Зәйдулла фатихасы белән шагыйрьләр театр уйный: «Тоташ таш, таш...» яки «Их, алмагачлары»
Татарның бөек шагыйрьләренең берсенә – Разил Вәлиевка – Курган зиратында мәрмәр ташлардан зиннәтле кабер ташы ачылганның икенче көнендә, Тинчурин театры кайчандыр Камал театры өчен салынган бинага күченеп, театр фойесындагы фонтан урынына бассейнына ак ташлар салынган башка дизайнда тамашачы хозурына тәкъдим ителер алдыннан, Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында яшь (хәер, бик яшь тә түгелләр инде, җитлеккән шәхесләр) шагыйрьләр Рүзәл Мөхәммәтшинның «Таш» поэмасын сәхнәләштерделәр.

Көне шулай туры килгән: Казанның мәдәният сарайларының берсендә – «Чулпан» мәдәният үзәгендә – «Мәдәни җомга» газетасының 30 еллык юбилей концерты барган көн иде ул. Шуңа күрә кемнәрдер сайлау алдында калгандыр, кемнәрдер, «яхшы түгел» дип, чакырылган җиргә киткәндер, кемдер, чакыруларга төкереп, үзе теләгәнен сайлагандыр...
Быел Ркаил Зәйдулла икенче кабат Татарстан Язучылар берлеге рәисе итеп сайланып, яңа идарә сайлаганнан соң, үзенә урынбасар итеп яшь команда алганнан соң, шул яшь команданың оештыру эшләре буенча урынбасары Ильяс Фәрхуллин Татарстан Язучылар берлеге быел ел дәвамында төрле юнәлештәге 52 чара уздырачагын игълан итте. Болар – лекция, иҗат кичәсе, концерт, спектакль, лаборатория. «Таш» – шушы чараларның берсе. Проектның авторы һәм сәнгать җитәкчесе – Ильяс Фәрхуллин. Проектның кураторы – Ркаил Зәйдулла.

- Спектакльнең иҗат төркеме: режиссер – Нәфисә Исмәгыйлева; ут рәссамы – Ринат Газизов; саунд-дизайнер – Ислам Вәлиев; хореограф – Альбина Ногманова.
- Катнашалар: шагыйрьләр – Гөлүсә Батталова, Рифат Сәлах, Лилия Гыйбадуллина, Йолдыз Миңнуллина, актер – Айрат Шамс.
Рүзәл Мөхәммәтшинның «Таш» поэмасы 2024 елның көзендә «Казан утлары» журналында басылып чыккан иде. Әсәргә режиссер Нәфисә Исмәгыйлева игътибар иткән һәм аны «былтыргы Дәрдемәнд» рәвешендәге сәхнә әсәре итеп күз алдына китергән. Ә бәлки, «былтыргы Дәрдемәнд» рәвешен быел башка әсәр белән кабатларга теләп, Рүзәлнең «Таш»ын эзләп тапкандыр. Анысы мөһим түгел. Шунысы әһәмиятле – яшь шагыйрьләребез (хәер, бик яшь тә түгелләр инде, җитлеккән шәхесләр) быел да үзләрен артистлыкта сынап, шагыйрь хисләрен сүз һәм хәрәкәт аша тамашачыга җиткерергә алынганнар.
«Былтыргы Дәрдемәнд» турында нәни генә белешмә: «2024 елның декабрендә Камал театрының (яңа гына Тинчурин театры күченгән бина) кече залында шагыйрь Дәрдемәнднең тууына 165 ел тулу уңаеннан «Исте җилләр ил эченнән…» дип исемләнгән шигъри-музыкаль кичә узды.
Кичә шагыйрә Лилия Гыйбадуллинаның «Дәрдемәнд» поэмасына нигезләнеп, ике чор шагыйренең эчке әңгәмәсе рәвешендә театральләштерелгән иде. Дәрдемәнд шигырьләре танылган шагыйрьләр Рүзәл Мөхәммәтшин, Гөлүсә Батталова, Йолдыз Миңнуллина, Булат Ибраһимов укуында яңача яңгырады. Танылган җырчы Илгиз Мөхетдинов, биюче Илдус Габдрахманов, музыкант Ильяс Фәрхуллин җыр, музыка һәм пластика аша Дәрдемәнднең рухи дөньясын тагын да тирәнрәк ачып бирде. Кичәнең башында актриса Зөлфия Шәмсуарова һәм нәни артистлар – Идел Мөхәммәтшин, Закир Сираев, Сәйдәш Гарифҗанов чыгышы халыкны беренче сулыштан ук алып кереп китте.
Сценарий авторы – Лилия Гыйбадуллина, режиссеры – Нәфисә Исмәгыйлева».

