Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Заһид Мәхмүди эшен дәвам итүче улы Фәнис Камал: «Әти сыкрамаска өйрәтте»

Бер ай элек татар җәмәгатьчелеге язучы, журналист Заһид Мәхмүди белән хушлашты. Ул үзеннән соң бик зур мирас калдырды. Авылда оештырган типография генә ни тора! Аның эшләрен гаиләсе: улы, килене, кызы, кияве, хатыны дәвам итә. «Интертат» Кукмара районы Манзарас авылында Заһид Мәхмүди улы Фәнис Камал белән очрашты.

news_top_970_100
Заһид Мәхмүди эшен дәвам итүче улы Фәнис Камал: «Әти сыкрамаска өйрәтте»
Салават Камалетдинов

Манзарас авылына барганда нишләп юл күрсәтүче кушымта Кукмараның бер урамына илтә икән дип шикләндем. Без дөрес адрес белән бармыйбыз бугай дип, машинаны туктатып, яңадан адресын яздым. Дөрес барганбыз, авыл Кукмарага кушылып, бер өлешен тәшкил итә икән.

Фәнис абый безгә йорт адресын биргән иде, тик без килгән вакытта үзе өйдә булмады, әнисе Рәшидә апа каршы алды. «Ул „җитештерүгә“ китте әле», — ди. Без шунда юл тоттык. Өйдән «җитештерүгә» кадәр җиде минутлык юл иде: зиратны узасы, тимер юлдан чыгасы. Юл өстендә артык зур булмаган бина. Фәнис абый безне шунда каршы алды. Муенында колакчыннар эленеп тора: «Менә әтинең җырларын тыңлап йөрим», — ди. 

Мәхмүтовлар тимер һәм тактадан төрле эшләнмәләр ясыйлар икән. «Җитештерү» бинасы янында тагын буш җир бар, озакламый анда тагын берсе төзеләчәк. Җитештерү эше бер ел элек башланган, Заһид абый аның эшен күреп калган.

Заһид Мәхмүди — республиканың иң эре наширләренең берсе — ул берничә газета чыгара иде, алар арасында иң тиражлысы — «Себерке».

Без әти белән хыялыйлар бит инде. Газетадан кала республика өчен файдалы тагын ниндидер база булдырырга теләдек. Ишегаллары программалары буенча яңартулар бара бит әле, шуның кысаларында быел районнарга эшләнмәләр ясаячакбыз. Чүплекләр, пандуслар, эскәмияләр — кече архитектур формалар дип атала алар. Аллага шөкер, әти эшне күреп калды, — диде Фәнис абый.

Ишек төбендә бизәкләп ясалган чүплек савыты тора иде. «Дизайннарын да үзебез уйлыйбыз», — дип куйды Фәнис абый. Бинага кергәч, алда аш бүлмәсе, уң як агач, сул якта тимер эшләнмәләр ясала торган бүлмәләр. Анда тагын өч-дүрт егет эшли. Алар төшке аштан соң бер авылга күпер ясарга китәргә тиеш булып чыкты. Авыл белән Сабантуй мәйданын күпер белән тоташтыралар, анда ерганак булган. Шундый заказларны да үтиләр икән.

«Техника белән кызыксыну Кукмара кешеләренең генында бардыр»

Без тимер эшләнмәләр ягына уздык. Бинаны төзегәч, башта монда машиналар ремонтлау хезмәте күрсәткәннәр. «Ул өлкәдә киләчәк, алга китү турында уйлау мөмкин түгел, хәзер хуҗалык саен гараж бит», — ди Фәнис абый.

Бүлмәдә берничә станок бар, үзләре эшләгән эскәмияләр, караклар күтәреп китә алмаслык авыр чүплекләр, казан, җирдә басып тора торган почта тартмалары, башка эшләнмәләр… «Камал театрына эскизлар ясалды, тендерларда да катнашып карарга телибез. Тирә-ягын матурландыру өчен эшләнмәләр ясарга без әзер», — ди Фәнис абый.

Бер читтә тимердән кисеп ясалган атка атланган ковбой тора, эшләпә кигән, газета тоткан. Кем образы булуы аңлашыла, әйе бит?

Монысы минем әти… Атка атланган ковбой образында ул. Кулына газета тоткан. Ул безнең капка төбендә торачак.

Нишләп газетага «News» дип яздыгыз, «Себерке» түгел?

Алдап тормыйм, уйланып бетмәгән, — дип елмайды Фәнис абый.

Бүлмә уртасында диярлек тимер кисә торган станок. Анда бер табак калай куела. Станокның «баш миенә» флешкадан кирәкле рәсем күчерелә. Егетләр чаян рәсемен кертте. Ун минут ук вакыт узмагандыр, станок чаянны кисеп тә бирде.

