Зәйнәб Фәрхетдинова: «Концерттан соң үземне чапкан аттай хис итәм»
Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова белән Сочида танышып, милли үзаң, татарның киләчәге һәм эстрада турында сөйләшү мөмкинлеге булды.
Декабрь азагында Сочи Татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Алик Уразаив ел дәвамында милли-мәдәни автономия эшендә, бәйгеләрдә, спорт ярышларында актив катнашкан татарларны, татар мохитен булдыруга зур өлеш керткән кешеләрне җыеп, бәйрәм оештырды. Әлеге кичәдә чыгыш ясарга Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова белән Ваһапов фестиваленең гран-при иясе Рәнис Габбазов чакырылган иде. Чарада «Интертат» хәбәрчесе дә катнашты.
Сочи Татар милли-мәдәни автономиясе эшчәнлегенә еллык нәтиҗә ясап, татар активистларын бүләкләгәннән соң, икенче көнне иртән Зәйнәб Фәрхетдинова һәм Рәнис Габбазов белән бергә шәһәрне карап кайтырга булдык. 1-2 сәгать диңгез яры буенда, Сочи үзәгендә йөрдек. Шушы вакыт эчендә, очраклы рәвештә, 2 тапкыр татарлар белән күрештек. Татарларның никадәр сибелеп, илнең бөтен төбәгендә яшәгәнен шуннан да аңларга була.
Беренчесендә яныбызга, татар сөйләмен ишетеп, диңгез экскурсияләре тәкъдим итүче Диана исемле яшь кенә хатын-кыз килде. Ул 6 ел элек Чаллыдан күченеп килгән булган, ә хәзер Сочида туризм өлкәсендә эшли. Диана, Зәйнәб Фәрхетдинованы танып, җырчы белән фотога төшәргә теләде. Чаллы кызы, Сочиның климаты рәхәтрәк булса да, туган ягы сагындырганын, үз тирәсендә татарлар аз булуын, татарча сөйләшергә сусаганын әйтте. Икенчесендә каршыбызга татар апалары очрады. Дөресрәге, алар үзләре Зәйнәб Фәрхетдинова белән фотога төшергә рөхсәт сорап килде. Апалар Татарстаннан Сочига ял йортына килгән булып чыкты. Алар яраткан артистларын чит шәһәр урамында очратуларына куанып, матур теләкләр әйтеп калдылар.
«Кая гына барсаң да, татарлар белән очрашу күңелле»
Шулай Сочида йөргәндә, Зәйнәб Фәрхетдинова белән иркенләп аралашырга минем дә мөмкинлек туды.
Бер сөйләшкәндә «Россиянең бөтен төбәкләрендә диярлек булдым, ләкин Сочига беренче баруым», дидегез. Сочи татарлары белән очраштыгыз, алар алдында чыгыш ясадыгыз. Сочи тамашачысы Сезне ничек кабул итте? Бу очрашудан нинди тәэсирләр калды?
Беренчедән, мин бик рәхәт дөньяга килеп эләктем. Сочи, чыннан да, матур. Кеше тикмәгә генә монда йөрми икән. Кая гына барсаң да, татарлар белән очрашу күңелле. Алар бит үзебезнең кешеләр. Чит төбәкләрдә татар телен ишетүе, читтә татар сәнгатенә ихтыяҗ булуы күңелгә тынычлык өсти. Әгәр кешеләр синең җырларыңны белеп, кушылып җырласалар, бигрәк тә күңелле. Әле кичәге чарада да җырларымны исемнәре белән атап сорадылар. Алар яңаларын да беләләр икән.
Безнең сәхнәгә менгәнгә 35 елдан артты. Кешеләр яңа җырлар белән дә кызыксынгач, безгә алга таба да эшләргә ышаныч бирә. Димәк, алар безнең телевидениене карыйлар, элемтәләр зур.
Сочи татарлары безне җылы кабул итте. Чыгып биючеләр, янга килеп, исәнләшеп китүчеләр күп булды. Кайберләре: «Яңадан шундый очрашулар булсын иде», – дип килеп әйтте.
Сез, төбәкләрдә күп йөргәч, төрле кешеләр белән очрашасыз. Россия масштабын алсак, гомумән, халыкка татар моңы кирәкме? Илдә татар җырына ихтыяҗ никадәр? Татар милләте исәнме, милли үзаң бармы? Сезгә ничек тоела?
