Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәния Фәрхи турында истәлекләр: «Габделхәй киемнәрен үтүкли, туфлиларын алыштыра иде»

30 май — Татарстанның һәм Башкортстанның халык җырчысы, мәрхүмә Хәния Фәрхинең туган көне. «Интертат» татар эстрадасының җырчы сандугачы Хәния Фәрхи турында җылы истәлекләрне туплады. Гомер бәйрәме көнне аны якын дуслары һәм иҗатташлары юксынып искә ала.

news_top_970_100
Хәния Фәрхи турында истәлекләр: «Габделхәй киемнәрен үтүкли, туфлиларын алыштыра иде»

 «Хәния истәлегенә онлайн концерт оештырыр идем»

Хәния Фәрхинең Уфадагы якын дусты, җырчы Айдар Галимов:

«Хәния белән бәйле истәлекләр күп инде алар. Чөнки Хәния — бу тормышта очрый торган бик сирәк кешеләрнең берсе. Көнкүрештәме, сәхнәдәме, сәхнәнең артындамы, автобуста барамы ул, табын артында утырамы — ихлас, гади кеше иде.

Аның белән беренче очрашуыбыз бик нык хәтеремдә калган. 1990 еллар башында шәһәрләр буйлап зур татар концертлары үтте. Казанның Ленин исемендәге стадионында концерт гөрли. Ул шунда «Бәйрәм» ансамбле белән килеп керде. Башына бик матур итеп яулыгын бәйләгән. Ике якта — ике егет, урталарында — яшь, чибәр, күзләре янып торган Хәния. Әнә шул көнне таныштык та, бер-беребезне гомер буе белгән кебек, сөйләшеп сүзләребез бетмәде. Шулай башланып киткән иҗатташ дуслыгыбыз Хәниянең соңгы көннәренә кадәр дәвам итте. 

Ул елларны бергәләп Чаллы, Уфа, Казан, Оренбург кебек бик күп шәһәрләрне үттек. Халык күтәреп алган, зур масштаблы, беренче татар концертлары иде бу. 

Хәния турында сөйләгәндә, күңелемдә тагын бер хатирә яңара. Ул да булса, аның Галиәскәр Камал театрында узган 55 яшьлек юбилей концерты. Мин бу концертның башланганын сәхнә артыннан карап тордым. Шундый матур итеп, тамаша залыннан — халык арасыннан килеп менде ул сәхнәгә. Ни өчендер шул мизгелдә минем тамагыма төер утырды. Ничә тапкырлар халык арасына чыккан, ничә тапкыр алкышларга күмелгән, һәркем тарафыннан көтеп алынган Хәния бит бу дип, яратып карап тордым. 55 яшенә кадәр сәхнәдә булырга, җыр-моң сөеп, халыкны яратып, аның тарафыннан яратылып яшәргә насыйп булган бәхетле хатын-кыз дип уйладым. Ләкин бу концерт вакытында нигәдер күңелемә авыр иде. Әллә аның безнең белән зурлап хушлашуы булдымы ул…. 

Үзе арабызда булса, әле алга таба да рәхәтләнеп иҗатын дәвам итәр иде. Хәтта яңаларын яздырмаган очракта да, булган репертуары да ничәмә елларга җитәр иде аның. Хәзер, арабыздан киткәч тә, әле дә булса яңа җырлары килеп чыга. Ул вакытта ишетмәгәнбезме, әллә, ишетеп, игътибар итмәгәнбезме? Алар хәзер инде бөтенләй башкача яңгырый. 

Хәниясез «Бәйрәм» дә «Бәйрәм» булмас инде. Ансамбльнең аның үзәктә ут биреп, яндырып торучысы булырга тиеш. Ансамбле булырга мөмкин әле, ләкин яктылыгы, нуры җитмәячәк. «Бәйрәм» дигәч — Хәния, Хәния дигәч — «Бәйрәм» сүзе күңелгә килә. Аларны ике аерым төшенчә итеп карау мөмкин түгел, минемчә. 

Шушы көннәрдә юбилей концертларын зурлап уздырырга тиеш идек. Аларны күчереп куйдык. Җиңү парады да соңрак булыр, диделәр. Әлбәттә, башка вакытка билгеләү җиңел инде ул, ә менә күчергәч үткәрү ничегрәк булыр микән…. 