Станокның күпмедер өлешен үзләре ясаганнар, үзләре җыйган станок та тора. Анысы күннән хатын-кызлар алкалар кисәчәк. Күнне Эфиопия һәм Мисырдан кайтарталар.

Гомер буе телевидениедән кала техника белән дә кызыксынган авыл малае бит мин. Бу Кукмара кешеләренең генында бардыр. Аллаһы Тәгалә вакыты җиткәч бер юнәлешне күрсәткәндер. Әти, зуррак эшләргә тотыныйк әле, дидем. Әти, язучы буларак, башта ул фикергә шикләнеп карады, без бит иҗат кешеләре, ди. Яңадан кара яндырып ишегалдында тәмәке тарттык. Аннан соң ризалашты. Башлап җибәрү катлаулы булды, без тимер кисәрбез дип уйламаган идек, сувенир эшләнмәләр ясарбыз, дидек. Төрле танылган кешеләребезнең бәләкәй сыннарын ясарга уйлаган идек, анысы әле булачак. Алар бакыр, алюминийдан ясалачак. Формаларын ясый башлыйбыз, яңа елларга булыр инде ул, — ди Фәнис Камал.

Чимал табу, сөйләшүләр, кайтарту мәсьәләсе җитәкче җилкәсендә. Шуңа Фәнис абый бер көндә төрле шәһәрләрдә булырга мөмкин. Аның сүзләренчә, бер ел дәвамында тимергә бәя ике ярым тапкыр арткан. Ул, әлбәттә, эшләнмәләр бәясендә дә чагыла.

Әти: «Улым, мондый темпта эшләү дөрес, ләкин чабышкы аты кебек, алай-болай чапкан җиреңдә бетә күрмә», — дип әйтә иде, — дип сөйләде ул. 

«Әти миңа ярдәм итеп торыр»

Аннан без агач эшләнмәләр ясала торган бүлмәгә кердек. Анда лазерлы станок тора. Бүлмәдә тартмалар, уенчык тракторлар, җимлекләр, салфетка савытлары, нарда уены тактасы һәм тагын бик күп эшләнмәләр күренә. Күз алдында гына тартма җыеп күрсәттеләр. Телефонны терәтеп куя торган җайланманы лазер күз алдында ясады. Анда 8 Март бәйрәменә багышланган язма да булырга тиеш иде.

Ул лазер да кызык эшли, мәсәлән, башта «8 арт» дип язды, бизәкләр ясады, турыпочмаклык формасын кисеп алды, аннан соң гына икенче якка барып җиткәч, «М» хәрефен һәм бизәкнең бер өлешен ясап бетерде.

Бер диварда калдыклар эленеп тора, вак-төяк эшләнмәләр өчен шуларын кулланалар. Калдык фанерлар арасында бер тимер фоторама эленгән. Ул рамканы Заһид абый үзе ясаган, теге тимер станогында киселгән беренче эшләнмә булган. Тагын бер фоторамка диварда эленеп тора. Анда Заһид абыйның әнисенең фотосы. Чәчәкләрдән үрелгән такыя кигән ханым. Заһид абый әнисе үлеменнән соң нәкъ бер ел яшәде…

Бинаны зурайткач, Кукмара станоклар төзү заводын ясарга уйлыйлар, чөнки станок төзү тәҗрибәсе бар инде.

Тиздән Кукмара Татарстанда чиплы технологияләрне алга җибәргән төбәк булачак. Исән генә булыйк. Әти миңа ярдәм итеп торыр. Ничек хыялланып яшәгән булсак, шулай ук дәвам итәбез, — ди ул.

Аннан Фәнис абый, егетләр белән бер тәмәке кабызып алды да, кире өйгә кайттык. Зират янында туктадык. «Әтинең кабере янында чүп бар, шуны гына алам», — диде ул. Заһид абыйның кабере зират капкасы янында гына, анда бер пакет очып кергән булса кирәк. Фәнис абый чүпне алды, дога укыды да, киттек.

«Газета кызыклы икән, Сахалинда бастырылса да, отышлы булачак»

Заһид Мәхмүди — газетаны чыгарып кына калмыйча, бастыру белән дә шөгыльләнгән бердәнбер нашир. Аның типографиясе ишегалдында, бөтен газеталарын шунда чыгарган. Типография ишегалдындагы гараж кебек бинада. Анда зур түгәрәк тартмаларда газета өчен кәгазь рулоннары тора. Икенче бүлмәдә бастыру аппараты һәм озын өстәл.

