«Күңел унҗидедә!» – Зәйнәб Фәрхетдинованың юбилей концертыннан репортаж
«55 яшь – ул әле бөтенләй үк карт түгел», – ди яшьлек дәртен һәм чибәрлеген җуймаган Зәйнәб Фәрхетдинова. «Интертат» халык артистының 55 яшьлек юбилей концертыннан репортаж тәкъдим итә.
Зәйнәб Фәрхетдинова үзе Үзбәкстанда туса да, туган ягы дип, үскән төбәге Азнакайны саный. Азнакайлылар да аны «безнеке» дип, мактанып һәм горурланып йөри. 17 август – үзенең 55 яшьлек юбилее көнне Зәйнәб апа Азнакайда «Авыл көе» дип аталган зур концерт-фестиваль оештырды.
Ишкәй ял паркы янындагы стадионда халык дүрттә үк җыела башлаган иде. Юбилярны котларга дип, утлар көйләнгән, музыкаль инструментлар урнаштырылган, җем-җем килеп торган матур сәхнә артына үттем. Чәчләре көдрә, гәүдәсе төз, йөзгә чибәр Зәйнәб апа кат-кат концерт сценариен карап утыра иде. Тормыш ике «бишле» куйган кебек тә түгел икән үзенә.
55 яшь – әле ул бөтенләй үк карт түгел. Бернәрсә дә үзгәрмәде кебек. Эшләгән эшләргә, җырлаган җырларга, балаларга карагач, байтак гомер үтелгәнен аңлыйсың. Аллага шөкер, матур эшләр эшләнгән. Сәхнәдә, профессиональ юнәлештә дә беркайчан да тыныч торылмаган. Тормышка карата да мөнәсәбәт сүрелмәгән.
Мәхәббәттә дә. Зөфәр белән ничә еллар бергә, Аллага шөкер. Тормышта да, сәхнәдә дә шатлыкларны, кайгыларны бергә бүлешеп яшибез. Бүгенге көнгә җиңел генә киленмәгән. Тормыш тигез генә бармады. Аллага шөкер, бүгенге көндә исән-сау. Шундый зур хыяллар белән яшибез, – ди Зәйнәб апа.
Бәйрәмен Зәйнәб апа «Күңел – унҗидедә, йөрәк – унсигездә» дип җырлап башлап җибәрде. Аның хәрәкәтләре, тавышы, дәртләнеп җырлавына карап, 55не бирә торган түгел. Эстрадада селкенүчеләр бик күп. Тик җыр җырлаганда бөтен җан белән генә түгел, тән белән җырлаучыларны да селкенүчеләр рәтенә кертеп булмый. Зәйнәб апа менә халык җырларын да шулай җан һәм тән белән башкара.
Стендап белән башлаган «Авыл көе»
«Зәйнәбфест»ны, аңлавымча, икегә бүлгәннәр. Беренче өлеше «Авыл көе» дип аталган. Биштән сигезгә кадәр дистәдән артык җырчы бары тик халык көйләрен генә җырлады. Ә аннары «Зәйнәбфест» үзе башланды. Караңгы төшкән, сәхнәдәге утлар аллы-гөлле булып яктырта, җырчылар да биетә торган җырлар башкарды.
Фестивальне башларга стендап комикларга биргәннәр. Халык көйләрен башкарыр алдыннан заманча юмор! Артка да калмыйбыз, алга да чапмыйбыз, дигән кебек булды анысы. Бу инде җырчылар чыгар алдыннан халыкны бераз кыздырып алу өчен эшләнелгәндер дип аңладым.
Беренче булып, татарча татарларга караганда да яхшырак сөйләшүче рус малае Владислав чыкты. Владиславка татарлар «теге ни» дип эндәшә икән. Татар телле рус малае татарлашу этаплары белән халыкны көлдермәкче булды. «Мин татарлар белән дә, руслар белән дә дус. Мин «би». Уразада да ашыйм, постта да ашыйм. Мин «би». Мин «бирән», – ди Владислав.
Рус малае артыннан Алинә Камалова чыкты. Азнакай кызы Әлмәт егетенә кияүгә чыккан икән. «Азнакайны яратам мин. Зәйнәб ападан үрнәк алып, читтә торып яратам», – дип көлдермәкче булды халыкны Алинә.
Аннары Алинәнең ире Илнур Камалов сәхнә тотты. Иң күбе шуннан көлде бугай халык. Беренче ике стендаперны аңлап кына бетермәделәрме? Илнурга Алинәгә өйләнер өчен Чатыр тауны йөгереп әйләнеп чыгарга туры килгән икән менә. Шулай Азнакай рухы керткәннәр Азнакай киявенә. Азнакай кызларына күз салсагыз, нәрсә көтәсен чамалабрак йөрегез, егетләр. Чатыр тау тирәли әйләнеп йөрсәң, өйләнү кайгылары да онытылырга мөмкин ул.
