Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар мәчете нинди булырга тиеш?

Заманча татар мәчете нинди булырга тиеш? Аның архитектурасының үзенең кануннары бармы? Мәчет ул төрле милләт кешеләре килә алырлык ачык җәмәгать киңлеге була аламы? Бу хакта «Печән базары» фестивалендә «Ачык университет» мәйданында әңгәмә кордылар.

news_top_970_100
Татар мәчете нинди булырга тиеш?
"Татар-информ" архивы

Дискуссияне алып баручы, җәмәгать эшлеклесе Айрат Фәйзрахманов мәчетләрне гыйбадәт урыны буларак кына түгел, иҗтимагый киңлек буларак та карарга тәкъдим итте, һәм сүзне шуннан башлады. Ул күп кенә тарихи мәчетләрдә гыйбадәт залында яки башка бүлмәдә турник һәм теннис өстәле күргәнен әйтте.

– Бу дингә каршы килми, мәчетнең киңкырлы функцияләрен чагылдыруга мисал булып тора. Заманча мәчетләргә карасак, шундый махсус бүлмәләр барлыкка килә, – диде.

«Өченче урын концепциясе» нәрсә ул?

Инде ике ел яңа Милли китапханәдә эшләүче Тәбрис Яруллин, «мин шул ачык киңлекләрнең тарафдары инде» дип, бик тәмләп сүзгә кереште. Милли китапханәнең бүген укый торган гына урын булмавын кат-кат мактап сөйләде. «Пропагандага әзерләнеп килгән»ен дә яшермәде.

– Аны сәүдә үзәге белән чагыштырып була. Уку билетыннан башка кереп тә, үзеңә шөгыль таба аласың. Без аны уку урыны буларак китапханә итеп кенә түгел, «өченче урын концепциясе» итеп күз алдына китерәбез. Укый-эшли торган һәм яши торган урыннан кала, кеше теләп килә торган өченче урын дигән сүз. Кеше үзен ничек хис итүе мөһим. Ач булсаң, укыган китапны ничек кабул итәсең дә, тук булсаң, ничек була. Димәк, бинада кешене тукландыру урыны да булырга тиеш. Китапханәгә килеп кергәч, беренче чиратта, кешене каталог һәм китапханәче түгел, ачык киңлек каршы ала, - диде Милли китапханә директоры урынбасары.

Тәбрис Яруллин фикеренчә, китапханәне иҗтимагый киңлек итеп үзгәрткәч, китап алучылар саны да күпкә арткан. «Элек көненә 30 китап алсалар, хәзер 1000 китап алып китәләр», – ди.

– Хәзер китапханә фабрика рәвешендә кешеләргә хезмәт итә. Музейлар, хастаханәләр, шул исәптән, мәчетләр дә алай үзгәрмәде. Мин аларның шулай үзгәрүен теләр идем. Гыйбадәт кылу урыны булып кына калмыйча, мәчетләр, милләте, диненә карамастан, халык өчен ачык киңлеккә әверелсен иде. Кайбер мәчетләр шул юл белән бара. Әйтик, «Гаилә» мәчете, анда спорт белән шөгыльләнү, уен мәйданчыгы да бар. Намаз укучы гына түгел, башкалар да килә анда, - диде Тәбрис Яруллин. Ул Җәмигъ мәчете дә башка мәчетләргә үрнәк була алуын әйтә. 

ТР Аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Ибраһимов «Миргазиян» мәчетен мисалга китерде.

– Безнең мәчет зур түгел, элек ул котельный булган. Сез әйткән иҗтимагый киңлек ул ихтыяҗдан килә. Безгә балалары белән хатын-кызлар килгәч, балаларга уенчыклар куйдык. Яшьләрнең дә сикерәсе, хәрәкәтләнәсе килә, теннис та, турник та алдык алар өчен, – диде.

Татарстанның атказанган архитекторы, Кол Шәриф мәчете архитекторы Айвар Саттаров мәчетләр «өченче урын концепциясе» дигән төшенчәгә җавап бирә алыр иде дигән фикер белән килешә. Ул әле Казанда төзеләчәк Җәмигъ мәчетенә эскиз проектлары бәйгесе җиңүчеләренең берсе дә.

– Борынгы мәчетләр дини тормышны гына күздә тотса, яңа мәчетләр алар – җәмәгатьчелек урыны. Минем проект буенча төзелгән «Ярдәм» мәчетендә дә намаз гына кылмыйлар, иртәдән кичкә кадәр тормыш бара анда. Булачак Җәмигъ мәчетен алсак, анда аста бөтен иҗтимагый функцияләр – кафе, кибетләр, мөселманнар өчен бүлмәләр булачак. Минемчә, киләчәктә татар мөселманнар гына түгел, башка мөселманнарга да балалары белән биредә үзләренең ялларын уздырырга мөмкин. Анда тормыш кайнап торырга, яңа үзәк булырга тиеш ул. Җәмигъ мәчете бүгенге буын өчен генә төзелми бит. Киләчәк буыннар мәчеткә карап, безнең ничек яшәгәнебез турында фикер йөртәчәк, – диде.