Безнең басма массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре тираж юк, бастырырга кыйммәт дип зарлана. Бу станокны әти алты ел элек «җәһәннәм тишегеннән» алып кайтты. Ул төзек түгел иде, эшләтеп җибәрү өчен ярты ел чамасы кирәк булды. Ватылмый тормый, әйе, тик үзебез төзәтәбез. Ун газетаны шул станокта чыгарабыз. Отышлымы-юкмы дигәндә, газета абунәчегә кызыклымы дип уйларга кирәк. Ул газета кызыклы икән, Сахалинда бастырылып кайтса да, отышлы булачак.

Төп редактор әти иде, соңгы елларда редакция кызларын өйрәтте, үзе күбрәк коммерция ягын күзәтеп барды. Язмаларга карата үз фикерен әйтә иде. Газета өлкәсендә гаилә белән эшлибез, әни — идарә итүче, барысын да ул тикшереп тора. Хатыным юридик мәсьәлә, сату өлешен алып бара. Бертуган сеңелем Зөһрә шулай ук типография эшендә катнаша, — ди Фәнис абый.

Рәшидә апа шул өстәл артына авылдагы апаларны җыя да, газетаны тикшерәләр икән: барлык битләре дә җитәме, дөрес бастырылганмы. Газеталар туплана да, почтага җибәрелә. Гаилә типографиясе чыгарган газеталар арасында атна саен, аена ике һәм бер тапкыр чыга торганнары бар.

Әни хатын-кызлар белән укый. Үзләре чыгара, үзләре укый, үзләре аһ-ваһ киләләр, чынмы икән диешәләр. Мәкалә язган кешегә шалтыраталар, чын булуына инаналар. Абунәчеләр дә чынмы-юкмы дип сорап шалтырата. Бер үк әби көненә биш-алты тапкыр шалтыратырга мөмкин, — ди ул.

«Хәзер татар газеталарын рус кешеләре дә сатып ала»

Фәнис абый сүзләренчә, «Себерке» газетасының тиражы тугыз меңнән артык.

Тираж төшмәде дип әйтә алмыйбыз. «Акчарлак», «Ирек мәйданы» ның да төшкән... Дәүләт гәзитләренең безнеке кадәр тиражы булганы да юк инде, өч мең тирәсе тора.

Монда эшне оештыру мөһим, массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре халыктан ераклашты. Халык нинди фикердә булуын югары даирәдә утыручылар белми. Бездә гел план һәм хыял. Чит илдәге дусларым татар газетасын укучы да юктыр инде, ди. Хәзер татар газеталарын рус кешеләре дә сатып ала, безне төрмәдә утыручы абыйлар да укый. Алар безгә язмаларын җибәрә. Янында татар кешесе булса, тәрҗемә итеп җибәрәләр. Хәзер маркетплейсларга чыктык, ерак өлкәләрдә яшәүчеләр дә укый ала.

 «Язмышлар» дигән газета чыгара башлагач, ул сүз бик популярлашып китте. «Язмыш» сүзен башка газеталар һәм телевидение куллана башладылар. Бездә фантазия җитми шул.

«Син татарлыкны саклап калырга тиеш», — дип әйтә иде әти. Әйе, татар хәзер дингә кайта башлады, әмма имамнар вәгазьләрне рус телендә сөйли, русча аралашалар. Татарча сөйләгән очракта да, ул гарәпчә килеп чыга, — ди Фәнис абый.

Рәшидә апа исә, ул күренешнең мәчеткә татар телен белмәгән кешеләр килүе белән бәйли дип аңлатма кертеп җибәрде.

Әти әйткәнчә, татар халкы гарәпләшә, төрекләшә, руслаша алды, ә татарлаша алмый. Шунысы шатландыра: яшьләргә милли аң кире кайта башлады, ул ген уянадыр. Сувенир эшләнмәләргә килгәндә дә татарча язуны сорап шалтыратулар арта бара, — ди Фәнис абый.

Рәшидә апа почта хезмәте турында берничә сүз өстәп әйтте.

Элек почтальоннар гәҗитләрне тәкъдим итә иде, монысын укып карагыз, тегесе дә бик кызык, дип бераз реклама була иде. Хәзер вакытлары юк. Муенына газета-журналлар, ике кулына сата торган продукцияне аскан. Элек кырык тартмачы булган, алдына тартма белән асып йөргән сата торган әйберен. Хәзерге почта хезмәткәрләре шул кырык тартмачы ролендә, — ди ул.

«Гаиләдә табак-савыт шалтырамыйча калмый, әмма без ул савытларны ватмадык»

Фәнис абый бик күп тапкыр әтисенең сүзләрен искә алды.

Ул сыкрамаска өйрәтте, нинди авырлык булса да, эш тоткарланырга тиеш түгел, диде. Әни, сеңлем, хатыным, мине әти мораль яктан әйбәтләп әзерләде. Аны озаткач ук, хатын-кызлар газетаның чираттагы саннын эшләргә җыелды, — дип сөйләде ул.

