«Зәкят» фонды җитәкчесе Булат Мәрданов: «Фонд волонтерларга, ярдәм итүче кулларга мохтаҗ»
«Зәкят» хәйрия фонды җитәкчесе Булат Мәрданов Рамазан аенда мохтаҗларга ярдәм итү өчен волонтерларга мохтаҗ булуларын әйтте. Быел шулай ук «Рамазан – изге гамәлләр ае» хәйрия марафоны узачак.
«Рамазан аен без урак өсте дип әйтәбез. Былтыр 5 миллион сумлык ярдәм күрсәтербез дип планлаштырган булсак, Аллаһы Тәгалә безгә икеләтә арттырып бирде һәм 11 миллион сумлык ярдәм күрсәтә алдык. Быел да кимендә 10 миллион сумлык ярдәм күрсәтербез дип ышанып калабыз», – дип сөйләде ул.
Җитәкче сүзләренчә, «Рамазан – изге гамәлләр ае» акциясе кысаларында былтыр мохтаҗларга 5 миллион сумлык ризык таратылган. Быел исә 500 гаиләгә 5 тонна ризык таратырга ниятлиләр.
«Фонд волонтерларга, ярдәм итүче кулларга мохтаҗ, чөнки безнең штатта 5 кенә хезмәткәр эшли. Без һәркемне бу изге эштә катнашырга чакырабыз. Ил төкерсә, күл була диләр, без бик күп мохтаҗларга ярдәм итә алыр идек», – диде ул.
Фонд Рамазан аенда фитр, фидия сәдакаларын да кабул итә.
Исегезгә төшерәбез: Рамазан ае 18 февральдә кояш баегач башлана, уразаның беренче көне 19 февральгә туры килә. Ураза 29 көн дәвам итә һәм 19 мартта тәмамлана. Шуннан соң 20 мартта Татарстанда Ураза гаетен билгеләп үтәчәкләр, бу көн республикада ял көне булачак.