Мин тамашачыма Җиңү көненә багышланган онлайн концертымны күрсәткән идем. Хәния истәлегенә дә бик теләп оештырыр идем мин аны. Тик бу концертта аның җырлары, аның репертуары яңгырарга тиештер. «Бәйрәм» ансамбле бу фикерне күтәреп алып, җырчыларны оештырса, дөресрәк булыр иде кебек».

«Хәния апа татар эстрадасының иң зәвыклы артисты иде»

Хәния Фәрхинең иҗатташ дусты, җырчы Әнвәр Нургалиев: 

«Хәния апа ул — татар һәм башкорт халыкларының легендасы. Андый җырчылар башка булмас инде алар. Без — «Бәйрәм» ансамбле җырларын, Хәния апаны тыңлап үскән буын. Соңрак менә, Аллага шөкер, үземә дә алар белән якыннан аралашырга, бер сәхнәләрдә җырларга туры килде.  

Берсендә Мәскәүдән, «Татар җыры» фестиваленнән соң, Хәния апа һәм Габделхәй абый, Хәмдүнә Тимергалиева, Зәйнәп Фәрхетдинова бергәләп, бер минивэнда кайткан идек. 

Минем «Татар җыры”нда беренче тапкыр катнашкан елым ул. Менә шунда мин алардан журналист ролендә интервью алып, шуны видеога төшергән идем. Сәхнәдә булган кызыклы хәлләрне сөйләп, көлешеп, күңелле итеп кайткан идек ул юлда. 

Соңгы тапкыр аны Уфада «Татарча солянка» вакытында күрдем. Хәния апаны кочаклап, чәчәк бәйләме бүләк иттем. «И, Әнвәр, син гел шундый галант булдың инде, беләсең хатын-кызның йөрәгенә ничек юл ачарга икәнен. Син, молодец, тырыштың, үз көчең белән күтәрелдең», — дип үсендергән иде шунда.  

Хәния апа, ничә еллар шулкадәрле популяр җырчы булуына карамастан, борынын чөеп йөрмәде. Элекке йолдызлар алар бөек иде бит инде. Хәния апага «йолдызлык» чире йокмады. Хәзер әнә сәхнәдә җырлап йөри башлауларына бер ел тулар-тулмас, кайбер җырчыларның изүләрендәге сәдәфләре күкрәкләренең киерелүенә чыдаша алмыйча ычкынып китә. Кеше танымый башлыйлар. 

Хәния апа ягымлы, гел елмаеп кына торучы, чиста күңелле кеше иде. Шулай ук эстрадада аның кебек нәзакәтле, зәвык белән киенә белгән бер генә хатын-кыз артист та юк, дип билгеләп үтәр идем». 

«Каз пешерергә Хәния өйрәтте»

Хәния Фәрхинең Нефтекамски шәһәрендә яшәүче дусты Гөлшат Мөбәрәкова: 

«Безнең Хәния белән танышуыбыз 1990 еллар башында ук булды. Мин Тәтешле егетенә — Хәниянең классташына кияүгә чыктым. Үзебез Агыйделдә яшибез. Хәниянең әле беренче концертларын куеп йөргән вакыты. Ул вакытта кыз чактагы Халидуллина фамилиясе белән чыгыш ясый иде. Рифкат Сәйфетдинов белән Мәскәүдән безгә концерт белән килделәр. Тормыш иптәшем күрде дә: «Бу бит безнең Хәния», — ди. Концертын караганнан соң, аны үзебезгә алып кайтып кунак иттек. Кабат инде безнең якларга килгәндә, Хәния туры безгә туктала торган булды. Менә шулай тормышымдагы иң якын, аерылмас дустым барлыкка килде минем. Кайгысын да, шатлыгын да бергә уртаклашып, гомер буе бер-беребезгә терәк-таяныч булып яшәдек.

