Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үз-үземне жәлләүдән туктый алмыйм

Мин — бәхетсез онык. Бер бабам — эчеп, икенчесе — тартып үлде. Ә иң яманы — мин шуларның икесе белән дә мавыгам.

news_top_970_100

Бабамнар хәтле дә яшәмәм микән, дип борчыла башладым. Юкса, әнием яшүсмер вакытымда:

Улым, кич утырырга чыккач, спиртлы эчемлекләр, тәмәке белән үз-үзеңне агулама. Синдә бабаңнарның каны ага. Харап булма, — дип нотык укыды.

Мин аның белән ризалашып, башымны чайкаган булсам да, барыбер үземнекен иттем.

Бүген миңа 22 яшь. Һәр кич, физик эштән арып кайткач, шешә белән ял итәм. Көндез «перекур» ясыйм. Бу яшәү рәвеше миңа бөтенләй тискәре йогынты ясады. Өстәвенә, авырлыгым да центнерга якынлашты. Тышкы кыяфәтемне күреп, дус-егетләр: «Җәелдең әле син, брат, тәгәрәтеп йөрерлек булгансың», - диләр. Анысына гына түзәр идем. Артык килограммнарым аркасында йөргән кызым белән мөнәсәбәтләрем тискәре якка таба үзгәрде.

Азат, мин сиңа кунакка килгән саен күчтәнәчкә әфлисуннар алып киләм. Череп бетсә бетә шунда, ә ашамыйсың! — дип, күрешкән саен тавыш куптара.

Көрәшкә йөргәндә мин күпкә ябыграк идем. Бер тапкыр муенны сындыра язгач, анысы белән дә шөгыльләнүне ташладым. Безнең уртак дус кызыбыз миңа кызымның сүзләрен җиткерде. «Таза егет белән йөрисем килми, ятакта да сыешмыйбыз», — дигән.

Моны мин үзем дә яхшы аңлыйм. Җенси мөнәсәбәтләр начарайды: тиз тирлим, авыр сулыйм. «Җитте, үземне кулга алам, дөрес туклана башлыйм», - дип сөйләнүләр бер атнага сузыла да, яңадан искечә яшәү рәвешенә кайтам.

Күптән түгел генә кызым миннән китәсе килүен белдерде. Ә мин бер ияләшкән кешене җибәрә алмыйм. Кая гына барсам да, каравылчы кебек артыннан йөрим. Башка егетләр белән таныштырмыйм. Көн дә шалтыратып, язып, башына җитәм. «Мин дә сине яратам, тик син мине ишетмисең! Ишетәсең дә килми!» — ди ул.

Үз-үземне җәлләүдән кайчан туктармын икән? Бу чыннан да генетика белән бәйле микән, әллә мин үземне генә яратучы бер бәндәме? Киңәш бирегез әле.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100