Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Актаныш башлыгы Энгель Фәттахов: «Мин өйрәнгән, өченче мәртәбә китәм инде эштән»

Актаныш башлыгының эшеннән китүен Дәүләт Советы рәисе «республика масштабындагы» вакыйга дип атады. Район депутатлары Энгель Фәттаховның отставкасын кабул итте, яңа башлык сайлады. Сессиядә әйтелгән фикерләр – «Интертат» күзәтүендә.

news_top_970_100
Актаныш башлыгы Энгель Фәттахов: «Мин  өйрәнгән, өченче мәртәбә китәм инде эштән»
Актаныш районы хакимияте порталыннан

Актаныш зиратындагы кабердә тәрене икенче тапкыр кискәннән соң вандаллык гамәле өчен җаваплылыкны район башлыгы Энгель Фәттахов үз өстенә алды һәм вазифасыннан китәчәген белдерде. Район советының чираттан тыш сессиясендә депутатлар Энгель Фәттаховның отставкасын кабул иттеләр. 

Кыскача гына булган хәлләр турында: 2021 елның 27 сентябрендә Актанышның РТС зираты дип аталган зиратында Ставропольеда туып-үскән Виктор Смирновны җирлиләр, каберенә тәре куялар. Виктор Смирнов Чаллыда яшәгән, ашыгыч ярдәмдә эшләгән. Ул тумышы белән Такталачыктан булган, хәзер инде шулай ук Чаллыда яшәгән Риммага өйләнгән. Римманың әнисе – Нәҗибә ханым, Чаллыда татар теле укыта, шигырьләр яза. Никах озын гомерле булмый, кызганыч, Виктор коронавирустан вафат була.

Хатыны аңлатуынча, мәрхүмнең пропискасы Актанышныкы, үзе дә шунда җирләүләрен сораган була. «Интертат»ка интервьюсында ул Викторның ислам кабул итүен дә әйткән иде. ВКонтакте челтәрендә Виктор белән Римманың никах фотолары да сакланып калган. Бу зиратта башлыча татарлар җирләнгән, бер читтә православие динендәгеләрнең каберләре дә бар, аларда, христиан динендәгечә, тәреләр куелган. Әмма ни өчендер Викторга каберне юл буена – татар кешеләре җирләнгән урынга казыйлар. 

9 октябрьдә Римманың туганы, журналист Ирина кабердәге тәренең кисеп ташлануы хакында яза. Бу гауга федераль масштабка үрләде. Район башлыгы мәрхүмнең туганнары белән очрашып, гафу үтенде, хакимият хисабына кабергә яңадан тәре куелды, башлыкның урынбасары эшеннән китте. Һәм 10 июньдә тагын вандаллык акты – тәрене кискәннәр, каберне туздырганнар. Район башлыгы, гаепне үз өстенә алып, отставкага китүен белдерде. 

Берничә көн элек Актаныш районы башлыгы итеп, ААҖ «Челтәр компаниясе» төзелә торган объектлар дирекциясен җитәкләүче Чаллы шәһәре советының дүртенче чакырылыш депутаты Ленар Зарипов сайланыр дип көтелә дигән хәбәр таралды. Утырыш барышында Энгель Фәттахов: «Район башкарма комитеты җитәкчесенең 2022 елның 21 июнендә 78 нче санлы карары нигезендә Зарипов Ленар Рафак улы район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары вазифасына билгеләнде», – дип белдерә.

2022 елның 22 июнендә Актаныш районы советы депутатлары киңәшмәсе узды. Утырышта 48 депутатның 46сы катнашты. Калган икесе «җитди сәбәпләр аркасында катнашмый» дип белдерелде.

Фәрит Мөхәммәтшин: «Бер дә борчылмагыз, эшсез калмас»

Район муниципаль советының дүртенче чакырылыш чираттан тыш утырышын Энгель Фәттахов башлап, ачык дип игълан итте. Һәм сүзне дә үзе башлап җибәрде.

Беләсез, сүз минем турында бара. Мин вазифамнан алдан җибәрүләрен сорап, Президент исеменә гаризамны җибәрдем. Беләсез, күп эшләдем, озак эшләдем. Болай гына әйткәндә сез дә ялыккансыздыр инде миннән. Марат Готыфович күптән әйтә: «Энгель, син үзең өчен эшләсәң, күптән миллиардер була идең», – ди. Әле энергия, көч бар. Шул юнәлештә көч куярга исәбем. Минем гаризаны канәгатьләндерүегезне сорар идем, – диде Энгель Нәвап улы.

