Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зәйнәб Фәрхетдинованы улы Акбулат туган көне белән ничек котлаган?

Автор-башкаручы Акбулат белән кыска әңгәмә.

news_top_970_100
Зәйнәб Фәрхетдинованы улы Акбулат туган көне белән ничек котлаган?
Зәйнәб Фәрхетдинованың социаль челтәреннән

Зәйнәб Фәрхетдинова белән Зөфәр Билаловның олы уллары Булат – автор-башкаручы. Ул Акбулат псевдонимы астында чыгыш ясый. Зәйнәб Фәрхетдинованың 55 яшьлеге уңаеннан уздырган «Авыл көе» фестиваленең сәхнә артында тиз генә Акбулат белән сөйләшеп алдык.

Әниегезне туган көне белән ничек котладыгыз?

Әни өчен иң мөһиме – безнең исән-сау булуыбыз. Аның өчен иң зур бүләк – ул ярдәм. Мин аңа көн саен бүләк ясый алам. Мәсәлән, берәр айдан, бәлки, башыма берәр идея килер. Безнең гаиләдә бәйрәмгә махсус бүләк алу юк. Нәрсәдер кирәк икән, шуны алып бүләк итә алабыз. Ә бәйрәмме, бәйрәм түгелме – анысы мөһим түгел. Артист тормышында һәр көн бәйрәм.

Зәйнәб Фәрхетдинова нинди әни?

Менә синең әниең нинди? Әлбәттә, иң матур, иң сөйкемле, тәртипкә өйрәтә торган. Минем өчен ул – әни. Башкалар өчен ул – Зәйнәб Фәрхетдинова, Татарстанның халык артисты, олы йолдыз, легенда.

Мин аңа «Зәйнәб апа» да дим, «мамка», «әнием», «җимешем», «мамасита» да дим. Ул бөтен әниләр шикелле. Әни – әни инде ул.

Сезнең иҗатка кереп китүегезгә әти-әниегез йогынты ясадымы?

Юк. Балачакта әти дә, әни дә кулдан тотып, музыка мәктәбенә, түгәрәкләргә йөртмәделәр. Үзем нәрсә белән кызыксындым, шуның белән шөгыльләндем дә. Мин машиналар белән дә эшләп карадым, берничә төрле бизнес өлкәсендә дә үземне сынап карадым.

 

Фото: © Акбулатның социаль челтәреннән

Шулай да иҗатка кан тартты инде. Бер биш ел элек үзебезнең гаилә студиясенә йөри башладым. Аннары тавыш яздыру, аранжировкалар ясау өлкәсе белән кызыксынып киттем. Стильләр белән эшлим. Музыка дөньясы һәр секунд саен үзгәреп тора.

Шуннан башланып китте. Студия белән кызыксыну бизнес өлкәсенә дә алып кереп китте – үземнең студияне ачып, клиентлар туплый башладым. Эстрада артистлары белән эшләп, музыкантлар белән таныша-таныша, биш ел үтеп тә китте.

Биш ел эчендә үземнең иҗатымны да алып бардым. Җырлар язам. Иҗатымда яртысыннан күбрәге – үзем язган җырлар. Йә көйләре, йә сүзләре минеке. Автор-башкаручы дип санап та була инде.

«Акбулат эстрадага Зәйнәб Фәрхетдинова белән Зөфәр Билаловның улы булганы өчен эләкте» дигән сүзләргә ничек карыйсыз?

Алай дип әйтүчеләр бар. Халык сөйли инде ул. Аларны гына тыңлап яшәп булмый. Мин үземнән нәрсә торганын, нәрсә эшләгәнемне беләм.

Күп халык залдан артистларга карап утыра да: «Нәрсә эшлиләр инде алар?» – дип уйлый. Артист тормышы, артист һөнәре – ул авыр эш. Кемдер заводта физик көч белән тырыша, ә без артистлар күбрәк башны һәм җанны эшләтәбез. Иҗат – ул спецификалы өлкә. Кайбер вакытта кәеф тә булмый. Физик эш эшләргә теләк кенә кирәк. Аны алдың да эшләдең. Ә иҗат ул башкача, авыррак та әле.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100