Безнең дуслык бик рәхәт дуслык булды ул. Хәния беркайчан кеше сөйләмәде. Безнең, дус кызларының, артистлар тормышы турында беләсе килә инде. Тегесе турында сорап карыйбыз, монысы турында. Ник бер сүз әйтсен икән…

Аның ярдәмчеллеге иде! Хәния беркайчан да үзен уйламады. Энесе Нурислам бик яшьли, үкенечле үлеп киткәч, Хәниянең шул кара кайгыларга батып йөргән вакытлары. Концертлар белән кайтырга җыена бу. «Кайтма, Хәния, бу халәтеңдә нинди концерт», — дим. «И, Гөлшат, үз хәлем хәл дә соң, төркемем Яңа ел алдыннан бер тиен акчасыз кала бит. Аларның күзләренә ничек карармын?» — ди шунда. Гел шулай иң беренче чиратта төркеме, коллективы өчен борчыла торган иде. 

Шундый тәмле итеп ризыклар әзерли идек без аның белән. Бер тапкыр бездә «Дуслык җыры» фестивале узды. Хәния шул фестивальдә жюри булып утырды. Концерт беткәч, Нефтекамск базарыннан каз барып алдык. Икенче көнне шул казны кыздырып, шунда катнашкан барлык артистларны чакырып сыйлады. Күңеле киң иде инде. Кулыннан килсә, бөтен кешегә ярдәм итәр, бөтен дөньяны сыйдырыр иде үзенә. Менә шунда Хәниядән өйрәнеп калган идем каз пешерү серләрен. Инде ничә еллар шул рецепт буенча пешерәм мин аны, бер дә үзгәрткәнем юк.  

Хәния белән берсендә юлда Яңа ел каршы алганыбыз исемдә. Агыйдел шәһәренең хакимияте башлыгы Флера Кәбирова безне бәйрәмгә үзләренә чакырды. Нефтекамскидан Агыйделгә китеп барабыз, мин рульдә. Юл уртасында машинабыз ватылып калмасынмы?! И, торабыз нишләргә белмичә аптырап. Яныбыздан ник бер машина үтсен… Бик матур кич иде ул, йомшак кына мамык кебек кар ява. Безнең икебезнең дә ялгыз вакытыбыз. Моңсу булып китте. 

Тибрәндереп ап ак кар ява,

Яңа елның яңа карлары.

Яңа елда, эх булса иде,

Яннарыңда сөйгән ярларың, — дип җырлап, ватык машинада Яңа елны каршы алдык. Соңыннан, бер машина очрап, безне Агыйделгә кадәр тарттырып алып барып куйды. Безнең Башкортстанда Яңа елны ике тапкыр каршылыйлар. Төнге 12дә — татарча, 2дә — башкортча. Шул сәгать икедәгесенә җитештек тагын. 

1994 елда мин көчле авариягә очрадым. Хәниягә әйтеп тормадым. Ул вакытта телефоннар да юк. Шунда гына арабыз бераз өзелеп торды. Уфада хастаханәдә яткан вакытым, бөтен җирем сызлана. Абыем кереп, Хәниянең монда концерт белән килгәнен хәбәр итте. Шул хәтле сагынган идем мин аны: шәфкать туташына кереп, лидокаин кадаттым да киттек концертка. Хәниянең мине күреп һушы китте: «Югалттым бит мин сине, дустым», — ди. Хәлләребезне сорашкач: «Әйдәле, мин сиңа бер сюрприз күрсәтәм», — дип, мине сәхнә артына чакырды. Үзенең күзләре яна, бәхете чиктән ашкан икәне сизелеп тора. Керсәм, анда кап-кара мыеклы, бер чибәр егет утыра. «Менә бу егет тиздән синең җизнәң булачак, декабрьдә туебыз», — ди. Мине Габделхәй белән таныштыруы шулай булды. 

Хәниянең Габделхәйгә кияүгә чыкканына бик куандым. Кеше теләсә нәрсә сөйләсен, тик мин якыннан аралашкан, җан серләрен бүлешкән дусты буларак әйтәм: Хәния ул бик бәхетле хатын булды. Габделхәе нык терәк иде аңа. Әйтүемчә, концертлар белән килгәч, һәрвакыт миндә тукталалар. Габделхәй аның бөтен сәхнә киемнәрен үтүкли, пөхтәләп әзерләп куя. Хәния исә, чәчләрен ясап, үзен карый, матурлана. Концерт вакытында сәхнә артында туфлиләренә кадәр алыштыра, чәйләр ясап эчертә. Кадерләп кенә йөртте ул Хәниякәебезне. Мин боларны сезгә бер арттырусыз сөйлим. 