Алга таба сүзне ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алды. «Хөрмәтле депутатлар! ТР президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы һәм хөкүмәт исеменнән Энгель Нәвап улы Фәттаховка район һәм республика хакына куйган нәтиҗәле хезмәте өчен рәхмәт белдерергә һәм киләчәктә дә уңышлар теләргә рөхсәт итегез», – дип, Энгель Фәттаховка рәхмәт белдерде. Шуңа өстәп, Актанышның гореф-гадәтләрне һәм телне саклап яшәүче чиста татар районы булуын да билгеләп үтте. «Минем татар телем чамалы. Сезгә килү, чиста татар районнарына бару – безнең өчен бик зур сынау», – диде Фәрит Хәйруллович.

Без бөтен тарихыбыз дәвамында милләтара тынычлыкны һәм татулыкны сакларга омтылабыз. Республикада 173 милләт халкы яши. Сезгә уңайлырак, күбесе татарлар. Менә сессиягез дә татар телендә үтә. Президент: «Бу сессиягә сиңа барырга кирәк, Фәрит Хәйруллович», – дигәннән соң, «Анда татар телендә чыгыш ясарга кирәк», – дип борчылдым. Минем татар телем чамалы. Үзем 75 яшьтә булсам да, 45тә генә татар теленә өйрәнә башладым. Сезгә килү, чиста татар районнарына бару – безнең өчен бик зур сынау. Шуның өчен кат-кат нәрсә дип әйтермен икән, нинди бурычлар куярмын микән дип, кичә әзерләгән материалларны бик тә өйрәндем, – диде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин Энгель Фәттаховны «тырыш егет» дип бәяләде һәм «эшсез калмас» дип тә өстәп куйды.

Актаныш районы үсештә мөһим күрсәткечләр буенча беренче унлыкта. Сүз дә юк, бу казанышлар Актаныш районы халкының уртак хезмәт җимеше. Шулай да, эшне оештыруда, максатлар куя белүдә, халык белән тыгыз хезмәттә Энгель Фәттаховның өлеше бәяләп бетергесез зур. Тырыш егет.

Эшләгән эшләре шактый, әмма тормыш дәвам итә. Энгель Нәвап улы гариза язды. Президент аның теләген утырышта карарга кушты. Андый нәтиҗәле эшләгән кеше безнең республикага әле кирәк булыр. Мин әлегә әйтә алмыйм кайда, ничек, нәрсә тәкъдим итәрбез икән бу җитәкчегә. Карарбыз, бер дә борчылмагыз, эшсез калмас. Без аны күз алдыннан югалтмабыз. Энгель Нәвап улы шундый кыю адым ясады. Бернинди басымсыз гариза язды, – диде Фәрит Хәйрулла улы.

«Бу – безнең районның сәяси тыныч тормышын какшатырга тырышу»

Утырышта катнашкан 46 депутатның берсе генә Энгель Фәттаховның отставкасына каршы килде. Калганнары ризалыкларын белдереп, кул күтәрделәр. Каршы килгән бердәнбер депутат – Түке авыл җирлеге башлыгы Рамил Нуртдинов. «Гафу итәрсез, мин турысын әйтә торган кеше инде», – дип башлап җибәрде үз чыгышын җирле депутат.

Әйтәсе килгән сүземне әйтми кала алмыйм. Кабердән генә әйтеп булмый сүзне дигән ди бит берәү. Гафу итәрсез, мин турысын әйтә торган кеше.

Районда булган хәл беркемне дә битараф калдырмады. Андый хәл бездә булырга тиеш түгел иде. Безнең район иң тынычы. Грузины да, әрмәне дә – кемнәр генә яшәми бездә. Башка дин, башка милләткә карата начар сүз яки начар хәрәкәт ясалганын күргәнем булмады. Шуңа мин моны коткы дип саныйм. Безнең районның сәяси тыныч тормышын какшатырга тырышу. Нинди максат белән башкарганнардыр оештырган кешеләр, анысы намусларында калсын.

Энгель Нәвап улы җаваплылыкны үз өстенә алган икән, аңа мәртәбә генә дип әйтәм. Моңа егетлек кирәк. Без аның белән бик күп еллар эшләдек. Фикер каршылыклары да булды. Тик һәрвакыт килешә идек, – дип сөйләп китте Рамил Мирхаҗиян улы.

