Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зәйнәб Фәрхетдинова: «Безнең балачак кызыклы да, хәзерге белән чагыштырсаң, кызганыч та»

news_top_970_100
Зәйнәб Фәрхетдинова: «Безнең балачак кызыклы да, хәзерге белән чагыштырсаң, кызганыч та»
"Татар-информ" архивы

Зәйнәб Фәрхетдинова музыка өлкәсенең үткәне турында хатирәләрне барлаган һәм бүгенге мөмкинлекләрнең кадерен белергә өндәгән.

«Миннән чит ил музыкантлары турында сораганда күпләрен ишеткәнем дә юк дип әйтәм һәм аларны интернеттан карыйм. Дөньяда талантлар бигрәк күп, чынлап та, искиткеч виртоузлар, моңлы да, техникасы да көчле, ай-яй кызыклы шәхесләр. Эх, ник иртәрәк ишетмәдем икән дип исем-акылым китә.

Ишетергә мөмкинлек булмаган инде, хәзерге кебек радиодулкыннар тыңлап, телевизион каналлар карап булмады шул. Мин үскәндә әле күп кешедә, үзебездә дә телевизор юк иде. Шәһәр тирәсендә тусам да, авылда үстем. Ул вакытта бөтен ишеткән җыр кошлар сайравы, чыпчык чыркылдавы, сыер һәм сарык авазы, сирәк кенә булса да урамнарда яңгыраган гармун тавышы. Алар барысы да матур һәм үзебезчә булды.

Менә шулай радиодан сирәк кенә яңгыраган җырны отып алып, кушылып җырлыйсы килү теләге уянды. Никтер кечкенәдән ишеткәннәр кызык булган, җырлыйсы килү теләген дә шушы авазлар тәрбияләгән.

Безнең балачак белән бүгенге көн аермасы җир белән күк арасы. Бик кызыклы да, хәзерге чор белән чагыштырсаң, кызганыч та...

Дөресен әйткәндә, бернәрсә күрмәдек тә, ишетмәдек тә, белмәдек тә инде. Чит ил музыкасы тыңламадык, үскәндә русчасын да җырладык анысы, тиешенчә җыр дәресләре булмаса да,  күп нәрсә сөйләргә ярамаса да барысын да өйрәнергә тырыштык.

Зарлану түгел, болай гына искә төшеп китте. Бүгенгенең кадерен белеп кенә яшәргә кирәк дип әйтәм олыларга, ягъни үзебезгә, яшүсмерләргә, балаларга да. Булганы югалмасын!  Бүгенге көндә мөмкинлекләр бик зур бит – барысын да ишетергә була, барып күрә алмасаң, фото-видеолар карап сокланырга була. Берсе дә югалмасын иде.

Татарстанның халык җырчысы белән күпләр килешүләрен белеп комментарий калдырган: «Килешәм. 100 кат килешәм».

«Чит ил музыкантлары бер кырыйда торсын, безнең моңлы һәм талантлы Зәйнәбебез һәм аның командасы булганда», – дип артистны канатландыручылар да бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100