Габделхәй — искитмәле гаилә җанлы кеше. Бу — хатын-кыз, бу ир-ат эше дип тә тормый. Бер карыйсың, тузан суырткыч күтәреп чыга, икенче карыйсың, инде аш бүлмәсендә кайнаша. Концертлардан соң Хәнияне борчымый, бөтен йорт эшләрен үз өстенә алып ял иттерә иде. 

Еллар узган саен, безнең дуслыгыбыз ныгып кына торды. Минем әти-әнием күптән вафатлар. Берсендә Хәния гастрольләре вакытында миңа шалтырата: «Гөлшат, икебезгә бер әни, очып кына кайтып кил әле янына, зинһар, үземнең мөмкинлегем юк бит», — ди. 

Фәния апа янына хәзер дә кайтып йөрергә тырышам. Хәния вафат булгач, аның турында басылган барлык язмаларны кисеп алып, аңа багышланган шигырьләрне чыгартып алып кайткан идем. Фәния апаның сабырлыгына сокланып туймассың. Ул бит бик күп балаларын югалтты. Хәниягә дә аның сабырлыгы күчкән булгандыр. Ходай ярдәменнән ташламасын инде шулкадәр кайгы-хәсрәтләр күргән «әниебезне».  

Хәния туган ягын өзелеп яратты. Ялы вакытында да чит илгә түгел, ашкынып Тәтешлесенә кайта иде. Соңгы тапкыр күрешә алмый калуыбыз гына, эх, үкенечле калды шул. Үләр алдыннан, Тәтешлегә кайтканчы, ул миңа керергә тиеш иде. «Поезд белән кайтам, брат», — ди. «Юләрләнмә, өч машинагыз бар, ниемә сиңа поезд?» — дим. «Яшьлекне искә алып, поезд белән кайтасым килә. Матур зәңгәр күлмәк кигән кызны кем каршы алыр икән?» — ди. Мин шул көнне, үч иткән кебек, эштән китә алмадым. Аны сеңлесе Фирүзәләр алып кайтып киттеләр. Миңа Тәтешледән кире Казанга китешли кереп чыгарга сүз бирде. Пәнҗешәмбе көн, 27 июль. Төш вакытларына Хәнияләр килеп җитәргә тиеш. Ул балык, кәбестәдән әзерләнгән ризыклар бик ярата иде. Иртән торып табыннарымны әзерләдем дә шалтыраттым: «Машинага утыру белән эндәш, ашымны өлгертәм», — дим. «Мунчалар керәбез дә китәбез», — дип хәбәр итте. Тәтешле белән Нефтекамск арасы — бер сәгатьлек юл. Болар юк та юк. Берзаман телефон шалтырады. «Тагын адресны оныттыңмыни инде?» — дип трубкага сөйли башладым. Ә анда Хәниянең телефоныннан Фирүзә: «Хәния апа үлде», — дип елый. Кунакка килеп җитә алмады шул бәгырькәем… Әзерләгән ризыкларымны авыз итә алмады.

Балаларына бик авыр. Аз булса да аларга таяныч булырга тырышам. Алсуның бәбие тугач, аларны каршыларга бардым. Моңаймасын, азрак онытылып торсын дип инде. Шактый гына яннарында торып, булышып кайтып киттем.

Мин Казанга килгәч, Габделхәй белән туры зиратка китәбез. Каберләрен чистартып, ташына тузан бөртеге дә тидермичә карап тора. Гел Хәнияне сөйли, күзеннән яше кипкәне юк инде аның. Кайвакыт, бу бит тере кеше дим, башка нәрсә турыда сөйләшергә, теманы күчерергә тырышам. 

Үзем дә Хәниянең юклыгына ышана алмыйм. Аны уйламаган көнем юк. Төшләремә керә: концертларга әзерләнә, матур итеп чыгышлар ясый. 