Шулчак Энгель Фәттахов көлеп: «Мин сине ике мәртәбә «снимать» иттем, әйеме?» – дип сорап куйды. «Оппозиция дип йөрдегез бит инде. Анысы башка әйбер», – диде Нуртдинов. Ул яңа башлыкка карата булган фикерен дә белдерде.

Безгә башлык итәргә дип яңа иптәшне җибәргәннәр. Билгеле, Рөстәм Нургалиевич безгә начар кешене җибәрмәс. Мин аның әтисен дә беләм. Табанлыкүл авылында туып-үскән Рафак абый бит инде ул. Ул авылда Энгель Нәвапович та эшләде. Аннары Күҗәкә авылы безгә күрше генә. Аның эшләгән эшләрен дә, Күҗәкә авылына ярдәм итүен дә бик яхшы беләбез. Бик яхшы иптәш, бик яхшы хезмәт куйган.

Тик шулай да күңелдә бер әйбер кала. Фәрит Хәйруллович, гафу итегез, тик хаким сайланган вакытта район уставының төрле тыкрыкларыннан үтеп эшләнгән эшкә минем бервакытта да риза булганым юк. Сез аны аңлагансыздыр инде. Ул дөрес әйбер түгел. Тиздән безнең сайлаулар җитә. Депутат булып яки башка нормаль юл белән дә эшләргә була бу әйберләрне. Бу – минем шәхси фикерем. Мин үзем Энгель Нәваповичның отставкасына каршы һәм каршы тавыш бирәчәкмен, – диде Рамил Нуртдинов.

Фәрит Хәйруллович тыныч кына: «Аңладым», – дип җавап бирде.

«За державу обидно», җегетләр!»

Депутатлар арасыннан «Нигез» хуҗалыгы җитәкчесе Дамир Җәлилов та Энгель Нәвап улын калдыру яклы булып чыгыш ясады. «Безнең районда һәрбер тармак тотрыклы, эзлекле үсештә. Һәм без бүген шул җитәкчене эшеннән алабыз», – дип башлады сүзен Дамир Җәлилов.

Мин бу трибунага сирәк чыгам. Ләкин бүген чыкмыйча кала алмыйм. Характерым андый түгел. Ир кеше булып дөньяга килгәч, үз фикереңне әйтә белү – аның беренче билгесе. Бүген күңелдә ниндидер шом, авыр тойгылар. Бүген бит әле Бөек Ватан сугышы башланган көн. Әллә шунысы да кушыла... Чөнки без сугыштан инвалид булып кайткан солдат балалары.

Районда җинаять – вандализм эшләнде. Бу җинаятьне яки кемнедер яклаудан да түгел. Бу әйбер [вандализмга бәйле җинаятьләр] республикада юкмы? Күпмедер еллар элек чиркәү яндыру модага керде. Казанның үзендә дә зиратларда мондый хәлләрнең булганын беләбез бит инде. Баш-аягы белән бер мөфти югалганын да беләбез. Берсен шартлаттылар. Кем эшеннән китте? Кем җаваплылыкны үз өстенә алды? Беркем дә. Энгель Нәваповичның характеры шундый. Ул бөтен район өчен җавап бирә, район дип янып йөри. Бөтен төр җинаятьне дә тикшерә торган органнар бар. Беренче очрактан соң ук полицияне чыгарып җибәрәсе иде, тикшерсеннәр иде.

Энгель Нәвапович гариза язган. Гариза - ул языла торган әйбер, алына торган әйбер. Мин районнан чыгып китеп, бер җирдә дә, бер көн дә эшләгән кеше түгел. 35 ел хуҗалык җитәкчесе генә булып эшлим. Мин район халкын беләм. Бу – безнең район халкы эше түгел. Мондый әйбергә Актаныш халкы бармый. Зиратка бигрәк тә керми. Бу оештырылган, махсус эшләнгән провокация. Моны бөтенебез белеп тора. Бомба да бер җиргә ике тапкыр төшми, ә монда...

Бөтен авыл зиратында урыс та күмелгән, тәре дә бар, тигәннәре дә юк, алганнары да юк. Энгель Нәваповичның характерын, үз өстенә алачагын һәм гариза язачагын белгән кешеләр махсус шушы ситуациягә китереп җиткерделәр. Энгель Нәвапович ул курка торган кеше түгел, тәвәккәл кеше, гомергә дә җаваплылыктан качмады.