Айрат Фәйзрахманов «постмодерн һәм традицияләр пропорциясе ничегрәк булыр икән» дип сорады.

Архитектор Алмаз Вәлиуллин фикеренчә, «ислам дине нинди генә каты канунлы дин булса да, һәр милләткә бөгелүчән». Булган традицияләрне дә калдыра, яңалыкка да ачык. Мәчетләр төзелгәндә, ул замана таләпләре искә алынырга тиеш дип саный.

– Тәбрис белән килешәм: яңа мәчетләр электән җәмәгатьчелек җыя торган урын булган. Социаль мәсьәләләр дә хәл ителгән анда. Мәчет искечә калса, кысылып кала ул. Заманча мәчеттә мәгариф, хәйрия, белем бирү дә колачланырга тиеш. Экономия ягын да карарга кирәк. Мәчет үзен карый алырга тиеш, кешедән гел акча сорау дөрес түгел. Яшь бизнесменнарга ярдәм итеп, офисларны арзан бәядән биреп була. Ниндидер һөнәрчелекме...Архитектура һәм дизайн үзгәрергә тиеш дип уйлыйм мин. Традицион элементларның теле заман үзгәргән саен үзгәрә. Формасы, дизайны да үзгәрергә тиеш, – ди Алмаз.

Татар мәчетләре архитектурасының кануннары бармы?

Татар мәчетләре архитектурасының кануннары нинди – әлеге сорауны Тәбрис Яруллин бирде.

– Татар мәчетләре аерылып торган кебек миңа. Манарасы күкне кадап торган кебек, һәм кырлары бар. Төркиядә кебек түгәрәк түгел. Бу миңа бердәнбер канун кебек. Җәмигъ мәчетләре проектларын караганда да, миңа ошаган топ-3 проектта очлы манаралар күзгә ташланды. Күңел шуңа тарта. Мин татар мәчетен шулай таныйм, – ди.

 Айвар Саттаров җавабында «татар мәчетләре дигәндә, бернинди канун юк» диде.

– Мәрҗани, Әҗем мәчетен, башка тарихи мәчетләрне алсак, алар төрлечә ясалган, бер-берсенә охшамаган. Берсе – барокко, берсе – эклектика. Кануннар юк бу эштә. Халык күңеле белән кабул итсә, ул татар мәчете була. Кабул итмәсә, ничек тырышсаң да, нинди кануннар булса да, татар мәчете булмый, - диде Айвар Саттаров.

Айрат Фәйзрахманов архитектура белгече Нияз Халитның «әгәр татар архитекторы ясаган икән, милли архитектурага санарга мөмкин» дигән сүзләрен искә төшерде.

Алмаз Вәлиуллин да бу фикер белән килешүен әйтте. Элекке вакытта ясалган әйберләрне татар милли кануны итеп кабул итәргә мөмкин, дип саный.

– Без монда үскән, шул культураны сеңдергән. Барыбер ниндидер образы, силуэты бар инде. Татар мәчетләрен аерып була. Кануннар бар да кебек, юк та кебек, ләкин төгәл булдырылган кануннар юк дип уйлыйм, - диде.

Алмаз Вәлиуллин әйтүенчә, ниндидер эшләрнең үзенчәлеген, аерылып торуын вакыт узгач кына аңлыйсың. «Вакыт узгач, болар да үзенчә татар милли кануннары булыр дип уйлыйбыз», – ди. 

Мәчетләр янында бакча ясау мөмкинме?

Башка дин вәкилләре өчен дә мәчетләр ачык булырга тиешме? Архитектор Вәлиуллин фикеренчә, заманча татар мәчете һәр дин кешесенә ачык булырга тиеш. «Өстәмә функцияләр булса, ачык булганда гына, ислам динен таратып була», – диде. 

Айрат Фәйзрахманов, Җәмигъ мәчете тирәсендә гөлбостан рәвешендә бакча да ясап булыр иде, дигән фикердә. Яшеллек кирәклеген Алмаз Вәлиуллин да хуплады.

Тәбрис Яруллин да аларның сүзен җөпләп, конфликтлар килеп чыкмасын, башка дин вәкилләренә дә уңайлы булсын өчен, мәчетнең әйләнә-тирә мохите киң булырга тиешлеген ассызыклады.

