Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зәйнәб Фәрхетдинова Хәния Фәрхи һәм Хәмдүнә Тимергалиева белән архив видеосы тапкан

Җырчылар өчәү бергә машинаның арткы утыргычында сөйләшә-сөйләшә баралар.

news_top_970_100
Зәйнәб Фәрхетдинова Хәния Фәрхи һәм Хәмдүнә Тимергалиева белән архив видеосы тапкан

Зәйнәб Фәрхетдинова мәрхүмә җырчылар Хәния Фәрхи һәм Хәмдүнә Тимергалиева белән бергә төшкән видеоны тапкан. Архив кадрларын ул инстаграмдагы сәхифәсенә куйды.

«Архивымда менә нәрсә таптым әле. 2017 елның язы. Мәскәүдә „Татар җыры“ концертыннан соң аэрпорт юлында сәхнәгә чыккан яшь вакытларны искә төшереп барган идек. Әнвәр Нургалиев яздырды. „Әнвәр, язмаңны миңа ыргыт әле, кызык булды микән, кайткач карап алырмын. Тулысы белән куя курмә“, - дип әйткән идем. Үзем дә тулысы белән куймыйм, кыска варианты. Бер истәлек! Сез дә карагыз!» — дип яза Зәйнәб Фәрхетдинова.

Кадрларда өч җырчы машина утыргычында артта сөйләшеп бара. Аларга Әнвәр Нургалиев сораулар да бирә, машина рулендә Хәния Фәрхинең ире Габделхәй абый утыра.

«Авылдан килдек, укырга кердем. Марс Макаров оештырган бригада белән Волгоградка барган идек. Марс абый „син борчылма, алып китәм, әниеңә кадәр алып кайтып куям“, диде», — дип искә ала җырчы.

Әлеге видеоның бер өлешен Әнвәр Нургалиев «Интертат» сайтына да биргән иде. Ул Хәния Фәрхи турында истәлекләрен дә сөйләде.

«Берсендә Мәскәүдән, „Татар җыры“ фестиваленнән соң, Хәния апа һәм Габделхәй абый, Хәмдүнә Тимергалиева, Зәйнәп Фәрхетдинова бергәләп, бер минивэнда кайткан идек. Минем „Татар җыры“ нда беренче тапкыр катнашкан елым ул. Менә шунда мин алардан журналист ролендә интервью алып, шуны видеога төшергән идем. Сәхнәдә булган кызыклы хәлләрне сөйләп, көлешеп, күңелле итеп кайткан идек ул юлда», — диде Әнвәр Нургалиев.

Видеода Хәмдүнә Тимергалиева үзен «Хор имени Пятницкого»га алуларын сөйли. Тик ул акча булмау сәбәпле кайтып китәргә мәҗбүр булган. «Минем шулкадәр анда эшлисем килгән иде. Людмила Зыкина җырлаган җир бит ул», — ди Хәмдүнә апа.

Хәния Фәрхи дә сүзгә кушылып, Людмила Зыкина белән хушлашырга баруын әйтә. Аннары ул үзе дә Казанга кайтып китүен, «Габделхәемне күрер өчен», дип сөйли.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100