Мин гади башым белән республика җитәкчелеге отставканы кабул итмәс дип өметләндем. Безнең Президент сүзенә каршы килгән булмады. Элегрәк булды бер хәл. Партия заманында. Бер җитәкче китерделәр һәм ул бер чыгышында: «Актаныш халкы - сарык ул», – ди. Бу кешенең аягы да җиргә тимәде, без аны гөрләтеп, шаулатып, районнан кудык.

Шул гади башым белән җилләрнең каян искәнен чамалыйм да. Чамалагач, икеләтә «обидно». Кинодагы кебек «за державу обидно», җегетләр!..

«Артык эшләгән өчен чыбыркыга эләктегез»

Энгель Фәттаховның эшләгән эшләре белән «Ташкын» хуҗалыгы җитәкчесе Рәүхәт Салихҗанов кабат әйтеп үтте. «Министр булгач та, татар теле өчен зур өлеш керттегез. Артык эшләү, артык тырышу нәтиҗәсендә дә Мәскәү чыбыркысы астына эләктегез. Шуннан соң да Актанышка кайттыгыз. Анысы өчен дә рәхмәт. Сез башка районны да сайлый ала идегез, ә сез туган районыгызны сайладыгыз», – дип, районның сәнгать, спорт, мәгариф, мәдәният өлкәсендә булган бөтен казанышларын тезеп китте.

Дүшәмбе көнне булган планеркада РОНО җитәкчесе балаларның БДИ нәтиҗәләре белән таныштырды. Рус теле буенча без Казанны да узганбыз, Бөгелмәдән соң икенче урынны алганбыз. Нинди ситуация икәнен беләсез. Без сезнең белән барыбыз да җинаятьчеләр бит инде...

Авылларны, хуҗалыкларны саклау буенча кулыннан килгән бар нәрсәне дә эшләде. Районга инвесторлар кертмәде. Шуның нәтиҗәсендә бездә хуҗалыклар сакланып калды, авыл кешесе эшле, авыллар төзек булды. Авыл хуҗалыгы продукциясе буенча без бер районнан да ким түгел. Без Мөслим дә түгел, без Минзәлә дә түгел. Безнең бөтен авылга да кереп була, чыгып була. Минзәлә яки Мөслимгә баргач, аларның ташландык авылларын күреп, нәфрәтләнәбез, – дип сөйләде Рәүхәт Салихҗан улы.

«Энгель Нәваповичтан соң эшләүчегә бик авыр булачак»

20 еллап Актаныш районы башлыгы булып торган Энгель Фәттаховка рәхмәт сүзләрен авыл хуҗалыклары, авыл җирлекләре, хакимият исеменнән дә җиткерделәр.

«СуГаз» оешмасы җитәкчесе Әбүгали Шакиров Энгель Нәваповичны «Сезнең сәламәтлек әле 45 яшьлек егетләрне алыштыра торган», – дип мактап, ә хакимият вәкилләрен шелтәләп тә алды.

Илле еллап шушы районда эшләп, унлап район башлыгын алыштырырга туры килде. Фәрит Хәйруллович, сезгә әйтәсем килә. Шул унысында да куярга бер кеше килә, алырга икенче кеше килә. Кадрны куйгансыз икән, алганда да килеп үзегез әйтергә тиеш – әйбәт эшләгәнме ул, юкмы. Республикада шул җавапчылыкны беркем дә үзенә алмый.

Энгель Нәваповичтан соң эшләүчегә бик авыр булачак. Безнең районны бермәл таркатып киткәннәр иде. Сез укмаштырдыгыз, берләштердегез. Бик матур эшләдек, сезнең китүне хупламыйм. Үзегез яздыгызмы, яздырттылармы дип үзегездән дә сорадым.

Фәрит Хәйруллович, безнең Россиядә ничә миллион зират бар икән һәм кайсыларында видеокамера бар икән? Безнең район зиратына видеокамера куйдыртып, Гиннесс китабына кертү… юк ул башка җирдә! Бөтен район халкы борчыла. Энгель Нәвапович, сезгә бөтен район оешмалары исеменнән зур рәхмәт! – диде Әбугали Шакиров.