Стендапчыларның чыгышын йомгаклап, Мамадыш буйдагы Динар чыкты. Динар менә хатын эзли икән. «Миңа чибәр, диндә булган, җырлый белә торган кәләш кирәк. Әлегә бу критерийларга Салават Миңнеханов кына туры килә», – диюеннән Азнакайлар бер тын көлеп куйды.
«Бишек җырын җырлый белмәгән аналардан моңсыз балалар туа»
Зәйнәб Фәрхетдинова, «Авыл көе»ндә бары эксклюзив артистлар гына була, дигән иде. Халык җырларын аны эстраданың якты йолдызлары да тиешенчә башкарып чыга алмый. Шуңа күрә халык җырларын җырлардай җырчыларны гына чакырган Зәйнәб апа.
Артистларның барысы да тере тавышка, «Казан нуры» оркестрына, баянчы Айнур Моратов, Риф Караметдинов, Наил Сәгъдиев һәм Булат Шәриповка кушылып җырладылар. Ул тере тавыш белән җанлы көйдән күңел танго бии башлады. Колаклар да ирексездән аптырап калды. Гел күрә торган хәлмени...
«Авыл көе»нә стартны Татарстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов бирде. Тальян гармунын күтәреп чыгып, «Авыл көе», «Мәк чәчәге», «Урам көе» җырларын сузды Фән абый. Үзе җырлый, үзе уйный.
Фән абый Вәлиәхмәтов – халыкка биш йөздән артык татар халык җырын таныткан җырчы. «Бу фестивальнең килеп чыгуы минем өчен зур шатлык. Күңел күптән көтеп йөри иде. Булса ярар иде, берәр кая барып катнаша алсам ярар иде, дип йөрдем. Картаеп та барабыз бит, беркем дә мәңгелек түгел», – диде ул, Зәйнәб Фәрхетдиновага рәхмәт әйтеп.
Сәхнә артында, тальянын кочаклап, моң бетеп баруга борчылып тора иде Фән абый. «Татар эстрадасында бар да «инкубаторский». Тавышлары бер төрле, аера торган түгел. Андый җырчы булмый ул», – дип кырт кисте халык артисты.
Ә хәзерге эстрадада барысы да «инкубаторский». Шулхәтле күп алар. Тавышларын да аңлап булмый, күбесенең тавышы бертөрле. «Кайсысы булды соң әле? Кем җырлады?» – дип тыңлап утыра торган. Аларны аерып та булмый бит. Тавыш булгач, ул бердәнбер экземплярда, бер тиражлы гына булырга тиеш. Тавышы да аңланмый, танылмый торган кеше җырчы түгел ул.
Сәнгатькә зәвыксыз кешеләр килеп керде. Тамашачы да шул моңсызларга, акырып йөри торганнарга бара. Үзләре артыннан тамашачыларны иярттеләр, шунысы кызганыч. Элек моңлы җырчыларга гына йөриләр иде.
Бишек җырын җырлый белмәгән аналардан моңсыз балалар туа.
Бервакыт миңа Әлфия апа: «Энем, моңлы булыр өчен ятим үсәргә, хәер сорашырга, ачлык күрергә кирәк. Шунда гына сытылып моң чыга. Чит илдән кайткан печенье-пряник ашаган яшьләрдә каян моң булсын инде?» – дигән иде. Алтын сүзләр. Мин дә шуны кабатлыйм, – дип сөйләде ул «Зәйнәбфест»ның сәхнә артында.
Җиләк Кычыткановадан баш эшләтү рецепты
Бәйрәмне Булат Бәйрәмов белән Ләйсән Гыймаева алып барды. Ләйсән Гыймаева үзе булып түгел, социаль челтәрләрдә гади авыл хатыны образында танылган Җиләк Кычытканова булып чыккан иде. Колакта йодрык кадәрле җиләк формасындагы алка, аякта – зәңгәр галош, өстә – ал күлмәк белән төрле төстәге кардиган, башта да аллы-гөлле яулык Җиләк Кычытканованың. Зәйнәб Фәрхетдиновага бүләккә кыяр-помидорлар җыеп алып килгән. «Теге «Күңел 17дә...» дигән җырыңны тагын җырла әле», – ди Җиләк Кычытканова. Зәйнәб апа һаман: «Бу помидорларны үз бакчаңда үстередеңме?» – дип сораша. Булат Бәйрәмов бу кызыклы диалогны: «Помидор күргәч, дөньясын онытты Зәйнәб апа», – дип бүлеп куйды. Хатын-кыз натурасы инде ул.