Шулай итеп, татар шагыйрьләре башкаруында әдәби спектакльнең икенчесе туды. Аны Рүзәл Мөхәммәтшинның былтыргы юбилееның (35 яшьлегенең) соңарган кайтавазы дип тә аңларга була (быел Булат Ибраһимовның 35 яшьлеген үткәрүен күргәч, уйлап куйдым: нигә Рүзәл үткәрмәде икән. – авт.). Ничек булса да булсын, Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында «Таш» дип аталган спектакль-поэма күрсәтелде. Ул бер тапкыр күрсәтелеп, тамашачының хәтер «архивында» урын алырмы, әллә яшьләр кабаттан кубып, тагын бер күрсәтелерме, Мөдәррис Әгъләмов әйтмешли, «кабатланыр микән бу кичә» – белмим.
Без Рүзәл Мөхәммәтшин текстын икенче бер шагыйрьләр аша да ишетергә җыелдык. Тукай клубының сәхнәсе театральләштерелгән чаралар өчен камил димәс идем, бик җыйнак ул. Зур театр сәхнәләренә үрелмичә, камерный залда кичә үткәрергә теләгән язучыларны чыгып мактарга әйбәт кенә туры килеп тора. Тере тавышка җырларга пианиносы да бар. Әмма бу юлы – спектакль куйганда – Тукай клубы сәхнәсеннән пианиноны чыгарып торганнар. Сәхнә уртасында – таш. Сәхнә тирәли куе сары төстәге каскалар аунап ята.

Спектакль башланды. Сәхнәгә, Умай булып, шагыйрә Гөлүсә Батталова, Кам булып, шигырьләр яза торган артист егет Айрат Шамс чыга. Автор таш символы аша Умай анадан һәм Камнар заманыннан башлап татар тарихын күзаллый һәм аның дәүләтчелеге турында уйлана.
Менә ташка абынып егылган Рүзәл үзе. Күккә (Язучылар берлеге бинасы түшәменә) карап ятып шигырь укый: «Шуңа иш бары: Бөтерелеп, галәм киңлегендә Мүкләнгән таш оча – Җир шары».

Ә икенче параллель линия сәхнәсендә – шагыйрьләр Йолдыз Миңнуллина, Лилия Гыйбадуллина һәм Рифат Сәлах. Монысы инде – комик, сатирик план. Рифат Сәлах, прораб, бригадир кебегрәк кеше булып, 2 эшче ханымны ияртеп йөри – таш ташыта. Тегеләр ташны күтәрә алмыйча азапланалар. И булыша тегеләргә Рифат... сүз белән һәм көй белән. Гармунын тартып... Без, сатирик планда, хәтта күпмедер дәрәҗәдә көнкүрешләштерелгән күренешләр аша, Кол Шәрифләр чорыннан башлап Җәмигъ мәчете буласы урынга куелган нигез ташына кадәр тарих кыйпылчыкларын күңелдән үткәрәбез. «Бөтен татар тарихы күз алдымнан үтте», – диде соңыннан халык язучысы Нәбирә Гыйматдинова.
90 нчы елларда туган шагыйрьләр – яңа гасырда җитлеккән шагыйрьләр – татар шигъриятенең, киңрәк алганда татар халкының хәзинәсе. Алар, совет чорында иҗат иткән күпчелек язучылар кебек, күктән умач яуганны көтеп утырмый (иҗат йортлары да, бушка килгән фатирлар да юк), алар үзләренең кайбер «ушлый» яшьтәшләре кебек субсидия-грант-фәлән-төгән краны төбенә кесәләрен дә көйләп куя белмиләр. Көндез – эштә, төн утырып иҗат итәләр. Балакайлар, эш сәгатеннән соң, Лилиясе – Чаллыдан, Гөлүсәсе Әтнәдән килеп, репетицияләр ясап, әнә нинди спектакльләр чыгаралар!
4-5 репетиция белән спектакль кадәр спектакль чыгарырга җөрьәт иткән Нәфисә Исмәгыйлевага сокланып бетә алмыйм. Татар әдәбиятының шагыйрь күңелен аңлый торган үз режиссеры җитлегеп килә кебек.
Мин биредә «Таш» спектакль-поэмасына тулы анализ ясау максаты куймыйм, мин бары тик татар әдәбиятында үз урыны булган әсәрнең яңа форматка – сәхнә форматына күчүенә сөенәм. Төгәл генә татарча тәрҗемәсе булмаган, әмма театраль дөньяда бик модалы «переосмысление» сүзе бар бит әле. Биредә – Рүзәлнең текст форматындагы уйлануларын сәхнә форматына күчереп уйланулар. Сүз белән әйтелеп бетелмәгәнен «Их, алмагачлары!..» белән каплап куюлар...
Ә Лилия Гыйбадуллина белән Йолдыз Миңнуллина ул ташны бераз күчереп куя алдылар. Рифат Сәлах гармун тартып торганда. Их, алмагачлары…