Энгель Фәттахов: «Монда тудык, монда үстек, мондадыр безнең әҗәл»

Райондашлары, хезмәттәшләренең яклау сүзләрен Энгель Фәттахов кабул итмәде. «Гаризамны бирдем, мин барыбер бу постта калмыйм. Сез гомергә минем сүздән чыкмадыгыз. Мине хөрмәт итсәгез, бу юлы да мине тыңлагыз», – дип, каршы килергә теләүчеләрне үгетләгәндәй итте.

Без бөтен әйберне дә уртага салып сөйләштек. Нинди генә авыр тема булса да бер фикергә килә торган идек. Сез мине тыңладыгыз, мин сезне тыңладым. Анысы өчен рәхмәт бик зур. Бу очракта да мине дөрес итеп аңлавыгызны сорар идем. Бу минем тарафтан кабул ителгән карар. Гаризамны бирдем, мин барыбер бу постта калмыйм. Шуңа күрә моңа кадәр дә матур итеп эшләдек, мине матур итеп җибәрүегезне дә сорар идем. Мин шулай да район советы депутаты булып калам. Битараф кеше түгел. Тик район башлыгы вазифаларыннан китәм, – диде ул.

Район башлыгы вазифаларыннан вакытыннан алда азат ителгәч, Энгель Нәвап улы тагын бер кат сүз алды.

Мин егерме ел эшләдем. Урынбасарларын да кушсаң, егерме биш була. 20 ел район башлыгы булып эшләү район тарихында юк әле ул. Һәрбер кешенең үзенең вакыты була. Бәлки ул вакыт миңа да җиткәндер. Минтимер Шәриповичның мәктәбен үткән кеше мин. Ул беркайда да югалырга ирек бирмәячәк. Рөстәм Нургалиевич кул астында турыдан-туры унике ел эшләдем. Ул миңа бик нык теләктәшлек күрсәтте. Аңа зур рәхмәт. Җитәкчелеккә карата үпкәсе бар икән дип берүк уйлый күрмәгез, минем рәхмәттән башка сүзем юк.

Икенчедән, мин аңа өйрәнгән дә. Мин өченче мәртәбә китәм инде эштән. Беренче тапкыр бер глава «эшли алмый бу, моннан кеше чыкмаячак» дип районнан куган иде. Рәхмәт, Сарманга барып эшләп кайтырга туры килде. Аннары инде, беләсез, мәгариф министрыннан да тыныч кына китмәдем. Монысы өченче тапкыр. Ул процессларны үткән кеше, мин аңа психологик яктан да әзер.

Актаныш урамында да иркенләп йөрим мин. Бер кеше дә әйтә алмас – кем генә мөрәҗәгать итсә дә, берсенә дә битараф булмадым. Үти алмасам да, битараф калмадым. Кул астында эшләүчеләрдән дә халыкка игътибарлы булуларын таләп иттем. «Кеше мөрәҗәгатенә битараф икән ул, димәк, ул җитәкче түгел». Девизым шул булды. Мине эшләткән өчен республика җитәкчелегенә бик зур рәхмәт. Киләчәктә дә шушы районда калып, шушы коллектив белән хезмәтемне алып барасым килә, – диде ул.

Энгель Фәттахов депутатлар каршында хисап тотты, шул исәптән яңа башлыкны эш белән дә таныштырып китте. «Актаныш – ул үзе бәләкәй генә дәүләт», – дип, ул районның игенчелек, терлекчелек, мәдәният, мәгариф, спорт өлкәләрендәге уңышларын атады. «Дүрт культура объекты салыначак. Марилар өчен аерым мәдәният үзәге салырга дип вәгъдә биргән идем. Ул федераль законга кертелде», – диде Энгель Фәттахов.

Мари Суыксу мәктәбе директоры Эдуард Галиев та «Интертат»ка интервьюсында: «Берәү генә булгач, милли мәктәпкә игътибар татар мәктәпләренә караганда да зуррак! Нәрсә генә эшләнмәде – ремонт ясалды, Семык узды, милли музейга грант бирелде, август конференциясе уздырылды. Район башлыгыннан теләктәшлек кенә күрәбез, Энгель Нәвапович акрынлап үзе дә марича сөйләшә башлады», – дип сөйләгән иде.

Энгель Нәвап улы дәвам итте.

Мин гомер буе бер генә өлкәдә дә Минтимер Шәриповичка сүз китермәскә дип эшләдем. Ул зур җаваплылык. Аллага шөкер, эшләгән чорда аның алдында йөзебез якты.