Аннары сәхнәгә тагын бер авыл апасы килеп чыкты. Анысы да социаль челтәрләрдә таныш «апа» – Җәмилә. Блогер Эльвина Сибагатованың Җәмилә апа образын халык әллә каян белеп алды. Бер сүз әйтә – көләләр. Икене әйтә – икеләтә көләләр.
Шунда сәхнәдә «авыл апалары» сугыша язды. Икесе дә бер төрле торт пешереп алып килгәннәр икән Зәйнәб Фәрхетдиновага, шуңа чыдаша алмыйлар. Хатын-кыз натурасы инде.
Җәмилә апа Зәйнәб Фәрхетдиновага: «Зөфәр абый белән аркаларыгызны чабышып кына яшәгез», – мунча себеркесе бүләк итте.
Икенче чыгышка Җиләк Кычытканова да миллек күтәреп чыккан. Хатын-кыз натурасын шулкадәр дөрес итеп күрсәткәннәр. «Яңа җыйган миллек суына ике сәгать аягыңны тыгып утырсаң, баш эшли башлый икән», – ди, иренә карап Җиләк апа. «Син артыграк тоткансың бугай», – ди Булат Бәйрәмов җавап итеп.
Азнакай шәһәр булгач, авыллыкны шулкадәр дә күп итеп күрсәттеләр. Тагын бер чыгышта Булат Бәйрәмов Җиләк Кычытканованы тачкага утыртып алып чыкты. Кыскасы, Зәйнәб Фәрхетдинованың халыкчан җырчы булуын бөтен төрле ысуллар белән дә күрсәтергә тырышты алып баручылар.
Зәйнәб апа Ләйсән Гыймаеваның шул Җиләк Кычытканова образын ярата икән. Шуңа өстәп, алар яртылаш якташлар да. Җиләк Кычыткановага әйләнеп ятканда, Ләйсән Гыймаеваны сәхнә артында тоттым. Ул Зәйнәб апаны «балачак кумирым» дип атады.
Зәйнәб апа белән сәхнә артында танышкан кешеләр без. Беренче тапкыр бик күп еллар элек «Татар җыры» концертында сәхнә артында үзе «без якташлар бит» дип килеп сүз башлаган иде. Әнием Азнакайныкы. Яртылаш якташ булгач, бик озаклап сөйләшеп утырган идек.
Ул бик гади. Без – Зәйнәб апаның җырларында үскән буын. Бик ярата идек инде. Ул – минем кумирым. Балачактан аның җырларын тыңлап, аныңча җырларга тырыша торган идек. Тормышта да гадилеге, ачыклыгы, якты йөзлелеге белән үзенә карата торган кеше ул, – дип сөйләде Ләйсән Гыймаева.
Зөфәр Билалов хатынын ничек котлаган?
Менә сәхнәгә үз музыканталары – баянчы, тальянчы Риф Караметдинов белән бергә Зөфәр Билалов чыкты. Ну тавыш шәп инде! Шәп югары тавыш. Колаклар зеңгелдәп торырлык итеп җырлады Зөфәр абый.
Алар элеккеге елларда «Зәйнәб – Зөфәр» булып, гел бергә җырлый торганнар иде. «Кар булсаң, каралмам, боз булсаң, бозылмам» дигән җырның клибы һаман күз алдында тора. «Сез югалдыгыз әле», – дим Зөфәр абыйга.
Бүген җырлыйм инде. Миңа да җырларга куштылар (көлә). Мин электән үк төрле проектлар белән шөгыльләнергә яраттым. Бөтен дилбегәне дә тотып җитешеп булмый. Шуңа күрә әзрәк кенә сәхнәдән чыгып торырга туры килде. Аның сәбәбе шул гына. Сәхнәне бөтенләй ташлап киттем дип әйтә алмыйм. Ул барыбер йөрәктә, күңелдә. Бөтенләй генә китеп тә булмастыр. Әлегә минем шундый тайм-аут, пауза, – диде ул.
«Зәйнәб апаны 55 яшьлеге белән ничек котладыгыз?» – дим, кызыксынып. «Аңа 55 түгел, җырындагы кебек 17 генә әле», – диде Зөфәр абый.
Бу урында аерым алкышлар кирәк.
Бүләк – шушы бергә оештырган «Зәйнәбфест». Бу идеягә Зәйнәб озак еллар килде һәм, ниһаять, өлгерде. Мин, әлбәттә, хупладым. «Зәйнәбфест» – Зәйнәбнең халыкка һәм үзенә гомум бүләге.
