революциясе белән газлы су арасындагы охшашлык

Казанның «Арт сити» торак комплексында урнашкан яңа «Унбер» лицеенда башкаланың татар теле укытучыларын заманча дәрес бирү алымнарына өйрәтә башладылар. Семинарлар циклының беренче дәресендә «Татар-информ» хәбәрчеләре дә катнашты. Чарадан репортаж тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Заманча дәрес, яки Бөек Француз революциясе белән газлы су арасындагы охшашлык
Салават Камалетдинов

Уку елы башында ачылган һәм «Унбер» дигән лицейны илкүләм танылган математика укытучысы Алмаз Хәмидуллин җитәкчелегенә тапшырганнар иде. Яшь директор аңарчы Казанның 2нче интернат-лицеенда математика буенча олимпиада призерлары, имтиханнарны 100 баллга бирүче укучылар әзерләде. Алмаз Хәмидуллин 2017 елда илкүләм «Ел укытучысы» бәйгесендә икенче урынны яулады, ә быел дөньякүләм «Global Teacher Prize» бәйгесенең финалистлар рәтенә керде. Соңгысын укытучылар өчен «Нобель премиясе» дип тә атыйлар.

— Яңа мәктәпнең директоры вазыйфасын тәкъдим итүләре минем өчен көтелмәгән яңалык булды. Ун ел буе бер үк эшне башкаргач, аны үзгәртеп карарга кушалар. Мин исә, унбер ел математика укыттым. Яңа эшем әлегә ошый. Математика фәнен дә ташлыйсым килми. Оештыру мәшәкатьләреннән бераз арынганнан соң, балаларны олимпиадаларга әзерләүгә тотынырмын дип торам, — дип уртаклашты Алмаз Хәмидуллин «Татар-информ» хәбәрчесе белән.

Алмаз Хәмидуллин, директор итеп билгеләнгәч, үз тирәсенә яшь профессионалларны туплаган. Лицейда татар теле һәм әдәбияты дәресләрен алып баручы дүрт укытучының икесе татар дөньясында танылып өлгергән шәхесләр — «Сәлам» дәреслеге авторы Рашат Якупов, Татар китабы йорты директоры Айдар Шәйхин. Лицей директоры татар телен укытучы дүрт педагогны да югары бәяләде. Аларның берсе семинарда үз осталыгын күрсәтте дә.

«Дәрес балага кызыклы булырга тиеш»

Семинарны оештыру тарихы белән кыскача гына татар теле укытучысы Рашат Якупов уртаклашты. Аның җитәкчелегендә 2019 елда «Ачык университет» платформасы өчен татар телен заманча һәм кызыклы укыту турында махсус курс төшерелгән булган.

— Быел Казан мэриясе иҗтимагый активистларны җыеп, Туган телләр елы уңаеннан төрле тәкъдимнәр сорагач, без татар теле укытучылары өчен семинарлар циклларын тәкъдим иттек. Мэрия җитәкчелеге моны бик теләп кабул итте. Шулай башланып киткән эш булды бу.

Программаны без мөмкин кадәр нәтиҗәлерәк һәм кызыклырак булсын дип төзедек. Чыгыш ясау өчен татар телен, чит телләрне укытуда зур уңышка ирешкән, казанышлары булган укытучыларны чакырдык. Алар балалар белән ничек эшләвен, дәресне ничек үткәрүен Казанның бөтен татар теле укытучыларына да күрсәтергә телибез, — диде Рашат Якупов.

Рашат Якупов журналистлар соравы буенча татар теле дәресләрен кызыклы оештыру алымнары белән дә уртаклашты.

— Минем иң беренче принцибым — дәрес балага кызыклы булырга тиеш. Укучыга белем алу процессы кызык түгел икән, фәнне яратуы, аны өйрәнергә тырышуы бик шикле булачак. Без башта татар телен яраттырабыз, аны кызык итеп күрсәтергә тырышабыз: дәрестә уеннар уйныйбыз, кызыклы җырлар башкарабыз, кирәк булса, чәй эчәбез. Балалар татар телен гадәти дәрес итеп түгел, күңелле уза торган чара буларак кабул итәләр һәм бик теләп йөриләр. Бу алымның нәтиҗәсе буларак, уку елы башында татар теле дәресләреннән баш тарткан әти-әниләр фикерләрен үзгәртә башлады, туган телебезне өйрәнүчеләр саны арта бара, — дип уртаклашты ул.

Татар теле дәресләренә йөрүчеләр саны атканнан-арта баруы турында лицей директоры да әйтте.

— Сентябрьдә гариза нигезендә татар теле дәресләреннән баш тарткан ата-аналар, балалары соравы буенча, гаризаларын үзгәртергә тотындылар. Башта татар телен өйрәнүчеләр саны егермегә артты. Хәзер яңадан егерме кешелек бер төркем оешырга тора. Бу турыда уйлаучылар тагын бар, — диде Алмаз Хәмидуллин.

Урамда узган татар теле дәресе

Татарстан мәгариф һәм фән министрының урынбасары Минзәлия Закирова үзенең сәламләү сүзендә татар теле укытучыларын «Милләтебез каршында туган телебезне саклаучы төп кешеләребез», дип атады. Ул укытучылар белән яңа форматта эш оештырып җибәрүләре өчен Казан мэриясенә рәхмәтен белдерде.

«Унбер» лицеенда эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлфия Габдуллаҗанованы чыгыш ясарга чакырганда, Рашат Якупов аны: «Ике ай эчендә укучыларны да, лицейда эшләүче укытучыларны да татар теленә гашыйк иттергән кеше», — дип таныштырды. Гөлфия Габдуллаҗанова турында ул кызыклы алымнар кулланып эшләүче бик иҗади укытучы, дип әйтте.

«Хәерле көн, укучылар! Хәлләрегез ничек? Яхшы! Мин сезне күрүемә бик шатмын! Без Сезне күрүебезгә бик шатбыз! Әйдәгез, тагын бер кабатлыйк әле… Рәхмәт! Сез бүген мәктәпкә ничек килдегез? Мин, мәсәлән, җәяү килдем. Мәктәпкә килгән вакытта нәрсә күрдегез, нәрсәгә игътибар иттегез? Һава торышы нинди бүген? Сөйләгез әле», — дип башлап җибәрде ачык дәресен Гөлфия Габдуллаҗанова. Аннары ул Фатих Әмирханның «Ай өстендә Зөһрә йолдыз» әсәрен аңлатырга кереште. Зөһрә образында татар кызларына хас сыйфатларны күрсәтте.

Әдипнең биографиясе белән таныштырганда, экранга Фатих Әмирхан фотосы янәшәсендә Габдулла Тукайныкы да чыкты. Ике шәхеснең дә туган еллары язылган иде (1886 ел). Педагог аларның яшьтәш тә, иң якын дуслар да, бөек язучылар да булганына басым ясады. Габдулла Тукай аркылы Фатих Әмирханны өйрәтү укытучының отышлы алымы булды, чөнки Тукайны балалар мәктәпкә кергәнче үк белә.

Дәреснең икенче өлеше мәктәп ишегалдында узды. Залдагы бөтен кешене дә урамга чыгармас өчен, бу урында алдан төшереп куелган видеоролик кына күрсәтелде. Видеода укытучы, экскурсовод сыман, әдип турында кызыклы фактлар сөйләп йөри, ә балалар бик кызыксынып аның артыннан тыңлап баралар.

Аны караганда үземнең өченче сыйныфта укыган бер мизгел искә төште. Табигать белеме фәненнән бер дәресне урманда укыган идек. Аңа 25 ел гомер узса да, пүкәндәге сызыклардан агачның яшен билгеләү, мүкләрдән көньяк белән төньякны табу, кояшка карап вакытны белү кебек белемнәр гомерлеккә истә калган. Бала белемне урамда уен формасында яхшырак үзләштерә икән, шулай эшләп карарга да мөмкин.

— Үземнең дәресләремдә мин уен, җыр алымнарын, мәкаль һәм табышмак әйтүләрне кулланам. Балалар бик яратып йөриләр, — диде Гөлфия Габдуллаҗанова.

«Заманча дәрестә укытучы түгел, укучы эшләргә тиеш»

Татар теле укытучысы чыгышыннан соң, микрофонны лицей директоры Алмаз Хәмидуллин алды. Ул заманча дәрес турында сөйләде.