Узган елның көзендә Нефтекамскида Хәния истәлегенә җырчы Зифа Нагаева һәм ВИА ХИТ кавер төркеме җитәкчесе Альбина Хәйретдиновалар ярдәме белән бик җылы концерт оештырган идем. Зал шыгрым тулы булды. Хәниябезне халык шашып сөя иде шул аны. Аны онытмаган, җырларына тугры калган тамашачысына зур рәхмәт.

  • Хәния Фәрхи — Яр Чаллы шәһәре белән дә бәйле шәхес. Тормыш иптәше Габделхәйгә кияүгә чыккач, алар Чаллыга күчеп киләләр. Ул анда шактый еллар «Энергетик» мәдәният йортында эшли. Ак калада, гаиләләренең яме булып, төпчек кызы Алсу дөньяга авыз сала. Өлкән кызы Алия Чаллының 2нче гимназиясендә белем ала»

 «Моң һәм шәфкатьлелек алиһәбезне саклый алмадык»

Якты хатирәләре белән Хәния Фәрхинең Яр Чаллыдагы яшьлек дусты, журналист Зөлфия Галим уртаклаша:

«Хәния апам белән (миннән ун яшькә өлкәнрәк булгач, яратып апам дип дәштем мин аңа) без Казанда, мин студент вакытларда ук таныштык. Хәмдүнә апа Тимергалиева мине үзе белән аларга кунакка алып барган иде. Шул көнне башланып киткән дуслыгыбыз 20 елдан артык дәвам итте. Мин — Чаллы, ул Казан шәһәрендә яшәгән вакытларда да араларыбызны суытмадык. Мин Казанга баргач — аңа, ул Чаллыга килгәч, миңа кунакка керә торган иде. 

Хәния апаның ничек матур итеп өстәлләр әзерләвен, тәмле итеп пешерүен белсәгез икән! 2012 елда башына бик катлаулы операция ясатты ул. Инде сәламәтләнеп чыккач, өенә хәлен белергә бардым. Хәния апа телне йотарлык итеп бәлеш пешергән. Менә шул бәлешенең тәме һаман авызымда тора. Үз гомеремдә бик күп бәлешләр ашаганмындыр, тик гафу итегез, Хәния апаныкы кебек тәмле бәлеш беркемдә дә юк. Бер тапкыр Киектә икәүләп кыяр тозлавыбыз исемдә. Шулкадәр җиңел рецепт белән, җайлы гына итеп тозлап куйган иде шул кыярларны. Ихлас изге күңелле, нурлы кеше булганга, кулыннан алтын тамгандыр аның.

Хәния апа бөтен кешегә рәхмәтле булып яшәде. Яр Чаллыда Газинур Фарукшин белән бергә эшләгән вакытлары. Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында «Уятмакчы булсаң халык күңелләрен» дигән фестивальдә катнаша. Шунда аның энесе Нурисламның фаҗигале рәвештә вафат булуын хәбәр иттеләр. Үзәккә үтәрлек салкын көзге көн иде. Хәния апа җиңел генә киенгән, кулында да юк. Туган ягына кайтып китәргә җыена. Тәне генә түгел, җаны да өшегәндер аның шул минутларда. Үземнең перчаткаларымны кидереп озатып җибәргән идем үзен шул вакытта. Ул, шушы кечкенә генә ярдәмем тигән мизгелне озак еллар исендә тотып, рәхмәтле булып яшәде». 

Хәния апа гомере буе ачык күңелле булды. Кешеләрне үлеп яратты, гайбәт сөйләмәде. Үз гомеремдә аннан беркем турында да начар сүз ишеткәнем булмады. Хәтта безгә, якын дус кызларына да, кешегә тәнкыйть сүзе әйттерми торган иде. 

Ул Камал театрын бик ярата иде. Аның белән «41нче елның арбалы хатыннары» спектаклен караганыбыз истә. Спектакльнең куелышы, артистлар уены икебезгә дә ошады. Әсәрне Башкортстанда туган, татар рухлы Зәки Зәйнуллин язган. Премьераны карарга Башкортстаннан да кунаклар күп килгән иде. Хәния апа соңыннан алар белән сөйләшеп туя алмады. Казанның Боз сараенда Габделхәй абый, Хәния апа һәм мин Россия эстрадасы йолдызы Ирина Аллегрова концертын да караган идек. Хәния апа — профессиональ сәнгатьне ярата һәм бәяли белә торган зыялы, зәвыклы, ихлас һәм кешелекле шәхес иде. 