Без Башкортстан, Удмуртия белән рәттән, Казаннан ерак. Чиста татар районы. Бүтән мондый район юк. Әтнә дип әйтәсез, Әтнәдә бер мәктәп бар, анда да русча укыталар. Актанышта өч мәктәп бар, аларда башлангычларны татарча укыталар. Ә гимназиядә гел татарча укыталар. Туган теленә, тарихына тугры калган, Минтимер Шәриповичны, Әлфия Авзалованы биргән район буларак, чиста-пөхтә итеп, татар авылларына хас булганча итеп алып барырга тырыштык.

Район үзәге – район башлыгының көзгесе. Актанышны көн саен иртән бер урыйм – кайда чүп үскән, кайсы җимерелә, кайсы ясалмаган... Күп җирләрдә эшләдем. Туган районда эшләгән кебек бер җирдә дә эшләп булмый. Казанда да калу мөмкинлеге бар иде. Министр булып эшләгәндә дә атна саен кайтмый калмадым. Чөнки Актанышка кайтып, басуларны бер әйләнмәсәм, Казанда эшләргә энергия җитми иде. Шуңа күрә минем беркая да китәсем килми. Монда минем әткәй күмелгән, әнкәй исән, балалар, оныклар. Мин көн үтсенгә йөри торган кеше түгел. Эшләсәм, бөтен җирдә дә эшлим. 60 яшьтә башка районга да барасым килми, Казанга да китәсем килми. Мин монда калам, шушы җирлектә. Кайсы өлкәдә икәнен карарбыз. Шул ук мәгариф тә якын миңа. Гимназиядә бер генә педсовет та миннән башка үтми. Яки шул авыл хуҗалыгы юнәлеше, – диде Энгель Фәттахов.

Сессиягә кадәр Энгель Нәвап улы «Алга таба нинди ниятләрдә?» дигән сорауга да шигырь белән: «Мин беркая да китәргә җыенмыйм. Монда тудык, монда үстек, мондадыр безнең әҗәл, бәйләмеш безне бу җиргә Тәңребез Гыйззе вә җәл. Каядыр күчерегез, эш бирегез дип сорарга җыенмыйм», – дип җавап биргән иде.

Актаныш, каршы ал: яңа башлык!

Энгель Фәттахов белән саубуллашкач, кичә генә район башлыгы урынбасары итеп билгеләнгән Ленар Зариповны район башлыгы вазифаларын башкаручы итеп билгеләделәр. Депутатлар бертавыштан кабул итте карарны. Ленар Зариповның кандидатурасы ТР Президенты тәкъдим ителгән иде.

Ленар Зарипов «Челтәр компаниясе» (Сетевая компания) төзелә торган объектлар дирекциясе җитәкчесе. Шуңа күрә мөхтәрәм кунаклар арасында ТР Электр челтәре компаниясе акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Илшат Фәрдиевнең булуы да гаҗәп түгел.

Фәрит Мөхәммәтшин депутатларны Ленар Зарипов белән таныштырып, абруйлы, тәҗрибәле җитәкче дип атады.

Актаныш егете. Сез аның ата-анасын да беләсездер. Әтисе авыл хуҗалыгы тармагында җитәкче урыннарда эшләде, ТАССР югары депутаты булып сайланды. Әфганстанда интернациональ бурычын үтәгән егет. Электромонтердан башлап, директор дәрәҗәсенә хәтле күтәрелгән, абруйлы, зур тәҗрибә туплаган кеше, – диде ул.

Ленар Зарипов исә үз чиратында Энгель Фәттаховка куйган хезмәтләргә рәхмәт әйтте:

Районның беренче урыннарда булуы ул сезнең, җитәкчеләрнең фидакяр хезмәте. Мондый зур хезмәтне Рөстәм Нургалиевич миңа ышанып тапшырган икән, моңа зур рәхмәт белдерәсем килә. Тавыш бирүегезгә рәхмәт. Куйган бурычларны үтәп, бердәм булып эшләргә язсын», – диде Ленар Зарипов.

Актаныш, яңа башлыкны каршы ал! Яңа себерке яңа төрле себерер, ә бу хач вакыйгаларына нокта куелып, чиста татар районы һәм аның халкына тап төшерү бетсен иде. 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 23 июнь 2022
    Исемсез
    Энгель Наваповичка 2 тапёры морэжэгать иттек. Икесендэ дэ мэсьэлэне тиз арада унай хэл итте. Рэхмэт ана. Алга таба сэламэтлек , кайгы борчусыз бэхетле гомер телибез.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100