Залогтагы фатир өчен ай саен түләп бармасаң нәрсә булырга мөмкин?
Сорауга Татарстан Республикасы риэлторлар гильдиясе президенты Андрей Савельев җавап бирә.
Кеше түләмәсә, банк судка бирә. Суд тәртибендә фатирны йолып алалар, аукционнарда саталар, аннары шул акча белән кредитны каплыйлар. Әгәр инде нидер калса, элекке милекчегә кайтаралар. Ләкин еш кына аннан берни калмый, чөнки суд приставлары сәүдәләшүләр аша фатирны арзангарак сатарга мәҗбүр.
Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110 Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.