Сер түгел, тормышы җиңел генә бармады инде. Бер-бер артлы якын туганнарын югалту кайгысын кичерергә туры килде. Ләкин апам авырлыклар каршында башын имәде, авызы тулы кара кан булса да, аны төкермәде. Мин аны вакыт-вакыт: «Ни өчен бирелә микән шундый әйбәт кешегә бу кадәр авырлыклар?» — дип җәлләп елый торган идем. «Син елама, Зөлфия, ни генә күрсәм дә, мин бу тормышта яшәвем белән бәхетле», — дия иде ул.

Һәрвакыт күңелне эретердәй җылы сүзләр таба иде ул. Берсендә миңа операция ясатырга туры килде. Эш графигы шулкадәр тыгыз булуга карамастан, «Дустым, операциядән соң үзем карармын сине», — дип шалтырата. 

Хәния апаның вафаты вакытында мин Казанда отпускта идем. 26 июль көнне эшләремне бетерермен дә, 27се аңа шалтыратып, аларга барырмын дип уйладым үзалдыма. Тик Чаллыдагы дустым телефоннан кайгылы хәбәр җиткерде. Апама кунакка түгел, мәңгелек йортына озатырга бардык…

Хәния апа бөтен барлыгы белән балалары өчен яшәде. Оныкларын «Әминәм, Ясминәм» дип сөя, нишләтергә белми иде. Тормыш иптәше Габделхәйне чын күңеленнән яратып, аның тарафыннан яратылып, матур итеп яшәделәр. Габделхәй хәзергәчә өзелеп сагына аны. Аның туган авылы Киектәге йортны бергәләп төзекләндергәннәр иде. Ул хәзер шунда гомер кичерә. 

Бер тапкыр Казанда очрашкач, 2020 елда матурлап, бер-бер артлы юбилейларыбызны уздырырбыз дип сүз куешкан идек. Исән булса, Хәния апага быел 60 тулыр иде. Уртак дустыбыз Гөлшатның да — 60, Хәния апаның сеңлесе Фирүзә белән минем 50 яшьлек юбилейлар. Бу илдәге вәзгыять белән без дә туган көннәрне бәйрәм итә алмыйбыз. Кызганыч, Хәния апа да бу матур датасын үткәрә алмады. 

Йөзе, эче тулы нур иде Хәния апаның. Кояшыбыз сүнгән кебек булды аны югалткач. Кызганыч, саклый алмадык моң һәм шәфкатьлелек алиһәбезне». 

«Кышкы чия» җырын, Зәйнәптән алып, Хәниягә илтеп бирдем»

Яр Чаллыда яшәп иҗат итүче композитор, Хәния Фәрхинең бик күп танылган җырларының авторы Илгиз Закиров: 

«Хәния белән матур итеп эшләп йөрдек, бергәләп бик күп концертлар куйдык. Башкортстанның бер генә йөрмәгән районы да калмагандыр. Берсендә Хәниянең туган төбәге Тәтешлегә Сабантуйга кайттык. Шунда Хәния беренче тапкыр минем Әнгам Атнабаев шигыренә иҗат иткән «Танып буе әрәмә» дигән җырымны башкарды. Бу җырның презентациясе булды инде ул. Ярар, Сабантуйлар матур гына үтте. Көн эссе, Мәйданнан ерак түгел шул җырдагы Танып елгасы ага. Аны-моны уйлап тормадым, яр буена бардым да сикердем суга. Куырып алмасынмы, малай! Чишмә суымыни, шулкадәр салкын! Көчкә кире йөзеп чыккан идем шул вакытта. Мин бит Сөн буйларында туып-үскән егет. Безнең якларда су тиз җылына, июнь башларында ук су коена башлый идек. Ә Танып — Пермь якларыннан ук агып килүче салкын сулы тау елгасы икән. Мин аны каян белим инде. Хәния әлеге җырны җырлаган саен, шул су кергәнем искә төшә торган иде. 