– Төрле кеше бар бат. Кемдер татарлыгын оныта, ә кемдер читтә, киресенчә, миллилеккә тартыла. Читтә милли үзенчәлекне, бигрәк тә туган телне саклап калу авыр инде. Ярый да Татарстанда теләгән кеше татар телен мәктәптә укый ала, укытучыларыбыз, китапларыбыз бар. Никадәр бай мирасыбыз бүгенге көнгә кадәр сакланган. Телебезгә «Кирәкме?» дип карарга түгел, ә аны дөрес итеп, матур итеп, бөтен нечкәлекләре белән югары дәрәҗәдә тәкъдим итеп торырга кирәк. Безнең бөтен бурычыбыз шул. Телевидение, җырчылар, журналистлар, депутатлар һәрьяклап татар теленә кызыксыну уятып торырга тиеш. Татарлар һәрвакыт укымышлы, алдынгы карашлы халык булган. Без татарның дәрәҗәсен оныттырырга тиеш түгел.
Мәдәниятебезне тагы да популярлаштырырга нәрсә җитми? Бу юнәлештә яңа юллар күрәсезме?
Аның юллары бар. Беренче чиратта, зыялыларга, төрле өлкәдәге белгечләргә бер өстәл артына утырып сөйләшергә, фикер алышырга, эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясарга кирәк. Мәдәният министры да үз эшен әйбәт кенә алып бара. Ул да яңалыклар эзли. Бу безгә күренеп тора.
Бәлки, ниндидер кимчелекләрдән арынырга кирәктер? Әллә мәдәният өлкәсендә идеаль тәртипме?
Кимчелекләр санап китә башласам, миңа: «Син кем?» – диячәкләр. Кешегә нәрсәдер өйрәткәнче, башта аны үзеңә эшләп карарга кирәк, ә мин – гап-гади халык җырчысы. Мин эшләгән кешенең хезмәтен күрәм һәм аны хуплыйм. Әгәр үземнән конкрет киңәш яисә нәрсәнедер үзгәртүдә ярдәм сорасалар, кайбер фикерләремне әйтә алам. Тиктомалга кемнедер тәнкыйтьләп, кимчелекләр санап утырырга бернинди хакым юк. Мин, гомумән, тәнкыйтьне яратмыйм. Нинди генә эшнең дә башлангычы була. Башлангычны күрә белергә, эшкә дөрес юнәлеш бирә белергә кирәк. Аның өчен укымышлы кешеләр, зыялылар җыелып сөйләшсеннәр. Тарихчыларны, музыкаль белгечләрне, язучыларны бу эшкә тартырга кирәк.
Димәк, безгә фикер алышу җитеп бетми.
Миңа калса, шулай. Һәр белгеч үзе аерым нәрсәдер эшли. Аралашу җитеп бетми. Татарда әйбәт итеп, җиренә җиткереп эшләү сыйфаты бар. Бергә утырып аңлашу, нәтиҗә ясау әз түгелме икән? Менә моны булдырырга кирәк. Алдакчылар, шарлатаннар түгел, ә көчле белгечләр фикерләшсен иде.
35 елдан артык сәхнәдә булу – ул бик зур гомер. Сез үткән гасырны да хәтерлисез, бүгенге көнне дә беләсез. 35 ел эчендә татарларның рухи яктан үзгәреше сизеләме?
Чын татар үзенекен саклап калырга тырыша, чит-ят әйберләрне «сөзеп» кенә кертә, матурларына гына өстенлек бирә. Без рухи яктан саектык, дип әйтә алмыйм. Без хәзер яңадан ачылу дәрәҗәсендә. Яңарыш чорына кереп барабыз. Яшьләрдә дә, өлкән буында да эзләнү, үз-үзләрен һәрьяклап баету күрәм. Тарих белән кызыксыну арта. Кешенең хәзер үз сүзен әйтергә батырлыгы бар. Һәркем үз эшен күрсәтергә омтыла. Безнең халык һәрвакыт горур инде.
«Япониягә бармыйча туктамыйм»
Бүгенге эстраданы ничек бәялисез?
Кеше популяр әйберне үзе кызыксынып карый. Һәр артистның үз тамашачысы бар, чөнки һәркемнең музыкаль ишетүе, музыканы тоемлау хисе аерыла. Берәүгә ошаган җырчы икенчегә ошамаска мөмкин. Иң мөһиме, тамашачы концерттан җанына рәхәтлек алсын, күңеле тынычлансын. Кайбер артистлар җырлап йөри-йөри дә, эстрадага ялгыш кергәнен аңлап, китеп бара. Җырчының популяр булып никадәр озак яшәвен тамашачы, халык хәл итә.