– Мәсәлән, Җәмигъ мәчете парк эчендә урнашкан икән, шәһәр кешесе буларак, мин парк киңәйтелсен дип уйлыйм, – диде.

Башкортстанның Бәләбәй шәһәреннән Нурмөхәммәт Хөсәеновка да микрофон бирелде.

 

Фото: © Абдул Фархан

– Үзгәртеп кору башлангач, иң беренче тиз арада тарихи мәчетебезне тартып алдык. Өч ел элек, архивлар аша мәдрәсә булганын белеп, ул бинаны үзебезгә кайтардык, капремонт ясап төзекләндердек. Быел өченче төркем укый. Анда совет чорында мәдрәсә бинасы балалар бакчасы булган, иҗтимагый үзәк төзегәч, без мәдрәсә итеп ясадык, уен, спорт корылмалары булдырдык, ашханә төзедек. Төрле мәҗлесләр үткәрү, гаилә бәйрәмнәре уздыру өчен ачык. Татар гына түгел, башка милләт вәкилләре дә бар. Дини укулар бара. Шулай ук, быел татар телен өйрәтү курслары оештырыла башлый. Татарлар гына түгел, башка милләт вәкилләре белән дә эшләргә тырышабыз, – диде.

Башкортстан турында сүз кереп киткәч, Тәбрис Яруллинның Уфадагы «Ихлас» мәчете исенә төште. Анда төп зал ике өлешкә бүленүенә сокланган булган. Беренче өлешендә намаз укысалар, икенче өлеше конференцияләр, төрле чаралар үткәрү өчен кулланыла. «Ихлас» мәчете алга карап эш иткән икән, дигән нәтиҗәгә килдем», – ди Тәбрис.

 

Фото: © Абдул Фархан

Тарихчы Илнар Гарифуллин совет заманында ул мәчеттә кинотеатр булганын искәртте, залның икегә бүленүе дә шуннан калган. «Ул классик мәчет итеп эшләнмәде, милли-мәдәни үзәк буларак сафка басты», – дип ачыклык кертте.

– Кайвакыт мәчетләр төзү каршылыклар тудыра. Мәсәлән, ике ел элек Авиатөзелеш районында «Рәхмәтулла» мәчете белән шулай булды. Ямьсез бәхәсләр ишетергә туры килде. Төзелеп беткәч, балалар мәйданчыгы да төзелде, балалар килеп уйный. Татар милләтеннән булмаган, ике ел элек татарлар, мөселманнар турында начар сүзләр сөйләгән түтиләр бүген шуннан көн саен бушка чишмә суы алалар, – диде.

Илнар Гарифуллин мәчет төзегәндә тарихи тамырларыбызны эзләргә кирәклеген ассызыклады. Җәмигъ мәчете төзегәндә дә, архитектурада татар стиле булырга тиеш, дип саный.

– Беренчедән, Болгарда, Биләрдә 700-800 ел элек мәчетләр ничек төзелгәнен күз алдына китерү кирәк. Икенчедән, Хорезм мәчетләре архитектурасына карарга, чөнки Хорезм Алтын Урдага кергән булган. Болгар, Хорезм мәчетләрен өйрәнеп, аларга карап, пропаганда алып бару кирәк. Казандагы күпчелек төзелгән мәчетләрдә классицизм бар, Русиянең ниндидер традицияләре сакланган, ә төп татар традициясен эзләсәк, Болгар һәм Хорезмнан карарга кирәк, – дип белдерде.

Саратов өлкәсе татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Мөхәммәт Мәдьяров төзекләндерүдән соң мәчетләре ачылачагы турында әйтте.

– Чечнядан татарлар күченеп килде. Алар бик нык нигезле кешеләр. Хәзер аларга дип мәчеттә тулы реконструкция уздырыла. Оланнарга татарча, русча, инглизчә өйрәтергә ниятлибез. Вәгазьләр дә өч телдә булырга тиеш. Зур агачлар утырттык, футбол кыры да булачак. Шулай ук, мәчеттә көрәшкә өйрәтү дә булачак. Икенче каты кунакханә рәвешендә ясалган. Ә мәчеттә моң дигәндә, ул Коръән укырга өйрәтү, намаз уку. Булачак мәчетрәребез милләт рухы белән сугарылсын иде дип телибез, – дип белдерде.

Мәчет эчендә балалар бакчасы оештыру тәҗрибәсе белән «Мотиватор» кампусы белем проекты авторы Динар Мөхәммәтҗанов таныштырып үтте.

– Мәчетләрне белем бирү үзәге итеп кулланырга мөмкин. Мәктәптәге белемгә ышанмаган кешеләр мәчеттәге белемнең дөреслегенә инана алачак, – дип билгеләп узды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100