«Кышкы чия» җырының тарихын да сөйләп үтим әле. Минем Уфа якларында йөргән вакытым. Шунда Винниса Фәттахова дигән бер апа миңа «Кышкы чия» шигырен биреп китте. Шигырь ошады, мин моңа көйне кунакханәгә кайтуга ук яздым. Башта Гүзәл Әхмәтовага биреп караган идем. Кабат бу җырны Зәйнәп матуррак башкарыр кебек тоелды. Ноталарны, аннан алып, Зәйнәп Фәрхетдиновага илтеп бирдем. Ә ул аны яздырмый да яздырмый. Дүрт ай көттем дә ноталарны өеннән алып чыгып киттем. Ул вакытта Хәния Фәрхи Чаллыда яши иде. Кайту белән ноталарны Хәниягә биреп, җырлап күрсәттем. Ул аны ике-өч көн эчендә яздырып чыгарды. Бу җыр нәкъ аның тавышына туры килеп, аны көтеп торгандыр, минемчә. Репертуарына кереп китеп, бик тиз популярлашты ул». 

«Хәния кебекләре башка булмас инде»

Яр Чаллының «Энергетик» мәдәният сарае директоры Гөлзада Рзаева:

«Үзгәртеп кору елларында Яр Чаллының элекке хакиме Рәфгать Алтынбаев бер төркем артистларны, фатирлар биреп, шәһәребезгә чакырып кайтарды. Шулай итеп безнең Чаллы җирлегенең «Энергетик» мәдәният сараенда яңа, искиткеч матур тавышлы, үзенчәлекле җырчы — Хәния Фәрхи эшли башлады.

Бик матур, күңелле вакытлар булып истә калган ул чорлар күңелемдә. Ниндидер күтәрелеш, яңарыш булып килеп керделәр алар безнең тыныч тормышка. Аларга карап, безнең артистларда да иҗат дәрте кузгалды.

Аны бит Аллаһы Тәгалә нинди гүзәл, сөйкемле итеп яраткан. Тышкы һәм эчке матурлык балкып тора иде үзеннән. Тавышында аңа гына хас булган ниндидер аһәң бар иде. Ул укытып та бирелә торган әйбер түгел. Ул Ходайдан, әти-әнидән, табигатьтән килә торган сәләт. Аның киемнәре, сәхнәдә үз-үзен тотышы дисеңме? Репертуарының һәр җыры йөрәккә ятышлы, нинди тирән мәгънәгә ия.

Аның җырларын тыңлаганда, һаман да тетрәнеп куям, күздән яшьләр килә. Мин инде ничә еллар мәдәният өлкәсендә хезмәт куям. Нинди генә артистлар белән эшләмәдек, кемнәр белән генә аралашмадык. Хәния кебекләре башка булмас инде».

  • 29, 30, 31 май көннәрендә Казан, Уфа, Самара шәһәрләрендә Хәния апаның юбилей концертлары зурлап уздырылырга тиеш иде. Хәния Фәрхинең бертуган сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина биргән мәгълүматлар буенча, коронавирус аркасында илкүләм карантин булу сәбәпле, алар сентябрь урталарына күчерелгән.
  •  «ВКонтакте» социаль челтәрендә «Хәния Фәрхи. Мәңгелек хәтер» төркеме эшләп килә. Тугры тамашачысы Хәния апаны онытмый. Төркемнең стенасы һәрдаим җырчы турындагы язмалар, аның популяр җырлары белән яңартылып тора. Әлеге төркемдә җырчының фанатлары 30 май көнне, Хәния Фәрхинең каберенә барып, дога кылып, җырчыны искә алып кайту тәкъдиме белән чыктылар.
  • Башкортстанда Хәния Фәрхи исемендәге «Онытылыр димә» татар һәм башкорт җырларын башкаручыларның төбәкара онлайн бәйгесе узды. Фирүзә Ибәтуллина әйтүенчә, бәйгедә Оренбург, Нефтекамск, Казан, Уфа һәм башка шәһәрләрдән 80нән артык кеше катнашты.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100