— Заманча дәрестә укытучы түгел, укучы эшләргә тиеш. Укытучының вазыйфасы дәрескә алдан әзерләнеп куюдан гыйбәрәт. Дәрестә ул дирижер ролен үти. Мин моны төрле халыкара бәйгеләрдә катнашкан педагог буларак әйтә алам. Баланы кызыксындыра алсак, ул дәрес буе эшлиячәк. Кызыклы факт, видеофрагмент һәм башка бик күп төрле алымнар ярдәмендә темага кызыксыну уятып җибәрергә мөмкин, — диде Алмаз Хәмидуллин.

Ул математика дәресен алып барганда куллана торган төрле кызыклы алымнар белән уртаклашты. Директор чыгыш ясаганда кулында балалар яраткан «Кока-кола» суы булды. Газлы суның Бөек Француз революциясе сәбәбен аңлатканда кирәге чыкты. Монысы бераз тарихка керү иде.

— Революциянең ничек башланганын беләсезме? Салымнарның кисәк артуы — ул газлы су салган шешәне бер мәртәбә болгату. Товарларның кыйммәтләнүе — икенче мәртәбә болгату. Хакимиятнең халыкка ошамаган һәр гамәле — «Кока-кола”ны болгатуга тиң. Бөкене ачып җибәрсәм, суның нишләячәген күз алдына китерәсезме? Киемне алыштырып булса, экспериментны ясап карарга да мөмкин, — дип аңлатты Алмаз Хәмидуллин.

Җиңел, кызыклы һәм аңлаешлы чагыштыру булды бу. «Кока-кола» дөрес туклану өчен яхшы эчемлек булмаса да, шуны тотып дәрес бирүче укытучыны балалар, минемчә, күбрәк үз итәләрдер.

Казанның 7нче интернат-лицеенда инглиз теленнән белем бирүче Госман Гайнуллин чит телләрне өйрәткәндә үзе куллана торган методикалар турында сөйләде.

— Гадәти дәрестә биргән белемнең бала биш процентын гына исендә калдыра. Аралашу, иҗади эшчәнлек ярдәмендә төзелгән дәреснең нәтиҗәсе 14 тапкыр артырга мөмкин, — диде Госман Гайнуллин. Ул һәркемгә өч минут эчендә Япония турында белгән бөтен фактларны язарга һәм, язып бетергәч, янда утыручыга укып чыгарга кушты. Фактлары бер биткә тулган кешеләр шундук «бишле» билгесе алды.

Укытучы дәресне балаларга кызыклы темалар аша бирергә тәкъдим итте. Кызларга диета, косметика, фильмнар, актерлар кызык булса, малайлар спортка, машиналарга мөкиббән китә икән. Бу алым укытучыга укучылар белән бер дулкында булу өчен кирәк, дип аңлатты тәҗрибәле педагог.

«Иннополис» мәктәбендә татар теле дәресләрен алып баручы Альберт Сәмигуллин үзе куллана торган цифрлы платформалар турында сөйләде. Ул Miro һәм NearPod программалары ярдәмендә ясалган кызыклы презентацияләрне күрсәтте.

Канадада торып, татар теленнән дистәләгән илләрдә яшәүче татар балаларына онлайн мәктәп оештырган Алимә Сәлахетдинова чыгышының видеоязмасын күрсәттеләр. Вакыт аермасы зур булу онлайн аралашу өчен кыенлык тудыргандыр. Чит илләрдә төпләнгән татарларга, көндәлек тормышта ихтыяҗ булмаган туган телгә карата кызыксыну уята алуы зур игътибарга лаек.

Казан шәһәренең Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова семинарлар циклы ноябрь һәм декабрьдә дәвам итәчәген әйтте. Әлеге курсларга укытучылар тарафыннан ихтыяҗ булса, киләсе елда да дәвам ителергә мөмкин икән. Лицейның залы зур булса да, эпидемиологик вәзгыять аркасында берьюлы өч йөздән артык кешене җыярга ярамаган. Киләсе семинарларда башка укытучыларның катнашуы көтелә. Оештыручылар шул рәвешле Казанның бөтен татар теле педагогларын «Унбер» лицеена кунакка чакырырга ниятли.

 


Галерея: «Татар телен кызыклы һәм нәтиҗәле укыту юллары» семинарыннан фоторепортаж
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100