Бәйрәмнәр безнең һәрвакыт сәхнәдә үтә. Мин үзем дә күп кенә туган көннәрне гастрольләрдә, Мәскәү сәхнәләрендә, юлда үткәрдем. Ул шулай булырга тиеш тә. Бәйрәм, юбилей дигәч тә, аяк тибеп, табын артында гына утырырга кирәк дип санамыйм мин, – диде ул.
Зәйнәб апа белән Зөфәр абыйның олы уллары Акбулат «Авыл көе»ндә җырламады. Бии торган өлеше башлангач, заманча стильдәге җырларын башкарган үзе. Акбулатка да шул ук сорауны бирдем.
Әни өчен иң мөһиме – безнең исән-сау булуыбыз. Аның өчен иң зур бүләк – ул ярдәм. Мин аңа көн саен бүләк ясый алам. Мәсәлән, берәр айдан, бәлки, башыма берәр идея килер. Безнең гаиләдә бәйрәмгә махсус бүләк алу юк. Нәрсәдер кирәк икән, шуны алып бүләк итә алабыз. Ә бәйрәмме, бәйрәм түгелме, анысы мөһим түгел. Артист тормышында һәр көн бәйрәм, – диде Акбулат.
«Зәйнәб Фәрхетдинова – иң бөек артистларның берсе»
Әйткәнемчә, җырчылар халык җырын җырлау принцибы буенча сайланган. Сиринә Зәйнетдинова чишмә кебек челтерәп торган тавышы белән «Нигә моңлы син дип сорамагыз, моңлы бала булдым тумыштан» дип өздерде. Алинә белән Азат Кәримовлар халык җырларына попурри башкарды.
Марат Галимов «Мәдинәм, гөлкәем»не, кытай татары Базарбай Бикчәнтәев «Кытай – Казан юллары чыршы» дип җырлап, апаларны биетте. Рәсим Фасыйхов курайда уйнап җырлады.Кечкенә бәбие белән килгән Гөлсирин Абдуллина да күңелләрне айкап алды.
Алия Карачурина белән Зәйнәб Фәрхетдинова дуэт башкардылар. Гамил Афзалның «Авыл» җырын оркестрга һәм тиз башкарылышта тыңлаган юк иде әле.
Зәйнәб Фәрхетдинова якташы Равил Галиев белән дә дуэт җырлады. «Ык буйлары» дип сузды Ык буенда үскән ике якташ. Алар бер-берсе кечкенәдән үк беләләр икән инде.
Без Азнакай үзешчән сәхнәсендә бергә үстек. Азнакайдагы концерт-чараларга ул үз авылыннан, без үзебезнекеннән килә идек. Бәләкәйдән, мәктәп елларыннан ук безнең юллар кисешә иде. Дус-таныш булып йөрмәсәк тә, һәрхәлдә мин Зәйнәб барын белә идем, Зәйнәб мин барын белгәндер.
Зәйнәб районыбыздан чыгып, халкыбызның зур җырчысына әверелде. Татарның халыкчан һәм моңлы җырчысы ул. Минем фикеремчә, бүгенге татар эстарадасында ул – иң моңлы җырчы, – диде Равил Галиев.
Нәкъ шушы ук сүзләрне сәхнәдән Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин да әйтте. «Зәйнәб Фәрхетдинова – иң бөек артистларның берсе», – диде район башлыгы.
Якты йолдызыбыз, якташыбыз Зәйнәб Фәрхетдиновага зур рәхмәт әйтәбез. Без аны бик яратабыз, аның белән горурланабыз! Бөтен җирдә «ул безнеке, Азнакайныкы» дип мактанабыз. Ул– татарның иң бөек артистларыннан берсе, – диде Марсель Шәйдуллин.
«Татар моңсыз яши аламыни?»
«Татар моңсыз яши аламыни?» – дип сорап куйды концерт азагында Булат Бәйрәмов. «Авыл көе» концерты – шуңа тулы бер үрнәк. «Халык җырын сузалар бит монда» дип, стадионда кеше кимемәде. Башта утырып караган халык, торып басты, сәхнәгә якынлаша барды.
«Агыйделдә ак кораб»ка уртада сикерә-сикерә биеделәр дә әле. Зәйнәб апа үзе дә халык янына төшеп, куллар кысышып, кочаклашып, алар белән бергәләп биеп менде. Халык үзе биргән «Иң халыкчан җырчы» дигән исемгә шулай ирешә торганнардыр инде ул.
Авыл көйләре сандыкларда тузанланып ятарлык булмасын иде. Фестиваль дәвамлы, ә чын халык артистыбыз Зәйнәб Фәрхетдинованың туган көне котлы булсын!