Зәйнәб Фәрхетдинова социаль челтәрдәге сәхифәсендә әтисе турында сөйләп, балачак үпкәләреннән арынырга һәм күңелен бушатырга теләгән. Балачаклары нәкъ аныкы кебек исерек әти һәм кыйналып яшәүче әни белән узучылар 2 төркемгә бүленгән. «Ул вакытта күпчелек ир-ат эчте, кыйнады инде» дип язучылар һәм, «нәкъ шулай үтте» дип, әтиләренә карата битарафлык белдерүчеләр бар.
«Үз хаталарыңны каян килеп чыкканын аңлый башлавы авыр. Барысын да сызып атып, ерак балачактан башлыйсы килә.
Туган йорт, бүген безнең һәркайсыбызның анда кайтасы килеп тора. Мин анда кайтыр идем, аны кочаклап, колагына «әти, эчмә, әнине рәнҗетмә» дип әйтергә. Мин аны беркайчан да нәни кыз мәхәббәте белән кочакламадым. Ул эштән кайтканда каршына беренче булып йөгерә идем, әмма бу – аның аек булу-булмавын белү өчен генә иде.
Бары тик искә дә төшерәсе килми торган өзек хатирәләр генә бар. Моны үзең генә беләсең. Бу беркемгә дә кызык түгел, бу – синең дөньяң. Үземнең дә аларны куркыныч төш кебек онытасым килә. Сез ышанасызмы моңа?» – дип язган Татарстанның халык артисты.
«Бу темага шәхси хат итеп юллагыз, сөйләшербез. Яшермәгез, һәм сезгә җиңелрәк булачак», – дип, бу темага фикер алышу теләге булуын да белдергән ул.
Балачаклары нәкъ шулай узган җырчы Рәфинә Ганиуллина, автор-башкаручы Гүзәлия дә комментарийлар калдырган. Комментарий калдыручылар арасында Зәйнәб ханымны өйдәгене бар дөньяга сөйләүдә гаепләүчеләр дә бар.
«Шушы юлларны укып, кемдер, бәлки, эчүен ташлап, үзен һәм гаиләсен саклап кала алыр. Гыйбрәт булсын. Әтиле ятимнәр заманы. Һаман «кешегә сиздерергә ярамый» дигән саен ир-ат азына, хатыны һәм балалары алдында җаваплылык хисе булырга тиеш», – дип язган Рәфинә Ганиуллина.
«Зәйнәб ханым, безнең чор балаларының күбесенең балачагы сезнеке кебек исерек әти белән, әнинең елаганын ишетеп үтте. Әмма шулай булса да югалмадык, укыдык, зур кешеләр булдык. Сез дә бөтен Татарстанга бер чибәр, матур тавышлы җырчы булгансыз. Ул чакта ирләрнең күбесе эчте бит инде. Хөкемдарлар түгелбез, мәрхүмнәр тыныч ятсын, милли тәрбия биреп, иманлы балалар үстерик»;
«Әти-әнине сайлап алмыйлар»;
«Туганнар белән генә сөйләшеп эчне бушатырга кирәк, минемчә, алар яхшырак та аңлаячак»;
«Үпкәләргә кирәкми, яхшы якларын гына истә тотыйк. Алар – безгә гомер бирүчеләр, үз балаларыбызга үрнәк булыйк», – дип язган уртак язмышлы тамашачылар.
«Нишлисең инде, шундый заман иде. Күбесе эчте һәм кыйнады да. Әтине гафу иттем, булганына шатмын», – дип язучыга «күптән гафу иттем» дип җавап биргән җырчы.
Җырчы бер виртуаль дусты белән әңгәмә дә корган:
– Нәрсәгә дип бөтен Рәсәйгә сөйләп торырга аны?!
– Әле мин берни сөйләмәдем.
– Ә бу нәрсә? Мин дә сезнең яшьтә, элек барысы да эчте инде. Мәрхүм әтиегез турында болай язу бер дә килешми. Яхшымы, яманмы, сезгә гомер биргән.
– Ул күпләргә гомер биргән.