Әтисе турында сөйләгәндә Фәнис абыйның күзләре яшьләнде… Ишек ягына карады да: «Шуннан әти килеп керсә: „Нәрсә сыкрап торасың?!“ — дип әйтер иде. Соңгы көнендә әти гомерендә бер тапкыр: „Улым, зур кеше булдың инде“, — дип әйтте», — диде ул.

Рәшидә апа да Заһид абыйның үлгән көнен искә алды. Алар 41 елдан артык бергә яшәгәннәр.

Үләсе көнендә кара-каршы чәй эчеп утырганда: «Карчык, син бәхетлеме?» — дип сорады. Бәхетле дидем. «Син ничек бәхетле?» — ди. Менә син бар, улым, кызым, киявем, оныгым дип санап киттем дә, дәвам итмәскә кушты. «Карчык, без тормышта бер-беребезне каргап яшәмәдек бит, әйеме?» — дип сорады. «Юк, Заһид, мин сине яратып, үзем теләп кияүгә чыктым», — дидем. Мин дә шулай, ди. Ул бәхилләшү сүзләре булган, белмәдек бит. Үзе күңеле белән сизеп торгандыр. Бүген үләм, дип әйтә белмәде.

Үләр алдыннан соңгы сүзен әйтә алмады, аңламадым. Мәңгелегенә ышанган идек, андый кешеләр дә үлә икән. Эшләре күп иде әле. Беләсезме, гаиләдә табак-савыт шалтырамыйча калмый, әмма без ул савытларны ватмадык, — дип сөйләде ул.

«Әтинең иртә китүендә татар милләте гаепле дип саныйм. Татар үзенең улларын яһүдләр кебек кадерләгән булса… Барысын да йөрәгенә якын алды бит. Әти чын ир-ат, язучы, әти кеше буларак яши белде», — дип өстәде улы.

Рәшидә апаның да телефонында Заһид абый җыры тора.

Сагындыра… Минем әле өч сәгатьтән артык йоклаганым да юк. Әле редакция бүлмәсенә кердем дә, компьютер төймәләрен тотып, иснәп йөреп чыктым. Үлгән кешенең бөтен әйберен юарга кирәк диләр, ничек юасың инде, аның исе бетә бит… Соңгы вакытта йоклаганда ике кулы белән минем кулны учына алып йоклый иде. Ни сәбәптән шулай эшләгән икән. Киенеп тормыйча гына чыгып керсәм, туңган аякларымны аякларымны бот арасына тыгып, кулларымны учына алып, баланы йоклаткан кебек җылытып йоклата иде. Заһид әти-әнисенә, үзенә, миңа чардуганнар ясап куйды, минеке генә калды», — ди Рәшидә апа.

Дөя, ишәк һәм башкалар

Рәшидә апа өйгә кереп калды. Без йорт ардындагы сарайлар ягына киттек. Анда дөяләр, ишәк, кәҗә, сарык, каз, үрдәк бар икән. Оясына посып торган эт тә килеп чыкты.

Сарайга килеп кергәч тә дәү генә бер дөя күренде. Яктыдан кергәч, күз дә күреп бетерми әле. «Монысы — ана, ул — буаз, озакламый тулылану көтелә», — ди Фәнис абый. Аны урап, урамга чыктык, ачыклыкта икенче дөя һәм ишәк тора. Дөяләрдә ир-атлар бәләкәйрәкме икән дип уйлап тора идем, Фәнис абый: «Ә, юк ялгыштым караңгыда, бу анасы икән», — ди. Болар өстенә менеп утыру хокукы Заһид абыйда гына булган. Башкаларга рөхсәт булмаган.

Арттан теге дәү дөя дә килеп чыкты. Каз кебек башын артка җибәреп аркасын кашып алды, бәлки, башын кашыгандыр шулай. Безнең «хатыны» янында торганны абайлап алды да, алпан-тилпән атлап, безнең якка килә башлады. Фәнис абый таяк тоты, кулларын өскә күтәрде. Шуннан курка икән алар. Ул дөя бервакыт поездны да туктаткан булган. Теге тимер юлга чыгып баскан җәй көне…

Хәзер генә ана дөя белән ишәк дус кебек басып тора. Ишәкнең баласын да умырткасыннан тешләп юк иткән икән дөя. Усал...

Анда аерым бер дөнья кебек. Заһид Мәхмүди үзеннән соң хәйран гына мирас калдырган. Ир кеше буларак, ул эшләрне алып бару бурычы Фәнис абыйга күчә. Телевидение эше, җитештерү, типография, гаилә…

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100