news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Зәйнәб Фәрхетдинова: «Авылларга ешрак та йөрер идек...»

news_top
Зәйнәб Фәрхетдинова: «Авылларга ешрак та йөрер идек...»
Фото: "Татар-информ" архивы

Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова иҗади яңалыклары турында сөйләде.

Май аенда Филармониядә «Май яме» дип аталган концертыбыз булачак. Бакча чоры булса да, эшлисебез килде. Быел яз иртәрәк килә, дип әйткәннәр иде. Бәлкем, апрельләрдә үк бакча эшләре бетәр дә, халыкның күңел ачасы, концерт карыйсы килер, барысы да яхшы булыр дигән өметтә калабыз. Бөтенләй икенче төрле кәефле концерт булачак. Җырлары да башка стилистикада була. Концертта улыбыз Акбулат һәм тагын берничә яшь җырчы катнашачак. Зөфәр абыегыз белән дуэтлар булачак. Зөфәр белән Акбулатның да дуэтлары көтелә.

Җәй көне «Су буйлап» дигән фестивалебезне уздырасыбыз бар. Быел аны Казан тамашачысына күрсәтәбез. Шуның көннәрен, узасы урыннарын карап йөрибез. Ул августка калырмы, бераз иртәрәк үтәрме, уйлап бетерәсе бар. Әлеге вакытта аның да сценарийларын әзерлибез, зур иҗади эш алып барыла.

Быел гастрольләр белән авылларга да чыккаладык. Ешрак та йөрер идек, администраторым булмау кыенлыклар тудыра. Бергә укыган егетләр-кызлар элемтәгә чыга, чакыралар, кемнәр белән очраклы гына да сөйләшеп китәбез. «Сезнең безнең авылда булганыгыз юк бит, килегез әле», - дисәләр, уйламый да барабыз. Чөнки хәзер авыллардагы мәдәният йортлары уңайлы, зур, бөтен уңайлыклары бар. Рәхәтләнеп, салкын тидермичә эшләргә була. Элек бит без бик авыр вакытларда да гастрольләргә йөрдек. Әлфия апа Авзаловалар, башка элекке буын җырчылары инде аеруча да авыр шартларда җырлаганнар. Хәзер исә авылларның юллары төзек, мәдәният йортларының күбесе төзекләндерелгән, яңа. Мөрәҗәгать итсәләр, ераклыгына да карап торганыбыз юк, бик шатланып барабыз.

Тормышы җитеш булса, гаиләсендә тынычлык хөкем сөрсә, эшләгән эшләрендә акчасын вакытында бирсәләр - кешенең кәефе әйбәт була да, аның концертлар карыйсы, каядыр барып кайтасы килә. Гел эш кенә эшләп торып булмый, авыл халкының ял да итәсе килә. Авылларда Аллаһка шөкер, бик яратып кабул итәләр. Аягыөсте басып озатып калдылар әле соңгы концертыбызда да, – дип сөйләде җырчы.

ә гаилә тормышына килгәндә, барысы да бер көе, үз җае белән бара, ди.

Гаиләбездә барысы да элеккечә үк. Казанда, шул ук урында торабыз, шул ук урамнардан йөрибез, эшлибез (көлә). Кискен үзгәрешләр юк дип әйтсәм дә дөрес булыр, - дип сөйләде безгә җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар