Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зәйнәб Фәрхетдинова: «Зөфәрне тагын да ныграк ярата башладым»

news_top_970_100
Зәйнәб Фәрхетдинова: «Зөфәрне тагын да ныграк ярата башладым»
"Татар-информ" архивы

Җырчы Зәйнәб Фәрхетдинованың Альф исемле эте бар. «Интертат»ка интервьюда Зәйнәб Фәрхетдинова аны 8 Мартка бүләк итүләре турында сөйләгән иде. 

Җырчы социаль челтәрләргә дә дүрт аяклы дусты турында язган.

«Минем койрык. Артымнан бер дә калмый торган дус – Альф. Этләрнең бер яраткан кешесе булганын белә идем. Хәзер үзебездә шулай – минем рөхсәттән башка, безнең эт беркая бармый.

Дөресен әйтәм, үзем дә бик ияләштем аңа. Өйдән чыгып китсәм, сагынып кайтам. Мин генә түгел, бөтен гаиләбез белән яратабыз. Иртән торып этне урамга алып чыгу Зөфәр өстендә. Минем этне ярата. Шул сыйфаты, миңа гына түгел, этемә дә түзгәне өчен, мин Зөфәрне тагын да ныграк ярата башладым», – дигән ул. 

Алай гына түгел, җырчы Россиядә тыелган социаль челтәрдә Альф Билаловичның шәхси аккаунтын да булдырган. 

 

Фото: © Зәйнәб Фәрхетдинованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100