35 елдан артык популярлыкны югалтмау сере нәрсәдә?
Үз эшеңне яратырга кирәк. Мин – чиста сәнгать кешесе. Мин үземә карыйм да, башка өлкәдә эшли алырмынмы икән, дип уйлап куям. Иҗади рух белән туганмын инде. Әти-әни каршына басып җырлау, шигырь сөйләү, кемне дә булса сөендерү кечкенәдән үк күңелемдә булды. Күрше кызлар: «Зәйнәб, берәр нәрсә сөйлә әле», – дисәләр, мин ялындырып тормый идем. Аларның күңелен күтәрә алганыма куана идем. Кечкенә чагымда да, яшь чагымда да мине гел җырлаталар иде. Үз эшеңне яратсаң, уңышка ирешеп буладыр, дип уйлыйм.
Сәхнәдә тагын күпме булырга телисез? Гомер буе җырлау теләге бармы?
Иң мөһиме, Аллаһ саулыктан аермасын. Бөтен кеше үз өлкәсендә туплаган тәҗрибәсен мөмкин кадәр озаграк кулланырга тырышадыр. Җыерчыклар тирәнәйгәнче йөрергә исәп бар әле. Алар әле тирәнәймәде, чыга гына башлады.
Битне генә шомартып була инде.
Ул ясалмалык була инде, ә ясалмалыкны яратмыйм. Мин фонограммага җырламыйм. Әле, Аллаһка шөкер, үз тавышыма җырлыйм, халык алдына чыгып, алдап басып тормыйм. Менә шул минем өчен бик кадерле.
Аллаһ саулыктан аермаса, халкыбыз яшәгән якларга йөрисе иде әле. Мәсәлән, Япониягә бер дә барган юк. Анда да татарлар бар, ди. Япониягә бару – ул әлегә тормышка ашмаган хыялым. Ул илне бик күрәсем килә. Анда бөтенләй икенче культура. Япониягә бармыйча туктамыйм. Камчаткага да барганым юк икән. Андагы янартауларны күрер идем. Камчаткага чакырганнар иде. Юлы ерак булгач, бармадым. Бәлки, мөмкинлек чыгып куяр әле. Дөньялар гына тыныч булсын.
«Артистка да, бәхет өчен, бар кешегә мөһим булган әйберләр кирәк – гаилә тынычлыгы, сәламәтлек»
Сәхнәдән җырлау рәхәтме?
Җиңел хезмәт түгел ул. Халык алдына һәр чыгу – ул зур җаваплылык. Чынлап әйтәм, сәхнәгә чыкканда, әлегә кадәр каушыйм. Яңа җыр башкарасым булса, йөрәгем бөтенләй табан астына төшеп китә. Һәр концерт саен нерв күзәнәкләре бетә, кимендә 5 километр йөгереп кайткан кебек булам. Энергия бик күп сарыф ителә инде. Концерттан соң үземне чапкан аттай хис итәм. Бер чыгыш ясап кергәч, рәхәт инде. Яратып каршы алсалар, хезмәтеңне кабул итсәләр, алкышласалар, әлбәттә, алга таба эшләргә этәргеч бирә.
Сарыф ителгән энергияне ничек тулыландырасыз?
Әгәр тамашачының кәефе әйбәт булса, бер-береңне яхшы энергия белән тулыландырасың. Андый очракта аңа да, миңа да рәхәт. Кайбер кешенең эче тулы кайгы-хәсрәт була. Аның авырлыгы артистка да күчә. Ул сизелә. Энергияне тулыландыру өчен, якыннарыңның бөтен әйбере дә әйбәт булуы мөһим. Күршең белән елмаешып исәнләшү, балаларыңның мәктәптәге уңышлары, эшеңне хуплаганнарын күрү – барысы да яхшы энергия бирә. Кәефне күтәрә торган гади генә әйберләр яшәү көче бирә. Артист сәхнәдә никадәр генә зур булмасын, аңа да, бәхет өчен, бар кешегә мөһим булган әйберләр кирәк – гаилә тынычлыгы, сәламәтлек. Җылы йортыңа кайтып, ипигә май ягып сөтле чәй кабып куюдан, якыннарың белән елмаеп сөйләшүдән энергия тулылана. Аңлашып яшәргә кирәк.
Рәхмәт, Зәйнәб ханым!
Исән-сау булыйк.